Егетемнең биргән чәчәген битенә бәрдем . Әнисенә туган көненә биргән букетны икенче көнне миңа китереп тапшырган. Минем туган көн түгел, просто гына бүләк итте.Әнисе минем икетуган апаның авылдашы. Апа аның әнисе белән Чаллыга утырып бармаган булса, әле әнисенә алынган букет икәнен белмәгән дә булыр идем. Безнең ватсапта туганнар группасы бар шунда егетем биргән чәчәк букеты диеп мактанып төшереп җибәргән идем. Миңа апа яза: әнисе ...апа белән бергә кайттык, ул шушы букетны тотып кайтты ди. Кич килгән иде, букетын битенә тондырдым. Миңа кешедән калган букет кирәкми дидем. Ярар әни миңа кирәкми улым, әнә кызыңа бир дип әйтте дип тора әле. Миңа булса, миңа дип атап аласы бар иде! Языгыз кызлар, курыкмыйм, ачуым чыкты, әнисеннән калган букет бирмәсен!!! Мин кешедән ким кыз түгел анонимно
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1