Адәм көлкесе кызлар, кешеләрнең әниләре картаеп барган көннәрдә балалары, оныклары дип яши.Ә безнең әни кияү эзли! Хатын-кызга үзенә генә авыр, частный йортта ди. Аның кебек частный йортта ялгыз яшәүче хатыннар азмы? Буа буарлык! Иремә әйтергә оялам, әни кияүгә чыкмакчы була дисәң, талашканда син дә шул б....т дияр. Әйттем, әни оятны бел дидем. "30 яшемнән тол калып сезне абыең белән үстердем, хәзер үзем өчен яшим" ди. Яшәсен, тик нәрсәгә ир, без кайткан вакытка нирдидер ят ир мышылдап йөрсен әле! Абыйга аңа трын трава, ул хатыны көен көйли. Оныкларына - ике кызыма нәрсә әйтим, әбиегез яңа бабай алып кайта димме? Шуннан соң әбиләре нинди үрнәк бирә инде ул аларга? Бар инде, тыныч яшәүчеләр. Безнең әни тыныч башын тынычсызлый. Безне дә кысыр хәсрәт белән борчый...Анонимно
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев