Предыдущая публикация
Сүнеп барган учакны да,
Тергезергә мөмкин
Шуңа күрә вакытында,
Утынын өстәү мөһим
Гаилә учагын да шулай,
Саклап калу мөмкин
Горурлыкны читкә куеп,
Тору кирәк ләкин
Учакларның уты сүнсә,
Пыскый башлый төтен
Җылысы юк, бөтенләйгә
Сүнүе мөмкин беркөн...
Рушания Ахмадуллина (Чанышева)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев