Тормыштан алынганнар
«Әтиегез ял итсен!» Еш кына әнә шундый сүзләрне әйтергә яратабыз без хатын-кызлар!
Әниләр бала тудыру йортыннан кайткач, зур хата эшлиләр! Әтисе көне буе эштә, арый, йокласын! Бәбидән соң әле тернәкләнеп бетмәгән әни төне буена бала белән әвәрә килеп чыга. Әтигә тимиләр, әти арый! Ә әни арымый! Ул бит өйдә! Ул бары тик бала ашата, йоклата, юындыра, күтәреп йөри, тирбәтә, кер юа, үтүкли, ашарга пешерә, савыт-саба юа, идән юа, бала тынгысыз булса, кулына баланы тотып эшли, урамга чыга, юл өсте ризык төяп кайта... пүчтәк! Ә кичен ир, кайткач, балага карап ути-пути килә дә, ашап йокларга ята. Баланы юындырып, йоклатып, бөтен савыт-сабаны юып, кер машинасын бушатып, эшләрне тәмамлап караватка барып ятуга, бала уяна. Кайбер үтә дә кайгыртучан хатыннар, ирләрен аерым бүлмәгә сала, әтинең йокысы туйсын! Нәтиҗәдә гаилә ике лагерьгә бүленә. Әни белән бала һәм әти! Алай ярамый!
Бала уртак! Яшь бала тугач, бераз йокламыйсың инде аны. Төнлә чиратлашып торырга кирәк. Әнигә әтигә караганда да ял мөһим. Бала тудыру процессын үткән һәр хатын-кыз тернәкләнүгә мохтаҗ. Җитмәсә бала имезә. Ул да җан иясе! Бала белән әтисен кайчаннан бергә калдырырга. Тугач та. Ул да шундый ук тудыручы! Бер-ике сәгатькә әнине чәчтарашка, дус кызлары белән шопингка җибәрү нормаль хәл! Бераз һава алыштырып кайту аңа файдага булачак. Яныгызда чәчен тарарга да вакыты булмаган, пижамада йөргән, арыган хатын түгел, ә күзләре янып торучы хатын булачак! Димәк мөнәсәбәтләр дә башка! Аннары әти белән бала арасында да җылы мөнәсәбәтләр формалаша. Күбрәк бала белән булган саен, аталык хисләре тирәнрәк урнаша бара.
Икенче зур хата: ирләр декреттан соң эшкә чыкмаска тәкъдим итә. Ризалашмагыз! Өй тавыгына әйләнмәгез. Статистика буенча 10-15 елдан акчасыз, профессиясез, үз-үзен карамаган хатыннарны ирләр калдырып китә. Һәркем түгел, ләкин андый очраклар еш күзәтелә. Шуңа да «Әтиегез ял итсен» чама белән булырга тиеш. Гаиләдә «әниегез ял итсен» дигэн сүзләр дә еш яңгырасын иде!
Әйбәт хатын булам, дип зыян салмагыз үзегезгә, балагызга, ирегезгә! Гаилә бөтен мәшәкатьләрне дә бергә күтәрергә тиеш.
Әлбәттә, төрле ситуация була. Ләкин әлеге алтын урталыкны тоту гаилә өчен уңай тәэсир итәчәк!
Зәмирә Рәҗәпова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1