ИРТӘНГЕ ДОГА
Әлхәмдү лилләһи Раббиль гәәләмиин әссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗмәгыыйн.
Ий Раббым Аллаһ... Тагын бер төнемне исән-имин уздырырга насыйп иттең... Олуг Рәхмәтең илә башланган шушы көнемне дә бер Үзеңә генә тәвәккәлләп, рәхим-шәфкатеңне өмет итеп, Синең ризалыгыңны алыр өчен багышлыйм.
Йә Мәрхәмәтле Раббым... Тормышымдагы шушы яңа көнемне хәере белән уздырырга насыйп ит: начарлыктан, гөнаһлардан читләшеп, Җәннәтеңә керергә сәбәп булырлык изгелекләр эшләп, кабул булырлык гыйбадәтләр кылып...
Йә Раззәк, йә Кәрим! Шушы көнемне һәр яктан сәламәт булып, файдалы хезмәт башкарып, хәләл ризык, тыныч күңел, нык иман белән үткәрергә насыйп ит. Көн дәвамында мине сырхау-чирләрдән, яман күзләрдән, яман сүзләрдән һәм начар ниятле кешеләрдән сакла.
Йә Рахмән, йә Рахим... Гаиләмне, якыннарымны имин кыл! Аларны да явыз бәндәләрнең явыз ният-гамәлләреннән, зыян-зәхмәтләреннән һәм мәкер-золымнарыннан сакла, ярдәмеңнән ташлама, тәүфыйк-һидәят юлында булуларын насыйп әйлә.
Йә Хафиз, йә Саклаучы! Шушы көн дәвамында мине яхшы кешеләр, ярдәмчел бәндәләр белән генә очраштырып, явызлардан, адәми шайтаннардан, көнчеләрдән, караклардан, әхлаксызлардан сакла! Көтелмәгән кайгы-хәсрәтләрдән, кинәт килгән бәла-казалардан, адашу-саташулардан, һәлакәт-фаҗигалардан имин кыл, йә Раббым...
Йә Гафур, йә Гаффәр... Шушы Син бүләк иткән көн дәвамында белеп һәм белми кылган гөнаһларымны, бәндәчелек илә кылган хата-кимчелекләремне Үзеңнең олуг гафур-рәхимлегең белән ярлыка. Минем холкымны күркәм итеп, бирелгән сынауларны үткәндә хикмәт һәм сабырлык биреп миңа ярдәм ит. Иманымны нык, күңелемне йомшак, йөземне нурлы итеп, шушы көнемне хәерле, файдалы, бәрәкәтле кылып, әлеге көнне бу дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешүемә бер сәбәп кыл.
Раббәнәә әәтинәә фиддүнья хәсәнәтәү үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә гәзәәбәннәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин. Әәмиин.
/Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде/
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев