Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (9)
Шакир Зәйнәпкә килеп ябышты. Ул аны үз ягына йолкып алып каты итеп беләгеннән кысты. Кан савудан кып-кызыл булып кызарган күзләре яшь хатынның котын алды.
9
Зәйнәп төн буе керфек тә какмады. Өстенә җылы кофта бөркәнгән килеш, юка матрас җәелгән агач сәкедә утырып чыкты.
Инде таң атып килә. Офык читләре, кызарып, кызыл шәфәкъ төсенә манчылды. Томанлы, чыклы иртәнең җанлы мизгелләре хәрәкәткә килеп көнне тудырды.
Ә Гөлсирин юк та юк! Кызы өчен ут йотып торган ананың җаны әйтерсең лә уч төбендә генә калган – ул тышта, шулай ук өй эчендә ишетелгән юк-бар тавыштан да сискәнеп куя.
Кинәт кенә ишек кактылар.
– Гөлсирин, кызым! – Зәйнәп кабат ялгышты. Аның каршында кызы Гөлсирин түгел, ә Рамазанның атасы Шакир басып тора иде. Күрәсең, ул да юньләп йоклый алмаган, арыган-талчыккан йөзендә шар кебек күзләре генә утырып калган иде.
– Кызыңны көтәсеңме?
– Көтәм...
– Көтмә!
– Нишләп?
– Күл буенда алар. Без күрешкән күл буенда. Машинага утырып күлгә барсам, алар шунда...
– Ә нигә алып кайтмадың?
– Бик ярсып барган идем дә, баргач, сыгылдым да төштем... – Шакир урындыкка сөялүгә үк бөгелеп төште. – Алар бер-берсен яраталар кебек...
– Алар бер-берсен яратырга тиеш түгел! – дип чәчрәде Зәйнәп. – Алар абый белән сеңел. Аларда бер кан, алар бертуганнар.
– Шулай, – дип килеште Шакир (килешмичә кая барасың ди!). – Кая барып җиттек?! Төртелдек, ай төртелдек... Нишләргә?!
Шакир аз гына урыннан калыкты, йодрыкларын өстәлгә төйнәп, сораулы күз карашын Зәйнәпкә төбәде.
– Ә мин беләм нишләргә кирәген... Безгә китәргә кирәк. Мөмкин кадәр тизрәк...
– Соңгарак калмадык микән?! Алданрак уйларга кирәк булган.
– Минем кызым шәһәрдә тора, синең улың авылда. Киткәч, аерылгач, бер-берсен бик тиз онытырлар әле...
Зәйнәпнең юатулы сүзләре, китәргә ашкынуы Шакирны сөендермәде. Болар барысы да поездга соңга калып, аңа кул изәп, кычкырып калган кеше сүзләрен генә хәтерләтә иде. Ә Шакир, ни әйтсәң дә, дөньяны күргән, белгән кеше. Боларның барысы да яхшылык белән бетмәячәген яхшы сизә иде ата күңеле.
– Кыз онытыр да, бәлкем, – диде ул басынкы, калын тавыш белән. – Ә менә минеке... улым дип дәшәсем дә килми шуңа, онытмас. Артыннан ук бастырып барыр. Дивана бит ул, натуральный дивана! Акламады өметемне, ай акламады. Укыттым. Укып кеше булыр дип уйладым. Булмады. Йөри әнә хәзер шар тибеп... Дөньясы дөрес түгел, янәсе... Дөнья һаман да шул ук ул... Ул үзе никудышный! Өйләнә алмагач, асылынырга йөрде бит, дивана!
– Асылынырга?!
– Ие... Ә бәлкем... ие... Әгәр дә өйләнешәбез дисәләр, каршы килмәскәдер, ә?! Абый белән сеңел икәнлекләрен әйтмәбез, бала таптырмабыз, ә?!
– Нәрсә сөйләгәнеңне үзең аңлыйсыңмы син?! Бу бит кан алыштырмау, нәсел корыту дигән сүз. Безне фаҗигагә илтә торган юл...
– Фаҗига?! – Шакир сикереп үк торды. Зәйнәпнең әлеге сафсатасы артык урынсыз, мәгънәсез булып тоелды аңа. – Таптың сүз! Фаҗига, имеш! Әнә нинди фаҗига алып киләләр алар безгә...
– Бәланең башы үзебездә бит...
– Ярар инде, вакыты ул түгел, – дип кул селтәде Шакир. – Син өйдә үзең генәдер бит?
– Хәят апай түр якта... йоклый... Авырый ул... Ә нәрсә?
– Зәйнәп, – дип эндәште пышылдауга күчкән Шакир, – бу безнең арада гына калырга тиеш. Маһрузага белдерергә ярамый. Ишетәсеңме?! Зинһар, серне ача күрмә! Әйтмә аңа берни дә... – Зәйнәп эндәшмәде. Шакир, шикләнеп, кисәк кенә аңа карап куйды. Бар нәрсәдән дә шикләнү, кешегә ышанып
җитмәү сыйфатлары көчле иде аңарда. Ни әйтсәң дә, «влач» кешесе бит! Заманында шактыен батырган, аларның ышанычларын аяк астына салып таптаган Шакир менә үзе үк корбаны каршында басып тора. –
Килмәдеме? Нигә дәшмисең?
– Килде.
Шакир өнсез калды. Каушады дисәң генә дөрес булмас, ул коелып ук төште. Тавышы нечкәреп, калтыранып чыкты:
– Килде?! Син... чакырмагансыңдыр бит?!
– Юк. Ул үзе килде, – дип тыныч кына җавап бирде Зәйнәп.
– Соң...
– Ул барысын да белә.
– Белә?! – дип кычкырды коты очкан Шакир.
– Ие.
Шакир Зәйнәпкә килеп ябышты. Ул аны үз ягына йолкып алып каты итеп беләгеннән кысты. Кан савудан кып-кызыл булып кызарган күзләре яшь хатынның котын алды.
– Син?! Син әйттеңме?! Син! Син – юха елан!
– Ал кулыңны! – Зәйнәп тә җебеп төшә торганнардан түгел, ул аны бар көченә этеп җибәрде.
– Син... син... шуның өчен кайткан, безнең тормышны бозар өчен кайткан! – дип кизәнде аңа Шакир.
– Ах, син су... у... у...
– Әйтеп бетер! У-ух!
Зәйнәп тезе белән аның билдән түбән җиренә китереп төртте. Шакир, ухылдап, сыгылып төште. Зәйнәп, үз-үзен саклау нияте белән урындыкны эләктереп, аны дошманының баш өстенә күтәрде.
– Кагылып кына кара, башыңны бәреп ярам!
– Йә, йә, – дип, артка чигенергә мәҗбүр булды рәис (бу хатын белән шаярырга ярамаганлыгын инде күптән аңлаган иде ул!), – ярар... бетте... бетте, дим бит инде!
– Тыңла! – дип кырт кисте Зәйнәп. – Мин хатыныңа бер сүз дә әйтмәдем. Ул үзе барысын да белә. Теге вакытны силсәвиттә барысын да күреп, ишетеп торган.
– Ә?! – Бусын ук көтмәгән иде Шакир. Моңа ышанырлык та түгел ләбаса. Ләкин күпме гомер үтеп тә, Маһрузасының бу турыда бер генә сүз дә кузгатмавы аның исен-акылын алды. Үкенәсе урынга соклану
хисе уятты аңарда хатыны. – Ну, Маһруза! Ну, хатын! Менә бу хатын, ичмасам! Күпме түзгән... дәшмичә... Ә бала турында беләме?
– Юк. Ансын белми бугай. – Менә монысы ярый, белмәве әйбәт. Баланың кемнән икәнлеге беленсә, башлар очачак монда, башлар... Их! Ялгышлык җибәрдем, – диде ул, үкенечле тавыш белән. – Бик зур ялгышлык... Ниемә...
Яшьлегеңә, чибәрлегеңә, зифа буеңа алданып... Җилкәңә бөркәнгән ак шәлең харап итте мине, ак шәлең...
Шакир бер кулы белән ишек тоткасына ябышты. Ишек бер урында тирбәлеп алды. Аның тавышы тагын да серле, тантаналы яңгырады.
– Карале, теге вакыт шәлең кая югалды синең? Мин аны җир бетереп эзләдем... Табалмадым... Эзсез югалды... Кая югалды ул?
– Менә ул! Минем кулда!
Шакир, аптырап, тавыш килгән якка борылды. Болдырда (хикмәт бит!) Маһрузасы басып тора, кулында – ак шәл. Саташамы соң? Әллә күзенә генә күренәме? Юк икән бит, ул саташмый да, күзенә дә күренми. Бу аның хатыны, аның Маһрузасы! Гаҗәп! Әйтерсең лә моннан егерме биш ел элек булган вакыйгалар төштәгечә кабатлана. Аерма шунда гына: анысында Маһруза юк иде, монысында бар, менә ул аның каршында басып тора.
– Маһруза, син монда?!
– Егерме биш ел сандыкта ятты ул, – диде әсәрләнүе йөзенә чыккан Маһруза.
– Алыгыз татлы хисләрегез хатирәсен!
– Маһруза...
– Кирәкми... Миңа синең аклануың кирәкми, – диде ул, болдырга атылып чыккан Зәйнәпкә шәлне атып. – Мә, ал, Зәйнәп, бу шәл тагын синеке булды! – Миңа кирәк түгел ул! Мин андый хатирәләргә мохтаҗ түгел! – Зәйнәп шәлне читкә селекте, аннан селтәнде, ләкин атмады, шәл аның кулында калды.
– Юк инде, – дип тезеп китте Маһруза, – аны читкә ташлап кына котылып булмый. Күңел рәнҗешен... җан әрнүен... Ә кемне гаепләргә? Шакир, синеме? Зәйнәп, сине? Ә, бәлкем, башка берәүне? Бәлкем, дөньясы гаепледер? Белмим. Кемне гаепләргә дә белмичә менә сезнең каршыгызда басып торам!
– Мин! Мин! Мин генә гаепле! – дип кычкырды Шакир. – Әйттем бит инде! Шуннан нәрсә?! Шуннан кемгә җиңел?! Үткән – беткән... Аның әнә бүгенгесе хәтәррәк... Әнә безнең дивана аның кызына гашыйк булган. Аңа тагылган. Әгәр өйләнәм дисә, безгә нишләргә?!
– Әгәр дә Рамазан өйләнәм дисә, әгәр кыз аңарга кияүгә чыгарга риза булса, мин каршы килмәм, – диде Маһруза.
Шакир, ашардай булып, хатынына карап куйды. Хатыны авызыннан бу сүзләрне ишетү аның өчен тагын бер зур яңалык иде.
– Нәрсә сөйлисең син?!
– Синең белән зина кылган хатын белән туганлашасым килмәсә дә, мин бу юлы улыма каршы килә алмам. Балам хакына риза булырмын.
– Мин каршы! Мин сезнең белән туганлашырга теләмим. Мин моңа каршы! – дип чәчрәде Зәйнәп.
– Ә мин каршы түгел! – дип үчекләгән кебегрәк әйтте Маһруза. Ул ничек тә көндәшенә ирек бирмәскә, аңа тантана итәргә җай чыгармаска теләде.
– Ни өчен миңа шундый җәза? Ни өчен? Нинди гөнаһым өчен? – дип, үз-үзен битәрләде Зәйнәп.
– Нинди гөнаһың өчен?! Билгеле инде нинди гөнаһың өчен...
Маһруза үз ниятенә теше-тырнагы белән ябышырга әзер. Аның ягында хаклык, дөреслек бар. Бу ике гөнаһлы кеше алдында аның билгеле бер өстенлеге бар, ул аларны хөкем итәрлек дәрәҗәдә. Әйе, күпме гомер дәшмәде ул, күпме гомер ул үзенең сәгатен көтте. Һәм ул сәгать җитте, һәм менә ул сукты... Тик... Чү! Ни бу?! Менә Зәйнәп сәер генә Шакирга карап алды. Тегесе агарынып башын аска иде, ияк какты. Бу
караш, бу күз кысышу Маһрузаны бик тә түбәнсетте, күктән җиргә төшерде...
– Сез тагын миннән нидер яшерәсез?! Әйтегез! Йә, нигә дәшмисез?! Әйтегез!
Зәйнәп тә, Шакир да дәшмәделәр. Аларның эндәшмәүләре Маһрузаны кабат сагайтты, кабат ярсытты. Ул арада түр яктан дәшми-тынмый гына, Хәят килеп чыкты. Гел уңай якка гына сыпырып, җайга ята
торган Хәят бу юлы да үзенең табигый халәтенә хыянәт итмәде – шул көен көйләде. Тик ул «көй» хәзерге минутта берникадәр урынсыз һәм вакытсыз яңгырады.
– Ай, җаным, нинди тавыш дип уянсам, сез икән лә... – дип бытылдады ул. – Егерме биш елдан артык очрашмый торгач, сүзләр күп җыелгандыр шул. Булмаса, өстәл корыйк. Капкалап алырсыз, сөйләшеп утырырсыз. Әнә Зәйнәп алып кайткан алмалар бар. Алып чыгыйм әле, каядыр почмакка гына куйган идем...
Хәят, сөйләнә-сөйләнә, кире өй эченә юнәлде. Бусагадан узганда ишек төбендә торган буш чиләккә килеп төртелде. Тимер чиләк, шалтырап, идәнгә төшеп капланды.
– Апай каты авырый, – диде Зәйнәп, Хәят артыннан ияреп. – Бу хәлендә ничек калдырып китәргә, белмим?! Җүнле туганы да юк бит. Кем карар аны, әгәр мин китсәм?! Кем?!
– Маһруза, кайтыйк, – дип эндәште Шакир. – Син мине күралмыйсыңдыр инде, әйеме?!
– Сорама, Шакир. Әрнетмә йөрәгемне. Үз-үземә каршы килеп булса да, мин сине кичерергә тиештер, балалар бар бит...
– Кичер, әгәр кичерә алсаң... Маһруза, башын аска иеп, тын гына бер ноктага карап торды. – Тавыш чыгармыйсы иде инде. Бу сер безнең арада гына калсын иде...
– Әлегә кадәр кузгатканым булдымы соң?!
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3