Юл. Булган хәл (2)
Баш очыннан гына ябалак очып үтте. Кем дип уйлады икән ул мине? И рәхмәт, ябалак, ярый уяттың син мине, туңып үлүдән коткардың бит. Куллар, битләр туңа башлаган, тиз-тиз генә уамтегеләрне. Тәндә көч барлыгын сизәм һәм алга омтылам. Берчә шуышам, берчә билдән тирәнрәк көртне яраяра алга атлыйм. Түз, Рәшит, түз! Шушында туңып үлсәң, Рәсимә нәрсә дияр соң? “И хәстрүш, тракторишка, кешечә үлә дә белмәде бит, авылы янында катып үлгән”, − дияр бит. Һәм мин бар көчемне җыеп янә алга омтылам...
(Ахыры.)
Шунда ферма түбәсендәге колгага
эленгән фонарьнең утын күреп кал-
дым. Авыл яп-якын икән дә ләбаса.
Тик, нишләптер, авылның икенче
ягыннан килеп чыкканмын. Бик озак
барган кебек тоелды шул. Эх, ферма-
га шуышып барып җитә алсам, исән
калдым дигән сүз. Сыерлар арасында
йокларга да риза. Шуышып булса да
бар, бар, Рәшит. Сине исән-сау ки-
леш көтәләр бит. Әтиең, әниең, апаң,
абыйларың көтә. Рәсимә дә көтә тор-
гандыр.
Эх, менә шундый чакта телефоның
булса икән! Төймәсенә генә басып:
“Әткәй, сәлам, бу мин, Рәшит улың,
ферма янында гына, җирдә кардан
шуышып кайтып киләм. Юл бөтенләй
юк, хәл бетте. Ярдәм кирәк! Ауга бар-
ган кебек итеп киң чаңгыларыңны так
та, минем янга кил. Миңа да чаңгылар
ал, кар билдән югары. Тизрәк бул,
пока!” И бетте бит инде шуның белән,
ярдәм килә дә җитә бит.
Ә хәзергә хәл бигрәк мөшкел шул,
акырып кычкырсаң да, беркем дә
ишетмәячәк... Кычкырып карарга да
итәм, ләкин “әткәй, бу мин − улың
Рәшит...” дигән сүзләр авыздан пы-
шылдап кына чыга, кайда ул кешеләр
ишетү, үзем көчкә ишетәм...
Төрлечә үземне үгетләп, тагын алга
шуышам. Йокламаска, тик йокламаска
гына! Инде ферма тәрәзәләрендәге
утлар да күренә башлады. Ул утлар
якынайган саен йөрәк ешрак тибә, көч
тә арта сыман. Котыласың бит, Рәшит,
не подкачай! Тагын бер йөз метрдан
каравылчы өенә барып җитәм...
Иң авыры шушы азаккы метрлар
булды. Кар сазының да шундый
рәхимсез була алуына менә шул азак-
кы йөз метрны үткәндә төшендем...
Һәм мин, ниһаять, каты җирдә. Бераз
рәхәтләнеп, таза итеп чистартылган
юлда һушсыз булып аунап яттым.
Ирек! Үземне шундый бәхетле итеп
хис иттем ки, әйтерсең лә, мин карда
шуышу буенча чемпион булганмын.
Тик үзәккә үтәрлек салкын озак ятарга
ирек бирми. Бераз ятып торгач, тәнгә
хәл керде, кәеф күтәрелеп китте. Бар
көчне җыеп аякка бастым да, сумка-
ны өстерәп атлап киттем. Каравылчы
өенә дә җиттем. Әй, кереп тә тормыйм
инде болай булгач. Атларлык кына хәл
бар бит әле. Авыл очындагы Яһүдин
абыйларга барып җитәргә кирәк. Һич
барырлык хәл калмаса, керәм дә йо-
клыйм үзләренә. Безгә ул әти яклап
туган кеше, кертер әле...
Яһүдин абыйларга да җиттем. Әй,
монда килеп җиткәнне,
аларда кунып
ятаммы инде, өемә кайтам. Тик менә
пальто чабулары, чалбар балаклары
калайдан ясалганнармыни − атлаган
саен шалтыр-шолтыр киләләр. Ярый
урамда беркем дә күренми. Әзрәк хәл
кергәч, сумканы да күтәреп алдым,
берүк, мин әйтәм, бу рәвештә кайтып
килгәнне кызлар күреп калмасын, теге
Рәсимәсе бигрәк тә.
Һәм менә мин туган йортның капка-
сы алдында. Йокы аралаш капканы
ачам, ишекне шакыйм. Ник озак ач-
мыйлар соң, ә? Әллә бер сәгать ва-
кыт үтте инде. Менә өйдә ут кабынды.
Әтинең: “Кем бар анда, төн уртасын-
да?” − дигән калын тавышы ишетел-
де.
Мин, азаккы көчемне җыеп:
− Әти, бу мин, Рәшит улың, ишекне
ач, − дип чак әйтә алдым...
Башка бернәрсәне дә хәтерләмим...
Бер тәүлек буена һушсыз булып
йоклаганмын. Әнием, апам тәүлек
буена минем янда бөтерелгәннәр.
Уяталар икән, уянмыйм, ә сулыш бар.
“Сулышың туктамаса ярар иде дип,
яныңнан да китмәдек”, − ди әнием. Бер
тәүлек үткәч, иртә белән үзем уянып
киттем. Шундый рәхәт, бер ару эзе дә
юк тәндә! Яп-якты, чалт аяз көн.Ә кар-
шымда елмаеп апам басып тора.
− Эх, Рәшит туганым, − ди ул. –
Шулай гомереңне куркыныч астына
куялармыни, син кайткан көнне кырык
биш градус суык иде бит. Ә син ишек
шакыганда төнге өч иде. Әти ишек
ачу белән әллә аңыңны югалттың,
әллә каты йокыга талдың − уятырлык
та түгел иде бит үзеңне. Әни белән
кулларыңны аракы белән уабыз,
үзебез елыйбыз. Башка болай үзеңне,
безне дә куркыныч астына куйма инде,
− диде.
Шул төнне ничек итеп кайтуым ту-
рындагы маҗараларны сөйләп биргәч,
әнием болай дип әйтеп куйды:
− И улым, бәндәне ризык йөртә шул,
ризыкларың бетмәгән икән әле, улы-
каем, Аллаһыга шөкер! Бу юлы сине
шайтан гына котырткандыр инде.
Мондый чатнама суыкта юлда бер-
кем йөрмәс. Тик синең иңбашыңда
утырган фәрештәң дә көчле икән. Син
аның сүзләренә киләчәк тормышыңда
колак салырга тырыш.
Ә мин аңарга каршы:
− Әни, мин ул фәрештәнең бер сүзен
дә ишетмәдем бит, − дидем.
Әнием миңа ягымлы итеп карап
алды да, дәвам итте:
− Соң, улым, ул беренче тапкыр
сиңа шофер абыең сүзләре белән
әйткән. Районга хәтле барып, Ринат
абыйларыңда кунарга була иде. Икенче
тапкыр фәрештәң сиңа, бәлки, күрше
авылдагы Хөсния түтиләреңдә кунып
чыгаргадыр дигән уйны эшкәрткән.
Өченче тапкыр инде, син йоклап ки-
теп, туңа башлагач, сине ничек итеп
уятырга белмичә, бер яктан вертолет-
тагы комбатың булып төшеңә кергән,
икенче яктан синең өстеңә ябырылган
ябалак булып әверелгән һәм сине уята
алган. Күлмәктә тугансың икән, улым,
бәхетле генә була күр инде.
Бигрәк кызык кеше дә инде минем
әнием! Бар булган нәрсәне йә шай-
тан, йә фәрештәләр эшенә сылтый
да тора. Йә, ярый, шулай да булсын
ди.Тик Рәсимәне үземә каратырга
фәрештәмнең көче җитә алыр микән?
Болай булгач, җитәргә тиеш. Әнием:
“Синең фәрештәң бигерәк көчле икән,
улым”, − дип әйтте бит.
Шулай хисләргә бирелеп утырганда
ян тәрәзәдән кемнеңдер кереп килүен
күреп калдым. Ныклабрак карасам,
танып калдым. “Рәсимә бит бу!” −
дигән уй башка йөгерү белән йөрәк
“жуу” итеп куйды. Яшен тизлеге белән,
клубка чыгып йөри торган чалбарым-
ны киеп алдым. Әнием, “синнән баш-
ка авылга беркем дә кайтмады, дигән
иде бит. “Рәсимә авылда нишләп ята
икән? − дип уйлыйм үзем, үзем нәрсә
эшләргә дә белмичә аптырап калдым.
Апамның:
− Бар, Рәсимә кереп килә ич, кар-
шы ал, − дигән сүзләре үземне кулга
алырга мәҗбүр итте.
Апам аның белән исәнләште дә, йо-
мыш тапкан булып, өйдән чыгып кит-
те. Мин инде, бик сер бирмәскә тыры-
шып, сүзне үзем башлап җибәрдем:
− Сәлам, Рәсимә. Әйдә, түрдән уз,
сине танырлык та түгел. Нинди шәһәр
чибәркәе кереп килә икән дип торам,
− диюемә, ул, елмаеп:
− Сәлам, Рәшит, күптән күрешкән
юк шул, хәлләрең ничек? Авыр хәлдә
икән дип, котны алдылар бит. Үз
аякларыңда басып торуыңны күргәч,
күңелгә җиңел булып ките, − диде.
Мин инде, кыюлана төшеп:
− Рәхмәт, хәл белүеңә, − дип, аның
үзенең хәлләрен сорашып алдым.
− Мин инде бер атна авылда ятам.
Әни авырып киткән, уколлар ясап то-
рам, хәле әйбәтләнә инде. Синең ту-
рыда ишетеп, бик борчылды, − диде
ул.
− Әниеңә миннән күп сәләм
әйтерсең, − дип, кунагымны чәй эчәргә
чакырдым.
− Чәй эчеп утырсам, озак була,
фельдшердан дарулар алып киләсе
бар, рәхмәт. Үзең чәй эчәргә кер, −
диде ул, елмаеп.
Мин инде мондый татлы сүзләрдән
тәмам эреп китеп, телсез калдым
дигәндә, теге күчтәнәчкә алган шоко-
лад искә төште. Бөтен кыюлыгымны
җыеп:
− Әй, Рәсимә, онытып та торам, мин
бит сиңа Яңа ел күчтәнәче алып кайт-
кан идем. Мине искә алып, рәхәтләнеп
чәй эчегез әле, − дип, бер җиреннән
генә урталай сынган шоколадны аңа
тоттырдым.
Күрсәгез икән шунда Рәсимәнең
ягымлы күзләрен! Аларда дулкын-
лану да, рәхмәт тойгысы да, бераз
уңайсызлану да бар иде. Ул:
− Син бигрәк шәп егет ул, Рәшит,
рәхмәт! Болай булгач чәйгә керми
калма, коймак пешергән идем, үз
күчтәнәчең белән чәй эчәрсең. Бүген
кич клубта кино була, чыгарга онытма,
яме, − дип, миңа ягымлы караш таш-
лап, ишектән чыгып ките.
− Онытмам, Рәсимә... − дип кенә
әйтә алдым мин. Бу ягымлы, тат-
лы сүзләрне ишетү шатлыгыннан
җаным җиһанның ничәнче катына
күтәрелгәндер, белмим, әмма ләкин
миңа шундый рәхәт, шундый җиңел
булып китте. Рәсимәгә булган сөюем
тагын да көчәеп, якты йолдыз булып
балкыды.
Сынап кына йөргәндер, ахрысы, ул
мине, үзе дә яшерен сөю утларында
янадыр әле минем кебек. Кыш урта-
сында бөреләнеп килүче сөю языбыз
түгелме соң бу? Рәхмәт сиңа, җаныем!
Син тәмам үзгәргәнсең, шулкадәрле
сылулангансың, сиңа мин гашыйк бул-
дым бит.
Әнием, кадерлем, син сөйләгән
фәрештәләреңә тагын да көчлерәк
ышанырга ризамын! Кайнар
мәхәббәтемнең гүзәл кошы −
Рәсимәне үземә мәңгелеккә гашыйк
иттерергә ярдәм генә итә күрсеннәр
миңа. Аларга минем теләкләремне
догаларыңа кушып җиткереп кенә тор,
әнекәем!
Әгәр дә Рәсимәнең мәхәббәтен
яулый алмасам, мәңге бәхетле була
алмаячагымны шушы минутта гына
ныклап аңладым. Аның кебек якты
йолдыз янында минем дә балкып
янасым, укыйсым, белемле, бәхетле
булып яшисем килде. Һәм дә шушы
бәхетле мәхәббәтемнең гөрләп чәчкә
атуы өчен, саф хыялларымның тор-
мышка ашуы өчен мин үз-үземә тыры-
шып яшәргә, тырышып эшләргә дигән
ант бирдем.
Рәхмәт, җаныем! Сиңа булган кай-
нар сөюем канатлы итә бит мине
бу дөньяда. Рәхмәт туганнары-
ма, туган ягыма, авылдашларыма,
күршеләремә. Сез барыгыз да минем
бәхетле булуымны телисез. Шушы
ышанычны аклар өчен, тормыш
сикәлтәләрендә югалып калмас өчен
минем инде канатлары ныгый бар-
ган кайнар сөюем бар. Мин сезнең
барыгызга да чын күңелемнән бәхет
телим. Бәхетлеләр янында мин та-
гын да бәхетле булачакмын. Мине
үстергән, мәхәббәтемнең назлы гөле
булган Рәсимәне үстергән туган авы-
лымны данга күмәр өчен мин бөтен
тырышлыгымны салачакмын. Моның
өчен күп кирәкме? Юк, күп тә кирәкми.
Моның өчен йөрәгеңдә мәхәббәт
утының дөрләп януы да җитә. Ә калга-
нын инде сөю үзе, әкияттәге тылсым-
чы, иңнәрдәге фәрештә кебек эшләп
куя ул аны.
Бәхетле булып, парлашып кайтачак-
быз әле без сезгә, туганнарым, авыл-
дашларым. Рәсимәм белән, балала-
рым белән. Бу дөньяны чиксез яратам
мин, ишетәсеңме, мәхәббәтем минем,
Рәсимәм?
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4