Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (3)
Рамазан бер генә басты, мотор үкерергә тотынды. Гөлсирин мотоциклның арт ягына кунаклады. Егылмас өчен чытырдап егетнең биленә ябышты.
3
Авыл тансык иде Гөлсирингә. Авылга беренче генә кайтуы иде әле аның. Моңарчы алар һәр җәй дачада ял иттеләр. Идел ярында кечкенә генә бер дачалары бар аларның. Әнисе аны арзан чагында бер танышыннан сатып алган иде. Ләкин авыл дача түгел икән шул, ул бөтенләй икенче дөнья. Халкы да икенче, һавасы да башка, хәтта исе дә... Идел ярындагы җир комлы, балчыклы, соры-саргылт төстә, ә мондагы җирләр кара туфраклы, уңдырышлы, чүпрә сыман күперергә генә тора...
Өйдә утырып туйдырды. Бер керде, бер чыкты. Әбисе юк-бар эшләр куша башлагач, бөтенләйгә чыгып качты. Әнисе: «Мунча өлгергән, кызым, озак йөрисе булма!» – дип артыннан кычкырып калса да, җилбәзәк кыз аның сүзләрен колагына да элмәде. Кычкырсын ла! Авыл мунчасын белми дә, яратмый да ул. Бу эсседә нинди мунча ди ул, елгага, инешкә төшеп су керсәң генә инде!
Әбисенең йорты авыл башында гына урнашкан. Кыз үзенең сәяхәтен иң элек әнә шуннан башларга булды. Урам уртасында тузан туздырып йөрүче яланаяклы балалардан үрнәк алып, Гөлсирин дә аягындагы босоножкиен салып кулына алды. Ләкин озак баралмады – аяк табанына беренче шырпы
кадалуга ук аны кабат киеп куйды.
Авыл башыннан ук иген кыры башлана. Ул боргаланып офыкка барып тоташа. Иген кырын ике якка, ике ярга бүлеп, болганчык сулы кечкенә генә инеш ага. Кечкенә генә булса да, ярлары биек, текә, шуның тирәсендә тирән чокырлар, ерганаклар хасил булган...
Ерак китәргә, озак йөрергә уйлаган Гөлсирин беренче күзгә чалынган чокырдан да ары киталмады. Ул, бик тиз арып, чокыр кырыена сузып салынган, юнмаган, кабыклы бүрәнәләр түшәме өстенә чүгәләде. Шушында утырып әзрәк ял итәргә уйлады. Якында гына кисеп-туралган утын пүләннәре аунап ята. Аларның яртысы ярылган. Утынны ярган, кискән кеше шунда ук калун балтасын, тимер пычкысын калдырып кайтып киткән. «Кызык, – дип уйланды ул, – монда бөтен әйбер дә урамда, тышта ята! Ничек
урламыйлар диген... Бездә, кала җирендә булсамы... Әллә соң авылда урлашу дигән нәрсә бөтенләй дә юк микән, ә?»
Башына кияргә берни дә алмаганына бик нык үкенде ул. Кояш хәтсез кыздыра иде. Кайтып китәргә дип бер мәртәбә талпынып алгач, үз ягына килүче мотоциклны күреп, кире урынына утырды. «Үтеп китсен инде, ул киткәч, мин дә кузгалырмын», – дип уйлады ул. Тик ялгышты. Мотоцикл аны узып китмәде, киресенчә, аның каршысына ук килеп туктады. Мотоциклда утырган егет, газга басып, бер мәртәбә мотоциклын акыртып алды да стартер ачкычын борды. Мотор «голт» итеп сүнде... Сәер килеп чыкты әле бу очрашу. Һич көтмәгәндә. Киң җилкәле, озын чәчле, таза чырайлы бу яшь егетнең кинәт кенә аның каршында пәйда булуы Гөлсирин өчен бер табышмакка әйләнде. «Кем соң бу? – дип уйланды кыз. – Кунакка кайткан егет дисәң, аңар бигүк охшап та бетми. Колхоз интеллигентыдыр инде?! Әллә инде авылның беренче егетеме?!» Тик иң хикмәте шунда – ниндидер җан тартышы сизде ул бу сәер егеткә. Әйтерсең алар инде күптәннән бер-берсен яхшы беләләр, әйтерсең алар бүген нәкъ менә шушы урында очрашырга дип сүз куешканнар. Егет Гөлсирингә терәлеп катты – аңардан күзен алалмады. Гөлсирин аңлады – егет аңа беренче күрүдә үк гашыйк булды.
– Исәнме, матурым! – диде егет, ниһаять, телгә килеп. – Хәлләрең ничек?
– Ничё...
– Нәрсә, кунакка кайттың мәллә? Моңарчы бер дә күренгәнең булмады...
– Әйе...
– Исемең ничек соң синең?
– Гөлсирин.
– Ә минеке Рамазан. Әйдә, таныш булыйк! – Егет аңа кулын сузды.
– Булыйк! – диде Гөлсирин, тик егеткә кулын бирмәде.
– Әйдә, мин сине катать итеп алып киләм!
Рамазанның юл сәяхәтенә чакыруы шулкадәр табигый яңгырады ки, ул инде бүрәнәдән сикереп төшеп, мотоциклга менеп утырырга да әзер иде. Тик ул кыз кеше бит, әзрәк кенә ялындырмыйча да ярамый шул.
– Әй... мин куркам...
– Ә нидән куркасың?
– Ексаң... әгәр дә...
– Еккан ди, бар... Кеше егаргамы... Син нәрсә инде?! Әйдә, утыр, курыкма!
Рамазан бер генә басты, мотор үкерергә тотынды. Гөлсирин мотоциклның арт ягына кунаклады. Егылмас өчен чытырдап егетнең биленә ябышты. Башта алар кыр юлы буйлап элдерделәр. Авылның сикәлтәле, кантарлы юлларыннан йөреп туйгач, егет мотоциклны асфальт юлга, трассага таба борды. Анда тизлек бермә-бер артты: җил, колак төбеннән генә сызгырып, бөтен тәнгә тарала...
– Ә без кая барабыз?
– Күл буена... Яксазга...
Яксаз... күл... тирән күл... түгәрәк күл... Ә нигә Яксаз? Борын-борыннан бу тирәдә калын урманнар, баткак сазлыклар булган. Кайчандыр матур Идел елгасы ярларында гомер кичергән татар халкы, Явыз Иван Казанны басып алгач, шушы чытырманлы, сазлыклы якка күчеп килергә, яшәгән җирләреннән качып китәргә мәҗбүр ителгәннәр. Күлдән ерак кына түгел Яу чокыры дип аталган атаулы җир дә бар. Соңгы яу шунда булгандыр, күрәсең. Бабаларыбыз шунда башларын салганнар. Яудан исән калганнары калын урманнарны кисеп, шулардан буралар ясап, йортлар салганнар, кара туфраклы, кәзле җирне агач төпләреннән арындырып, әрчеп, уңдырышлы иген кырларына әверелдергәннәр, ә сазлыкларны киптергәннәр... Әнә шуннан калгандыр да инде ул, бәлкем, сазлы як, Яксаз кебек күңелгә ятышлы атамалар...
Күл төбендә йомшак ләм ята, суы да артык чиста түгел – болганчык. Яз-көз бу күлгә кыр үрдәкләре очып төшә, тәкәрлекләрнең чинап кычкырган яман тавышлары ишетелә...
– Менә шушы була инде ул безнең күлебез, безнең болото! – дип сөрән салды Рамазан. Чокырлы-чакырлы кыр уртасында, иңкүлектә ялтырап яткан түгәрәк күл күренде. – Матурмы?!
– Ничё! – дигән булды Гөлсирин. Артык исе китмәде. Үз гомерендә күп күлләрне күргәне булды аның. Шунда су коенып, күңел ачып яткан чаклары да аз булмады. Шулай да чиксез зур рәхәтлек тойды ул монда: яр буендагы иркенлек, хозурлык аны, җилкендереп, үз кочагына тартып алды. Мотоциклдан сикереп төшүгә үк, ул, кулларын һавага чөеп, кайчандыр мәктәптә укыганда ятлаган шигырен укырга, декламацияләргә тотынды:
– Әй, син, авыл, шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш, бер кеше юк урамда, нинди тын вә нинди хуш... хи-хи-хи...
Рамазан, тын калып, аны тыңлап торды. Сүз саен шаярырга, көләргә яраткан бу чая кыз алдында ул үзен ничек итеп тотарга да белмәде. Шул сәбәпле бер мәлгә югалып калды. Башта аңа кыз артык беркатлы булып тоелды. Бераздан ул аның бигүк акылсыз кыз түгеллегенә дә инанды. Укыган, дөньяны белә, үз-үзен шактый иркен тота. Ни өчендер менә шундый җиңел холыклы, җилбәзәк кызларга гашыйк була торган иде ул. Аның сәер, дуамал күңеленә шундыйлар тәңгәл килә торгандыр, күрәсең. Башкалар янында көлеп-шаярып, җүләр сатып йөрергә яраткан егет мәгъшукасы янында бөтенләй икенче кешегә әверелә – уйчанлана, акыл иясенә әйләнә. Аның инде күптәннән гашыйк булганы юк. Ә кемгә гашыйк буласың?!
Аңа гашыйк булу тыелган. Ярату – аның өчен коточкыч нәрсә. Ул аның бөтен эчке халәтенә үзгәреш кертә – маниакаль чирен, идеясен үстерә. Бөтен җаны-тәне белән ул шул серле һәм хәтәр сөю дөньясына чума. Ә аннан чыгу юлы, аныңча, ике генә: йә кавышу, йә үлем...
Ул, моңсуланып, йомшак кына дулкынланган су өстенә күз ташлап, уйга талды. Аның бу халәтен Гөлсирин бик тиз сизеп алды. Бу кызга ошамады.
– Нигә дәшмисең? Син мине шушы болотога карап утырырга дип алып килдеңме?
Рамазан дәшмәде, гашыйк күзләрен Гөлсирингә төбәде.
– Карама миңа шулай итеп! – диде кыз, чыраен сытып. – Күз карашың әллә нинди!
– Нинди?
– Тра-ги-чес-ки!
– Бар да шулай ди... – Рамазан авыр сулап куйды. Яр кырыенда аунап яткан бер шома чуерташны алып, аны җиңелчә генә учында уйната башлады: – Нишлим! Менә мин шундый авыр кеше инде. Шундый булып туганмындыр, күрәсең! Ә кем моңа гаепле? Кем? Минме?!
Таш, сызгырып, су өстеннән очты. Шултиклем шома очты ки, ул үзе дә моңа шаккатып карап торды, тел шартлатты. Бер җиде-сигез мәртәбә генә сикергәндер...
– Таш ничек шома очты! Җиңел очты, әй! – диде берсе артыннан инде икенчесен очырырга торган Рамазан. – Ә синең белән миңа шундый җиңел!
– Синең белән оча күңел...
– Чынлап әйтәм...
– Мин дә уйнап әйтмим...
Рамазан Гөлсириннең кулыннан алды. Күзләренә төбәлде. Назланып, кызны кочагына тартты.
– Рәхмәт, – диде аңа егет, – син мине ялгызлыктан коткардың... – Ихлас сүзләреннән эрер, аңа сыеныр дип өметләнгән егет кабат алданды, аның бу кыланышы исә кызны җенләндерде генә.
– Туктале! – дип кычкырды аңа кыз. – Болай ярамый! Мин сине коткаручы да, батыручы да түгел! Әгәр дә син минем белән болай итеп сөйләшсәң, мин...
– Нишлисең?
– Башка егет белән җилдертәм... мотоциклда...
Алай дип әйтергә теләмәгән иде лә ул. Ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Тагын кем белән җилдерсен ди инде ул?! Кемне белә соң ул?! Ә менә егет аның сүзләрен чынга алды булса кирәк, шундук кызып китте. Шунда Гөлсирин аның артык кызу канлы икәнлеген, аның янында сүзеңне чамалап сөйләргә кирәклеген аңлап алды.
– Ә-ә! Сиңа мин түгел, матай кирәкмени соң?! Кирәк икән, әнә ал да җилдер – кабызып бирәм!
Гөлсирин алдына кинәт кенә ике Рамазан килеп басты. Аның берсе – хискә бирелүчән, тиз гашыйк булучан, сөйгән яры өчен гомерен бирергә дә әзер торган егет. Икенчесе – тиз кызып китүчән, аның иркенә буйсынмаганнарга усал һәм мәрхәмәтсез. Юк, бу гади бер авыл мокыты гына түгел, үзгә егет бу,
табышмагы бар моның.
– Җитте! Хватит!
Кызның карышып, хәтта аяк тибеп кычкыруы егетне кабат үз дөньясына, ялгызлык дәрьясына этеп кертте. Бер мәлгә ул кызның барлыгын да онытты сыман. Озак кына эндәшмичә, җил өермәсеннән болганган суга карап торды. Аннан, әллә шаярып, әллә чын-чынлап (дөресрәге, кыланып!):
– Әллә суга сикерергә инде! – дигән булды.
– Нигә?
– Мин суга сикерсәм, бәлкем, күңелең күтәрелеп китәр. Кала кызларының күңелен, бәлкем, шулай гына ачып була торгандыр?! – дип аңлатты ул үзенең ниятен.
– Ну бар, сикер инде! Бик исем китте!
Инде бернишләр дә хәл юк: әйткән сүзеңдә торырга кирәк. Рамазан яр кырыена килеп басты. Сикерергә әзерләнде. Инде киемен дә салмыйча суга чумарга гына торганда, Гөлсирин шәрран ярды:
– Җүләр! Хватит!
Ул барыбер сикерде. Тик суга түгел, үлән өстенә. Чын кәмит килеп чыкты: Рамазан үзенең кыланышыннан үзе үк пырхылдап көлеп җибәрде.
– Ачуланма, Гөлсирин, – диде ул, – сине монда алып килеп ялгышканмын бит мин...
– Нигә?
Егетнең йөзе кабат кырысланды, уйчанланды.
– Безнең тирәдә шундый бер сүз йөри – шушы күл буенда очрашкан парлар гомергә бергә булалмыйлар, ялгыз калалар...
– Һе, тапкансың! – диде Гөлсирин. – Ә син шуңа ышанасыңмы?
– Мин моңа ышанмас та идем. Ләкин бу пәриле күл янында очрашкан парлар, кавышканнан соң, аерылышмыйча калмыйлар... Статистика! Хәер, синең белән безгә бу янамый. Без бит синең белән дуслар гына, шулай бит?!
– Шулай...
Рамазан ашыкканын аңлады. Сөясе-сөеләсе килгән минутларны ашыктырганын аңлады. Кыз әлегә аңа әзер түгел. Алар әле яңа гына танышканнар – бер-берсенә ияләшеп тә өлгермәгәннәр иде. Суга сикереп яисә маймылланып кына кызлар йөрәген яулап алып булмый шул. Кешенең йөрәк түренә үтеп керер өчен, үзеңне бөтенләй башкача тотарга, җаныңнан ташыган хисләреңне тирәнгәрәк яшерергә кирәк. Гөлсирин кебек кызлар ошый иде аңа. Беренче очрашуда ук кочагына сарылырга торган кызлардан ул бик тиз туя, соңыннан андыйларны кешегә дә санамый торган гадәте дә бар иде әле аның.
– Киттек! – Ул Гөлсириннең кулыннан алды.
– Кая?
– Авылга... Күңел ачарга!
– Ә монда?
– Монда ярамый... Күңел ача торган урын түгел бу.
– Ә кайда?
– Бүген кич клуб бакчасында яшьләр җыйнала. Шунда барырбыз. Анда сиңа күңелле булыр. О’кей?!
– О’кей!
– Киттек!!!
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2