Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (4)
Гөлсирин төнге өчтә генә кайтты. Капка келәсен ипләп кенә, тавыш чыгармыйча гына ачып керде. Өйгә керә алмады.
4
Зәйнәпне төн буе йокы алмады.
Кызын көтте. Хәят апасының күкеле сәгате инде төнге берне сукты, ә ул юк та юк. «Әй бала, бала, кая йөрисең син, кем белән син?»
Кызының югалуы гына җитмәгән, беррәттән хатирәле уйлары тынгылык бирмәде аңа. Шакирны очрату аның күңелен генә ярсытты, фикерләрен чуалтты. Авыл халкын үз кулында тотып торган, бер сүзе, бер гамәле белән кеше язмышын хәл итә алган, инде менә, олыгаеп, пенсиягә чыгарга йөргән Шакир атлы адәм кем соң аның тормышында? Кем? Хаким? Җәллад? Зина кылучы?
Ә Зәйнәп үзе? Өч тиенлек кәгазь өчен үзен-үзе корбан итәргә мәҗбүр булган Зәйнәп кем соң аның өчен? Хәзер дә кем? Алданган кыз? Чираттагы корбан?!
Гөлсирин төнге өчтә генә кайтты. Капка келәсен ипләп кенә, тавыш чыгармыйча гына ачып керде. Өйгә керә алмады. Анасы өй ишеген бикләп куйган иде. Шакыр, тавыш бирер дип уйлады. Ләкин ул бер мәртәбә ишеккә хәлсез генә шакып алды да, авыз эченнән нидер көйли-көйли, чиннек ягына кереп китте. Каты итеп шакыган булса, бәлки, ачкан да булыр иде анасы. Күрәсең, тышта йокларга уйлаган. Өйдә тынчу, кысан. Ә анда саф һава, иркенлек...
Өйгә иртәнге уннарда гына керде кыз. Анда да Хәят апасы гына кереп уяткач. Күренеп тора: кызның йокысы туймаган. Бертуктаусыз киерелә, сузыла, авызын ачып иснәнә. Иртә уяттыгыз, дип мырлый. Тик күңеле көр, шат үзенең.
– Мам, ашыйсы килә, ни бар?! Ой... йокы туймады...
Зәйнәп дәшмәде. Үпкәләде ул аңа. Хәят апасы пешергән бәрәңге бәлешен табасы белән генә өстәлгә, кызы каршына китереп куйды. Бәлеш җылынмаган да иде. Гөлсирин, агач кашыгын бәлеш эченә тыгып, бераз актарынгандай итте дә, аңардан бик тиз туеп, чәйгә ябышты.
– Төне буе кайда йөрдең? Нишләп өйдә кунмадың?! – дип сорады ана. Ул кырыс һәм таләпчән булырга тырышты.
– Чиннектә йокладым, – диде Гөлсирин. Ул тагын киерелеп алды. – Анда рәхәт! Түбәнең буеннан-буена каен себеркесе эленгән. Ах, аның исе! Ну просто прелесть! Кыскасы, бернинди дә дезодорант кирәкми! Баш әйләнә ул истән!
– Күрәм, башың болай да әйләнгән синең. Кара аны, бөтенләйгә әйләнеп китмәсен!
– Ну, мам!
– Бүген тышта кунма, өйгә кереп кун!
– Нигә?
– Син бүген төнге өчтә генә кайттың.
– Каян белдең?
– Капкадан кергәнеңне ишеттем. Кайда йөрдең?
– Ну вот! Мам, мин бит бала түгел инде! Миңга 26 яшь!
– Илледә дә син минем өчен бала булачаксың... Кайда булдың?
– Ну вот... Опять контроль! Казанда контроль, дачада контроль! Авылда да шул ук... Сколько можно! Когда это кончится?! Ни себе, ни людям!
Гөлсирин, ярсып, чәй кашыгын өстәлгә атып бәрде, терсәге белән орынып, чәшкедәге чәен түкте. Ләкин Зәйнәпне алай җилләнеп кенә җиңәм димә, аның нияте нык һәм җитди иде:
– Кайда булдың, дим?!
Кыз анасының холкын яхшы белә: бер төпченергә тотынса, төбенә төшмичә туктамый. Бу хәл беренче генә мәртәбә түгел иде. Егетләр белән очрашырга юл бирмичә, кайчан да булса бер кияүсез калдырачак инде ул кызын! Тик бу юлы анасы уйнап сөйләшми иде. Тик аны яшереп торганчы, ачыктан-ачык сөйләп бирү отышлырак иде...
– Ну... кайда... клубта... Без күңел ачтык...
– Төне буемы? Кем белән таныштың, әйт!
– Берәү... арттан йөри инде шунда...
– Исеме ничек?
– Белмим... Мин шаярам гына бит...
– Шаярып ут чыгара күрмә! Авыл егетләре кала кызларына бик тиз гашыйк булалар... Авылда кызлар аз...
– Ну, мам. Миңа просто кызык аның белән. Мин шаярам, ә ул мине катает!
– Кем соң ул? Кем баласы?
– Каян белим? Миңа аның нәселе нигә? Мин бит аңа кияүгә чыгарга җыенмыйм.
– Исеме бардыр бит?
– Бар.
– Ничек?
– Ра-ма-зан. – Гөлсирин, үчекләгәндәй, егетнең исемен иҗекләп, сузып әйтте. Тик Зәйнәп моңар игътибар бирмәде, аның уйлары бөтенләй икенче тирәдә әйләнде. Кызының кайда һәм нишләп йөргәне аны артык борчымый. Аны күбрәк кем белән, кем малае белән, нинди егет белән йөрүе кызыксындыра
иде.
– Рамазан?! – диде Зәйнәп. Ул бу исемне берничә кат кабатлады. – Ничә яшьтә?
– Белмим. Миннән олы бугай... Әзрәк... Ну, мам, нигә инде ул?
– Кем баласы икәнен дә белмим дисең инде?
– Юк, белмим. Белергә дә теләмим.
– Ә син бел! Бүген үк бел, кем баласы икәнен!
– Ярар, мам, белермен...
Шулчак ишегалды ягында сәер бер тавыш ишетелде. Нәрсәдер шапылдап төшкән кебек булды. Зәйнәп, нидер сизенгән кебек, ишеккә атылды.
– Кызым! Дәү әниең бу! – диде ул, кабаланып. – Тизрәк!
Гөлсирин тиз генә әнисенә иярде. Юкка гына сизенмәгән икән Зәйнәп: Хәят апасы кәкрәеп, бер якка килеп төшкән. Авызы чалшайган, күзләре акайган. Аяк астында чиләге аунап ята. Чиләктән чәчелгән бәрәңгеләр ишегалдын тутырган. Кызы кайтканнан бирле баздан бәрәңге ташый да бәрәңге ташый
карчык. Сарыклары туймый, янәсе!
– Ай... Хәят апай... ни булды?
Хәят әллә аны ишетмәде, әллә инде ишетеп тә игътибар бирмәде, ул әле һаман да шул халәтендә кала бирде. Зәйнәпнең йөрәге өшеп китте...
– Нигә дәшмисең?
Ул карчыкның иңеннән тартты. Әлегә кадәр кымшанмыйча, тынын да чыгармыйча яткан карчыкка җан кергән кебек булып китте. Зәйнәп аны култыклап алып бусага төбенә утыртты.
– Ничаклы шул Акбүз атны ихатага кертергә маташтым, – диде ул, ниһаять. – Кермәде... капкадан... кермәде...
Карчыкның ниндидер Акбүз ат белән саташуы әле һаман да бер сер, табышмак булып кала иде. Нинди Акбүз ат соң ул? Нигә кирәк ул аңа? Ни өчен ул аны йортына кертергә тырыша? Аңардан гына ни үзгәрә? Нәрсә алып килә ул бу йортка? Менә шуңа җавап тап син, шуңар җавап биреп кара!
– Хәзер генә аңладым, – дип сөйләнде карчык, – нигә кермәгәнен...
– Нигә?
– Ат бит бәрәңге ашамый, ат бит солы ашый... И-и! Картлык, картлык! Шуны да онытканмын...
– Хәят апай... әнкәй...
– Кызым, мин бит сине юкка гына чакырып кайтармадым... Солы алып кайтырга кирәк, солы...
Хәят, кисәк кенә аңына килеп, бәрәңге җыярга теләп, җиргә түбән иелде.
– Тынычлан, хәзер үзем җыям, үзем! – диде Зәйнәп. Моңаеп, зурларга карап басып торган Гөлсиринне куып диярлек урамга чыгарып җибәрде. Бәрәңгеләрне берәм-берәм чиләккә тутырды.
– Берсен дә калдырма, – дип өйрәтте Хәят, – сарыклар бәрәңге ярата...
– Әй... ул сарыклар сиңа нәрсәгә инде? Аларны карарга сәламәтлегең дә юк бит!
– Әй кызым, авыл сарыксыз тора алмый ул. Сарыгың булмаса, бәрәңгеңне кемгә ашатырсың. Менә син кайттың, син булышырсың... карарга...
– Мин монда булганда, билгеле, булышырмын. Тик мин моннан киткәч...
Зәйнәп Хәятны җитәкләп алып кереп урынга яткырды. Ятмады, торып та утырды. Дөньясын онытып, чиксез уйлар дәрьясына чумды. Аның бу сәер кыланышларын, ягъни саташа, алышына башлауларын ул яхшы аңлады булса кирәк. Ә сәбәбе гади: карчык гомере буе ялгыз яшәгән, ул хәзер дә ялгыз. Ялгызлык аның бәласенә генә түгел, сакчысына да әйләнгән. Шул ялгызлыктан ниндидер аерым бер тәм таба кебек иде ул. Кунакларның кайтуына да әле күпме генә вакыт үткән, ул инде алардан туя, арый башлаган иде. Ялгыз тормышка өйрәнгән кешегә чит кешеләр белән яшәп китү, аларга ияләшү авыр нәрсә иде, күрәсең. Ләкин ничек тә түзәргә кирәк: кайткан кунакларга кыек сүз әйтергә ярамый. Яше алтмышта гына түгел шул, сиксәндә. Зәйнәп кулына каласы бит...
Ләкин Зәйнәп, тәҗрибәле табибә буларак, карчыкны кирәкмәс уйларыннан арындырырга, сүзне бөтенләй икенче якка борырга кирәклеген яхшы аңлады. Шуңа күрә дә ул үзен бик нык кызыксындырган, әле һаман да тынгылык бирмәгән икенче бер мәсьәлә буенча сүз кузгатты:
– Апай... Әнкәй...
– Әү?!
– Син Рамазан атлы егетне беләсеңме?
– Рамазаннар күп бездә, кайсысын әйтәсең?
– Каян белим... – Зәйнәп төртелеп калды. Турыдан-туры сорарга курыкты. Сүзнең ни турыда барганына, аның тел төбенә төшенергә тиеш түгел иде карчык. – Ә, ни... Шакирның улы ни атлы?
– Кайсы Шакир?
– Силсәвит Шакир инде!
Шакирның исемен ишетүгә үк Хәят чыраен гына сытты. Яратмый иде ул аны. Хәер, аның аңа әллә ни зыяны тигәне дә булмады. Ләкин аның бер явызлыгын (анысы да, бәлкем, хан заманында булгандыр!) әле һаман да оныта алмый иде. Шулай шул, үз гомереңдә бер генә явызлык эшләп тә кешенең мәңгелек дошманы булып калырга була.
– Ә! Перес Шакирымы?! Щель... оправдает шредства... Таптың искә алыр кеше! Мөртәт! Сарыкларым игенгә кергән өчен миңа штраф суктырды. Кадалып киткере! Канечкеч!
– Апай... Ә аның улы ни атлы соң?
– Кемнең?
– Шул югары оч Шакир малаеның улы ни атлы, дим?
– Кайсысы? Югары очта икәү алар.
Җүнле хәбәр, сүз ишетә алалмаганына кабат инанган Зәйнәп, сорау биреп, карчыкны башка интектермәде, кул гына селекте.
– Кызың кайда йөри соң, атка солы салырга кирәк бит, – дип сөйләнде Хәят. – Бакчага чыгып, корт җыеп керим әле. Бәрәңгене корт баскан...
– Йөрмә инде, авырыйсың бит, ял ит әзрәк...
– Юк! – дип кырт кисте карчык. – Безгә керәсе ат кәнфит ашамый!
«Апай чынлап та алышына башлаган!» – дип уйланды Зәйнәп. Хәят исә теләсә нәрсәләр сөйләнеп, бәрелә-сугыла өйдән чыгып китте.
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3