Зифа Кадырова. 1 бүлек. Эштән җәяү генә кайтырга булды. "Гел машинада утырып йөрү дә туйдыра, тормыш та шунда гел бер төрле барамы, никтер, бер кызыгы да юк кебек, әллә күптәннән ял итмәгәнгә. Профком берәр атнага трестның ял йортына барып кайтмыйсыңмы, диде, барырга кирәк, булмаса".
Эштән җәяү генә кайтырга булды. "Гел машинада утырып йөрү дә туйдыра, тормыш та шунда гел бер төрле барамы, никтер, бер кызыгы да юк кебек, әллә күптәннән ял итмәгәнгә. Профком берәр атнага трестның ял йортына барып кайтмыйсыңмы, диде, барырга кирәк, булмаса". Икенче көнне иртәнге якта ук алар хатыны белән ял йортына киттеләр. "Әйдә җәяү йөрик әле аз булса да", - дигәч, хатыны да каршы килмәде, автобус тукталышына кадәр җәяү атладылар.
Ял йорты урман эчендә урнашкан. Бер атна, ашап-эчеп, су кереп ял иттеләр, яхшы гына массаж да алдылар. Икесе дә яшәреп, хәлләнеп киткәндәй булдылар. Кайтырга җыенгач, хатыны: "Әйдә, әтисе, поезд белән кайтабыз, автобуска сәгать ярым вакыт бар, аны көтеп торганчы, кайта торыйк", - дип, билет алып чыксалар, поезд кузгалып китеп маташа. Алар башта: "Әй-әй, тукта!" - диеп кычкырды, аннан артыннан йөгерә бвшладылар, поезд да тизлеген арттыра. Чаба торгач, арткы вагонның бер сабына ябыштылар. Ире, үзе сикереп менгәч хатынын да кулыннан җилтерәтеп йолкып алды.
- Йа Хода! - дип Камил тын да алып өлгермәде, хатыны кычкырып җибәрде:
- Сумкам... сумкам кая?
Камил кире җиргә сикерде дә бар көченә артка таба йөгерде, тимер юл уртасында төшеп калган сумканы эләктереп алып кире поезд артыннан чапты. Иллегә җиткәндә поезд куалау бер дә җиңел эш түгел икән шул, бала чактан бирле болай чапканы юк: күз аллары караңгыланып, йолдызлар оча башлады, йөрәк инде әллә авызга килеп тыгылды. Үлдем-беттем дигәндә, поезд кинәт сызгырып барып туктады. Арткы вагоннан хатынының:
- Бир кулыңны, - дигән тавышы ишетелде, бу юлы аны хатыны кулыннан йолкып алды һәм вагон эчендәге арткы рәтләрнең берсенә этте:
- Ят тизрәк, йоклаганга сабышыйк! - Икесе дә башларын яка эченә яшереп йоклаганга сабыштылар. Вагон эченнән проводниклар чабышты: "Кем уйный? Кайсыгыз шаяра? Кем басты стоп - кранга?" - дип кычкырыштылар. Камил, көчкә тын алып, сораулы карашын хатынына текәде: - Син?! Ник туктаттың поездны?
- Поезд җәлләп, ирсез калыр хәл юк әле монда, - диде хатыны, акрын гына яка эченнән мыгырдап.
Алар тагын бер-берсенә сыңар күз белән карашып алдылар да, җиңел сулап, бер-берсенә сыена төштеләр, үзалларына елмаеп та куйдылар. Бик рәхәт иде аларга бу минутта. Бер-берсенең иңен тою... Күптәннән гел бертөрле тормышка күнегеп күгәрә башлаган хисләр уянгандай, кинәт иләс-миләс итеп җибәрде. Камил хатынының кулын йомшак кына кысып куйды. "Хатын-кызны көчле ул, диләр, шулай икән шул: чабып барган поездны да туктатты, үзен дә җирдән ничек кенә әле йолкып алды, очып кереп утырганын сизми дә калды". Өйләренә кайтып кергәнче, шушы килеп туган җылылыкны тоеп, ашыкмыйча гына атладылар. Камил бара-бара да башын чайкап елмаеп куя, хатынының кыюлыгына һаман шакката...
* * *
Алар бию кичәсендә танышты. Кызлар егетләрне чакыра, диюгә каршысына үзе буендарак матур гына кыз килеп баскач, сискәнеп китте. Кыз ризалык биргәнне көтеп тормады, җиңеннән түгәрәк уртасына тартты. Менә шул көннән башланды да инде: кыз сөйләде, егет тыңлады, кыз үзе сорау бирде, үзе җавабын да тапты.
- Укулар бетереп, кемне кая бүлә башлаганчы өйләнешергә кирәк, - диде кыз, егеткә авызын ачарга урын калдырмыйча. - Бу атнада безгә кайтабыз, әтидән кулны сорыйсың, туй ясыйбыз...
Камилнең өйләнергә уенда да юк иде әле. Әлеге кыюсызлыкмы, ничек кенә тырышмасын, сүз кузгатып, булачак әби-бабайдан кызның кулын сорый алмады. Икенче атнада тагын кайттылар. Тирләп-пешеп чәй эчте, тик авыз ачып сүз кузгата алмады. Өстәл астыннан, "сора-сора!" дип, кыз ботын чеметте. Булмады.
- Телсез күке! - дип сүкте кыз. Өченче атнада тагы кайттылар. Кыз өстәл астыннан ботына кагылуга, егет куркуыннан кычкырып җибәрде:
- Әйе, өйләнәм, өйләнәм... Әтиләр минем картлар, алар ерак, мин менә үзем яучы, уф...менә шул, - дип куйды аннан.
Буласы бабай да:
- Уф-ф, бүген дә сорамасаң, үзем яучы була идем, - диде көлә-көлә. - Бирәм, кияү, бирәм кызымны, ярты көн бит инде авызыңа карап утырам, киттек печәнгә! ...
Ишекне ачуга, буш өйне яңгыратып, телефон шалтырый иде. Камил алырга ашыкмады, эштәндер инде, дип куйды. Хәзерге мизгелдә җанда туган рәхәтлекне һаман-һаман тоясы, берни уйламыйча, бүгенге кичне хатыны белән генә үткәрәсе килде аның. Ә телефон, әрсезләнеп, һаман шалтыравын белде, хатыны түзмәде, трубканы алып килеп тоттырды:
- Мә, сөйләш, йоклатмаслар.
Трубканың теге очында аны эзләп шалтыраткан тавыш чыңлый иде: Камил....
- Мин, мин тыңлыйм.
- Классташың бу, Җәмил.
- Алло, Алло ...Камил кирәк миңа. Сине эзли-эзли хәл бетте, кая юкка чыктың? Быел классташлар очрашуы була, кайт, киттең дә оныттың. Бу шимбәдә гаиләң белән кайт, без көтәбез сине.
Камил бик озак кына телефон трубкасына карап утырды. Классташлар. Әйе, бер дә кайтканы юк шул. Сәбәпләре дә булмады түгел. Камил - төпчек бала, әти-әниләре картлар иде инде, бер-бер артлы үлеп киттеләр. Авылдагы йортларын саттылар да кайтыр кешеләре дә калмады. Бу чакыру, тыныч кына яшәп яткан Камилнең җан тынычлыгын алып, аны үткән утыз елга кире алып кайтты...
Классларында ул иң кечкенә буйлысы иде, шулай да, яше җиткәч, аның да борынына ис керде: ул да, башка малайлар кебек үк, дөбер-шатыр тузан туздырып, клубтан кайтырга чыккан кызларны куа башлады. Кызлар чаба, болар чаба, кем капкасыннан кереп котыла, кем берәр бакча почмагында кычытканнан чагыла-чагыла качып утырып кала. Шулай да, унбише тулганда, тотты берсен. Әллә ул тотты, әллә кыз үзе тоттырды: чабып барган җиреннән кинәт туктап, малай ягына кылт борылып басты:
- Шуннан? Ни кирәк, ник чабасың минем арттан?
Камил үзе дә аптырап калды, чынлап та ...ник чаба соң әле ул?
- Эт чаба дип бет чаба, маңкаң кипмәгән, буең җитмәгән, җүләр, - диде дә кыз борылып китеп барды.
Күпме торгандыр исәңгерәп, Камил дә акрын гына кире борылды. "Чынлап та, сарык көтүен куган кебек, дөнья бетереп тузан туздырып чабабыз, арасында берәр үзенә кирәклесе булса икән... "Бу аның кызлар артыннан күзен тондырып чабуның соңгысы булды.
Ә сигезенче класска укырга килгәч, биология укытучысының кызына гашыйк булды. Җене сөймәгән биология һәм химияне, яратып, су урынына эчә башлады. Гөлназ - яхшы укучы, класс старостасы, кыскасы, бик акыллы, горур кыз. Аның атлап йөреше дә беркемнекенә охшамаган. Камил аның ничә төрле бантигы, ничә төрле алъяпкычы барлыгына чаклы белә иде шикелле. Гөлназга тиңнәр юк. Аңа тиңләшергә теләп, ул да тырышып укырга ябышты. Башы барын бар иде, тик моңа чаклы укуга әллә ни исе китмәде, ә менә хәзер ...Аның кебек яхшы укыса гына Гөлназга тиң булачак, шул чакта ул аңа игътибар итәчәк. Тырышлык бушка китмәде: укуы өчледән дүртле-бишлегә күтәрелде. Унынчы класска ул инде күкрәк киереп килде, якын барып сүз катырга кыймаса да, күз карашы белән сөйләшергә күнегеп китте. Иртә-кич, өнендә-төшендә сөйләште дә сөйләште, мәхәббәтен аңлатты, айлы төннәрдә юрган астында күп хыяллана торгач, хәтта өйләнүгә чаклы барып җитте. Шулай хыяллана-хыяллана тагын ярты ел үтте. Яңа ел кичәсеннән соң ул аны озатырга батырчылык итте,анда да күмәк кызлар-егетләр арасында гына. Кыяр-кыймас кына сүз катты:
- Озатыйм үзеңне?
- Озат соң, - диде Гөлназ, өстән аска карап, теләр-теләмәс кенә.
Камилнең башында бүреге сикереп киткәндәй булды. Әллә шатлыктан, әллә артык дулкынланудан, ни дә булса әйтер хәлдә түгел иде ул.
Капка төбенә чаклы озатып барды да, кыз кереп киткәч, ул да кайтып китте. Бу кичтә ул үз-үзенә әллә кем иде: бер купраеп, бер киңәеп, бер тараеп дигәндәй, бер башка озынаеп киткәндәй булды. Шатлык эчкә сыймый, кычкырасы килә. Нишләргә белмичә башындагы бүреген күккә чөеп җибәрде, һавадан бөтерелнән "бәхетле" бүреген тотып алып битенә каплады да, сикергәләп:
- Иһи-һи, ха-ха-а!!! - дип кычкырды. Ул үзен бу галәмдә берүзе итеп хис итте. - Их-х! - дип, тагын бер сикереп куйды.
- Нәрсә, укытучы кызына гашыйк булдыңмы әллә? Өметләнмә дә: синең белән миңа, колхозник малайларына, тиң түгел алар. Миңа да ошый ул, тик беләм бит, синең белән миңа анда делать нечего.
Тыкрык башында Җәмил сөялеп тора иде. Камил эндәшмәде. Һәрвакыт шулай: Җәмил сөйли, Камил тыңлый да эчтән генә нәтиҗә ясый, тик авыз ачып берсүз әйтми. Баш миендә уйлар кайнады: үзе дә аңлый моны, тик йөрәккә генә аңлатып булмый шул. Көн-төн Гөлназ турында хыялланып, ул шушы хыялсыз яши дә алмастыр, ахрысы.
Шушы бер озату аңа канат куйды, юксаң, авыз ачып берсүз дә сөйләшмәделәр бит. Шулай да, бер алган рөхсәт белән, еш кына озата башлады. Ул көннән-көн ныграк гашыйк булды, соклануының чиге булмады: "Бигрәк акыллы инде, бигрәкләр дә матур инде..." Ул белми иде шул, ирләр - күз белән, кызлар колак белән ярата, дигәнне. Очрашканда Гөлназ сөйләде, ул тыңлады.
Бер көн килеп, егетнең эндәшми ияреп йөрүенә түземлеге бетте Гөлназның. Бу, карлар эреп кара җир күренә башлаган, кардан болай, яз исенә хисләр түгелеп ташып барган вакыт иде. Шулай тыныч кына китеп барганда Гөлназ аны кинәт туктатты һәм җиңеннән күрше тыкрыкка тартты, ике йорт үткәч, кеше коймасына сөялделәр. Ә койманың теге ягында таныш тавыш ишетелде:
- Мин яратмыйммы, минме? - дип шапырына тавыш, башындагы бүреген җиргә атып бәреп. Ул да булмады, бүреген үкчәсе белән басып изеп ташлады. Ул да булмады, җирдә аунаган бүреген күтәреп алды һәм кагып та тормыйча, кабат башына каплады.
- Менә күрдеңме? Күрдеңме... яратуны ничек аңлаталар?! Менә, ичмасам, мәхәббәт, гел индийский кинодагы кебек, - дияргә генә өлгерде Гөлназ.
Ул арада теге "гашыйк" егет тагын телгә килде:
- Телисеңме, менә бүрегемне ашап бетерәм? - диде ул, янә башыннан салып.
"Аһ" итте Камил:
- Нүжәли ашар инде?
- Ашый, ашый! Шул чаклы нык ярата ул аны, - дип тәкърарлады кыз.
(Дәвамы бар.)
Зифа Кадырова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2