Сихерче.
Ятим калганнан соң, тәрбияләп үстергән абыстасын әхирәткә әзерләнергә җыенуы.Тик әҗәл дигәнең һаман җиңә алмый. Сәбәбе куәтле: ул оныгын көтә, аңа әйтәсе васыяте мөһимрәк шул!
Белә-күрә торып, әҗәл көтеп ятудан мәгънәсез нәрсә юктыр. Ул ялгыз яши, ялгызлыкның авыр нәрсә юклыгын, тик ятканның үләксә икәнен,берәүгә дә кирәкмәгән кеше булуын белә. Мөрсәлимә абыстай да аның хәлеп белмәс иде, алладан курыкканга килеп йөридер. Бәндә күрәчәген күрми, гүргә керми. Юкка ачуыңны китергән кешегә “Ходай озын гомер бирсен дип телә, гомере булган күрә ул.Чукынсын, катсын дип теләсәң, кайгы-хәсрәт, чир-чор, җан сызлавы, газап күрмичә, бик җиңел үлә дә китә. Уйлый китсәң, Оркыяның күрмәгәне бик аздыр, кемдер әйтмешли, булса да Бохардагы таздыр. Югалган вакытны кайтара алмыйсың шул.
Уналты яшьлек булгач,күңел күзе чибәр егеткә төште. Үзенең кеше күзенә чалынырлык әллә ни искитмәле кыяфәте булмагач, аның игътибарсыз калдырачагы көн кебек ачык иде, ә югалтасы килмәде, бернигә карамый үзенеке итү иде теләге. Авыл очындагы сиреньнәр арасындагы җиргә сеңеп беткән салам түбәле өйдә, җәйге ачы эссе дә башыда тискәре ягын әйләндереп киелгән колаклы ирләр бүреге, өстендә биле бау белән кысып бәйләп йөри торган сәер хатынкай яши. Таң атса, бәләкәй кул арбасына капчык салып, тау башыннан тизәк җыярга чыгып китә, көн кыздыра башлаганчы кайтмый. Кергән-чыккан кешесе дә юк. Оркыя аның читтән төшкән килен, иренең ул килеп, авырга узганчы ук, халык дошманы дип Себергә сөрелүен, кияргә алмаш күлмәге дә юклыгын, сыер тизәген кыш ягып, өй җылытырга җыйганын белми. Сихерче дип уйлый иде. Күрәзәчегә барма, башыңа кайгы алма дигәнне ишеткәне бар. Шулай булуга кармастан,киштәдән инәсенең ашъяулыкка төрелгән юка гына итеп мич төбендәге көлдә пешергән арыш икмәгенең яртысын кисеп алып, әлеге карчыкка илтте, башта читләтеп,гашыйк булу хәлләрен сөйләде, соңнан егетне карату өчен нәрсә дә булса эшләп бирүен үтенеп сорады. Карчык, битендәге бармак башы кадәре миңен бармагы белән сыпырып куйгач, сиреньнән ботаклар өзеп, зур гына гөлләмә ясады:
-Мә, кешегә сөйләнеп йөрмә. Җиде таҗлысын эзләп табып, “син минеке булырсың”дип, нык итеп теләп, җиде кат катбатлап, өчесен аша. Калганнары арасыннан сайлап нәкъ ничә шундый җиделене калдырганыңны сана, аннары егетеңә илт. Ул да санасын, икегезнеке тап килсә, бүгеннән аныкы булырсың?
-Тап килмәсә?
Карчык кызны шулкадәр юкка ышанадыр дип уйламаган иде. Юктан гына каефе күтәрелде, җыерчыклы йөзенә елмаю йөгерде, өметен сүндерәсе килмәде:
-Ул чагында ничәне табасыз, шулкадәр көннән соң кавышырсыз.
-Анда да бергә булмасак?- дип сорау артыннан сорау яудырып, авыз суын корытты, тиз ышанучан беркатлы кыз.
-Ул чагында шулкадәр ай үткәч, туегыз булыр. Бөтенләй ышанмасаң, берни дә килеп чыкмас. Иң мөһиме - ышанырга һәм чын күңелдән теләргә кирәк. Бала әнисеннән беренче тапкыр әйбер сораганда, әнисе бирмәскә мөмкин. Икенче, өченче, дүртенче тапкырында түзми, аның кулына сораганын тоттыра. Хак Тәгалә дә шулай. Үзеңә кирәкле нәрсәне чын күңелдән сорый белү генә шарт.
Алланың рәхмәте киң. Юраган юш килеп,күрәзәче әйткәнчә, килеп чыкты. Алар матур яшәделәр уллары һәм кызлары туды. Ире үлеп яратса да, үтә ышанучанлыгы аркасында, Оркыя аның хисләрендә икеләнде. Сихерләтмәгән булсам, мине күрмәгән булыр иде, ашыктым шул, чын йөрәктән яратмыйдыр дип уйлады. Яланга болын печәне чабарга киткән яренең җансыз гәүдәсен ат арбасына салып, алып кайттылар. Чәчкәләр арасында очып йөргән бал корты чаккан.Моны очраклы хәл буларак кабул итмичә, яшь бичә үзен гаепләде. Аның елын үткәргән көнне авылны арбалары читәннән үрелгән, зәһәр атлар җигеп килгән чегән өере басты. Әллә аш исен сизеп, әллә ире юклыгын белеп, Оркыяның өен сырып алып хуҗалардай кыйландылар. Әрсез кыйланып,бала-чагалары тәм-томны ялт иттерде, кайсы тавыгын суя, кайсы чистартып, аш өстенә аш пешерә, хатын-кызлары кәрт сала, “скоро уедишь”, “замуш пайдуш”, дигәннән башкасын аңламады. Кап-кара күдрә чәчле, колагына кыршау шикелле алка таккан бер иркәй кибиткасын абзар буена тугарып, күзләрен майландырып, кулларын болгап, янына йокларга чакырды. Төнне бергә үткәрделәр. Иркәләшергә тел белүнең һич кирәге юк икән. Ул ат җиккәләгәнче, хатын, барылы-юклы нәрсәсен төенчегенә төйнәп,ике баласын ике кулына җитәкләп, йоклаган урынына башкача төшмәслек итеп менеп утырды. Колынга иярсәң, чәчкәгә, чучкага иярсәң баткакта аунарсың дип, юкка әйтмәгәннәр. Яңа тормыш –чегән тормышы башланды, көтүгә ияргән эт сымак ияреп тик йөрде. Алма пеш, авызыма төш дияр вакыт узган. Алар сөйләгәнне аңларга, алар кыйланганны кыйланырга өйрәнде. Чегәннәр авыллар аркылы үткәндә, төрле кешеләр, күбрәк хатын-кызлар килә. Мөрәҗәгатьләр дә төрле. Кемгә нәрсә җитми, шуны сорыйлар: акча, байлык, сәламәтлек… Әмма күпчелек очракта киләчәк, мәхәббәт, ярату, гаилә хакында белергә теләп киләләр. Бозым ясатырга теләүчеләр дә шактый. Оркыя баштарак андый эш белән шөгыльләнергә курка. Багучылык бер гөнаһ булса, бозым ясау тагын да зуррак гөнаһ. Бозымның ясатучыга да, үзенә дә кайтуы бар бит, һәм җиренә җиткереп эшли белү кирәк. Соңнан минем бу кешеләрне яңадан күрәсем юк, азагы ничек бетүендә кайгым юк дип күнегеп китә, күз дә йоммый, акча булсын да тамак туйсын. “Сикер”дигәнеке сынмый, сикергәннеке сына, гонаһалары үзләренә, мин үтенеп сораганөчен эшлим дип уйлады. Бер ел чамасы таборга ияреп йөргәч, аяк тибеп каршы торса да, елтыр дегет күзле чегәне, икенче узганда кереп алырга антлар итеп, татар авылындагы буш ташландык өйдә калдырып китте. Кеше туң җиңе түгел – йә дигәндә, әйләндереп карый алмыйсың. Көтеп, ышанып озатты ул аны. Йорт унике яшьлек үксез ятимә Мөрсәлимәнең мәрхүм әти-әнисенеке икән. Бу хәлләрдән соң җиңгәчәй тиешле кеше кызны сәгате, минуты белән башкача тәрбияләргә теләми, Оркыя кулына китереп тоттырды. Аның кулында ике баласы бар, атна дигәндә, янә суйган да каплаган чегән төсле малай тапты.Үзе белән бергә биш ятимгә әйләнеп, дөнья көтеп киттеләр. Эшнең башыннан алда ахырын уйлар мәл түгел. Гонаһка бату турында уйлап, ач утырып булмый, бар белемен эшкә җикте, сихер –михеренең яңа төрләрен уйлап чыгарды, өшкерде, әфсен-төфсен итте, авыл кешеләренә башлап сәлам бирмәде, биргәнне алмады. Исемен берәүгә дә әйтмәде. Шуңа аны йомышы төшкәннәр “абыстай”, читләр “сихерче” дип йөртте. Балалары янында кул арасына керә башлаган Мөрсәлимәне калдырып, якын тирәдәге район үзәкләренә, шәһәрләрдәге базарга чапты; кәрт салды; киләчәк юрады; ышанучыларны сауды. Хәзер инде ул булдыра алганына ышанып эшләде. Күзе, хатыны үлеп тол калган, нәни генә улы булган рус егетенә төште. Үзеннән күпкә яшь,чибәр иде чукынган. Нәфесне нигә өйрәтсәң, шуны куа. Эт тизәге белән көчле сихер ясап, үзенә каратты, чиркәүгә барып ярәштеләр, баланы оныгы итеп кабул итте. (Әле җан бирә алмыйча, чит илдә яшәгән шул бердән- бер үги оныгын көтеп ята). Яңа ире эчмәде, тартмады, акча таба белде, кулыннан эш килде, Оркыяның авызына гына карап торды, яшь көчектәй аяк астында боталды. Тик көтмәгәндә, чиргә сабышты. Кинәттән ябыгып кипте; күзгә күренеп, чәчләре коелып, таз башка әйләнде; теле көрмәкләнеп, сүзен әйтәлмичә, эт кебек шыңшыды; карашы пыялаланып катты; тәненнән әллә нинди тынчу ис килеп, күләгәгә охшады. Өрә белмәгән эт өенә бүре китерә. Оркыя сихерне кире кайтармакчы иде, килеп чыкмады. Корган тормышы челпәрәмә килде.
Ул, үзендә колын салган кола биядәй хәлсезлек сизгәч, белгәннәрен Мөрсәлимәгә өйрәтмәкче булды, тегесе якын да килмәде. Кыз кичләрен күршедәге әбигә кереп, догалар өйрәнде; җомга көннәрендә, аның белән мәчеткә йөреп, вәгазьләр тыңлады. Уналты яше тулгач, бу ипле кызыкайны күптән түгел Төркиядә укып кайткан яшь мулла никахлап үзенә кәләшлеккә алды. Шул көннән башлап Мөрсәлимә хөрмәтле абыстай туган йортына эзләрен суытты.
Оркыяга өч алма кебек баласының берсенең дә игелеген күрергә язмады. Зур улы егерме яшендә наркотиклар белән булашканы өчен төрмәдә утырды; аннан чыккач,асылынып үлде.Каныннан наркотик, исерткеч эчемлек кебек матдәләр табылмый.Кесәсеннән “башкача болай яши алмыйм, нәрсәдер яндырып барлык эчке органнарымны кимерә, түзәрлек хәлем калмады”дип язылган язу табылды. Уртанчы кызы бигрәк чибәр иде. Күп егетләр, дөньяларын онытып, аның артыннан чапты; теләсә кайда, кем туры килсә,шуңа ияреп эчеп йөреп, эчеп йөреп, юлдан язды; фәхишәгә әйләнде; түлсез калып, бәби дә китермәде. Бәләкәченең ни гаебе булгандыр, “вә-вә”дән башка сүз әйтәлмичә, кырык сигез ел түшәктә сызланып ятып, гомере өзелде.
Оркыя ялгыз башын кая куярга белмичә, юньле кешегә охшаган бер иркәйне үзенә кан сихере белән каратты. Чүп өстенә чүмәлә, ул аңа СПИД бүләк итте. Кеше көлдереп, күпме дәваланып йөрде.Тулысынча терелтә алмадылар, күрәсең; башы кургаш итеп койган сымак авыр; колагында туктаусыз аңлаешсыз сүзләр яңгырый; башыннан аягына кадәр тәмуг уты көйдергән сымак; әйтерсең табада әйләндерә-әйләндерә кыздыралар; шашлык ашагандай өзгәли-өзгәли, чәйниләр; күзен йомса, әллә ниләр күренә; саташа башлый; озын бармаклы куллар бугаздан буган шикелле, тын кысыла; тырмаша-тырмаша стенага үрмәләп, башны бәргәлисе килә; яңак буйлап кандай яше ага.Тизрәк оныгы кайтсын иде. Бәхиллек алып каласы, баланың әтисе алдындагы гаебен таныйсы килә. Хезмәтенә күрә җәзасы, аллага каршы барып булмаганны соңлап булса да аңлады, гафу сорап дога укыйсы иде. Исем өчен бер дога да белми шул.
Мөрсәлимә абыстай никадәр ашыкса да барып җитешә алмады.Ул килгәндә, абыстасы яшәгән йорт янып бетеп, янгын сүндергеч машиналар су сипкәнлектән, кап-кара кисәүләр генә пыскып ята иде. Оркыя абыстасының чыга алмаган җанын ялкын алган, тереләй тәмугта янды, ясинсыз китте бу дөньядан.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
14.02.17.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев