Шәмсия Җиһангирова
Хикәя
Кышкы бер төн
Район үзәге Бакалыдан авылыбызга кайтырга дип, җәяүле юлчылар машина көтә торган урынга киттек. Кояш инде кичкә авышып бара иде. Без килеп җиткәндә, машина көткән урында биш-алты кеше җыелып өлгергән иде. Араларында ыспай гына бер солдат та бар. Без дә әкрен генә килеп шулар янына елыштык.
Машиналар бөтенләй диярлек узмый, узсалар да туктамыйлар. Шактый ук туңдыра башлады. Сикергәләп тә карыйбыз, тик эчеңә бер салкын төшкәч, җылыну кыен икән. Теге солдат безне күзәтеп торгандырмы, яныбызга килеп:
– Безнең авыл кызлары түгелме соң сез? – диде. Аннары кулы белән иптәш кызым Тәрҗемәгә һәм миңа күрсәтеп:
– Син Зәкиҗан абзый кызы, син Мөгаллимәттәйнеке бугай ич, – диде.
Безгә бөтенләй таныш булмаган абыйның безне шулай әти-әнигә охшатып тануына хәйран калдык. Гаҗәпләнеп торуыбызны күргәч, ул:
– Сез мине танымыйсыздыр да. Мин солдатка киткәндә сез бәләкәйрәк идегез бит әле. Өч ел вакыт эчендә мин дә үзгәргәнмендер. Әхмәтша Таимжаны мин, – диде.
Без аны шуннан соң гына төсмерләп, кыюсыз тавыш белән:
– Ә-ә, белдек, – дип баш кактык.
Безгә бераз сүзсез генә карап торганнан соң ул ниндидер карарга килгән тавыш белән:
— Әйдәгез, кызлар, җәяү кайтабыз, буран юк, әйберләрегезне үзем күтәрешермен, бергә-бергә күңелле дә булыр. Машиналар да йөрми. Сез дә туңгансыз, – диде.
Инде көн караңгыланып килүенә карамастан, шундый ышанычлы юлдаш булгач, шатланып риза булдык. Чит җирдә куна каласыбыз килми, өйгә кайтасыбыз килә иде.
Тәвәккәлләп кузгалдык без. Башта шактый ара сүзсез генә атладык. Мин Таимҗан абыйның ялтыр итекләре астында шыгырдаган кар тавышын тыңлап барам.
Юл кешесенең юлда булуы яхшы, дип, белми әйтмәгәннәрдер, кузгалып китүебезгә күпме генә вакыт үтте, инде Мәлкән тавына да җитеп киләбез. Юлның яртысы шул тауда дип сөйлиләр, димәк, алты километрдан артык юлны узганбыз да. Кышын кич бик тиз җитә бит: инде тирә-юньдә төн хөкемлек итә, тик ай яктысы бик якты булганга, без барасы юл аермачык ярылып ята, энә төшсә, энә табылырлык. Әллә ни сүз сөйләшмибез, безнең сөйләшү сорау-җавап төсендәрәк, өзек-өзек кенә иде. Таимҗан абый сорый, без исә, «әйе-юк» кебегрәк җаваплар биреп, атлый бирәбез...
Таимҗан абый, барган җиреннән кинәт туктап, әйберләрен җиргә куйды, ике кулын югары күтәреп, тирән итеп сулыш алды һәм бөтенләй ят, куанычлы тавыш белән:
– И-их, кызлар, туган як исе килә бит, туган як исе килә, шундый сагындым, шундый сагындым. Сөйләгез әле сез, тартынмагыз эле, авыл нишли анда, нинди яңалыклар бар? – диде.
Без Мирзаһит абзыйны фермада үгез сөзүен, авылда бөтен кешенең калай да шифер түбә ябуын, такта түбәнең инде Мәгъсүмәттәй әби белән Мәхтүрә әбидә генә калуын, Югары Очта бетон торба утыртып чишмәне корытуларын, ел саен язгы ташу агызып китә торган агач күпер урынына тимер-бетоннан салуларын, тагы әллә ниләр сөйләп бетердек. Таимҗан абый безнең кайбер сүздән гаҗәпләнеп башын чайкый, кайсына сызгырып куя, кайсыннан күңелле итеп көлеп җибәрә.
– Ә минем Гөлзифам нишли? – диде ул, кинәт кенә безне бүлдереп. – Кайчан безнең өйгә җитәрсез дип түзеп барам.
Без шунда гына абайлап алдык: яңалыкларны авылыбызның Югары очыннан башлап, өй рәтеннән сөйләп барабыз икән!
– Ярар, кызлар, Мирхаҗиан, Әҗәр, Хаббасаларны сөйләп тормагыз инде, озак бит, тизрәк Гөлзифамны сөйләгез! Бер ел хат алмадым үзеннән...
Без кинәт айнып киткәндәй булдык. Зур сөенеч-шатлыкны әйтми торабыз икән бит: бер айлар элек кенә Гөлзифа апа кыз бәби тапты ич! Кайда ничектер, әмма бездә бәби табу әйтеп бетергесез зур шатлык исәпләнә. Бәби дөньяга килгән минутта урамда нинди бала туры килә, шуны йорт хуҗасыннан сөенче алырга йөгертәләр. Сөенче алу бөтен кешегә дә тәтеми торган бәхет инде ул! Беренче сөенче алучыга әти булган кеше берәр бүләк, йә булмаса акча бирә. Бүләк булса, көне буе шуны очраган кешегә күрсәтеп йөрисең, акча бирсәләр, кайта-кайтышлый ук кибеткә кереп, күлмәк итәгенә генә прәннек-конфет үлчәтеп аласың, кызыктыра-кызыктыра урам уртасыннан ашап кайтасың, кызыксынган кешегә, кулга бөреп тотылган күлмәк итәгенең бер почмагын гына ачып, бәби күчтәнәчен күрсәтәсең. «Миңа да бир әле», – дип бик ялынса, бер-икене бирәсең. Дөрес, бәби сөенчесе алуның уңышсыз беткәннәре дә була...
Бервакыт мин шулай өй янында кызып-кызып «кибетле» уйнап ята идем, үз гомеренә кендек әбисе булып йөрүче Хупҗамал әби Хәкимҗан абыйлардан йөгереп чыкты.
– Кызым, бар тизрәк Хәкимҗан абыеңа йөгер, ул Савытлы буасы буенда печән чаба, кызың бар, диген.
Мин күз ачып йомганчы атылган уктай очып та киттем. Чакрымнан артык араны юл буе йөгереп бардым.
Хәкимҗан абый, күлмәген башына урап, зур-зур селтәнеп печән чабып ята иде, мине ерактан ук күреп алды да чалгысы-ние белән каршыма йөгереп килде.
– Йә, кеме бар?
– Кыз, – дидем мин, еш-еш сулап, – кыз...
Хәкимҗан абыйның йөзе кннәт болытлап китте, бар хәленә кизәнеп, кулындагы чалгысын читкә томырды, лачт итеп бер төкерде дә авыз тутырып сүгенеп куйды:
– Тфү, черт, эче тулы... ни икән, бишенче кыз бит, бишенче, каян чыгалар диген...
Көрәктәй куллары белән башын учлап, янәшәдәге куаклар арасына кереп чумды. Кая ул бәби күчтәнәче, рәхмәт тә әйтмәде. Мин бөтен юл буе мышкылдап елап кайттым.
Бер-ике көннән урамда очрап, ул сүзсез генә минем башымнан сыйпады, кесәсеннән матур яулык алып, башыма бәйләтте.
Ә берсендә... Кич җитеп килә иде.
– Әнкәй, мин чирләп киттем бит әле, – дип, безгә зур апабыз килеп керде. Әни, ничектер, югалып киткәндәй булды, безне «ай-вайлатып» тиз генә урамга куып чыгарды:
– Ишетсен колагыгыз, өйгә керә күрмәгез! Барыгыз, тиз генә Хупҗамал әбине алып килегез.
Күпмедер вакыттан кичке тын һаваны яңгыратып бәби елап җибәрде, тынып та өлгермәде, шатланган-дулкынланган әни ишектән атылып чыкты:
– Төптием (төпчек бала булганга яратып, миңа шулай дәшә иде), бар, тиз бул, Ислам юлына чап, җизнәң шунда утынга киткән, тизрәк сөенче ал, улы бар диген!
Мин эзләп тапканда җизни арбага утын төяп ята иде.
– Җизни, – дип кычкырып җибәрдем килә-килешли.— Чибәр апа малай тапты!
Җизни ялт кына бер якка арбаны янтайтып, төйи башлаган утынын җиргә аударды, күз ачып йомганчы арбага сикереп менде, дилбегәсен селтәп, атка сызгырып җибәрде дә чаптырып китеп тә барды. Мин баскан урынымда тораташтай катып калдым... Дөньяны оныттыра, зиһенне чуалта торган олы бәхет инде ул дөньяга яңа кеше килү.
Таимҗан абыйны да шундый шатлык көтә иде, ә без аны онытып әйтмичә барабыз икән. Аның: «Гөлзифамны сөйләгез инде...» – дигән сүзләреннән дәррәү айнып киттек, икебез беравыздан диярлек кычкырып җибәрдек:
– Сезнең бит кызыгыз бар!
Бу сүзләрдән соң ул безне берәм-берәм һавага чөяргә, чемоданнарын ташлап чабып-йөгереп китәргә, башы белән карга чумарга, тагын әллә ниләр эшләргә тиеш иде. Ләкин боларның берсе дә булмады. Киресенчә, аның озын керфекләре эченә яшерелгән сөрмәле күзләре ныграк ачылды, кулындагы чемоданы шап итеп җиргә төште, аптырау катыш калтыранган тавыш белән көчкә генә:
– Ни-ни-ч-ч-ек... ни-чек инде кыз бар... мин бит өч ел... мин бит... –диде. Ике кулы белән йөзен каплап, чемоданы өстенә сыгылып төште. Без аптырап тора бирдек. Бераздан ул үзен-үзе кулга алды бугай, ниндидер карарга килгән кеше кебек башын күтәреп, тирән сулыш алды, сүзсез генә тәмәке капты, калтыранган куллары белән шырпы алып, озак кына кабыза алмый азапланды. Кабызгач, тәмәке төтенен тирән итеп эчкә суырып куйды, болай да эчкә батып торучы ач яңаклары ике яктан чокыраеп авыз куышлыгына кереп китте.
Сүзсез генә кузгалдык. Таимҗан абыйның итекләре астында тагы кар шыгырдый. Тик инде ул баягыча туган якка кайту шатлыгыннан дәртле авазлар чыгармый, ыңгыраша, сулкылдый шикелле иде. Өчебезгә дә авыр, бик авыр иде. Без ниндидер ярамаган сүз әйткәнебезне төшендек, ә нигә ярамаганын уйларлык хәлдә түгел идек. Мин инде әнинең: «Мин сине Сарашлыга кер чайкарга төшкәч, бәкедән табып алдым. Керемә ябышып чыктың. Өшегән-туңган идең. Чайкый торган керемне ташлап, сине башымдагы шәлемә төреп, өйгә йөгердем...» – дигән мавыктыргыч хикәятенә ышанмый башлаган, бәбиләрне каян алуларын белә торган яшьтә идем. Тик Таимҗан абыйга «Сезнең кызыгыз бар!» дип шатлана-шатлана кычкырганда, аның өч ел буе отпускасыз армия хезмәтендә булуын белмәвем дә ихтимал, баланың әни карынында тугыз ай гына ятуы башыма да килмәгән, белмәгән булуым да ихтимал...
Сарашлы аша салынган күперне чыгып тау менүгә, сул якка бер урам кереп китә, анда йортлар гел юлның бер генә ягына салынган, шунлыктан, ягъни бер генә күзле булганга, авыл халкы бу урамны сукыр .урам дип атаган. Шул урамга өй салып, армиягә китәр алдыннан гына, әле унсигез яше дә тулмаган Гөлзифа апаны яңа йортка алып кайткан иде Таимҗан абый. Аларның көчле мәхәббәте, Таимҗан абыйның, яшь кенә булса да, дөнья көтәргә һәвәслеге, курыкмыйча яшь кәләшен ялгыз калдырып, армия хезмәтенә китүе, ул киткәч, Гөлзифа апаның Зәбир абый белән шаяргалавы турында гаҗәпләнеп сөйләгән халык сүзләре безнең сабый колакларга да уйдык-уйдык ишетелгәләп тора иде. Бер бәби тапкан хатынны да калдырмыйча бәби ашы илтүче әниемнең ни өчендер Гөлзифа апага бәби ашы илтмәвен дә уйламаганмын. Уйлаган булсам, бәлки, төшенер дә идем.
Без авылга кайтып җиткәндә, сәгать кичке уннар булгандыр. Сукыр урамдагы өйләрнең берсендә генә ут яна. Бу – Таимҗан абый салып калдырган өй иде. Капка буендагы кар ике якка көрәп өелгән. Таимҗан абый шунда басып туктап калды. Йөзендәге, керергәме-кермәскәме икәнен белми торган аптырау белән бергә, без әйткән хәбәрнең дөрес булмавына ышаныч тамчысы да чагыла иде бугай.
Кинәт өй ишеге ачылып китте. Хатын, үрелеп, су-мазар түкте бугай, ишек шундук ябылды. Ишек ачылып-ябылган арада сабый бала елаган тавыш ишетелеп китте, яшь хатынга ияреп чыккан җылы өй һавасы томан булып һавада эленеп калды...
Сүзсез генә без дә кузгалык. Бераз киткәч, командага борылгандай, ялт итеп артыбызга борылып карадык. Таимҗан абый һаман исә башын түбән иеп, без кузгалып киткәндәге хәлендә, тораташтай басып тора иде...
Әхмәтша Таимҗаны әти-әнисе янына кереп чәй эчкән, хәл-әхвәл сорашкан да өйдәге энесе аны төнлә ат белән кире Бакалыга илткән, дип сөйләделәр. Ул үзе хезмәт итеп кайткан якларга китеп барган иде...
Бу төн минем күңелемә тирән буразна булып уелып калды.
Таркалучы гаиләләр, ятим балалар хакында сүз чыкса, хәтеремдә кышкы төн, ай яктысында капка төбендә башын аска иеп аптырап басып торучы Таимҗан абый шәүләсе яңара. Бер гөнаһсыз нарасый баланың ишек ярыгыннан кысылып чыккан тавышын ишеткәндәй булам.
Юк! Ул төнне минем мәңге онытасым юк!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1