Хыялда үткән гомер .
Хикәя .Дәвамы .
Сабый бала карауның авырлыгын үзе бала тапкан -
баккан аналар гына беләдер
дигәнгә берәү дә каршы килмәстер минемчә .Ә инде
беренче баласын кулга алган
яшь әниләрнең кичерешләрен
сүз белән генә аңлатып та бетереп булмый икән бит ул.
Әнисә дә килененең хәлен аңлап ,оныгын юындырырга
үзе йөрде .Шулай әкеренләп
кенә яшь әни белән әтисен дә
үз сабыйларын үзләре карап
үстерү серләренә төшендерде
Менә шул вакытта бала тәмле
дә якын да була ул диеп гел
әйткәләп торды улына да .
Ислам дип исем куштыруны да озакка сузмаска булдылар.Әнисе дә монда вакытта кодагыйлар белән
киңәштеләр дә исем дә кычкыртып алдылар .Озын
гомерле сабый булсын ,әти -
әнисе тигезлегендә ,акыллы
һәм инсафлы бала булып үсүләр насыйп булсын дигән
теләкләр белән Ислам исемле нәни егет тормышын
башлап җибәрде .Билгеле инде ул һәрберсенең дә яратканы булды .Чөнки бит әле гаиләдә башка андый кечкенә бала юк .Зифа инде ул зур хәзер .Кем генә сораса да мин апа дип әйтергә ияләшеп китте .Аңа абыйсы
Мин Зифа апа дип әйтергә дә
өйрәтте инде .Зифа да Ислам
янында булырга ярата .Я аңа
пустушка каптырмакчы була .
Я качалка караватын барып
селкетеп куя .Әз генә күз уңыннан ычкындырсаң кая
димә , инде ул Ислам янында
була .Әле уенчыкларын да алып барып күрсәтергә дә күп сорап тормый ул .
Җәмилә әтиләре белән сөйләшкәндә әтием котлыйм
сине оныгыңа Ислам дип исем куштылар абыйлар диде.Әнисә апа да Рамил
абый да бик матур исем дип
мактадылар .Чынлап та ул үзе дә шундый матур әтием.
Мин инде аны тотып торып
та карадым .Сиңа кыендыр инде име әтием ,беренче иң
кадерле булган оныгыңны да
күрә алмыйсың дип ,балалык
акылы беләнме шунда ,әллә
уйланып бетелмәгән фикерләрен әтисенә әйтеп әтисен авыр хәлгә куйды .
Авыздан чыккан сүз ,очкан кош белән бер бит инде ул .
Җәмилә дә соңыннан үкенде
дә бит инде әтисенә әйткән
сүзләре өчен .Тик инде берни
дә эшләп булмый .Әйтеләсе
сүзе әйтелде .Ул шушы минутта әбисенең сүзләрен
исенә төшерде .Ул Галиягә
гел әйтә иде шул ...күп сөйләшмә диеп .Аннары әйтерлек булмасын : и телем
теләр идем телем телем дип...
Җәмилә дә шул сүзләрне менә хәзер ,әтисенә кирәкмәгән сүзләрен әйтеп атканнан соң гына исенә алды .Аннары кабат шалтыратып әтисеннән гафу
да үтенде әле ул .Әтисенә ничек авыр икәнен ул үзе дә
аңлый иде бит инде .
Саид кызы Җәмилә белән сөйләшкәннән соң Галиясе
белән киңәшеп ,әллә соң үзебез дә Казанга барып кайтыйк микән бер - ике генә
көнгә диде .Өйдә әби әле үз
хәлендә бит Аллага шөкер диде .Әби белән сөйләшеп карыйк та ,Җәмиләнең дә хәлен белербез ,абыйларның
да .Бер күрешү үзе бер гомер
диләр бит әнисе диде .Безнең
инде болайда гомеребез аеры - тоеры үтте .Туган булып еш аралашып яши дә
белмәдек ,әллә теләк шуның
кадәр генә булдымы икән ,
әллә туганлык җепләре шулай гына идеме икән ?И
үткән гомерләр ,аккан сулар дип уфтанып куйды аннан соң .Әнисе син менә ничек уйлыйсың ,әгәр мин улымнан
бер генә тапкыр кырыйдан
гына булса да оныгымны күрсәтүен сорасам ,ул каршы
булырмы икән диде .Белмим
шул Саид ,берни дип тә әйтә
алмыйм .Ул күрәмсең синең сөйләгәннәреңә ышанмаган.
Бәлкем үзе әти булгач кына уянса инде әти булуның нинди татлы хисләр булуы.
Рәхмәт Әнисәгә бик акыллы
итеп тәрбияли алган улыңны.
Үз дәрәҗәсен ,үз урынын белә торган итеп .Үзен әни дә
әти урынында да була ала торган хатын - кызлар сирәк
хәзерге заманда дип Әнисә
өчен горурлануын белдерде
Галия иренә .
Саид бу сөйләшүдән соң улына Казанга шалтыратты.
Ни гаҗәп бер тоткарлыксыз
алды улы телефонын .Әйе әти
тыңлыйм мин сине ,нидер әйтергә телисең бугай диде.
Саид улым диде дә тамагына
тыгылган төерне көчкә генә йотып җибәреп ,кабат улым дип кабатлады .Аның тавышы калтырый иде .Улы да моны сизде һәм кабат әти
ни булды дип әтисенә дәште.
Тик телефонда инде пип - пип
дигән тавышлар гына килеп
иреште бу якка .Ул кабат әтисенең номерын җыйды .
Ә телефонны алучы булмады.
Бу вакытта Саидның кан басымы кисәк күтәрелеп ул
Галиядән даруларын сорап
урынына ауган иде .Галия
Ашыгыч ярдәм чакыртты .
Улының киредән әтисенә шалтыратуы да шул вакытка
туры килеп җавапсыз калган
иде. Ашыгыч ярдәм тиз килеп
җитте үзе .Беренче ярдәмне күрсәткәннән соң алар инде
Саидның кан басымы бер эзлеклелектә булуын тәэмин
иткәннән соң китеп тә бардылар .Аларның язып
калдырган дарулары аларда
бар иде инде .Шуңа күрә аптекага барып йөрергә дә
кирәк булмады .Бераз тынычлангач ул кызына гына
шалтыратып абыйсы белән сөйләшеп каравын үтенде .
Үзе оныгына бүләк итеп бераз акча да бирербез диеп
сөйләшкәннәр иде алар Галия
белән .Яшьләр үзләренә нәрсә кирәк диеп тапсалар шуны алырлар диеп фикер йөрттеләр алар үзләренчә.
Җәмилә әтисе белән сөйләшеп бетергәч ,әтием үзеңне сакла инде ,болай үз -
үзеңне бетереп булмый бит инде диеп әтисен орышып та
алды әле .Әтисе телефонын
куйгач ул абыйсына да шалтыратты.Ул әтисенең ни
хәлдә булуын абыйсына да аңлатып әйтеп бирде .Инде
әтисенең кан басымы белән
авыртуын яшереп йөрүне үзе
табиблыкка укыгач кирәксез
гамәл дип санады Җәмилә .
Абыйсы да аңлады инде хәзер ,менә әтисе ни өчен аның белән сөйләшә башлау
белән тавышы калтырап ,
сөйләшүнең өзелеп калуын.
Ул сеңлесенең әтисенең гозерен әйтүен тыңлап бетергәч кенә ярар Җәмилә
мин уйлап карармын диде .
Аннан җавабын да бирермен
диеп телефонын куйды .
Инде аның янында сөеклесе
басып тора иде .Ә без әби
янына керәбезме соң бүген
матурым диде ул аңа карап.
Әйдә соң матурым ,җыеныек та барыйк .Инсаф та әлегә йокламый .Киендерергә дә
җайлы .Зифа апасы да сагынып беткәндер инде диде .Аннары матурым бик
четерекле мәсьәләне хәл итәсе бар әниләр белән барыбыз бергә диде әтисе турындагы сөйләшүгә кире
кайтып.
Алар әниләренә кергәндә алар әле Рамил абыйсы белән бераз кибетләргә чыгып керергә ,ә Зифаны әбисе белән калдырып торырга дип план корып торалар иде .Менә сезнең ашка таракан булып без төштек инде алайса диде улы
Әнисәгә карап .Юк ,юк улым
нинди сүз инде ул тагын .
Ярар ,бүген чыкмасак иртәгә
чыгарбыз .Әйдәгез ,әйдә чишенегез дә түрдән узыгыз.
Кая әле улымны үземә бирегез әле ,кая әле улым чишенеп ташлыйк ,өй җылы диеп сөйләшә - сөйләшә ул
оныгын кулына алып залга
кереп тә китте.
Чишенеп бергә залга кергәч
әбиләре дә ,и балалар исән
генә була күрегез ,гел менә шулай балкып торсын йөзегез диеп икесенә дә киңәшен дә биреп алды әле.
Инде кечкенә генә булып калган куллары белән оныкчыгын да бисмилласын әйтеп өстеннән сыпырып алды .Күз тимәсен янәсе .
Улы Әнисә белән Рамил абыйсына карап ,бүген әтисе
шалтыратуы турында әйтте.
Үзләре сөйләшә алмаган ,улым диеп ике генә тапкыр әйткән дә тавышы калтырап телефоны өзелгән.
Кан басымы белән чирли икән Саид әтисе .Алай - болай
булганчы оныгымны да улымны да ,Әнисәне дә күреп
оныгыма бүләгебезне тапшырасым килә дигән.
Сез бу очыракта ни нәрсә диярсез икән әнием Рамил абый диеп аларга карады.
Балалар тыңлагыз әле минем
сүземне дә диеп сүзгә кушылды гомер иткән әниләре .Инде буласы булган.
Күпме гомерләр узган да күпме сулар аккан .Ачу тоту
таш йоту дигәннәр борынгылар .Минем фикерем
шундый балалар .Ходай Тәгалә кичерә белгәнне генә
кичерермен дигән .Нинди генә булуына да карамастан
ул балаңның әтисе .Кичер син
аны кызым .Кичер син дә әтиеңне улым .Килсеннәр ,
күрсеннәр сезнең аннан башка да ничек матур итеп яшәп тормыш көтеп ятканыгызны .Онык аңа да
якын инде ул .Бала баласы балдан татлы диеп юкка гына
әйтелмидер инде ул .Бәлкем
шуннан соң күңеле тынычланып калыр .Мин үз
фикеремне әйттем диде әнисе Әнисәгә карап .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6