Хыялда үткән гомер .
Хикәя .Дәвамы .
Ауылда Яңа ел каникулларын
Яңа ел бәйрәмнәрен бик күңелле үткәрде Әнисә .Абый
апалары да кайтканнар иде .
Бергә - бергә күңелле инде ул
һәрвакыт .Туып -үскән йортта
бигерәк тә .Әти - әни яныңда .
Кызым диеп өзелеп торалар.
Аның дин юлына кереп баруы
аларны бигерәк тә сөендерде.
Мөхәммәдия мәдрәсәсе ул бит
бердәнбер югары дини белем
бирүче мәдрәсә бөтен Казан
каласында да .
Алар классташлары ,дуслары
белән дә бик сагынышып күрештеләр кич ауыл клубына
чыккач .Рәхәтләнеп сөйләште
серләштеләр .Аяклары ут булып янганчы биеделәр дә
биеделәр.
Санаулы көннәр тиз үтә икән лә ул .Ике атна сизелмичә дә
үтте дә китте .Кич клубта кем
нәрсә белән китәсен белешеп
ямансу гына таралыштылар.
Адресларын алмашып хатлар
язышып торырга сүз дә куештылар әле дуслар .Иртән
барысына да юлга булганын
истә тотып бераз иртәрәк тә өйләренә таралыштылар .
Ауылдан әти - әнисе яныннан ял итеп ,үзенең Мөхәммәдия
мәдрәсәсендә укуы белән бик
тә горурлануын әтисе белән
әнисе дә хуплап ,сөенеп килүе
генә иде бит .Нәрсә инде бу ?
Ни җитми соң хәзер кешегә ?
Ауылдан килеп монда шулай
кем тарафыннандыр мыскыл
ителеп ,изелеп яшәргә тиеш
түгел бит инде бер бала да .
Әнисә кечкенәдән яратмады
ялганны ,гаделсезлекне һәм кеше рәнҗетүне .Менә болар
аның кан дошманнары иде инде .Ә монда берәүнең ит
ашыйсы килгән икән бит диде
ул комендартка да .Мондый
хезмәткәрләр белән сак булырга кирәк .Үзләренең мәнфәгатьләр өчен ,андыйлар
хаттә кеше дә үтерергә мөмкин
бит.Ярый әле мин килеп җиттем ,аның акырган тавышы
ярты урамга ишетелә иде бит.
Миңа тагын шунысы да аңлашылмый ,сезгә дә бу тавыш ишетелергә тиеш иде бит югыйсә .Әллә сезгә дә тулай торактагы тавыш гауга
берни тормыймы ? Юк ,юк
Әнисә мин ишетмәдем ,әле
тулай торак буш булгач бәлкем
ихтибарсызрак та булганмын.
Чынлап та, мин бернинди дә
тавыш - гауга ишетмәдем диеп
ул кызларны чыгарып җибәрде.Ә үзе ,бу Әнисә исемле авыл кызына саграк карарга кирәк дигән уйны башына салып куйды .
Кызлар кичкә барысы да бергә
җыелышып беттеләр .Берсен
берсе бүлдерә - бүлдерә авыл
хәлләрен сөйләштеләр.Авыл
күчтәнәчләре белән бергәләп
чәйләр эчтеләр .Тулай торак
һәр бүлмәгә зур булмаса да
берәр суыткыч та куйган иде.
Бүген суыткыч шыплап тулды.
Һәрберсе өеннән шактый гына
күчтәнәч алып килде шул.Һәр
ананың баласына ач йөрмәсен
диеп төрле ризыгын биреп
җибәрәсе килә .Атна саен да
кайтып йөрмиләр бит .
Кызларның әле яткач та сүзләре бетмәде ,алар әле бер
кызык хәл сөйлиләр дә гөр килеп көлешәләр ,я икенчесе.
Инде вакыт соң кызлар ,иртәгә
Сәйпулла празнигы түгел ,әллә
йоклап карыйкмы булмаса дип
Әнисә дәшкәч кенә көлешүдән
туктап йокларга булдылар.
Тик ,Әнисәнең күзенә йокы кермәде .Кызлар тыныч кына
мышнап йоклап та киттеләр.Ул
бисмилласын да укыды инде ,
Аятөлкөрсине дә әллә ничә кабатлады тик вахта төбендәге
кыз күңеленнән китмәде .Өйдә
ит әз иде шуңа алып килмәдем
диде бит.Ә аның сумкасында ашарга бүтән әйбере булдымы
икән соң ? Ә нишләп әле бу уй аның башына алдан килмәде
икән соң ? Бәлкем ,ул менә хәзер тамагы ачтан йоклый да
алмый ятадыр .Кем икән бу кыз ? Каян килде икән ? Иртәгә
үк мин аны күреп сөйләшергә
тиеш Алла боерса диеп,ул үз
үзенә күңеленә беркетеп үк
куйды һәм күңеленнән генә
гәрәп хәрефләре алфавитын кабатлый - кабатлый йоклап китте .
Иртән аны йокысыннан кызлар уятты.Төнлә йоклый алмавының нәтиҗәсе инде бу
диде ул тиз генә урыныннан торып .Ялт кына урын - җирен
пөхтә итеп җыеп куйды һәм юынырга чыгып китте. Инде
кызлар өстәлне хәстәрләп тә
куярга өлгергәннәр .Аңа да чәе дә ясалган .Кызлар аптырады
Әнисәнең бу халәтенә .Аңа, барысыннан алда торып йөри
торган кешегә ни булган соң ?
Әйдәгез кызлар озаклап утырсак соңга калмагаек дип
ашап алдылар да ,өстәлне дә
җыештырып ,барысы бергә
киенешеп укырга киттеләр.
Ярый әле барасы җирләре бакча аша гына чыгасы биш
минутлык юл .Урам салкынча ,
кыш - кыш инде ул .Иртәнге якта болай да салкынча була.
Карның үзеннән дә чыгып тора
бит әле ул салкынлык.Алар
йөгерешеп диярлек чишенү
бүлмәсенә керделәр .Вахтер апа ,кызлар мөмкин булса үзегез элеп китегез әле диеп
утырган урыныннан тормый гына кызларга карады .Белә
бит инде алар һәр кызның ничек икәнен .Инде дүрт ай бергә кайнашалар бит.Алар да
бик яхшы ,әгәр үзең әйбәт булсаң диеп көлештеләр аннан
киткәч тә.Менә аларның группасы.Инде берничә кыз килергә дә өлгергән ,ишектән
кем кергәнен карап көлешеп
утыралар .Бердәм шул алар .
Кирәк чакта киңәш тә бирәләр
берсенә берсе булышалар да.
Әнисә кичәге хәлне беркемгә
дә сөйләмәгән иде ,хаттә бергә
торучы кызларга да ,ә монда
инде күп кенә кеше хәбәрдар
булып чыкты бу хәл белән .
Группага килеп кергәч Әнисәне
кызлар сырып алды да ,сөйлә
инде ничек булды дип тотындылар сорашырга.
Тик ,Әнисә матур гына итеп аларга урыннарына утырырга
кушты .Берни дә булмады ,я
тынычландыгызмы инде диеп
үзенең урынына барып утыру
белән дәрес башлануын белгертеп беренче кыңгырау
шалтырады .Аның артыннан
икенчесе әз генә көттереп өченчесе .Беренче пар информатика буласы ,укытучы
килеп керүгә бар да аяк өсте
басып аны каршы алда һәм
тиз - тиз генә барысы да дәрескә килеп өлгергәнме юкмы икәнен фамилияләп тикшергәч кенә дәрес башланды .Дәрес барышында
Әнисәне директорга дәштеләр.
Ул инде нәрсәгә икәнен төшенә
иде ,шуңа үзен тыныч тотарга тырыша иде .Ул директор янына кергәндә кичә ул яклаган кыз да шунда ,һәм тагын берничә укытучы да бар
иде .Әнисә әкерен тавыш белән генә исәнләшеп ишек
төбеннән узмый гына басып
калды .Тик ,аңа директор ,әйдә
узыгыз менә монда утырыгыз диеп теге кыз янындагы буш
урындыкны күрсәтте.Әнисә башка вакытта кыю булса да ,
бу юлы әллә ничек югалып та
калды .
Бераз тынлыктан соң бәлкем
бер - ике минуттыр ,бу Әнисәгә
әллә никадәр озак булып тоелды ,директор сүз башлады
Менә Хафизова ярты ел укыганнан соң яңадан авылга китәм диеп җибәрүебезне сорап гариза белән керде .
Шундый тырышып укый торган баланы алмаштырып куйганнар диярсең диде.Менә
сәбәбен сездән сорарга кушты,
я сез ни диеп җавап бирерсез икән диеп үзе Әнисәгә карады.
Белә иде инде бу хәл турында директор ,аңа комендант барын да түкми - чәчми җиткергән иде инде .Вахтерны
24 сәгать белән эшеннән алынуын да ,эшләргә яңа кеше
кирәге турында да .
Әнисә ничек бар ,шулай сөйләп тә бирде .Бу вакытта гафу итегез мин берничек тә
дәшми кала алмый идем .Без
ауыл балалары беребезне
беребез якламасак ,безне бит
үзебезнекеләр үк изәчәк ,әнә
теге вахтер ханым кебек диеп
сүзен бетерде .
Директор Әнисәнең шундый
кыю адымына шаклар катып
тыңлап торды .Балакаем син
бит әле бик яшь .Мондый нык
адымнар ясаганда алдыңны
артыңны уйлап эш итәргә кирәк диде киңәш итеп.Ә менә
Хафизова белән нишлибез ,ул
минемчә кемнәндер бик нык курка сыман ,ә минем аның
монда укыганын күрәсем килә.
Тәртипле ,уку алдынгысы бит ул бала диде яңадан Әнисәгә
карап.Ярар укыр Алла боерса
укыр шулай бит Хафизова диде
Әнисә дә директор сүзен кабатлап ,чөнки ул аның исемен белми иде .Бүген дәресләрдән соң танышырга
иде бит әле исәбе ,ә танышу ул
көткәннән дә иртәрәк булып чыкты .
Әнисә директорга карап кына алды да ,Хафизова барыгыз группагызга ,укулар беткәч без сезнең белән аерым сөйләшербез ,ә хәзер
дәресне калдырсак аннары куып тотасы була диеп аны да
үзе белән ияртеп алып чыгып китте .
Менә нинди кыю характерлы кызлар үсә хәзер ауылда диеп
алар артыннан карап калды
директор белән аның янында бер кәлимә сүз әйтмичә тыңлап кына утырган укытучылар .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев