Хыялда үткән гомер .
Хикәя .Дәвамы .
Әнисәнең ятып та күзенә йокы эленмәде .Аның күз алдыннан теге медрәсәдә күргән егет китмәде .Бер күрүдә гашыйк булдым дигән кешеләргә мәңге ышанмый иде үзе югыйсә .Ә менә моны ни дияргә инде ? Әллә ул чынлап та бер күрүдә гашыйк булдымы ,әллә соң бу язмыш
шаяртуымы икән ? Аның миен
мең дә бер төрле сорау гел бораулады да бораулады .Ул
ничек саташулы төн үткәрүен кызлар сөйләп күрсәткәч кенә аңлады .Ул үз - үзенә катгый итеп тәләбен дә куйды .Булды
кызый диде ул ,булды .Син бит аны белмисең дә ,ул бит сиңа
килеп әле дәшмәде дә ,кем ул
һәм бәлкем ул мәдрәсәгә узгынчы гына кергәндер .
Теләсә ниләр уйлап йөреп укуыңда аксый күрмә тагын .
Алда имтиханнарың да тора ,
шуларга ныклап әзерләнеп ,
кулыңа яхшы диплом да аласы
барлыгын онытма Әнисә диеп
үзен орышып та алды әле.
Шулай да мәдрәсәгә барырга тиешле сәгатен җиткерә алмый тилмерде ,үзе аны анда
гел ниндидер яңалык көтәдер
төсле тыелды аңа .Мәдрәсәгә
ул бүген никтер ак яулыгын бәйләп барырга уйлады ,Энҗе
дә ак яулыктан йөри ,аның иң
яраткан төсе ак төс ди ул.
Әнисә төрлесеннән яба яулыкларын ,чәчләре калын булганга күрә ,бик матур чыга
Әнисәнең яулык бәйләнеше дә.
Алар мәдрәсәгә килеп җитеп
кереп китәргә дип ишек тоткасын тартырга да өлгермәделәр ишек эчтән ачылып та китте .Һәм анда Әнисәнең кочагына диярлек бер төргәк чәчәк гөлләмәсе килеп төртелде .Кызлар бу
көтелмәгән хәлдән каушап калдылар,ни әйтергә дә белми
торганда ,кичә коридорда кургән егет икенче кулы белән ишекне тоткан көе аларга рәхим итегез диде .Әнисә әле генә аңына килгән сабый кебек ,кая рәхим итик соң без ,
бәлкем юл бирерсез диде .
Ә сез бик чая да ,тапкыр да күренәсез диде Әнисәгә карап.
Мин сезне нәкь тә шундый итеп күз алдына китергән идем .Димәк ,интуициям күңел
кичерешләрем алдамаган булып чыга .Бәлкем сез ишек
төбеннән китеп безне үткәреп
җибәрерсез диде Әнисә бераз
усалрак тавыш белән .Ә мин юлны капламадым ,ә сезне
ишек ачып каршы алып торам
туташ ,ничек кереп китүегез
үзегездән тора бит .Ә шулаймы
хәзер ачабыз аны юлны диде дә Әнисә ишекне шәбрәк тартып җибәрде .Авыл кызы
авыл шулпасы ашап үскәнгә көч сөбханалла гына ,ә теге егет тоенмый да калды бугай
шулай булырын .Ул чәчкәсе
белән бергә Әнисәләр алдында
ишеге белән бергә чыгып баскан иде .Кызлар аннан көлә
көлә эчкә уздылар .Менә сиңа
мә ,нинди матур сюрприз килеп чыкты бит әй диеп .Әле Әнисә аптыраудан аларга карап торган егеткә ,ә матур егет ,нишләп балтаң суга төшкәндәй катып торасың .
Күрәм әле син дә үз хыял
диңгезеңнән чыгып җитмәгән.
Иренендә ана сөте дә кипмәгән бит әле аның диләр синдәй яшь егетләр турында
безнең туып үскән якларда дип егетне ирештерүен дәвам итте Әнисә .
Егеткә никтер кыен да ,рәхәт тә
оят та булып китте бу минутта.
Аның да, нәкь шулай бит ,әле беренче тапкыр килүе кызлар белән танышыр өчен .Менә инде уку елы бетүгә таба бара ,
әле Саидның аның белән күреп сөйләшкәне дә юк ,ә бит
инде күпме йокысыз төннәре
булды аның бу ел эчендә.Аңа
бу кызны мәдрәсәдә укырга
килгәч абыйсы күрсәткән иде.
Менә сиңа энем Саид чын татар кызы ,өлгереп пешкән кәләш дигән иде .Ничек итеп
танышасың анысы инде синең
үзеңнең күзаллау аша булырга
тиеш диде ул аңа .Менә шул көннән башлап Саид ничек тә кызлар күзеннән качыбрак йөри бирде .Әнисе дә ,
кызлар кебек кыюсыз да инде син улым ди аңа кайткан - киткән
вакытларында .Әйдә инде килен төшерик ,син бит Татарстанда ,анда акыллы да ,
матур да татар кызлары күп бит инде диеп исенә төшереп
кенә тора .Күбен күптер дә бит
ул ,тик менә берсе генә күңелгә якын бит.Әле аның белән дә сүз алып сөйләшкән юк диеп ничек әйтсен соң ул үзенең күңел хисләрен әнисенә .Менә танышырлар да
шуннан соң әйтер ул әнисенә.
Әнием килен төшерергә әзерләнә башла дияр Алла боерса .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2