Алсу тәрәзә
хикәя
Машинасын ярата иде Дамир. Менә бүген дә юеш асфальт төсендәге «Мазда»сына иркәләп күз салмый түзә алмады, аңа гына күңеле канәгать калмыйча, бармакларын уйнатып, тимер айгырын назлагандай сыпырып та куйды ир. Шәп тә соң машинасы! Ә иң шәбе – кредит түләнеп беткән! Үзенеке! Үз машинасы хәзер!
Шуннан соң ул фатирының тәрәзәсенә күтәрелеп карады.
Төн үзенекен иткән: «мегаполис» дип аталган ундүрт катлы йорт та татлы йокыга талган икән... Якты тәрәзәләр дә анда-санда гына күренә. Сигезенче каттагы ялгыз алсу тәрәзә исә, Дамирның тынычлыгын бозып, шомландырып чекерәеп тора. Нәкъ менә – чекерәеп! Күралмый ул шул алсу тәрәзәне! Туйды! Гарык булды! Шул алсулыкка уралган Фәридә, аның йокысызлыктан талчыккан күзләре ирнең җен ачуын чыгара. Акланырга, алдашырга һәм ялганларга мәҗбүр иткән шул караштан тизрәк котыласы килә аның. Китәчәк! Иртәгә үк Самира янына күчәчәк ул. Болай да күп түзде...
Алсу пәрдә артындагы Фәридә... Һәм андагы ике малай... Менә шулар богаулап тора аны! Югыйса әллә кайчан назлы Самираның кочагында эреп, рәхәткә төенәсе ир ләбаса! Фәридәсе – Фәридә... Аннан китү бер генә күзәнәген дә дерләтмәс кебек, чөнки хисләр инде күптән суынган, сүнгән, хатынының кайчандыр башны әйләндергән чәч исе дә хәзер инде аның күңелен генә болгата иде.
Улларының олысын ярата иде Дамир. Ринат исемле ул. Үз каны, нәкъ үзе кебек кылдай каты кара чәчле ябык малай!
«Туктале, ничә яшь соң әле аңа?»
Ир сискәнеп куйды.
«Әллә яшен дә белмиме? Хәзер, хәзер... Быел укырга керде... Димәк, җиде тулып киткән! Шуны да белмәскә!»
Ватанны саклаучылар көнендә туды малай. Анысын бик яхшы хәтерли Дамир. Беренче бала бит! Җитмәсә – малай! «Армиядә булмасам да, миңа бүләкнең шәбе эләкте!» – дип мактанып, малай тәпиен юып йөрүен ничек онытсын, ди! Күршеләре Наилә белән бер көнне бәбиләде Фәридә. «Бракодел!» – дип, бирде кирәген Дамир ул чакта күршесе Саматның. Ә ансының (тиле дими ни дисең инде!) исе дә китмәде, авызын ерып шатланып йөрүен белде. Имеш, кызы бар...
Ә менә икенче малаен – Данилны үз итә алмады Дамир. Исеме үзенекенә аваздаш булса да, бер тамчы да охшамаган иде ул әтисенә. Әллә нинди елак бер чирләшкә шунда. Шул малай туганнан бирле, өйдә тәртип бетте, тынычлык китте, йокы качты. Шуның елавыннан гарык булган Дамир мөмкин кадәр соңарып кайтырга гадәтләнде. Хәзер инде Данил да өч яшен тутырып, бакчага йөри башлады... Еламый да кебек... Тик Дамир гына аны ярата, якынайта алмады. Күңеле нечкәреп, кочакламакчы булып үрелгән мәлләрендә дә малай аңа якын да килми, тибенә, чәбәләнә башлый. Әллә нинди кыргый бер бала шунда...
...Фәридә чынлап та йокламаган иде.
– Ашыйсың киләме?
– Килә...
Чынлыкта Дамирның тамагы тук, Самира сылу белән ресторанда сыйланып чыгуына да сәгать ярым гына вакыт үткән иде.
Тәлинкәсенә төбәлеп, кашык белән ашын болгатып, шактый утырды ул. «Кызыл аш» пешергән икән Фәридә. Дамирның яраткан ашы! Фәридә аш-суга оста, борщы ашап туймаслык була иде...
Ашны бер капты... Тәмен тоймады. Башында ашау кайгысымыни?! Теге мөһим сүзне башларга кирәк лә!
Тагын бер кашык ашны бугазына шудырды...
– Сөйләшәсе бар иде...
Чәй ясап торган Фәридә шык итеп газ плитәсенә чәйнеген куйды. Шул тавышка дертләп китте ир. Үз булдыксызлыгына үзе үртәлеп калтырап куйды ул, җебегәнлегенә, теге мөһим сүзне әйтә алмый сузып йөрүенә ачуы кабарып, кашыгын чытырдатып кысты.
«Өзәргә! Хәзер үк араны өзәргә кирәк!»
Ярый әле Фәридәсе аның күз алдында басып тормый. Каршысында булса, теге мөһим сүзне әйтергә, тәгаен, көче җитмәс иде Дамирның. Хатынының карашын бөтен җилкәсе белән тойган, сиземләгән хәлдә сүз башлады ул:
– Безгә... аерылышырга кирәк...
Нидер «чык» итте. Шул чыкылдаудан ул сискәнеп куйды. Әллә бал кашыгы чынаякка бәрелдеме? Ир хатынына карамый гына сүзен дәвам итте.
– Мин башканы яратам... Аның белән яшәргә телим...
Фәридә дәшмәде.
Дамир нидер көтте. «Йә, нигә дәшми инде ул? Еласын, кычкырсын иде, ичмасам!»
Озын бер гомергә тиң вакыт үткәндәй тоелды иргә. Озын бер гомер! Шундый сәер, шыксыз тынлыкны ишек тавышы бүлде. Малайлар бүлмәсенең ишеге шулай ыңгырашып ачыла иде.
«Әллә улларының берсе уянып чыкканмы?»
Дамир борылса, шаккатты. Бүлмәдә ни балалар, ни Фәридә юк иде. Ничек шулай шыпырт кына чыгып китә алган ул? Бер тавышсыз малайлар янына үткән, инде ишекне дә ябарга өлгергән...
«Сәер... Бик сәер... Аңламассың бу хатын-кызны! Ирен шулай берсүзсез генә ятларга биреп җибәрергә риза микәнни Фәридә?!»
Күкрәген нәрсәдер тырнап куйды: үзенең кирәксезлеген тою ирлек горурлыгын җәрәхәтләп узды. Шулай да ул тиз тынычланды.
«Главное – эшләнде: теге сүз әйтелде. Фәридә аны ишетте».
Ир кузгалды, утны сүндереп, йокы бүлмәсенә үтте. Ул яратмаган теге «алсулык» та югалды. Әллә диварларга сыланып тоныклануы гынамы? Өстәлдә мөлдерәмә тулы, сөтле чәйле ялгыз чынаяк калды.
... Тагын бер атнадан Самира белән Кара диңгез буена китәргә тиеш иде ул. Ундүрт көнгә! Билетлар күптән алынган, путевкасы да кулда. Чемодан тутырасы гына калган иде. Ә диңгез буенда – иң матур чак! «Бархатный сезон!» Самирасы шулай теләде: аның наз тулы җаны эссене күтәрә алмый, шикәрдәй ак нәфис тәне дә кояшның кайнар нурларын яратып бетерми, имеш. Сәяхәткә киткәнче, Фәридә белән араны өзеп, кушылып яши башлау иде исәпләре. Дөрес, Самираның фатиры аларныкыннан шактый кайтыш – ике бүлмәле хрущевка.
Дамир елмаеп куйды: зато ипотекасын түлисе юк!
Ундүрт этажлы яңа йортның сигезенче катында урнашкан өч бүлмәле бу фатирга алар инде биш ел буе түләп торалар. Ипотека! Түләү суммасын ел саен арттыра баралар, тик очы-кырые гына күренергә җыенмый. Аерылышканда фатирны Фәридәгә калдырырга уйлый Дамир. Шулай планлаштыра. Үз балаларыннан фатирны да тартып алырга сез аны кем дип уйлыйсыз! Андый ук мәрхәмәтсез түгел лә ул! Яшәсеннәр шунда. Фәридәсе – югары белемле, ипотека түләрлек җаен табар әле. Ә менә «Мазда»сы аңа калачак! Фәридә моңа каршы булмас, өч бүлмәле фатирны калдырганга шатланып риза булыр әле.
Фәридә белән Дамирның танышулары кызык кына булды: «автошкола»да бергә укыдылар. Икесе дә яшь, икесе дә тулай торакта яши, йөреп киттеләр. Укыганда Фәридәнең зирәклеге шаккатырды. Машинаны биш бармагы кебек белә, фәлән ел руль артында утырган диярсең! Дамирның гаҗәпләнүенә көлеп кенә җавап бирде ул:
– Шофер кызы ла мин!
Имтиханны да иң беренче булып тапшырды Фәридә, Дамирга да ярдәме тиде әле. Әмма үзләре машиналы булгач, рульгә якын да килмәде:
– Яраткан ирем янәшәсендә утырып йөрү миңа күбрәк ошый! – диде.
Менә болай планлаштыра Дамир: «фатир – сиңа, ә «тимер айгыр» – минеке!»
...Иртәнге ашны ашап, иң беренче булып эшкә китәргә гадәтләнгән Дамир малайлар тавышына уянып китте. Сәгатькә күз салса – сигезенче ярты!
«Булдырган Фәридә! Уятмаган! Үзенчә үч алуы инде».
Дамирның эше сигездә үк башлана. Соңга калмасын тагын! Сикереп торуы булды, тиз-тиз юынып, кухняга үтте.
– Фәридә! Капкаларга берәр нәрсә бир дә...
Фәридә күренмәде.
– Фәридә дим!
Җавап ишетелмәде. Кухня буш иде. Өстәл өстендә ризык-фәлән күренми. (Кайда йөри бу хатын?) Күзе өстәлдә яткан кәгазьгә төште. (Нинди кагәзь ята монда?) Алды. Күз йөгертеп чыкты. Аңламады. Нәрсә соң бу? Тагын бер кат укыды. Барыбер төшенеп җитмәде. Фәридәнең түгәрәк-түгәрәк «а», «д», «б» хәрефләре башта чуалып буталдылар да, аннан мигә барып җитәлми әүмәкләшеп беттеләр. Бераздан гына түгәрәк хәрефләр рәт-рәт булып тезелде...
«Дамир! Яраткан кешең белән яшә. Юлыңа аркылы төшәргә теләмим. Мин китәм. Бәхетле бул! Малайлар әлегә синең янда кала. Фәридә».
Ир телсез калды.
Бер тын таш сындай саташулы-уяулы катып торганнан соң, ул аңына килде сыман. Тик баш эшләми: анда нәрсәдер кайный, болгана. Бу халәттән ул бик тиз чыкты, дөресрәге, аны улы уятты.
Ринат аңа килеп сыланды:
– Әни кайда соң?
Дамир шунда аңына килде.Нидер эшләргә кирәк иде.
– Хәзер... хәзер...
Кулына телефонын алды, ашыга-ашыга Фәридәнең номерын җыйды:
«Недоступен!»
Тагын, тагын җыйды!
– Не-дос- ту-пен!!!
Дамир үзен-үзе белештерми кычкырып җибәрде:
– Фәри-дәәәә!
Кайда йөри бу хатын? Аның белән шаярырга ничек җөрьәт итә ул? Фәридәсе шул минутта килеп керсә, (билләһи, дип әйтәм!) бәргәләп ташлар иде. Әмма Фәридә – юк! Юк Фәридә!
«Әллә эшкә алданрак киткәнме? Ә теге язу? Әгәр дә ташлап китүе чын булса? Ничек инде? Булма-аас!Алай булырга тиеш түгел лә!»
Дамир елмаеп куйды.
«Тиеш түгел, канишны! Кара әле мин тилене! Башыма әллә нинди чүп уйлар кереп маташа түгелме!?!»
Тагын телефонга ябышты.
Юк! Җавап бирми Фәридә.
«Эшенә шалтыратырга кирәк! Кирәк, билгеле! Ә кайда соң эш номеры?»
Дамир телефонда шактый озак актарынды. Бу номерга соңгы тапкыр кайчан чылтыратканын да оныткан иде. Ярый әле, хатыны декрет ялында дип, номерын алып ташламаган! Ниһаять, тапты!
– Алло!Хәерле иртә! Телефонга Фәридәне чакыра алмассыз микән?
– Нинди Фәридә?
– Зарипова Фәридә!
Теге якта бераз тынып тордылар.
– Әәәә... Зарипова! Ул бездә эшләми бит! Уволилась!
Әллә идән чайкалып китте инде... Дамир әздән генә авып китмәде, сүзләрен дә көчкә генә сытып чыгарды ул.
– Уволилась?... Ничек... инде? Кайча-ан?
– Декрет ялыннан соң, килде дә уволняться итте! Туктагыз әле! Сез нигә миннән сорау аласыз? Сез кем?
Шунда гына исенә төште Дамирның!
Гүзәл Әдһәм
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2