Марат Кәбиров,
Хатын янә автобус тукталышына карап алды. Анда инде чын-чынлап мәхшәр купкан, ярсыган кешеләр кондукторны сөйрәп алып сугыша ук башлаганнар иде. Кондуктор – Азиядән килгән кеше, урыс телен чатан-ботан китереп кычкыра: «Нәрсә, мин гаеплеме әллә? Югарыдан шулай кушалар, ә миңа яшәргә, биш баламны асрарга кирәк...» Тик аның биш баласы берәүне дә кызыксындырмый, дүрт тарафтан йодрыклар ява.
Шәһәр урамы буйлап акрын гына атлап килгән уртача буйлы, тулы гына
гәүдәле ханымның күзләре әле бер, әле икенче кибеткә сугылып узды. Тик
ул, инде борылам, инде керәм дигән җиреннән тыелып, үз юлын дәвам итте.
Куе кара кашлары астыннан караган күзләрендәге моңсулык иреннәрендәге
елмаюга да тамып төште. Балалар кибете янына җиткәч, ул тукталып калды.
Керергәме-юкмы дигәндәй икеләнеп торды. Үзе дә аңламастан, уң кулы
белән инде өлгереп җиткән корсагын сыйпап куйды.
И, нинди генә хатын-кыз яратмый икән кибетләрдә йөрергә.
Карынындагы сигез айлык баласы, менә-менә дөньяга киләм дип
торганда – бигрәк тә. Айгөл инде аңа кием-салымнарны да, уенчыкларны
да, башка кирәк-яракларны да күптән хәстәрләп куйган иде. Шулай да
юл уңаенда очраган балалар кибете янына җиткәч тыелып кала алмады.
Нәрсәләр барлыгын белеп, кулыңа тотып карасаң да, күңелгә рәхәт булып
кала. Үзенә кием сайлаганны карындагы бала да белеп торадыр, ул да
шатланадыр кебек тоела. Бәлки, чынлап та, шулайдыр. Берәр матур әйбер
очратып, сокланып карый башласаң, бала да тернәкләнеп китә, тибенергә
тотына. Аның шулай хәрәкәтчәнлеге анасының да күңелен күтәреп җибәрә.
Ул елмаеп куя. Баласы белән бергәләшеп, сөйләшә-сөйләшә, кибеттә әйбер
сайлап йөриләрдер шикелле тоела башлый.
Кибет ишеге төбенә җиткәч, Айгөл бер мизгелгә тукталып калды. Эчтә
үзен нинди хәлләр каршылаячагын уйлаудан иреннәренә кунган елмаю
юкка чыкты, күңелен рәнҗү-кимсетелүгә тартым хис биләп алды. Юк,
моны кимсетү дип кабул итәргә, рәнҗергә ярамый инде. Тәртибе шулай
булгач, берни дә эшли алмыйсың. Бер Айгөл өчен генә кертелгән чикләү
түгел бит, бөтен халык шушы канунга буйсынып яши. Шулай булгач, ничек
бар, шул килеш кабул итәргә генә кала.
Тик бер мизгелгә хатынның күңелендә өмет чаткылары балкып китте.
Бәлки... Бәлки, ул кануннарны юкка чыгарганнардыр инде. Дөнья бит
көн саен, сәгать саен үзгәреп тора. Матбугат чаралары моны кемузардан
кабатлап, халыкның аңына сеңдерергә тырыша. Һәм сеңдерә дә. Айгөл
дә кайчан гына әле битлек киюгә каршы иде. Чир йоктырудан сакламый
диләр бит инде аны. Ә киеп йөрүне мәҗбүри итәләр. Шунсыз син беркая
да керә алмыйсың. Кибеткә керсәң, җыйган әйберең өчен түли алмыйсың –
сатучылар борып чыгара. Автобуска утырсаң, икенче тукталышта ук төшереп
калдыралар яки штраф салалар. Менә шулай булгач, теләсәң-теләмәсәң дә,
битлек киеп йөрергә мәҗбүр буласың. Өстәвенә, кибетләрдә дә, җәмәгать
транспортларында да биш минут саен кабатлап торалар: «Битлек киегез...
Дистанцияне саклагыз... Алырга җыенган әйберләргә генә кагылыгыз...
Электрон акча белән түләргә тырышыгыз...» Гел шулай кабатланып торгач,
үзеннән-үзе хәтергә сеңә, мотлак үтәлергә тиешле кагыйдәгә әйләнә икән.
Хәзер Айгөл урамга битлексез чыкса, үзен киемсез кебек хис итә. Үз чирен
башкаларга йоктырырга тырышып йөргән җинаятьче кебек.
Могҗизага өметләнеп керсә дә, берни дә үзгәрмәгән булып чыкты.
Ишек төбендә алтмыш яшьләр тирәсендәге ир сакта тора. Керүчеләрнең
документларын тикшерә. Айгөл алдындагы ир кәгазен күрсәтте дә узып
китте, аның хатыны чәйнәнеп алды:
– Бигрәк хәтәр кыланган булалар инде, – диде ул, сумкасын актарып. –
Менә күреп торырсыз, сайлаулар җитсә, тагын чирләүчеләр санын
киметерләр, бернинди куар-код сорап тормаслар. Ә хәзер халыкны сарык
урынына күрәләр...
Ул, кирәкле кәгазен табып, сакчының кулына тоттырды. Тегесе «узыгыз»
дигәнне аңлатып баш какты һәм Айгөлгә борылды:
– Куар-кодыгыз?
Айгөл гаепле елмайды:
– Өйдә калдырганмын...
Сакчы аңа баштанаяк күз йөгертеп алды да көрсенеп куйды:
– Үткәрә алмыйм, гафу итегез.
– Мин бер генә минутка, – дип үҗәтләнде хатын. – Әнә теге бүлектән
генә урап киләм.
Сакчы уң кулы белән стена почмакларына ишарәләде:
– Булмый, адым саен камералар тора.
– Ә үтенеп сорасам?
– Мине эштән куачаклар. – Сакчы монысын ярымпышылдап әйтте: –
Зинһар, аңларга тырышыгыз.
Айгөлнең артында кешеләр җыела башлаган иде инде.
– Тоткарламагыз, зинһар, – дип кычкырды бер ханым һәм тирә-ягына
каранып өстәп куйды: – Йөри шунда җыен әтрәк-әләм, чират озынайтып.
Гади генә бер хатын иде бу. Симез дә, ябык та түгел. Киенүе дә, бизәнүе
дә исеңдә калдырырга теләсәң дә, калдырып булмый торган. Гомер буена
муллыкка коенып, бер кайгы-хәсрәт күрмичә, тормышның асылын белмичә
яшәгән байбичә булса, бәлки, гафу да итәр идең. «Берәр миллионер яки
начальник хатыныдыр, шуңа кылтаядыр инде, бахыр...» – дип кызганыр
идең. Гомерләрен алтын читлектә үткәреп, тормышның нәрсә икәнен дә белмәгән килеш кылтаеп йөрүчеләр һәрвакыт кызгану тойгысы уята. Ә бу...
Бер ягы белән дә Айгөлдән өстенлеге булмаган соры бичә... Хәер, аның
өстенлеге юк түгел икән шул. Аның куар-коды бар...
Айгөл нәфрәт тулы карашын аңа төбәде. Бер мизгелгә күз алдыннан
шундый күренеш үтте. Аның көйдергеч карашлары тәэсирендә хатын,
кара көеп, көл өеменә әйләнде, һәм ишектән кергән җил аның бер өлешен
туздырып алып китте. Шул мизгелдә үк җыештыручы хатын килеп җитте
һәм көл өемен, соскысына себереп, чүп савытына ташлады. Мондый
бәндәләрнең урыны, бәлки, чынлап та, чүп арасында булгандыр. Әмма
чынбарлык аз гына башкача иде. Айгөлнең нәфрәтенә карап кына, берни
дә үзгәрмәде. Теге хатын һаман үз урынында калды һәм телефонындагы
куар-кодны сакчының борын төбенә китерде. Тегесе баш каккач, тирә-якта
хәбәре дә булмагандай, кибеткә узды. Айгөл аны карашлары белән озатып
калды да ишеккә юнәлде. Сәер инде кайбер кешеләр, синең алда аз гына
өстенлекләре булса да, әллә кем шикелле кыланалар.
Урамга чыккач, Айгөл талгын адымнар белән метро ягына атлады. Ноябрь
урталары булса да, урамда вак кына яңгыр сибәли. Һавада кара болытлар
хакимлек итә. Күкне болытлар томаласа, җирнең дә төсе үзгәргән шикелле
була икән, җир генә түгел, күңел халәте дә үзгәрә, күңел дә кояш нурына сусап,
болытлар күләгәсендә кала. Айгөлнең дә кәефе юк иде. Әллә һава торышы
шулай тәэсир итте, әллә теге хатын сәбәпче булды, аңламассың. Менә шушы
ярымкараңгылык хөкемендәге урамда, төрле төсләрдәге битлекләр кигән
кешеләр арасында ул үзен чит-ят итеп, башка дөньяга эләккән кебек итеп тойды.
Метрога җитәрәк борынына тәмле ис килеп бәрелде. Әллә нинди татлы
ризыклар исе бергә катнашкан да чәчәкләр гөлләмәсе шикелле үк тәмле исләр
шәлкеме хасил иткән. Айгөл кинәт үзенең ачыгуын тойды. Юк, бу хәтта ачыгу
да түгел, ач кешегә ни бирсәң, шуны ашый, аңа бары тик тамагын туйдырырга
гына булсын. Ә Айгөлнең ниндидер тәмле ризык ашыйсы килә иде. Өйдә
тиз генә әзерләп булмый торган. Үзенчәлекле, затлы ризык. Шашлык бугай...
Әйе... Һәм ул, иснең кайдан таралуын эзләп, тирә-ягына күз салды.
Метрога терәлеп диярлек торган кафедан тарала икән. Һәм Айгөл, үзе
дә сизмәстән, шунда атлады. Шушы татлы искә исереп, гипнозланган кеше
рәвешендә кафега килеп керде. Һәм үзенең ник болай итүенә үкенеп куйды.
Ишек төбендә сакчы тора иде. Ишек каршысындагы стенада зур тасма
сузылган һәм анда эре хәрефләр белән язып куелган: «Игътибар! Кафеда
куар-коды булмаган гражданнарга хезмәт күрсәтелми!»
– Куар-кодыгызны күрсәтегез! – Сакчы Айгөлнең каршысына ук килеп
басты. Аның артык якын басуыннан кыенсынып, хатын бер адымга
чигенергә мәҗбүр булды. – Куар-кодыгыз булмаса, тоткарламагыз.
Бу сакчы яшьрәк иде, егерме бишләр тирәсендәдер. Үзен дөнья кендеге
итеп тоюы, һәр сүзенең, һәр гамәленең хаклылыгын белеп эш итүе әллә
кайдан аңкып тора. Үзенең хаклы һәм мәңгелек икәненә нык ышанган
мондый затлар белән беркайчан да борчагы пешмәячәген аңласа да, Айгөл
бәхетен сынап карарга булды.
– Мин онытып калдырганмын...
– Куар-кодсыз хезмәтләндерү юк. – Сакчы стенадагы язуга ымлады. –
Барыгыз, чыгып китегез.
Сакчы егет Айгөлне, терсәгеннән алып, ишеккә әйдәде. Карышуның
файдасы юк иде. Тик хатын бирешергә теләмәде:
– Сабыр итегез! – Ул тукталып, егетнең күзләренә төбәлде. – Мин монда
утырырга җыенмыйм бит. Кирәкле ризыкны алам да китәм.
Егет бирешә торганнардан түгел иде:
– Ярамый, – дип кистерде ул кире каккысыз тавыш белән. – Үзегез белән
алырга теләсәгез дә, урамнан заказ бирергә кирәк. Ә иң яхшысы – өегезгә
кайткач, телефон аша.
Егет Айгөлне кабат терсәгеннән эләктерде, әмма хатын аның кулын
селтәп җибәрде:
– Нәрсә, сез җансызмы әллә? – диде ул, ачуланган кыяфәт чыгарып. –
Мин авырлы. Ә авырлы кешегә теләгән нәрсәсен ашарга кирәк. Югыйсә
бу баласында чагылачак.
Монысын әби-апалардан әллә ничәшәр кабат ишеткәне бар иде
Айгөлнең. Әгәр йөкле хатын теләгәнен ашамый икән, аның баласы зәгыйфь
булып туарга мөмкин. Авылда бер егетне хәтта «Күгәрчен күз» дип тә
йөртәләр иде. Аның әнисе авырлы вакытында күгәрчен ите ашарга теләгән,
әмма андый мөмкинлеге булмаган һәм улының күзләре күгәрченнекенә
охшаш булып туган. Моны күреп торгач, «әбиләр әкияте» итеп кенә карый
алмыйсың инде. Хәер, табиблар үзләре дә кире какмый. Организмга тиешле
матдәләр җитешмәүдән дип аңлаталар... Ә Айгөлнең... Айгөлнең шашлык
ашыйсы килә икән... Сарык итеннән эшләгәнне...
– Мин сезнең балагыз өчен җавап бирә алмыйм, – диде егет йөзендәге
елмаюга төрелгән салкынлык белән. – Гафу итегез, тәртибе шундый.
– Оят түгелме сезгә?
– Түгел, – диде сакчы тыныч кына. – Сезгә гарьлек булырга тиеш. Чөнки
сез, саклану чараларын инкарь итеп, башкаларга чир йоктыру куркынычы
тудырасыз.
Айгөл нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачуга, яннарына кырык биш яшьләр
тирәсендәге бер ханым килеп басты. Аның янында сакчының үзен тотышы
үзгәрүгә карап, Айгөл бу ханымның зур кеше икәнен чамалады. Шундук аның
күкрәгендәге бейджикка күз салды. Исем-фамилиясен истә калдыра алмады,
тик аның астындагы язудан ханымның кафе директоры икәненә төшенде.
– Узсын, – диде директор сакчыга һәм Айгөлгә борылды. – Нишлисең
инде, шуны таләп итәләр бит... Ә сез – башка мәсьәлә. Йөкле хатынны
тоткарларга берәүнең дә хакы юк. Узыгыз, хәзер китерерләр.
Бу ханымның исем-атын бик тә белергә теләсә дә, Айгөл кабат аның
күкрәгенә текәлергә кыймады. Якты елмаю белән рәхмәт укып, тәрәзә
янындагы кечкенә өстәл янына барып утырды. Кеше бик күп түгел иде.
Илле яшьләр тирәсендәге бер пар, арырак ялгызы гына бер кыз утыра.
Айгөлгә бер өстәл аша гына ике ир бәхәсләшә, болары, муен артын бераз
кыздырып алганнар бугай, бик тавыш чыгармаска тырышсалар да, ара-тирә
кычкырыбрак сөйләшеп алалар. Залны күзәтә-күзәтә, киемнәрен элүгә,
официант килеп җитте. Айгөл заказ бирде дә кулын юып килде. Ул арада
тәлинкәгә вак итеп туралган шашлыкны яшелчәләр, тәмләткечләр белән
бизәп китереп тә җиткерделәр. Официант түгәрәк ике булочка, бер чәйнек
чәй дә алып килгән. Айгөлнең акча түләргә җыенуын күреп, ул баш какты:
– Рәхмәт, – дип елмайды үзе. – Бер тиен дә түләргә кирәкми. Директор
шулай кушты.
Айгөл нәрсә әйтергә дә белми калды. Официант китеп тә барды. Хатын
карашлары белән директорны эзләп карады да, тапмагач, игътибарын
өстәлгә юнәлтте. Тәлинкәдәге ризык күзләрне сөендерерлек дәрәҗәдә матур
да, авыз суларын агызырлык тәмле дә иде. Әмма бер-ике кисәкне алып
кабу белән Айгөлнең күңеле булды. Моңа кадәр тәкатьсезләнгән теләге
канәгатьләнде. Ул, эчке бер ләззәт белән күзләрен йомып, бераз утырды
да чынаягына чәй агызды. Карынындагы бала тыпырчынып куйды. Ул да
сөенәдер, шатлыгыннан биеп ятадыр шикелле тоелды. Хатын елмайды.
Шундый күтәренке күңел белән чәен эчеп бетергәч, алдындагы тәлинкәгә
күз салды. Бушлай бирсәләр дә, моны ташлап калдырырга кирәкмидер
инде. Бәлки, өйгә кайткач, тагын шуны ашыйсы килер. Авырлы хатынның
нәрсә теләгәнен алдан әйтеп булмый. Ул сумкасыннан, андый-мондый
хәл булса дип, гел йөртә торган целлофан капчыкларның берсен алды да,
тәлинкәдәге ризыкны шунда салып, сумкасына тыкты. Һәм урыныннан
кузгалып, кассадагы кызлар янына килде.
– Бик зур рәхмәт сезгә, кызлар! – дип елмайды ул. – Чынлап та, бушлай
булдымы бу? Түләргә кирәкмиме?
– Юк, юк, кирәкми, – диеште кызлар. – Кергәләп йөрегез. Тагын килегез.
Ишек янына җитүгә, өчесе дә бер рәвешле костюмнар кигән өч ир-егет
килеп керде. Боларның барысы да таза, нык гәүдәле утыз биш яшьләр
тирәсендәге ирләр иде. Алар үзләрен хуҗаларча тотып, түргә уздылар.
– Директорны чакырыгыз, – диде берсе кассада утырган кызларга. – Без
аның монда икәнен беләбез.
Икенчесе залда утыручы клиентларга карап сөрәнләде:
– Хөрмәтле гражданнар, куар-кодларыгызны күрсәтергә әзерләнегез.
Ул арада директор ханым күренде.
– Нәрсә булды? – диде ул, бу ирләрне өнәп бетермәвен яшермичә. – Ник
сугыш чыккандай кыланасыз?
Бая директорны чакырган ир турыдан-туры әйтеп салды:
– Сез кешеләрне куар-кодсыз үткәрәсез дигән хәбәр бар, тикшерергә
килдек менә.
– Болай да клиентлар азайды, – дип шелтәләде директор ханым. – Ә сез
булганнарын да өркетеп йөрисез. Кем әйтте сезгә куар-кодсыз керәләр дип?
Үзе шундук ишек тоткасына үрелгән Айгөлгә күз атып алырга өлгерде.
Аңлады Айгөл. Бер мизгел дә кичекмичә ишек артына чыкты. Урамда әле
булса караңгы һәм яңгыр сибәли иде. Кафедан таралган тәмле ис кенә
ничектер юкка чыккан, һәрхәлдә ул хәзер борынны кытыклап интектермәде.
Әмма күңелне әллә нинди шик тырмады. Кай арада кем хәбәр иткән? Ничек
шулай тиз килеп өлгергәннәр? Бер мизгелгә ул үзен гаепле итеп тойды.
Директор ханым, үзе дә авырлы булган кешедер, мөгаен, аны аңлады, ярдәм
күрсәтте, игелек итте. Ә ул аның яхшылыгына... Һәрхәлдә, аның кылган
игелеге үз башына таяк булып төшә язды. Ярый әле, Айгөл нәкъ вакытында
кузгалды, ярый әле, чыгып өлгерде... Игелек иткән өчен җәза көтеп яши
торган чорга килеп җиттекмени соң?
Айгөл, сизелер-сизелмәс кенә борылып, кафе ишегенә күз ташлады. Теге өчәү йөгереп чыгарлар да аны эләктереп алырлар һәм, үзләре белән алып
китеп, төрмәгә ябып куярлар сыман тоелды. Һәм ул, ашыга-ашыга, метрога
юнәлде. Тизрәк кайтып китәргә кирәк. Бу заманда өеңә бикләнеп ятудан
да яхшысы юк. Һава суларга теләсә, әнә, балконга чыгар. Ә поликлиникага
барасы булса? Бүгенге кебек? Килгәндә, ярый, ире Илдар китереп куйды.
«Бүген эшләрем күп булачак, такси белән генә кайтырсың», – диде ул. Ә
Айгөл поликлиникага ук такси чакырмады, бераз җәяү йөрисе килде. Һәм
менә... Бәлки беркая да йөрергә кирәкмидер? Әнә, әбиләр элек тапканнар
бит әле балаларын. Бер врачка да күренмәгәннәр, хәтта роддомга да
бармаганнар, басу читендәге агач төбендә бәбиләгәннәр.
Метрога төшәр алдыннан саклык постында бу уйлар отыры көчәйде.
Тагын куар-код сорадылар. Булмагач, кире бордылар. Монда ялынып-
ялварсаң да, файда булмас иде – күзәтүче камераларның чуты-чамасы
юктыр. Элегрәк, террорчылар белән куркыткан заманда ук, андый
камераларны һәр почмакта бар дип сөйлиләр иде. Хәзер тагы да күбрәктер
инде. Шуңа Айгөл берсүзсез кире борылды.
Автобус белән генә кайтыр. Ләкин тукталышта ук өметен өзделәр.
Килеп туктаган автобусның алгы ишеге төбендә озын чират хасил булган
иде. Күптән инде чиратларның ни икәнен белмәгән Айгөл өчен бу бик сәер
тоелды. Янында торган хатыннан сораштырмакчы булган иде, башта бераз
күзәтеп торырга булды. Сәбәбе гади генә икән. Кондуктор автобуска керергә
теләүчеләрнең куар-кодын тикшерә. Моңа өйрәнмәгән кешеләр кесәләрен,
сумкаларын актарып, документларын чыгарып күрсәткәнче озак кына
вакыт үтә. Өстәвенә, билет та алырга кирәк. Шунлыктан чират барлыкка
килә. Кешеләр канәгатьсезләнә, төрле яклап кондукторга кычкыралар.
Куар-код алырга өлгермәгәннәре йодрыклап ташланырга да әзер, тик
аларны нәрсәдер тыеп тора. Бәлки шаһитларның күп булуы, күпләренең
телефоннан видеога төшереп торуыдыр.
Айгөл нишләптер ишетмәгән иде бу хакта... Дөресрәге, ишетсә дә,
әһәмият бирмәгән иде. Ул мондый нәрсәнең булуы мөмкин түгел дип уйлый,
ә хәбәрләрне чынбарлык түгел, бары тик явыз телләрнең чираттагы гайбәте
дип кабул итә иде. Явыз телләр дә күп бит хәзер. Теләсә-нинди буш хәбәрләр
таратып, халыкны куркытырга, котыртырга гына торалар. Ә бу хәл чынбарлык
булып чыкты. Ышанырлык та түгел, бер карасаң. Кем йөри инде бу заманда
автобусларда? Халыкның хәерчерәк катламыннан башка беркем дә утырмый
бит аларга. Шул хәерчеләрне үзара талаштырып яту кемгә кирәк икән?
Хәтта куар-коды булган хәлдә дә зур корсагы белән Айгөл мондый
мәхшәр эченә керергә җөрьәт итмәс иде. Автобус бит ул! Монда халык
консерва эчендәге балыклар шикелле бер-берсенә терәлеп, елышып
барырга мәҗбүр. Кибетләрдә минут саен: «Дистанция саклагыз!» – дип
кычкырсалар да, монда аны бар дип тә белмиләр. Эчең аркаңа береккәнче
кысарга да күп сорамаслар. Алла сакласын...
Такси чакырырга туры килер...
Телефонның теге очыннан бер тукталыш арасы күпме торганын әйткәч,
Айгөл үз колакларына үзе ышанмыйча кабатлап сорарга мәҗбүр булды:
– Нәрсә? Өч йөз илле?
– Әйе. Сез барасызмы?
Хатын янә автобус тукталышына карап алды. Анда инде чын-чынлап
мәхшәр купкан, ярсыган кешеләр кондукторны сөйрәп алып сугыша
ук башлаганнар иде. Кондуктор – Азиядән килгән кеше, урыс телен
чатан-ботан китереп кычкыра: «Нәрсә, мин гаеплеме әллә? Югарыдан
шулай кушалар, ә миңа яшәргә, биш баламны асрарга кирәк...» Тик аның
биш баласы берәүне дә кызыксындырмый, дүрт тарафтан йодрыклар
ява. Ниһаять, аны аяктан ектылар. Котырынган кешеләр, егылып яткан
кондукторны аяклары белән читкә эткәләп, автобус ишегенә ташланды...
– Барасызмы? – дип кабатлады такси диспетчеры. – Сузмагыз. Монда
бер сез генә түгел.
Мондый дорфалыктан Айгөлнең ачуы килде. Башка вакыт булса, берәр
саллы сүз әйтеп, телефонны ташлар иде. Тик әле алай кыланып булмый.
Өстән яңгыр сибәләп тора, бераз арыткан да.
– Барам, – диде ул, ачуын җиңәргә тырышып. – Җибәрегез.
– Яхшы. Көтегез.
Телефонны куйдылар. Кызыксынуы көчле булса да, Айгөл тукталыш ягына
карамаска тырышты. Күңелендә ниндидер курку бар иде. Әле кайчан гына
бер-берсенә елмаеп эндәшә торган итагатьле кешеләр үзләре кебек үк яллы
эштә йөргән кондукторны өзгәләп ташларга да күп сорамый икән. Хәер...
Чиратны тоткарлыйсың дип, үзенә дә бәйләнде бит теге хатын. Куар-код
тикшерүчеләрне дә кемдер чакырган бит инде, әләкләшкән. Югыйсә кайдан
белерләр иде? Кайчан гына соклангыч булып тоелган дөнья, якты-ягымлы
кешеләр беркадәр үзгәргән иде. Кара болытлар, караңгы күк, салкын яңгыр
һәм явызлана барган кешеләр. Бу чынбарлык түгелдер, ә коточкыч кинолардан
бер күренештер сыман тоелды. Айгөл анда ялгыш килеп эләккәндер. Яки
куркыныч төш күрәдер. Чынбарлыкның мондый булуы мөмкин түгел.
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1