Китек кыңгырау
Ә ир наз таләп итә! Йә, кайдан алырга тиеш ди Зарифа ул назны?! Юк сөюдән туарга тиешле юк назны?..
Кырык бишнең зәмһәрир суык гыйнвар төнендә Зарифаның сыеры бозау салды. Фаҗига буласын әллә күңеле алдан сизгәнме, ул төнне йоклый алмыйча борсаланып үткәрде хатын. Ирексезләп башына килеп кергән төрле уйлар, шомландырып, борчып, күңелен бимазалады аның. Инде йокыга киттем генә дигәндә, кыңгырау зеңелдәвеннән дертләп, урыныннан сикереп торды.
«Ззз-е-еңң... ззз-е-еңң... ззз-е-еңң...» «Кыңгырау тавышы? Әллә ялгыш ишетәмме?»
Тагын кабатланмасмы дип, бераз тыңланып та торды әле. «Юк... Тоелган гына икән...»
Йокысы инде тәмам качкан иде. Шулчак абзардагы буаз сыеры искә төште дә, хатын, өстенә тиләгрикәсен генә элеп, лапаска ашыкты.
Бурабзар ишеген төртеп җибәрүгә, борынына ниндидер төче, дымлы һава килеп сылашты. Зарифа әсәренде. Салам калдыкларына уралып, идәндә әвәләнеп яткан ниндидер кызгылт нәрсәгә күзләре төртелгәч, бөтенләй хәлсезләнеп китте, кулындагы шахтер лампасы әздән генә җиргә капланмады.
Бу – бозау иде. Үле бозау. Нечкә озын сыйрак очларындагы тояклары аксылланып торган, ябык, кызгылт гәүдәсе белән чагыштырганда галәмәт зур, иләмсез олы булып тоелган башы бер читкә каерылган бозау күздән яшь китерер дәрәҗәдә жәл тоелды аңа.
Хатын ыңгырашып җибәрде. Озын итеп, сузып-сузып ыңгырашты ул. Аңа кыңгырау зеңелдәве килеп кушылды. «Ззз-е-еңң... ззз-е-еңң... ззз-е-еңң...»
Тамак төбендә нәрсәдер калтырады, йөткерәсен китереп кытыклатты, аннары кинәт бугазын буып, тынын каплады. Бу минутта Зарифа үле бозау турында да, агач диварга сыенып, күшәмичә, тынып калган сыеры хакында да уйлый алмады әле. Адашкан күңеле ягылмаган салкын өендә, сырган юрган астында бер-берсенә сыенып яткан ике сабые тирәсендә уралды...
... – Әни-и-и, сыел бозаулагас, сөт бик тә, бик тә күп буламы?
– Булыр, Алла боерса, күп булыр...
– Кү-ү-үп! Ул никадәл була, әни?
– Күп – күп инде ул...
– Никадәл була соң ул – «күп»?
– ...
– Бел сыныякмы?
– ...
– Әни, дим! Замыяк кадәлме?
– Булыр, кызым, булыр... Туйганчы эчәрсез...
– Туйгансы?
Нәни Саниянең бәләкәй аңы бу сүзне аңлый алмый интекте.
– Ән-и-и... «Туйгансы» ... ул никадәл була?
«Туйганчы никадәр була?»
«Никадәр була?»
«Туйганчы...»
Бу сүзнең мәгънәсен Зарифа үзе дә оныткан иде инде...
...Тынсыз-өнсез булып калтыранып торган сыерына Зарифа шикләнеп һәм кызганып якынайды.
– Йә... йә... Сандугачкаем...
Дерелдәгән бармаклары Сандугачның дымланып торган ябешкәк йонын аралады.
– Нигә болай? Ниләр булды соң?
Сыер муенындагы китек кыңгырау зеңләп куйды.
«Ззз-е-еңң... ззз-е-еңң... ззз-е-еңң...»
Сандугач үзе әллә ничек сәер генә гырылдады да бурабзарның черек идәненә чүмәште...
...Күршесе Гарифулла карт ни тырышса да сыерны алып кала алмады. Келәттә бер умачлык та оның булмыйча, баздагы бәрәңгең дә санаулы гына булган бер мәлдә сыерсыз да калу үлемнәргә тиң бер халәт иде. Зарифаның ярдәм өмет итәрдәй беркеме дә юк иде. Кеме булсын соң? һәркемнең бурасы – буп-буш, запаслар күптән тотылып беткән, сатылырдай нәрсәләр дә азык-төлеккә алмаштырылган иде.
– Башта дәшми генә сүземне тыңлап бетер әле, килен...
Гарифулла карт, бернинди туганлык җепләре бәйләмәсә дә, Зарифага гел «килен» дип дәшә иде.
– Төрле чак булды... Дөнья бит... Егерме беренче елны авылда эт-мәче бетте... Ашамаган әйбер калмады... Сандугачың чирле мал булмады дип әйтүем, килен...
Зарифа, картның тел төбен шундук аңлап алды:
– Белмим шул... Соңрак, яме... Бераз соңрак...
– Соңрак тек соңрак... Түлке туңганчы эшкәртеп куярга кирәк дип әйтүем иде...
Тегесен-монысын әзерләп йөреп, унбиш минутлап үтте микән, Зарифаны шаккатырган бер хәл булды: бурабзардагы үле бозау гәүдәсеннән җилләр искән! Эт-мазар кергән дисәң... Аптыраш инде менә! Кая киткәнен бер Ходай белә. (Соңрак хәбәре килеп иреште үзе: Түбәноч Нәгыймәгә урнашкан «ивакуривынный» марҗалар, ит шулпасы эчереп, кызларын ач үлемнән алып калган икән ул көнне.)
Гарифулла картның чалгы пычагы бик тә ярап куйды тагын. Сандугачның арык гәүдәсе, бер граммы да әрәм-шәрәм ителмичә, ите – иткә, сөяге – сөяккә бүленеп, һәр кисәге дә тычкан тимәслек итеп хәсиятләп келәткә урнаштырылды. Гарифулла картны да, бурычы булган күрше-тирәне дә өлешсез калдырмады хатын.
Шундый мәшәкатьләр белән мәш килеп йөргәндә, хат ташучы Зарифага бер конверт тоттырып китте. Дүртпочмаклы хат! Йөрәк «дерт» итте. «Дүртпочмаклы хатлар җүнле хәбәр китерми лә... Җанга шөбһә сала торган куркыныч хәбәрләр китерә ул хатлар...»
...Андый хатны кырык бернең көзендә бер алды инде Зарифа. «Дүртпочмаклы» хәбәр Мансур турында иде.
– Ман-су-у-ур? Әй Мансур, Мансур... «Без вести пропал»?
«Монысы ни дигән сүз була икән?»
Шундый кәгазь алып, башлары миңгерәүләнеп, аңгыраеп йөрүчеләр авылда тагын бар иде.
«Без вести пропал» дигәннәре ни-нәрсәне аңлата икән?»
Зарифа билгесезлектән кая барып төртелергә, кем белән киңәшергә белми бәргәләнде.
«Хәбәр Мансур турында бит! Кемнән киңәш сорыйм? Нишлим? Бу хәлләрне кемгә сөйлим? Мансур турында хат алуымны ире сизеп алсамы?! Эх, Мансур, Мансур! Әллә ничек кенә булды безнең сөю...»
Күз яшьләре калган икән әле Зарифаның... Калган икән... Иреннән качып, көн-төн үкседе хатын...
«Күкрәккәйгә бигрәк авыр ла... Мансур турындагы серне сыендырырга мәҗбүр күкрәккә авыр! Шул серне ачардай кешең дә булмау – ай-һай, газап ла!»
Әти-әнисе, туган-тумачасы юк иде Мансурның. Ятим бала... Шыр ятим... Шуңа күрә Мансурның хәбәре нишләп үзенә килүгә дә исе китмәде Зарифаның. «Әллә хәрби документларына мине үзенең «кемедер» дип яздырды микән? Шуңа теге «дүртпочмаклы хат» та миңа килгәндер... Кем дип яздырды икән? Сеңлесеме? Әллә хатыны дипме?»
Шулай уйлау да хатынга шомлы рәхәтлек өреп тора иде.
– Онытмаган! Аның да мине онытмавы икән!
...Кырыгынчы елның җәендә Казанга китү турында хыялланган иде алар. Зарифа белән Мансур! Мансур белән Зарифа! Кулларында җиде класс бетерү турындагы документлары бар, билгеләре дә әйбәт! «Дүрт» тә «биш» кенә! Җитмәсә, райкомолдан тиешле кәгазен дә язып бирделәр. Бар да укы гына! Кайда дисәң, Казанның үзендә үк! Алар авылыннан да укымышлы кешеләр чыксын әле! Иң бәхетле көннәре шул чакта булды Зарифаның. 18 яшь бит! 18 яшь!
Нинди кыска булып чыкты ул бәхет дип аталган халәт! Әйтерсең бер мизгел генә! Нинди кыска... һәм үкенечле! Инеш буендагы чишмәгә суга дип төшкән Зарифаны башына капчык кидереп урладылар ул чакта. Көянтә-чиләкләре таллар арасында аунап калды кызның... Бигрәк көтмәгәндә булды шул. «Мине урлаулары мөмкин» дигән уй комсомол кызның күңеленә дә кереп караганы юк иде.
– Нинди урлау ди ул! Хәзерге замандамы?! Һии-и-и... Совет власте урнашканга да күпме еллар бит!
Кыз урлау турында сүз чыкканда бары көлә генә иде ул.
Урлаучының кем икәнен яшерен никахлар үткәч, зөфаф төнендә генә белде. Котдус икән! Үткән-сүткәндә каш астыннан сөзеп карап үтүче, яше инде утызларга җитеп килгән сазаган егет кисәге Котдус! Зарифа кебек яшь-җилкенчәкләр өчен инде күптән «абзый» тиешле Котдус!
– Барыбер тормыйм! Гомер буе бикләп тота алмыйсың!
Кыз тырмашты, тибенде, бәргәләнде!
– Судка бирәм!
Шунда кайнана тиешле карчык, чын-чынлап куркуга төшеп, арага керүне кирәк тапты. Аның ниндидер бер туганы кулак дип авылдан сөрелгәч, шуның матавыгыннан һаман да айнып бетә алмаган мәле иде.
– Зинһар, риза була күр! Урлады дип, кешегә чыгара күрмә! Эшне судка җибәрмик! Торасың килмәсә, бераздан китәрсең... Котдус үзе болай бер дә начар кеше түгел ул...
Зарифа аны кызганды. Күз яшьләренә коенып каршында утырган бу бетәшкән карчык бик тә жәл иде. Күрә торып кешене төрмәгә тыгу – кызның үзенә дә кешелексезлек булып тоелды. Кыз урлаган өчен берәүне кулга алып утыртып куюлары турында әллә ялган, әллә чын хәбәр күрше-тирә авылларны да урап йөргән иде берзаман. Шул жәлләүләр барысын да хәл итте дә куйды.
«Котдус үзе начар кеше түгел кебек... Даны-гайбәте чыкмаган... Колхозның мактаулы тракторчысы исәпләнә...»
Кыз калды. Сәвит рәисен ияртеп бәреп кергән Мансурга күзен күтәреп карарга да яхшысынмады.
– Ул урламады... үзем... риза булып... – дип пышылдады.
Персидәтелгә мондый шау-шу, мәрәкәләрнең бер тиенгә дә хаҗәте юк иде. Котылдым дип җиңел сулады да, бүтәннәр күрмәгәндә Котдуска йодрыгын күрсәтеп, моннан тизрәк китү ягын карады.
...Менә шулай яшәп киттеләр. Мансур гына дөньяның бу гаделсезлеге белән тиз генә ризалашырга теләмәде. Әле анда, әле монда Зарифаның каршына гел-гел очрый торды.
– Мин ышанмыйм моңа, Зарифа! Әйт! Син риза булып чыкмадың бит аңа!
Кыз керфеген дә күтәрмәде.
– Риза... Риза, дидем бит...
Мансур һаман үзенекен тукыды:
– Ярар, алайса... Ничек булса – шулай! Тик иртәгә үк Казанга китәбез! Укырга! Бергә китәбез! – дип инәлде.
– Юк... Үзең генә...
Монысы – соңгысы булган икән. Шул күрешүдән соң Мансур кабат очрашулар эзләмәде. «Киткән!» – диделәр. Укырга түгел, ә Донбасска, шахтага ук китеп барган.
...Китә җаныем, китә җаныем, / Китә җаныем Донбасска шул, / Мин дә уйлап торам әле / Җаныемнан калмаска...
«Шахта» көен авыз эченнән генә көйләп йөрде Зарифа.
Ул арада Котдусның да көтелмәгән яклары ачыла башлады. Шактый кызу канлы, көнче иде ул.
– Син мине яратмыйсың! Яратмыйсың! – дип, яшь хатынның бәгырен телгәләде көнче ир.
Җикеренеп, сүгенеп, сугып яраттырып була дисәләр, моннан да зур ахмаклык юктыр дөньяда! Ярата алмады Зарифа Котдусны! Нинди ярату ди! Хәтта исен дә сөймәде!
Шул юрган асларында тагын бергә йокларга туры килә, дип, кич җиткәнне калтыранып көтеп ала иде яшь хатын.
Ә бала барыбер туды! Яратмаган, җене сөймәгән иреннән тапты Зарифа Саниясен – зәп-зәңгәр күзле нәни кызчыгын. Шул сабыйның зәңгәр карашы хатынның тормышка ашмый калган барлык хыялларын үзенә сеңдергән дә, әле ачылырга да өлгермәгән кыңгырау чәчәгедәй балкып елмайгандай тоела аңа.
Зарифа бөтен мәхәббәтен, сагыну-сагышларын кызы Саниягә бирде.
Ә ир наз таләп итә! Йә, кайдан алырга тиеш ди Зарифа ул назны?! Юк сөюдән туарга тиешле юк назны?
Түзде, түзде дә, Саниясен күтәреп, ата йортына кайтырга булды ул. Кайтуын кайтты... Әмма атаның сүзе нык иде:
– Төшкән җиреңдә таш бул!
Ул арада уңган-булган мактаулы кияү дә пәйда булды.
– Әбәткә дип кайтсам, минекеләр монда икән! Сагынып беттем үзләрен, – дип, хатынын кочагына алды...
...Урамда кырык бернең чәчәкле җәе патшалык итә иде.
Сугыш чыгу хәбәренә Зарифа әллә ни көенмәде дә кебек. Күкрәгендә әлегә үзе дә төшенеп җитмәгән, әлегә бәя дә биреп булмый торган ниндидер бер аңлашылмаган нәрсә барлыкка килеп, борнап маташа иде. Бераздан ул үсә, зурая барып, теләк-омтылышка ук әверелә башлады...
«Сугышка... Котдусны да... алсалар иде... Алсыннар иде. Китсен иде...»
Хатын үз уйларыннан үзе дә куркып китә. Әмма ул уй инде бар, ул инде бөреләнгән, ул җанлы, ул яши...
Бик күпләр китте кырык бердә сугышка. Авыл, елый-елый, сыкрап, җырлап озатты аларны:
Каз канатларын санадым, / Очынып кагынганда... /
Инде кемнәргә карармын / Өзелеп сагынганда... /
Кайберәүләр турында инде «дүртпочмаклы» хатлар да килде. «Без вести пропал»... «Без вести пропал?» Әти-әни, хатын-кыз, үкси-үкси, ул язуларны матчага кыстырды.
Ә Котдуска... бронь бирделәр. Алдынгы тракторчы, урып-җыюны бетереп, көзге чәчүне тәмамлагач кына хәрби комиссариатка барырга тиеш дип таптылар.
Мансур турындагы хатны алганнан бирле, елыйсыларын – елап, каргыйсыларны әллә ничә рәт каргап, «бәлки, исәндер» дигән өметләрен кадерләп-саклап бик тирәнгә яшереп куйган хатынның вакыт-вакыт бөтен күкрәге кысылып куя да, йөрәге бермәлгә тибүдән туктап тора.
Сагыштан! Сагынудан шулай тибә ул йөрәк! Ярый әле моны Котдус сизми!
Кырык икенең гыйнварында Котдус та китте. Хезмәт көненә тигән икмәген келәткә урнаштыргач, бурабзарына буаз тана кайтарып бәйләде ул. Тананың муенына китек җиз кыңгырау асты. «Ззз-з-зең... ззз-з-зең... ззз-з-зең...»
– Сыер булса, балалар да ач булмас! Сыерны сакла! – диде хатынына.
Балалар дигәннән, Зарифаның тагын авырлы булуын белә иде инде ир.
Котдусны озаткач, Зарифага башта бик рәхәт булып тоелды. Кайдадыр барган дәһшәтле сугыш та куркытмады аны. Тик әнә шул сөймәгән ир генә янәшәдә булмасын да, төннәрен чәчәкле юрганны бергә ябынып ятарга язмасын!
...Котдустан хатлар еш килде. Килгән берсен матчага кыстыру гадәткә кергән иде. «Өчпочмаклы» солдат хатлары озын матчаны буе белән тутырды. Йомыш белән кергән күрше-тирә аларны күреп шакката, көнләшеп тә куя иде.
– Ии-и-и... Нихәтле хат! Бәхетле дә инде син, Зарифа...
Ә минеке язмый... Югалды... – дип, күз яшьләренә буылып сүзсез кала.
Кечкенә Сания исә, Котдусны хәтерләмәсә дә, матчага кыстырылган шул кәгазьләр белән «әти» дип аталган билгесез затның бәйлелеген бик тиз сизеп алды:
– Бел әти... Ике әти... Өс әти... – дип, шул хатларга төртә-төртә, санарга өйрәнеп маташа.
Аннан күреп, төпчеге Наил дә шунда үрелә:
– Әт-тә! Әт-тә-тә! – ди. Имеш, әтисеннән килгән хатлар!
...Котдустан соңгы хат килгәнгә алты айлап узган иде.
Борчылдымы моңа Зарифа? Юкмы? Тәгаен генә аңлатып бирә алмас иде. Шулай да... Шулай да исән булсын иде ул. Яшәсен иде! Тик... Зарифадан читтә...
Сугышның соңгы елында тормыш тагын да авырайды. Туярлык ризык күрмәгән җанны саклап торучы шул Сандугач кына калган иде инде. Сандугач муенындагы китек кыңгырау да бурабзардагы кадакта эленеп тора әнә...
...«Дүртпочмаклы хатлар җүнле хәбәр китерми лә...»
Хат бик кыска иде.
«...Сезгә Вафин Котдус Вәлиуллович турында хәбәр җибәрәм. Ул Казан шәһәрендәге № ... енче госпитальдә дәвалана. Вафин К. В. гаиләсенә, туганнарына үзенең гарип-леген белдерергә теләми, туган йортына кайтудан катгый рәвештә баш тарта. Мондый инвалидлар госпитальдә тагын бар. Тиздән аларны В. районындагы инвалидларның интернат-йортына җибәрергә әзерләнәләр. Вафин К. В. белән күрешергә теләсәгез, госпитальгә килүегез сорала. Диагнозы: контузия, ампутирование обеих нижних конечностей, правой верхней конечности.
Врач: Сафиуллин Р. 18 январь, 1945 ел.»
...Йөрәк бер мизгелгә тибүдән туктап торды. Диагнозны шундук аңлады... Ул кинәт җиргә чүкте. Бөтен гәүдәсе белән салкын карга җәелде. Күзләрен челт-мелт китереп бер ачты да бер йомды. Кабат кәгазьгә төбәлде... «Ампутирование... нижних конечностей...»
Шактый озак шулай утырды ул.
Таза, көчле Котдусны ике аяксыз, кулсыз итеп күз алдына китерергә тырышып карады... Булмады... Шунда кинәт Котдусның йодрыгы хәтергә килде! Бала башы кадәр зу-у-ур йодрык! Хатын елмаеп куйды. Ул йодрыкның «тәмен татыганы» бар иде аның. Яңагындагы кара көйгән эзләрдән оялып, әллә ничә көн кешедән качып өйдә утырган иде. Хәзер инде ул йодрык та юк икән... Юк икән ул йодрык! Теге зур, авыр уң кулы да юк... Тимерне сындырырдай көчле, таза бармаклары да юк икән. Зарифаны иркәләгән җылы киң уң учы да юк... Ю-уук... Ю-уук...
...Зарифа иртән кисәк уянып китте.
«Зззе-е-ңң... зззе-е-ңң... зззе-е-ңң...»
Китек кыңгырау хәтерне яңартты. «Әллә соңга калдыммы, Ходаем?» Эче «жу-у-у» итеп куйды. Ул җитез генә сикереп торды да тәрәзәгә капланды. Әле таң беленергә дә шактый ерак иде. «Юк! Соңга калмаган! Соңармаган ул!»
Тиз-тиз киенеп урамга ашыкты. Сарайдагы зур агач кул чанасын сөйрәп чыгарды. Нык, чыдам чана. Котдус үзе ясаган иде. Чана төбенә мул итеп салам түшәде дә, аның өстенә пар мендәрен чыгарып салды. (Котдус йомшакны ярата иде!) Ире киткәннән бирле ябынмаган, күңеле сөймәгән чәчәкле юрганны да төреп чанага урнаштырды.
– Балаларга күз-колак була күр! Сиңа ышанып калдырам. Иртәгә кайтып җитәргә тырышам! – дип, күрше йортта яшәгән кайнанасының тәрәзәсен шакып узды.
Чанасы да бик хутлы булып чыкты. Әллә нигә аяклары да җиңел атлап, күңеле дә шактый күтәренке иде аның.
«Ул бит исән! Исән! Исән җанда өмет бар!»
Хатын атлады да атлады. Битләренә сыланып, керфекләренә эленгән кар бөртекләренең күз яшьләре белән буталуын да тоймады ул. Туктаусыз яуган кар чанадагы юрганның чәчәкле бизәкләрен күмсә дә, юлы шактый чиста иде.
«Ззз-е-еңң... ззз-е-еңң... ззз-е-еңң...»
Каяндыр ишетелгән кыңгырау тавышы да әллә аңа иярде инде...
Әллә күктә, әллә чана эзендә, әллә хатынның күңел төпкелендә тоемлана иде ул зеңләү.
...Зарифа әле бу салкын иртәдә, алдагы парлы гомеренең бик тә, бик тә озын һәм борчулы булачагын, шул Котдусны яратып, аннан тагын әзмәвердәй баһадир дүрт малай табып үстерәсен күз алдына да китерә алмый иде…
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1