АХЫРЫ.
Айдарларга килгәненә елдай тоелган ике айны түгәрәкләп, сөйләшә алмаса да Фәния аякка басты. Сөйләшми тору кыен булса да, яту түгел инде дип шөкер итте. Авырыксынмый караган килененә дога укый-укый исәнлек теләп, рәхмәт әйтте. Инде селкенеп йөри башлагач күңеле авылга ашкынды.Гөмер иткән нигезенә кайтса, "элекке хәлемә кайтырмын,үз өеңнең стенасы да дәвалый диләр", бит дип уйланып йөри башлады.Аның йөзе яктырып,күзләре балкып китә иде.Өйдәгеләр барсы да моңа игътибар иттеләр.Айгизә дәүәнисенең һәр күзәнәгенә кадәр тоя иде. Шулай да авылга кайтыйк димәде. Анда кайтса яралары ачылудан,онытырга тырышкан хисләре яңарудан курыкты.Үзенә дә ике ай, бер гөмер булып тоелды.Шифаханәдән мәңге төзәлмәслек яра алып чыкты. Табибның"Әни була алмыйсыз"-дигән сүзе бөтен планнарын җимереп ташлады,өметләр чәлпәрәмә килде. Илһамга ничек әйтергә? "Матур хыялларыңны тормышка ашыра алмыйм", дияр өчен, көч каян алырга?. Хат көтәдер, билгесезлектә тилмерәдер.Әйтсәм нишләр дә, әйтмәсәм ни булыр???
Бөгәрләнеп, урын-җирен чәйни-чәйни елап төн чыкты. Иртәнге обходт та табиб"Сезне чыгарабыз",-дип күрсәтмәләр биргәч,
Айгизә әйберләрен җыештырып тутырды."Бернәрсә дә калмыймы" дип бөтен нәрсәне актарып,кармалап карады. Кулына тиеп киткән кәгазьнең әтисе биргән хат икәне исенә төште. Ташларга теләгән иде, кире уйлап"Хатны файдалансам ничек булыр?" дип үзенә кирәкле урынын укырга булды.
-Мин дәүәниңне караган Гөлия булам. Сезнең алда гәебем зур.Гафу үтенсәм дә кичрмәссез. Кичермәслек ялгышлык эшләп күпме кешегә хәсерәт китердем,борчуга салдым.Теләсә кемнән ишеткәнче дөресен үзем язам.
Илһам белән минем арада берни дә юк.Минем янга исерсә генә килә иде. Исерекне алдарга була,шуңа да аның әнисенә үземне корсаклы дидем.Синең белән аралаша башлагач,күземә карап сине мактап, мине түбәнсетеүенә җаным әрнегәнгә, үч алдым.Хурлануым көчле иде,Илһамның эчүен ташлауыннан, сине хөрмәт иткәне,яратканы аңлашыла. Шуны белү хурлануымны тагы да көчәйтте. "Илһам никах укытып кайткан" дигәнне ишетүгә Фәния әбигә киттем, аңа бер сүздә әйтергә өлгермәдем.Ул мин ишектән керүгә егылды Фельтшерны алып килдем,Фәния әбине алып киттеләр.Ул Мәликә апа белән ачуланыкшан булган. Үкенеп үлсәм дә, үткәнне кайтарып булмый. Бәхетле гаилә корып, балалар сөеп яшәргә язсын.)) Айгизә укып бетергәч,Ниткән бала,нинди гаилә"-дип бер елап алды да
"Ни язса шул булыр,кайткач Илһамга хат язам",дип хатны кесәсенә тыкты...
2
Шифаханәдән абыйсы килеп алды,әниләре өстәл әзерләгән иде.Әтисе дә эштән кайтып керде. Айгизә өйдәге җылы адмосфирага сөйенде. Бер начарның,бер яхшысы була, әти-әнисенең мөнәсәбәтләре уңай якка үзгәрү Айгизнең сызлаган җанына әз булсада дәва бирде,
дәүәнисен
күргәч кәйефләре тагы да күтәрелеп китте.
-"Яткырмыйбыз сине дәүәни,минем унсигез яшем дә икәү биисебез бар,-дип кочаклады,үпте.кулларын аякларын уды. Үзенең авыртканын сиздермәскә тырышты.
Фәния оныгына карап авылдагы гәйбәтне исенә төшереп, күз алдыннан үткәрде.
-Их сөйләшеп булса икән дип, нишләргә белмәде. Дәүәнисенең күзен дә алмый гел карап торуын сизгән Айгизә"Дәүәни, әйтер сүзең бармы әллә"-диде. Фәния баш какты, кулы белән ишәрә ясады.
Хәзер була ул..,Айгизә ручка белән дәфтәр алып килде.
-Әйдә әле дәүәни, язып җибәр.Фәния башын селкеп, шул ук ишәрәне янә күрсәтте. Тырыша торгач аңлаштылар.
Гөлиянең хат биргәнен күргән булган,шуны сорауы икән.Айгизә хатны алып дәүәнисе янына килеп утырды да Гөлиянең сүзләрен үзгәртеп,
-Айгизә син безнең арага кердең. Илһамнан бала көтмәсәм берни әйтмәс идем. Син яшь әле, үз тиңеңне табырсың. Без өйләнешәбез. Илһамга хат язма дип, укыган булып сөйләп күрсәтте. Дәүәнисенә дөресен әйтеп бушанасы килсә дә үзен тыеп калып,башын күкерәгенә куеп ятып торды да, уйлаганын эшләргә булды.
Йөрәгендәге ялкыннан бөтен җиренә ут капты,сөю тулы җаны бәргәләнде."Барда бетә",дигән уе тәненә меңәрләгән энә кадаса да, әрнеп авыртуына түзде.Күңеленә тулган хисләр,"Алай язма,дөресен әйт"-дип ялындылар," "Юешләнгәч яза алмас" дип,дәфтәр битенә күз яшьләре булып актылар. Айгизә бирешмәде. "Дөресен әйтсәм өйләнсә дә, бала булмагач ташлар",-дип уйлаганын язырга кулы каршы торса да җиңде,иң кулай сәбәп шушы дип, күңеле кушканчы эшләде.
-Илһам! Син минем янга йөргән кызыңны ташлап килгәнсең икән.Бер катлы яшь кызны ышандыру җиңел булгандыр.Дөрестән дә мин сиңа ышандым.Ул кыз да сиңа ышанган булган. Әле ярый бу хакта белдем, мине дә шундый хәлдә ташлар идең.Үзеңнән бала көткән кызың белән дуслаш.Мин үз тиңемне табармын.))
Хатны салгач "ашыктым" дип уйласа да, елаудан бүтәнне эшли алмады. Сагынулары артып, яралары тирәня барды.Айгизә төрлесен уйлап карады. Ни генә уйласа да дөрес кебек иде. Әле ярый абыйсы килеп киткәли, аның белән урамда йөргәлиләр,дәүәнисе янына да алып керде.
Дәүәнисе "егете" дип белеп, шатланганнын бармагын күтәреп күрсәтте.Кәйефе күтәрелгәнен күреп Айгизә берни дә әйтеп тормады.Дәүәнисе өчен абыйсы,Айгизәнең егете булып калды. Бу дәшми калу файдага булды.Фәния тыныч йоклый башлады. Биргәнне теләп ашады.Утырасы килүен белгертте.Көндә алга китеш сизелде.
Бер көнне басам дип омтылды,барып чыкмады.Икенче көнне килене керешкә торып утырды, аңа тотынып торып басты.Бу уңыш барсының да тырышлыгы аркасында булды.Инде адымнарын ныграк басып,озагырак йөри башлаганга күрә, кайтасы килә дә инде. Ике бармагын күрсәтә дә,өченчесен бөкли.Тәҗемәче Айгизә
"Өченче ай китте, кайтарыгыз тормыйм,",- дип әйтә ул дигәч, уйлаштылар да, уртак фикергә килеп ризалаштылар.
-Көннәр бик сукка киткәнче кайтарырга кирәк, без уйлый да белмибез,әнинең башы эшлиерәк төшә, торбалар катса нишләрбез,-дип әйткән әтисенә, әнисе"Рөстәмгә дә әйтик әле,бәлки кайтара алыр"-дип йомшак кына әйтеп куйды. Айгизә унҗидене тутырып узсса да, өйләрендә мондый аңлашу, киңәшләшү, килешү дигән нәрсәләрне күргәне булмды. Ничек рәхәт икән ләбаса.Әнине алыштырып куйганнар диярсең. Дәүәнине яратып,яшь баладай карый,күзгә яшьләр килерлек итеп җылы итеп сөйләшә.Бу күренеш җанны эретә. Айгизә әнисен барып кочаклады. Ни гәҗәп,анысы аны куллары белән чорнап алып"Кызым,алтыным, алма бөртегем",-дип үбә-үбә яратты да, елап җибәрде.Айгизәнең ике битен учына алып күзләренә карап"Кичер мине кызым, барсы өчендә гафу ит балам",-диде.
Бердә эремәс дигән күңел бозларын, әнисенең бер җөмләсе ташу итеп агызды."Хәйерлегә булсын", дип дәшкән әтисен дә үз яннарына дәштеләр.Айгизә"Лучше позже,чем не когда",дип әтисе белән әнисенең уртасына басып"Папа,мама и я, ностаящая семья",-дигәч,күңеле тулып елый башлады.
Дәүәнисе ни дияргә дә белми карап утырса да, бу яшьләр шатлыктан чыкканы аңлап куанып елмайды да,яулык очы белән үзе дә күзләрен сөрткәләп алды.
3
Бик каты
ишек дөбердәткәнгә ,"Званок эшләмиме әллә",-дип аптрап бер-берсенә караштылар.Айдар "кем булырга мөмкин"-дип глазоктан карап, "Рөстәм бит бу"-дип ишекне ачуга,"Берәр хәл булдымы әллә дип курыктым, ник ачмыйсыз?"-дип Рөстәм килеп керде.
-Шакуга ачтым бит.
-Званокка ут каба язгач кына шакыдым,аннары дөбердәтергә тотындым. Сез барыгызда елагансыз түгелмеее? Әби үлмәгәндер биит?
Барсыда бер авыздан диярлек"Юуук, исәәән"-диделәр."Әнине кайтарасы иде", дип, планнарын аның белән дә бүлешеп,Айдар үтенечен җиткерде.
-Без слов Айдар абый.
Какрас Октябрьский праздникта өч көн ял...
4
Кайтып керүгә Айгизә мичкә ягып җибәрде. Төтен чыкканны,кайсы машинаны күреп күрше-күлән керә башлады,сумкасын өстерәп диярлек Мәликә килеп керде.
Сөйенеченнән балкыган фельдшер килеп җитте.
"Йончытмагыз,өзлегә күрмәсен",дип Фәнияне яткырды. Инде көн дә керерсез,бүгенгә җитәр барыбыз да кайтыйк",дип, хәл белергә килүчеләрне алып чыгып китте.
Рөстәм машинасы янында ике ир белән сөйләшә иде.Чыгучылар арасыннан берсе
Мәликәгә" Бусы кияүдер инде",-диде. Рөстәмнең бу сүзне ишеткәнен,брылып җавап бирергә җыенганын сизеп,озата чыккан Айгизә"Әйе",дип әйтеп өлгерде.
-Әйдә җаным кер инде,"дип үзе кереп китте.
"Нишләп алай эшләдең?"-дигән абыйсына, " Берәү әйткәнне дә аңламый, килеп җафа чиктергән иде,кияәүгә чыккан дип сөйләсеннәр өчен"-диде.
Абыйсы"Хәзер син кунак кыз түгел, ир хатыны булып кайтың значит"-дип рәхәтләнеп көлде...
Абыйсы икене йоклагач китте.
Айгизә элеккечә урамга чыгу сәгате җиткәч,стенага күз салып алды.Илһамны уйлады.Килүен дә теләде, "килсә нихәл итәрмен",дип тә курыкты.
Атна узды,ун көн булды,ай тулды. Айгизәнең соңгы өмет җебе өзелде. Ир хатыны булгач аның турында беркемнәндә сорашып та булмый бит дип, телевизор карагандай утыра иде.
Илһамны уйлап таң аттыра, җан авазы белән аны чакыра.Тышка чыгып елап керә.Дәүәнисен борчымаска тырыша. Кечкенәдән үстергән онгының бөтен нечкәлекләрен хәтерендә саклаган Фәния барын да сизә,күрә.Тик киңәшләрен биреп юата алмый. Айгизә күрмәгәндә үзе дә елый.
Сөйләшмәгәч ишетми дә дип уйлаганнармы? Бер сөйләшүләреннән
Рөстәм белән Айгизәнең абыйлы сеңелле икәнлеген белгән иде.Оныгын кызганып күрсәтми елап, кан басымы күтәрелде. Айгизә үз хәлен күрсәтмәскә тырышкан кебек,Фәния дә сиздерми түзде.
5
Кайтмасам да була дип, шабашкага киткән Илһамны көн дә бер төш кереп йөдәтте. Яткан урыныннан кинәттән торып, йөренеп ала торган гадәте барлыкка
килде.Тыныч кына утырган җирдән"Кемдер дәште"-дип ишек ачып карый башлады. Төркемдәшләре булган хәлләрне белгәнгә, аны сәерләнә башлады дип шикләнделәр. Илһам үзе дә курка башлады. Ничә тапкыр аракыга үрелсә дә эчә алмый иде,бу юлы да шулай булды.Стакан тотуга күзенә Айгизә күренде.
Күңеле авылга тартты.
Өйгә берәр нәрсә булдымы икән әллә,дип уйлап,"Егетләр мин кайтып киләм әле"-дип кайтып киткән иде, өйләргә ут алгач кына авылга кайтып төште.
Фәния әбисендә ут күреп, шунда борылды.Йөрәге чыгардай булып ашкынды"Ул кайтканмы,башка кешеме икәнен беләсе килде.Ул булса ярар иде"-дип теләде.
Алардан чыгып килүче Мәликә"Илһам синме әллә? Ир хатыны янына кич килмиләр"-диде дә узып китте.
Илһамның аяклары ябышып калды.Күз алды караңгыланды.
-Никләр кайттым,иртүк китәм"-дип көчкә кайтып егылды.Гөмеренә беренче тапкыр сулкылдаганчы елады.
Күңеле кебек шыксыз караңгы өендә алга-артка йөреп таң аттырды.
"Соңгы кабат карыйм сезгә", дип, күзләре белән өй эчен айкап чыкты."Әни белән саубуллашырмын"-дип зиратка керә китергә булды...
Аннан алда барган ике
ирне куып тотты.
-Сәлам авылдашлар, иртүк сез дә әрвахлар хәлен белергә булдыгызмы?
-Сәлам Илһам,кайчан кайттың? Хәл белмибез, Фәния әбине җирләргә җыенабыз-диделәр....
Нинди булсаңда,кайда торсаңда көн үтә...
Айдар Фәния әбинең җидесенә өндәп чыкты. Чакырганнардан Илһам гына килмәде. Аш узгач,зиратка менделәр. Айдар"бабаең янына барып киләм"дип китте. Айгизә шуннан файдаланып серләрен,бар булган борчуларын дәүәнисенә сөйләде.Дәүәнисе белән хушлашып,"Китәм инде каласың"-дип әтисе янынына,бабайсы кәберенә китте...
Зираттан кайткач Айгизә үзенә шөгель табып, вакыт уздырырга теләде.Башы да үз эшен эшли "Кәбер дә булган, ашка килмәде,китәм дигән, киткәндер инде"-дип Илһамны уйлады. Гөлия дәүәнисенең өчесенә дә, җидесенә әзерләнгән дә булышты. Алар хаттә дуслаштылар да.
Гөлия"Мин язганнарга ышанмагансың,кияүгә дә чыккансың,Илһам синнән хат килми дип почта яшеген кубарып ташлаган,үзе авылдан чыгып киткән иде, кайтуын күр син. Дәүәниеңне ләхеткә дә ул төшергән бит"-дигәннәрен күңелен дә яңартып,Илһамны күз алдына китерде,еламаска тырышып,савыт-сабаларны урнына куярга дип, өй алдына чыкты.Капка ябылгандай булды,келәсе төшеп җитмәгән булгандыр,дип карап тормады,өйгә керде.Әтисе,"Кызым Рөстәм кайтып җитәр,ашларыңны җылыта тормыйсыңмы"-диде.
"Хәзер әти" дип Айгизә суыткычка аш алырга барган иде, ишек төбендә торган Илһамны күрде.Күзләр очрашты.Таралган зиһенен җыйнап, әтисенә әйтеп өлгергәнче Илһам килеп тә керде."Абыең кайтып та җитте мени"-дип Айдар урыныннан кузгалды.Аңа игьтибар итүче булмады.Ул
сүзсез генә карашып торган яшьләрне калдырып чыгып китте.
Илһам Айгизәне күтәреп алды.
-Дәшмә,әйтмә мин барында беләм,дип тезергә тотынды.
Айгизә сүз дәшерлек хәлдә түгел иде.
Рөстәм кайтып җиткән икән,сөйләшкәннәрен ишетеп Илһам Айгизәне идәнгә төшерде...
Өстәл артында җитди сөйләшү булды...
Иптәшкә Гөлия килер,
Айгизәне 40-ыгына кадәр калдырам, калганын аннары сөйләшеп бетерербез-дип Айдарлар китәргә әзерләнделәр...
6
Көткән көн җитте."Яшерәк әле"-дип уйласа да,кызының ниләр кичергәннәрен искә алып, әтисе Илһамга ризалыгын бирде.Туй җәйгә, ник икәнен беләсез, барыбыз да монда чакта никах укытып китәбез,әни дә куанып ятыр",диде.
Догалы табын артында никах укылды.
"Арыдым да бугай, йоклап та булмаган иде,хәлем китеп башым әйләнә,
ятып торам",дип Айгизә барып ятты.
Әнисе өстәлләрне җыештырып, идәннәр юып, алып китәселәрен тутырып эшен бетергәч"кызым без китәбез",- инде дип дәште. Йокмсырап киткән Айгизә кинәт сикреп торды.Башы әйләнеп укышып куйды.
-Сикереп торганга ул кызым,без киткәч ял итәрсең" диде."Китәбез" дип, чыккачта, Илһамнан аерыла алмаган абыйсының кузгалып киткәнен көтеп,көчкә түзеп торган Айгизә, алар китүгә капка эченә кереп косып җибәрде. Килеп биленнән тотткан Илһамга"Күберәк ашлды бугай"-диде.Илһам "Күп ашама симерсәң күтәрә алмам"-дип күтәреп кереп китте.
"Без хәзер никахлы ир белән хатын"-дип Айгизәне кулыннан төшерми генә үбәргә үрелде. Айгизә авзын кулы белән каплап"Ым,ыыы"- дип,чәбәләнергә кереште, җибәрергә кушып Илһамның аркасына какты..Көчәнеп коса-коса хәле киткән Айгизәнең укшуы басылмады.
Илһам аны урынга яткырып янына утырды да,
-Җан кисәгем син берәр нәрсә уйламыйсыңмы?
-Уйларга хәл юк әле...
Айгизәнең уйларга хәле булмаса да уйланырга җирлек бар иде.
Әтиләре киткән көнне Гөлия белән төне буе сөйләштеләр,
Гөлия, "минем дә егет бар" диде.
-Бик яхшы,үзегезнең авылныкымы? Ничек аралашып киттегез?
-Илһамның кубарып ташлаган ящигыннан төшкәндер инде, Рәсим хат табып, ачып укыган. Минем янга килеп синең хат икәннен әйтте."Кыюлыгым гына җитмәде, күптәннән яратып йөрим, корсаклы булсаң да өйләнәм" диде.
Айгизә телсез калды.
ә Гөлия сорап куйды"Ник алай яздың?Айгизә"Операциядә кичердем, авыру булгач, араны өзәргә теләдем"диде.
Хатың мине егетле итте.
Илһамга эләкмәүе шәп булган, арагыз ялганып китер,сине калдырсыннар өчен генә ризалаштым,иртәгә килмим, Илһам "сине үзем саклыйм"-диде.
Кәҗәне кәбестә янына япкач ни буласы мәгьлүм инде.
Илһам"Син несовершеннолетние"- дип үзен кулда тотырга тырышса да"Айгизә нечего страшного,мин барыбер балага узмыйм, куркырлык берни дә юк"-диде.Илһам"Алдан кычкырган күкенең башы ярыла"дигән иде.Шулай сөйләшә-сөйләшә беренче сөйешүнең нәтиҗәсе икәнен Айгизә уйламады да.
Әллә нигә бер күңеле болганып алганны исәпкә алмаганда, барда яхшы булып,ике өй арасында көннәр үтә торды.Тагын да матурланып киткән хатынын Илһам яратып туя алмады.Үзләренә баргач бәрәңге, тозлаган кыяр алып кайткан иде,"Җан кисәгем, әйдә үзеңә дә мәшәкате әз булыр, әрчеми генә бәрәңге пешер әле, тозлы кыяр белән ашарбыз",диде. Хәйләкәр генә елмаеп басып торган Айгизә"Бәрәңгесе булыр, кыярын ашап бетердем, дәүәнинең идән астын да тикшереп мендем",диде.
Чыгарга җыенган Илһам"Ишетелде генәме, әллә син сөйлисеңме?- дип, хатынына борылды.Айгизә сүз әйтә алмый,яшь аралаш көлә-көлә ирен килеп кочаклады.
Шатлык дулкыннары тынгач бер үк сорауны уйладылар"Әти-әнигә ничек әйтергә?
"Әйтмибез", диделәр дә үз көйләренә яши бирделәр. "Юллар өзелгәнче кайтып килик дип әйттек",дип кайтып төшкән кунакларны каршы алган Айгизәдәге үзгәрешне әнисе күрүгә сизде,әтисенә дә әйтеп, аны көйләп,җайлап, майлап куйды.
Җыелышып өстәл кырына утырышкач,"Тост әйтәм"-дип әтисе торып баскач Айгизә Илһамның кулына тоттынды.Айдарга карап ни әйткәнен көттеләр.Нотык сөйләп тормыйм"Туасы онык өчен"-дип бокаллар күтәрергә кушты.Иң шатланганы Рөстәм булды.Сеңлесе белән кияүне килеп кочаклады да"Сәламәт булып тусын, исән-сау үзегез үстерегез?-дип әйтеп,күңеле тулып сеңлесенә башын терәде.
-Рәхмәт абый булганың,мине аңлаганың өчен",дип Айгизә торып басып абыйсын кочаклады.
Аларның кочаклашып басып торуларын өстәл янында карап утыручылар кул чаптылар.Әниләре яннарана килгәч уртага алдылар.Ә ул,Илһамга карап,ничек яшәгәннәрен,бормалы тормыш юлларын әзерәк шомартып, кыска гына сөйләп,"Ходаем инде гел аңлашып,бергәләп яшәргә язсын.Табиблар "булмый" дигән,үзе биргән оныгыбызны күрергә,сөйеп үстерергә насыйп итсен"-диде.Айдар"Ходай үзе ашыктыргач туенда итәрбез инде.Улыгыз"Сезнең туйда миндә булдым",-диярлек итмәбез дигәч барда көлә башлады, Айдар үзедә кушылды.
Тәма
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6