ҖАН КӨЕГЕ 9 БҮЛЕК
.............................................
Машина паркына кереп, бераз эшләрен карап йөргәндә предселатель үзенә чакыртып алды егетне.
Син Рәдиф, Хәдичә әбиләргә барган идең мени?дип сүз башлады Фаиз Фәритович. Берәр йомышың төшкән идеме?
Әйе, Фаиз абый... Рәдиф кызарынып, ни әйтергә белмичә сүзсез калды. Сез каян күрдегез?
Я- я, Рәдиф, каушама.
Председатель елмаеп урындыка ымлады. Утыр энем диде ул, өстәлдәге кәгазьләрен читкәрәк этеп.
Авыл өйләрендә энем, тәрәзәләр күп бит. Ә инде тәрәзә саен кызыксынучан күзләр икәнен үзең дә яхшы беләсең. Синең дә Сәрияләр гә кереп киткәнеңне күреп калганнар.
Алай икән... Ә мин ярый әле, күрше тирәдә кеше очрамады, дигән булдым тагын. Шул арада сезгә килеп тә ирешкән.
Әйе, ишетелде. Ярар, Рәдиф,бу гайбәт җыеп утыра икән дип, уйлый күрмә тагын. Сәрия әнисе ягыннан миңа туган тиешле кыз ул. Шуның өчен аның язмышы өчен бик борчылам. Аның күргәннәрен язсаң, энем, кино төшерергә була. Елый-елый карарлар иде.
Күргәннәрен? Бик яшь бит әле ул..
Рәдиф сиздермичә генә председательгә карап алды.
Әйе, кап кара матур күзләрендә ниндидер бер моң, сагыш бар шул аның. Хәттә көлгәндә дә югалмый ул чаткылар. Димәк, ниндидер кайгы килгән аларга?
Әле шул вакыт :Бәлки ире белән берәр фаҗига булгандыр дип, Сәриянең ире турында сорашырга теле бик кычытса да, үзен кулга алып, тукталып калды Рәдиф.
Әбисе дә бик әйбәт ак әби,диде ул, Хәдичә әбине күз алдына китереп. Шундый ягымлы итеп сөйләшә. Әйтерсең аны гомер буе беләм.
Әйе, Хәдичә әби кебек сабыр кешеләр бармак белән санарлык.
Фаиз Фәритович, кызыксынып егеткә карады.
Шулай да, егет, диде ул елмаеп. Сер булмаса әйт әле, нәрсәгә кергән идең ул өйгә? Сәрия янына дияр идем, әле беренче тапкыр очрашкансыздыр. Әллә юкмы?
Фаиз Рәдифнең уңайсызланып калганын күреп, тынычландырырга ашыкты.
Әйтәсең килмәсә, Рәдиф дус, әйтмә син диде ул, документларын тоткалап. Мәҗбүри түгел. Ә Сәрия бик акыллы..
Беләм, Фәритович. Мин аларда йоклап чыктым.
Йоклап? Председатель күзләрен зур ачып, телсез калды. Ничек йоклап .. Дөрес ишеттеме ?
Дөрес, Фаиз абый. Туктагыз әле, каушатмагыз. Хәзер аңлатам.
Белмим, белмим. Аңлата алырсың микән?...
Мин Фаиз абый, килгән генә көннәрдә басуда ватылып калган комбайнны рәтләргә булышып, төнгә калдым. Ә инде эш беткәч, белер белмәс басу юлы буйлап йөреп адашканмын. Арып талып авылга кергәч, бер капка төбенә ял итим дип утырган идем, шунда йоклап та киткәнмен.
Ә мин әллә нәрсәләр уйлап бетердем. Председатель бармакларын өстәлдә биетеп көлеп җибәрде. Капка төбендә йоклагансың мени? Ничек туңмагансың энем, төннәр бик салкын бит хәзер.. Мин диванда йокладым бит, Фаиз абый... Өйдә йокладым..
Өйдә?
Әйе. Сәрияләрнең капка төпләрендә бүрәнәләр бар анда. Мин шунда йокыга киткәнмен. Үзем дә сизмәдем, Фаиз Фәритович. Шунда Сәрия бераз һава сулап керим дигән җирдән мине күреп алган да, Хәдичә әби белән өйләренә алып керделәр.
Имәндә икән чикләвек. Яңа башка барып җитте Рәдиф.Әнә шундый кешеләр инде алар. Ике хатын-кыз бер белмәгән ирне өйгә алып кереп, диваннарына урын җәйгәннәр. Нигә Хәтирә апага кайтмадың?
Сез ышанмассыз инде, Фаиз абый. Хәтирә апаның кайсы урамда торганын да, хәттә исемен дә оныттым мин . Килгән генә көннәр иде бит. Авыл да зур. Паркка юлны өйрәтсәгез дигән идем дә, төн уртасында йөрмә дип, Хәдичә әби, үзләрендә калдырды. Җылын дип кайнар чәй эчерттеләр, урын җәйделәр...
Димәк, шуның өчен рәхмәт белдердең. Молодец, Рәдиф. Монсы хупларлык гамәл.
Аннары, Фаиз абый. Рәдиф, сорарга җай чыкканга сөенеп, җитәкчегә карады. Ул төндә Сәриянең ире кайтып тавыш чыгармаса ярар иде дип, куркып беткән идем. Бүген дә күренмәде. Шабашкада мазармы соң ул?
Бу гаилә турында ишетмәгәнсендер әле, Рәдиф. Ишетсәң сорамас идең.
Председатель әкрен генә торып тәрәзә каршына килеп басты. Быел көз әйбәт килде диде ул, урамда көлгән кояшны күзәтеп. Бүтән елны пычрак изеп йөреп техникалар ватылып бетә иде. Быел Аллаһ тәгалә көннәрне бирде, Аллаһка шөкер. Ә менә Сәриянең бабасы үлгән көздә көннәр яңгырлы булып, игеннең яртысы басуда калды дип сөйләгән иде олылар. Бик яшьли киткән Исмагыйль абзый . Вәәт..
Хәдичә әбинең ире буламы инде ул. Кызганыч, Хәдичә әби шулай яшь килеш ирсез калган димәк.
Әйе, яшь килеш. Әле алай гына түгел, Рәдиф. Исмагыйле яшенә җитүгә, малаен да күмә Хәдичә әби.
Сәриянең әтисе дә яшь кенә килеш үлә мени? Нинди кайгы..
Фаиз Фәритович, сүзсез калып, байтак тәрәзәгә карап торганнан соң, кире урынына утырды.
Әйе икеләтә кайгы. Ул елны гомер булмаган эссе җәй килде .
Фаиз Фәритович, вакыйгаларны күз алдына китергәндәй авыр сулап стенага эленгән плакатка төбәлде. Элегрәк безнең авылда бик тирән буа бар иде, дип сүзен дәвам итте ул . Печәннән кайтышлый Сәриянең әнисе әнә шунда суга сикерә. Чишмә чыккан җиргә эләгәме, шул вакыт , көзән җыерып Зөләрә бата башлый. Аны коткарам дип кергән ире Наил дә , белмим юньләп йөзә белмәгәнме, көтмәгәндә су төбенә китә. Шулай итеп, кояшлы эссе бер көндә бердәнбер малае белән киленен югалта Хәдичә әбиебез. Ә Сәрия әтисе белән әнисен..
Әйтәм аны күзләреннән моң тама Сәриянең. Менә сиңа күрәсең булса.. Кызганыч.. Бездә дә бер елны ике яшь егет берсен берсе коткарам дип, батып үлделәр.
Әйе, Рәдиф, бик кызганыч Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә диләр бит. Бигрәк тә башына төшкәннәргә авыр. Ничек түзгәннәрдер Хәдичә әби белән Сәрия. Искә алырга да авыр.
Ә Сәриянең ире? Ул кая?
Ансымы? Ансы да бер имансыз бандә булып чыкты шунда . Өйләнүгә башта эш эзләп шахта ягына чыгып киткән булды. Аннан кайтты да, барсын ташлап кире шунда китеп барды.Рәшиднең әнисе бик өнәп бетермәде шул аларны. Укымыган, ярлы дип авыл буйлап сөйләнеп йөргән дә диделәр. Малаен бәлки ул да котырткандыр.Белмәгәч, төгәл әйтеп булмый, энем.
Алай икән, Фаиз абый. Сәрия монда калды мени?
Әйе. Сәрия авыл баласы шул ул. Читкә китеп яши алмый. Аннары, Хәдичә әбинең дә бер кешесе юк бит. Аны да калдырасы килмәгәндер, Әнә шулай итеп, Сәрия иренә ияреп китмәде.
Хатыны китмәгәч тегесенә нәрсә калган, китәсе дә булмаган бит инде. Авылда бик рәхәт. Эше дә бар бит.
Китте шул, Рәдиф, Сөенә сөенә китте. Аерыласылар иде инде. Әле җитештеләр микән.
Фаиз баштанаяк егеткә күз йөртеп чыкты да, җәһәт кенә аның артына килеп басты.
Син энем, диде ул, аталарча Рәдифнең җилкәсенә көчле кулын салып. Бик акыллы егеткә охшап торасың. Һәрхәлдә миңа шулай тоела. Икәү генә чакта дөресен әйт әле, Сәрия ошадымы сиңа? Миңа ярар өчен генә түгел, йөрәгең уйлаганын әйт.
Фаиз абыый..
Ярар, бетте. Гафу ит, Рәдиф. Шунда кадәр генә иде. Фаиз ник сораганына үкенеп, читенсенеп куйды..
Син бик чибәр ир егет, бәлки яратып йөргән кызың да бардыр, энем. Җитмәсә Сәриянең баласы туарга тора. Ярар, ансы синең эш түгел. Паркта ничек анда хәлләр. Яңа алган комбайннан уңмадык бугай, чурту. Еш ватыла башлады.
Андый хәлләр була инде ул, Фаиз абый. Сез сүзне кирегә бормагыз әле. Үзегез сорадыгыз, үзегез җавап та алмыйча, икенче темага күчәргә маташасыз. Тәк вәәт, Сәрияне беренче тапкыр күрүгә үк, ошаттым мин аны, Фаиз Фәритович. Ә менә бүген бөтенләй гашыйк булып кайттым. Шундый хатының булсын иде ул.
Әллә? Бер мизгелдә Фаизнең йөзләрендә гүя, көзге кояш нурлары биеште. Иреннәренә елмаю кунды.
Син энем диде ул балкып. Сәрияне яратып ялгышмыйсың. Бик акыллы, сабыр холыклы ул безнең. Элегрәк әйтәләр иде инде. Дус кызлары әниләрен күреп, каршыларына йөгергәндә, ул мескен бала капка эчләренә йөгерә дип. Янәсе елаганын кеше күрмәсен. Әле ярый гомер буе янында юатырга әбисе булды. Әнә шуңа күрә Хәдичәттине ялгыз калдырырга теләми дә инде. Түлке менә, бергә булсагыз, Мамадыш якларына китәрсез микән? Әбисе тагын япа-ялгыз калырмы?
Шул вакыт, егетне аптырашта калдырып, председатель кычкырып көлеп җибәрде. Бер абзый тумаган колынчагын күз алдына китереп, улына кычкырган диләр бит. Төш улым, колынның билен сындырасың дип. Мин дә шул агай булдым бугай әле. Хыялланып, әллә кайларга киттем. Сәриянең баласы туарга тора шул, син риза булсаң да, өйдәгеләрең ни дияләр бит?
Бер урында озак утырырга күнекмәгән Рәдиф, Фаизне аптырашта калдырып, нык адымнар белән кабинетны әйләнеп килде.
Бала нәрсәгә комачау итсен инде, Фаиз абый. Исән сау тусын гына,диде ул ышанычлы тавыш белән. Аннары үзебезнекен алып кайтырбыз, бер бишне, Аллаһ бирса.
Ооо , андый зур гаиләгә бер йорт салып бирмичә булмас,болай булса. Арыш басуы ягында, авылда калган яшь гаиләләргә яңа урам булдырырга уйлап торабыз, Рәдиф. Әйдә алайса, беренче булып син башлап җибәр әле. Түлке тагын да инде, әти әниең риза булсалар.
Әти юк минем, Фаиз абый. Сәрия кебек үк тулы ятим булмасам да, мин дә ятим үстем. Аның хәлен бик яхшы аңлыйм. Әйттегез бит, капка эченә кереп елаган дип. Менә мин дә нәкъ шулай эшли идем. Малайларны әтиләре күккә күтәреп чөйгәнне капка ярыгыннан карап тора идем. Менә сез Сәрия турында сөйләгән саен, минем күңел шашып аңа тартыла. Фаиз абый, бәлки тимерне кызуында сугаргадыр. Бала туганчы мин әйтәм...
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 12