Сәлам-сәлам, кызларым-йолдызларым. Чибәр чәчкәләрем, назлы гөлләрем, иркә песиләрем минем. Хәл-әхвәлләр ничек, балкытып үтәсезме киң урамнарны? Егетләр йөрәге селек-селек итеп калсын әле, кызлар. Матур булыгыз, балдызларым.
Мин апагызны көтәм әле, әбидкә кайтып җитәргә тиеш. Әйе. Тизрәк кайтып җитсен инде, бүләк әзерләдем.
Иртән райцентрга менгән идем, барам шулай машинага таба, кайтырга дип
бер уттай кызыл яхшы машина килеп туктады да, нечкә билле, басып торган мул күкрәкле, сылу гына очкарик кыз сикереп чыгып, муенга асылынды. Любимый, ненаглядный мой ди. Чуп та чуп үбеп бетерде. Иреннәргә ябышкач, кулдагы пакетларымны болгап атып, шалкандай тыгыз йомыры булкаларына ябыштым үзем дә сизмичә, кызлар. Ух.
Тертәйгән ими башлары батып керде күкрәгемә, башлар әйләнде. Колактан төтеннәр чыкты бугай, йөрәк дөп тә дөп итә.
Сыланып бетеп кочагыма сеңде чибәркәй назлы туташ. Кайнар сулышы битне пешерә. Күтәреп кенә алып, керер идең берәр җиргә, бабайлар заманындагыча
юк бит хәзер, бер куак төбе калмады, камералар бөтен җирдә йөзеңә төбәлгән.
Шуннан акыл әфәнде нечке генә тавыш бирә башта: кем булыр бу кыз? - дип.
Һич кенә дә искә төшми бит.
Эндәшкән идем, кыз суырылып та чыкты кочагымнан. Тукта, күзлегемнен якыннан күрә торган диоптрийлысын киим әле ди. Монысы руль артында кия торганы икән.
Киде дә: ай, гафу итегез инде, извините простите обозналась я. Перепутала со своим молодым человеком ди.
Да, ладно, бывает. У меня на Вас нету претензии дидем. Если хотите повторить, буду только рад.
Кайттым мин, кызлар. Бөтен күзәнәкләр үрә баскан. Әле дә кочагымда мул күкрәкләр шуыша сыман. Уф. Рәхәт.
Вәт, апагызны көтәм биш күз белән. Капкадан ук күтәреп алып спальняга чабам. Чәчәкләр букеты ясадым бакча гөлләреннән, иң матурларын сайлап кына.
Ваннага җылы су тутырып, роза таҗлары сибеп чыктым. Күрше авыл кибетендә яхшы, кыйбатлы вино күргән идем, шуны кереп алып чыктым кайтышлый. Булгач булсын әле, иеме?
Төркиедән феромонлы хушбуй алып кайткан идем, шуны сиптердем шторларга.
Үзем кебек ялтыр башлы төрек ире сатканда бик мактаган иде: хатын-кызны егып сала икән шуның исе! Хикмәт инде менә. Шәп булды әле. Ату бит бүген түгел иртәгә, кәеф юк, баш авырта, фәлән-төгән ди бит ул!
Мунча көнне дип алдалый.
Беркөн әйтә миңа, мужигың яшь күренә ди икән таксистка хатын. Мин, Никалай алып кайтып куя Казаныңнан дигәч, бер таныш таксичы хатын кайтара башлаган иде аны.
Шул хатын әйтә ди: диета-фәлән дип баш катыралар, ябыгу өчен яшь, пеләш ир кирәк ди икән. Минем дә 10- 15 килоны ташлыйсы бар, шундый ир белән таныштыр әле ди икән.
Шуннан соң апагыз башка машина яллый кайтырга.
Теге чак, Никалай авыл уртасындагы клубка тикле кайтара һәм борылып сыза иде бит. Хатын такси кайтарды диде.
Клуб кызларыннан сорагач, түбәсендә шакмаклы шашкасы бар идеме дип
анысын күрмәдек, но да зур пеләше действительна шакмаклы иде дип көлделәр, балин. Әрекмән колаклы, зур кәкере борынлы, дәү пеләшле, шүрәленеке кебек озын бармаклы- Никалай булган инде ул. Менә мәхәббәт нишләтә сөюгә сусаган җаннарны, кызлар!
Ярый, покага пока, җимешкәйләрем.
Кайттылар бугай, бер ак машина туктады капка төбенә. Ванна ишеген ачып куям да, җөгерәм апагыз каршына!
Чаптым, кызлар ... 🥰🥰🥰😍😘
Җизнәгез
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1