Сер. Повесть (6)
Талантсызлар үчле була, явыз була, мәкерле була. Алар син көчсезләнгән чакта катырак сугып калырга тырыша.
— Мин берничә айга Күмер Тауга кайтып китәм, — диде ул, Гөлфия белән саубуллашканда. — Кайгыра дип уйлама. Язасыларым байтак, шуларны караштырам. Ирләр җир йөзенә көрәшер өчен туа, безне җиңел генә сындыралмаслар. Сиңа дусларча киңәшем: сәяси темаларны ташла. Барыбер берни дә үзгәрталмыйсың. Кыргый хайваннар турында яз. Их-ма, ник мин сине урман фәлсәфәсеннән биздердем икән!
Гөлфия күз яшьләренә коенып елады да елады.
— Кичер, Нияз, мин яндырдым сине, мин, мин! Кичер, кичер!
— Елама, кадерлем, мин үкенмим. Узган эшкә — салават, — диде егет, аның юеш битеннән сыйпап. — Җан сөйгәнем өчен үләргә дә риза хәтта. «Яшьләр»дән башка дөнья караңгыланыр кебек тә... Ну, түзәргә инде.
Нияз артыннан ук Дускай да эзсез югалды. Кесә телефоны җавап бирми иде. Җиде кат авыз, җиде кат колак аша сораштыра-сораштыра ачыклады Гөлфия: авариягә очрап үлгән, имеш. Калын ирен дә клубта бүтән күренмәде. Әй Аллам, нәрсә үзгәрде, йә, нәрсә?! «Дары мичкәсе» шартласа да, бәгъзе адәмнәр сау-сәламәт, элеккечә урлыйлар, талыйлар. Кыз коточкыч гаделсезлек белән беренче тапкыр бәрелеште һәм менә нәтиҗәсе: маңгай ярылган, иҗат дәрте сүнгән, кешеләрдән гайрәт чиккән. Ә аңа нибарысы егерме җиде яшь иде. Гөлфия белән Нияздагы сүрән ут бергә кушылган вакытта дөнья бөтенләй яктырмый иде. Бер үтәчәк иде бу күңел төшенкелеге, үтәчәк. Ләкин иртәгә үтәме ул, берсекөнгәме, яки бер айданмы, яки ярты елданмы — билгесез, ә аңа хәтле көчәнеп булса да яшәү арбасын тартырга кирәк. Күмер Тауга еш кайтты кыз. «Икәү бәрәңге пешергән карама төбендә көч җыям», — дигән Нияз алдаша, аңарда салам сындырырлык та көч юк, егетнең канатлары өтелгән иде.
Нияз:
— Их, умыртып «Яшьләр»дә эшлисе иде, Гөлфия! Сагынам газиз гәзитемне, сагынам хәреф буявы исләрен, — дип аһылдаганда, кызның йөрәгенә кан коела иде.
Беркөнне егет ярты төн уртасында Казанга шылтыратты.
— Мине яратасыңмы? — диде. — Мин хәзер упкын читендә, «яратам» дисәң, аска мәтәлмим, шул тылсымлы сүзеңә ябышып калам,— диде.
Яраткан килеш «яратмыйм» дип чытлыкланып була, ә менә яратмаган килеш «яратам» диюләре, һай, тел әйләнмәгән иң төче ялган иде. «Яшьләр»не югалтуына ул барыбер сызлана, миңа да өметен җуеп, «ике сызлануны бергә кичерсен, кат-кат өстәлгән ярадан газапланмасын» дип, кыз «акыл сата» башлады:
— Син миңа туганым кебек якын, Нияз, синең кебек эчкерсез дус сирәк. Күмер Тауда чибәр кызлар күп, күзеңне йомып йөрмә.
Кинәт егет, уйнак, көр тавыш белән:
— Җә инде, телефон чыбыгында сандугач сайратма, — диде.— Тыңла, сиңа бер әманәтем бар, син шуны теге «дары» авторына җиткер. Исән ул, үтермәделәр аны. Мин Салабаш урманында — карама төбендә, ул исә берәр кояшлы утрауда арка кыздырадыр. Балык түгел, су астында яшәмәс, калкыр кайчан да бер. Дуслар сайларга өйрәнсен. Аны дусты сатты. Сатып, өскә үрмәләргә җыенгандыр, майлы калҗа умырырмын, дигәндер. Сатлыкҗаннарга сөяк кенә ташлыйлар...
— Син саташасың! — диде Гөлфия, ачыргаланып.
— Ир-атны хатын-кыз гына саташтыра, Гөлфиякәй. Бит ул язманы, мин яздым дип, үз өстемә алдым. Ә теге дус чагып өлгергән. Безне аның белән күзгә-күз очраштырдылар. Кайсыгыз дөрес, янәсе. Ул «дары»ның кемнеке икәнен бик шәп исбатлады. Мини-кассетаны карама төбенә күмәм, казып алырсың, өстендә билге — чыбык кададым. Тавышыннан таныгач, гайрәтләнеп, аның өстенә ташланма. Ике юлбарыс арасына сандугач кысылмый. Син минем затлы кошым идең. Бәхил бул!
Сызылып таң атканга кадәр тилереп, Күмер Тау номерын җыйды кыз. Дәшмәде телефон, дәшмәде... Машина тәгәрмәчләрен җиргә дә тидермичә очып кайтып төшкәндә, зиратта кабер казыганнар иде инде. Салкын чокырга үзе кереп ятардай булды Гөлфия, эчтән кайнар сулыш бәрелеп яргаланган иреннәре туктаусыз: «Рәнҗемә, кичер, рәнҗемә», — дип пышылдады. Йа Аллам, бар микән ул кичерүләр?! Ходай кичерсә — бәндә, бәндә кичерсә, Ходай кичерә микән?
Карама төбендәге табылдык аны тагын бер кат үтерде. Кая гына барса да, Нияз кесәсенә уч төбенә сыярлык диктофон сала иде. Тарих битләренә терким, дип юри шаярта, ә ахырдан гел сыздырта иде. Монысын уйнап-көлеп түгел, монысын Гөлфиянең күзен ачам дип яздырган егет. Тасмада Калын ирен тавышы... Менә сиңа: «Чын дус үлсә дә сатмый».
«Яшьләр»нең муенына «яңа баш» «ялгадылар».
— Гөлфия Хан кайчан шартлатыр икән дип, минем дары мичкәсе өстендә утырасым килми, безнең белән хушлашуың хәерлерәк, — диде ул, дәү корсагын кашып.— Син җәнҗалчы хатын, тынычлыкны гел бозып торачаксың.
Аңа «Яшьләр»дән китәргә ярамый иде! Монда Ниязның тормышка ашмаган хыяллары, төенләнмәгән уйлары, басылмаган фәлсәфи язмалары... Гөлфия аларны очлап чыгарга тиеш! Ләкин «яңа баш»ның күзендә мәрхәмәт юк иде. Талантсызлар үчле була, явыз була, мәкерле була. Алар син көчсезләнгән чакта катырак сугып калырга тырыша.
— Миңа сөяркәңнең кулъязмаларын төртмә, ярты юлын да бастырмыйм. Өстән төшкән күрсәтмә, — диде Капкорсак.
Кырмыска өенә кош тоткандай сөенеп кайткан, ди. «Ник авызыңны ерасың?» — дигән ди хатыны. «Анда яралы филне кыйныйлар, мин дә бер типтем әле», — дигән ди кырмыска. Инә очы кадәрле бөҗәкнең аяк көчен фил сизәмени? Үзен шул яралы хайван дип хис иткән Гөлфия нигәдер авыртуны апачык тойды, чөнки кылдан да нечкә бәгырь җепселенә типтеләр.
Дөнья шигрин тиресе кебек һәрьяктан да кысыла иде...
5
...Өстәлгә тау-тау кәгазь өелде. Әгәр аны болытлардан җиргә сипсәң, шыбыр-шыбыр сүз яңгыры явар иде. Биш елда Каләм чакрымнар узды: моңланды, зарланды, елады, кул-аягын сындырды, җанын имгәтте, аның шул хәлендә дә хакыйкать турында сөйлисе килгән иде, ә кешеләр Каләмне ишетмәде: алар тормыш мәйданында чынбарлыкны купшы киемнәргә төреп уен уйныйлар, араларында кемнәр генә юк: ялагайлар, сатлыкҗаннар, комсызлар, йөзләрендә оят пәрдәсе ертылган әхлаксызлар... Каләм, бичара, бер читтән генә шуларга карап тора да, ак кәгазьне тырнап, үкси иде...
Гөлфия кулъязмаларны тураклый башлады.
— Чү, нишлисең?! — Әюпов ишектән үк кычкырып керде. — Ник кәгазьләрне ботарлыйсың?!
— Мин бу шөгылемнән ваз кичәм, Әюпов. Без язып кына кәкреләр тураймады, бөкреләр тигезләнмәде. Миңа башка нәрсәләр белән мавыгырга иде. — Кыз үзе шатыр-шотыр кәгазь ертты, үзе көлә-көлә сөйләде: — Мин булдыксыз түгел. Теләсәм, ике көндә тегү-бәйләү эшенә өйрәнәм, теләсәм, сыер савам, теләсәм, чәчәк үстерәм. Казандагы бер таныш хатыным кул арбасы тартып үзбәк майкалары сатарга тотынган иде, аннан күлмәкләргә күчте, аннан итәк-кофтага. Хәзер инде кибет ачты. Гел чит ил тауарлары гына ташый. Акча күп, көнләп байый танышым.
— Байлык — бер көнлек, ә синең язганнарың — мәңгелек хәзинә, Гөлфия Хан. Авызың гына көлә, күзләрең сагышлы. Тукта, ертма, барыбер күңелеңдә саклана бит ул язганнар. Кабат яңартачаксың син аларны.
— Сез дә хаклы, иптәш хуҗалык рәисе. Ник килдең?
— Сагындым...
— Кәбестә басуыннан өрдерсәләр, кая баш төртерсең икән, Әюпов?
— Дөнья киң вә иркен, Гөлфия.
— Әйдә киттек!
— Кая, Гөлфия?
— Култыклашып үзәк урамнардан йөрибез. Боткаң куерды, аны хәзер бүлеп-бүлеп ашатыргадыр бит.
— Бездән башка да бүләрләр. Гайбәт боткадан да артыграк күпереп авыздан ташый.
— Син зур җинаять кыласың, Әюпов. Гөлфия Хан белән аралашасың. Ничә тапкыр кисәттем инде...
— Чү, җинаятьнең формулировкасы дөрес түгел. Мин синең белән аралашмыйм, мин сине яратам, ханбикә!
Гөлфия комачтай кызарды.
— Әй лә... Мәйсәрә апа кайда икән? Бу кәгазьләрне чүплеккә ташысын иде, — диде ул, тавышы зәгыйфь иде. — Кайда икән инде...
Ишекне ачыйм дисә, кул-аяклары тыңламады. Нишләп йомшарды соң әле? «Яратам, яратам...» Күңелгә тып-тып язгы тамчы тама.
Тып-тып... Тамчы таш тишә, диләр, ә бу — ярату тамчысы... Ай-яй, күңелдәге бозны эретер микән? Ул бит тимердән дә катырак! Алай карама миңа, егет... Сөеп-назлап карама! Синең карашың хисләр дәрьясына салып агыза. Батар Гөлфия, батар, ә син коткармассың да...
— Җәүдәт... Бүлмә азды-тузды. Мәйсәрә апа да юк. Боларны тартмаларга тутырып ыргытасы иде.
— Сез дигәндә аяк түшәмдә, диләрме? Хәзер ялт иттерәбез, Гөлфия.
Тынычланырсың инде, йөрәк. Каләмен бүтән синең каныңа манмас Гөлфия. Сез дә, яза-яза тиресе уелган нәзек бармаклар, төннәр буе сызламассыз. Чиратка тезелгән хәрефләр һәм сүзләр, сез дә, бал кортлары сыман, баш миенә тулып гөжләмәссез. Адәм баласына ял килә-ә, ирек килә-ә!
Җәүдәт кәгазьләр бәйләменә кыстырган кассетаны кулында әйләндерде-әйләндерде дә:
— Моны да ташларгамы? — диде.
Калын иреннең тавышын сеңдергән тасма! Әманәт! Чүплеккә томырасы да авыр хатирәләрдән котыласы иде.
— Йөзең агарды, монда җыр-фәлән генә түгел, ахры, Гөлфия. — Егет табылдыкны учында сикертте. — Сытыйммы?
— Сытма, Әюпов! Бир!
Җәүдәт кассетага сузылган кызның кулыннан эләктерде:
— Син гел шундыймы?
— Нинди, Әюпов?
— Инәле керпе төслеме, дим?
Гөлфия кисәк кенә артка тартылып көлеп җибәрде.
— Инәсез керпеләр дә буламыни, Әюп...— Ул Җәүдәтнең фамилиясен яртылаш кисте дә: — Гафу, мин һаман исемеңә ияләшә алмыйм, — диде.
— Алда күпме гомер, үземә дә, исемемә дә ияләшерсең әле, кызый.
— Әйе, гомер озын. Син шәхси бакчаңда кәбестә чәчәрсең. Мин су сибәрмен, без эшләп картаербыз, — диде Гөлфия.
— Куй, мине кат-кат кисәтмә, Гөлфия. Мин Бабайдан курыкмыйм. Аның ялчы малайлары минем башымны идерә алмады, шуңа Фәлинов-Фәләновлар юк-барга да каныга, ә менә сине нигә яратмыйлар? Син бит яратып туймаслык асыл ханбикә!
Кинәт Гөлфиянең ачылып китәсе дә, күңелендә ни бар — шушы егеткә түгәсе килде. Ә бит ул аны нибарысы өч кенә мәртәбә күрде. Кемгәдер сереңне тапшырыр өчен еллар буе сынауның хаҗәте дә юк. Их, нәрсәдер итәктән тота! Тәгам түгелер өчен чеметем генә ышаныч җитми. Бәлки, шикләнү — чирдер, һәм аңардан савыгыр өчен әүвәл хыянәтләрдән сызлаган җанны дәваларга кирәктер. Калын ирен хыянәте... Биш ел буе үзен мәрхүмгә чутлаткан, ә бүген урманда симереп яткан Дускай хыянәте... Ирләрнең һәммәсе дә хыянәтче микән әллә?
— Мине кирелегем өчен күралмыйлар, — диде кыз, моңсу елмаеп. — Ирләр хыянәтче, ә ул алдакчы иде.
— Син түгел, дөньясы кире аның, — дип төзәтте Җәүдәт.
— Менә шул кире дөньядан сине чыра яндырып эзлиләр, ди, Әюпов. Хакимияттә бабаң белән кәләшең зарыгып көтә, ди.
— Көтсеннәр! — Егет кочагына берьюлы ике тартманы сыйдырды. — Ә син ул гайбәткә төкер! Көчләп яраттырмыйлар да, көчләп өйләндермиләр дә.
Җәүдәт ачулы иде, муен тамырлары бүлтәйгән иде. Ишектән чыкканда, ул Сәлимәне бәреп ега язды.
— Бездән нәрсә ташый бу хәсрәт? — диде Сәлимә, күзен шарландырып. — Ник син милициядән аны тукматтырмыйсың һаман?
— Соңрак карарбыз әле, хәзер эш белән мәшгуль бит.
— Ниткән «эш»?
— Кәбестә яфракларын корт челтәрләгән, шуларга кәгазь сорап алды.
— Бәтәч, нәмәгә ди?
— Кортлар да кәгазь ашый икән. Язмаларыңның караламасын мунча миченә якма, Әюповка җибәр.
— О-о, сенсация! О-о, яңалык! Мин моның турында гөрләтеп гәзиткә язам, име! Ну түлке артыкпортык кәгазьләремне дошман Әюповка бирмим. Мине ите, каймагы, эремчеге белән туендырган хуҗалык рәисләрен бәхилләтәм лутчы. Фәрнәс тә кәбестә үстерә, теге өч мыек Фәрнәс, Каргалыдан. — Сәлимә телефонга ябышты.— Әлү, әлү, бу кем? Ничек «Мин кем?» «Күмер Тау таңнары» гәзитенең башы, ә син, атаң башы, аңгыра, кантурда нишлисең? Идән юасың? Юуыңны бел, ник хуҗаңның трүбкәсен аласың? Кем-кем? Фәрнәс хатыны?! И-и, җимешем, синмени?! Ул чибәрлегең, ул акылың белән нишләп пычрак әрчисең? Эш юк? Җөре ирең тирәсендә уңлы-суллы әмер яудырып. Хәзер калхузлар белән рәис хатыннары идарә итә, җимешем! Фәрнәскә әйт, иртәгә үк йөк машинасы җиффәрсен, бер сарык та салсын әрҗәсенә. Мин аңа күчтәнәчкә кәгазь туплыйм. Нәстәгә-нәстәгә! Кәбестә корткычларына! Вак-вак кисәкләргә ерткалап басуга сибәрсез. Агулый ул бөҗәкләрне, вәт, җимешем. Уф! — Сәлимә, бөдрәләрен өф-өф өреп, маңгаен ышкыды. — Саңгырау! Бигрәк аңгыра хатынга өйләнгән Фәрнәс. Аңгыра дигәннән, Әюпов табылган тәки, име? Бабайның урынбасарлары җир астындагы тычканны да казыттыра, име? Туйлары кайчан ди?
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев