Калдырма, әнкәй! Повесть (12)
Сезнең берәр кайчан боздан яланаяк атлаганыгыз бармы? Хәтерлисе дә килми инде, коточкыч минутларны. Боздан берничә адым атлагач та, очлы чөйгә баскандай тоелды. Аяклар ябыша, ә мин алга барам. Кырт-кырт-кырт... Беразга гына тукталган идем, уң табаным, бозлы җиргә ябышып өлгерде. Мин аны җан көчемә тартып алдым. Һәр адымымнан канлы эз кала иде...
(Дәвамы.)
Кичке аштан соң безнең төркем малайлары кар көрәргә
чыкты. Саф һавада эшләве дә җиңел – мәйдан никадәр
зур булуга карамастан, карны тиз арада тау итеп өеп тә
куйдык. Башкарган эшебезгә куанып, хәл алырга утыр-
дык. Шулчак үзе белән өч малайны ияртеп алган озын
гәүдәле Даян күренде. Ул туп-туры безгә килә. Минем
янга җиткәч, ул мыскыллы итеп сүз башлады:
– Һай, безнең качкын монда икән ләса! Сине генә
күрәсе килеп тора иде.
– Минем үз исемем бар.
– Ярар, тешләшмә. Телсез каласың киләме, ә? – диде
Даян, күркәләнеп.
Чынлап та, аның белән ипле сөйләшүе хәерлерәк. Тик
нинди зыян эшләгәнмен соң аңа? Үземне һич гаепле
итеп тоймыйм. Шулай булгач, нишләп соң мин аның ал-
дында акланырга тиеш. Бәлки, ул хәзер нидер өчен ба-
шымны иярмен дип көткәндер. Әмма үз урынымда каты
торырга булдым.
– Тиктомалга кешегә бәйләнеп йөрисең, – дидем, ачу-
ланып. – Мин сиңа нәрсә эшләдем?
– Нәрсә дидең, салага? Мә сиңа телең өчен! –
Сизмәстән генә колак төбемә китереп тондырды. Ба-
шым әйләнеп китте.
– Даян абый, нәрсә эшлисең ул? – Төркемнән
малайларның берсе мине якламакчы иде. Бу сүзләр
“абыебыз”ны ачуландырды гына шикелле.
– Ә сез монда нәрсә карап торасыз? Тиз генә югалы-
гыз күземнән! Сезгә дә берәрне җиппәримме әллә? –
Даянның шашып кычкыруыннан куркышып, башкалар
юк булды. Бары тик мин, Даян һәм аның белән килгән өч
малай торып калдык.
– Һаман да гаебеңне танымыйсыңмы? – диде тагын
йодрыкларын
төйнәп детдомның “башлыгы”.
Танымыйм дигәндәй ишарә ясадым.
– Алай булгач, мә тагын берне! – Көчле итеп тибүеннән
җиргә тәгәрәп киттем. Аның янындагы малайлар
Даянның фәрманын көтеп, ташланырга гына тора иде.
– Абый, әйдә шул бирәнне типкәлик тә ташлыйк.
– Әйе шул, нәрсәгә аның белән сөйләшеп торырга!
– Юк! – дип бүлде Даян. – Ниндирәк җәза бирәчәгебезне
күптән уйлап куйганмын. Ха-ха, качкын! Әйдә, маңкага
батып жәлләүне сора!
Мин эндәшмәдем. Даян тагы битемә китереп типте.
Танаудан кан ага башлады.
– Тәртип өчен җаваплы икәнемне яхшы беләсең. Ә син,
шайтан алгыры, юри качарга булгансың. Моның өчен
директордан Даян абыең әрләнер дип уйламадыңмы?
Бүген үзең ишеттең, залда мине Мәүлидә Нургалиевна
бастырып нәрсә диде? Балалар йортында тәртип ак-
сый, ди... Синең кебек сарыклар өчен шулай дип әйтә.
Бу кылыгың өчен, беләсеңме, нишләтәчәкмен? – Тама-
гы ярылырдай итеп миңа “сабак биргән” Даян беразга
тынып калды, шуннан теге өчәүгә якынрак килегез әле
дигәндәй, ымлады. – Качкынның ботинкаларын салды-
рыгыз әле!
– Нәрсә эшлисез ул, салмыйм, дидем!
– Ә без синнән сорап тормыйбыз. Мин аны тотам, ә
сез, малайлар, аягыннан ботинкасын сыпырып алыгыз,
бер уңае носкиен дә салдырыгыз.
– Җитәр, алай итмәгез! Кирәкми! Аягым өши бит!
Даян каты куллары белән тотып торды, ә теге
“көчек”ләр ботинкамны, носкиларымны тартып алдылар.
Салкын карга яланаяк баскач, аякларым чымырдап кит-
те. – Бирегез ботинкамны, аягым туңа бит!
Тегеләр бары куанды гына.
– Шултиклем данлыклы качкын үз көчен күрсәтсен
әле! – ди Даян. – Сиңа детдомны урап йөгерергә туры
киләчәк. Ә без вакытны саныйбыз. Әгәр дә өч минут
эчендә берне урап өлгермәсәң, яңадан йөгерәчәксең!
– Аяк өши, йөгермим! Бирегез ботинкамны!
– Әйдә, малайлар, сез аны бастырып барыгыз, читкә
кача күрмәсен, ә мин шушында вакытны санап торыр-
мын. Нәрсә карап торасың, йөгер! Качканың өчен җавап
бирергә кирәк!
Йөгерүдән бүтән чара юк иде. Иреннәремне тешләп,
алга чаптым. Малайлар арттан килә. Түз инде чак кына,
түз, дип, үземне тынычландырам. Җир шулкадәр туң
икән. Табаннарымны өшеттерә генә. Суык сөякләргә
тиклем үтеп керә. Әмма мин туктарга тиеш түгелмен, өч
минут эчендә өлгерергә кирәк. Менә мин гаражга җитеп
киләм. Бәй, аннан ничек үтәргә икән? Водительләр
бит аның алдында гел машина юа, һәм аннан аккан су
бозга әйләнә. Чынлап та, гараж алды боз иде. Димәк,
миңа шуның аша үтәргә кирәк... Беразга туктап кал-
дым. Тегеләр кычкырыша, арттан йөгерә. “Өч минутта
өлгер!” – ди алар. Нәрсә булса – булсын, дидем дә алга
йөгердем.
Сезнең берәр кайчан боздан яланаяк атлаганы-
гыз бармы? Хәтерлисе дә килми инде, коточкыч минут-
ларны. Боздан берничә адым атлагач та, очлы чөйгә
баскандай тоелды. Аяклар ябыша, ә мин алга барам.
Кырт-кырт-кырт... Беразга гына тукталган идем, уң таба-
ным, бозлы җиргә ябышып өлгерде. Мин аны җан көчемә
тартып алдым. Һәр адымымнан канлы эз кала иде...
Даянга барып җитергә күп тә түгел. Гараж да артта
калды. Әмма түзәрлек хәл юк. Аякларымны тоймыйм.
Әйтерсең дә, мин кардан яисә боздан түгел, ә мамыктан
йөгерәм. Башка да эссе булып китте. Күз алдым тома-
ланды. Менә мин җиңел генә итеп карга аудым шикелле.
Әмма авыртуны сизмим...
– Берәр җиреңне авырттырдыңмы, балакаем?
– Әнкәй! Әнкәем! Мин сине нык итеп сагындым. Нигә
безне калдырып киттең, ә? Монда синсез кыен...
– Тынычлан, күгәрченкәем. Үзем дә җаныма урын тап-
мыйм. Менә бүген дә шултиклем рәнҗим. Исән булсам
– авыр сүз дә ишеттермәс идем. Ничек итим икән, Хода-
ем? Аягың авыртамы, улым?
– Юк, әнкәем. Бер дә авыртмый. Нигәдер, баягы кар-
дан яланаяк йөгергәндә җылы мамыкка басып барган-
дай тоелды.
– Син мамыкка басып бармадың, Ильясым, ә минем...
учларыма. Җанкисәгемнең аякларын өшетмим дип баскан
урыныңа үземнең учларымны куеп бардым...
– Рәхмәт сиңа, әнкәем. Сине шултиклем яратам! Ки-
леп ал безне, зинһар...
– Булмый шул, газизем! Әмма мин һәрчак сезнең
белән. Хәлемнән килгәнчә якларга тырышырмын. Тик
берүк явыз эшкә юл куймагыз, яме? Сезнең өчен азак
миңа кызарырга туры килмәсен. Ярар, хуш, балакаем.
Онытма – мин һәрчак яныгызда...
Бәй, мин төшемдә генә әнкәем белән сөйләшкәнмен
икән! Уянып киткәндә, медпунктта ята идем. Шәфкать
туташы Сәйдә апа, бер-ике тәрбияче, директор янымда
басып торалар иде.
– Оһо-һо, ничек котны алдың, Ильяс! – дип елмаеп
җибәрде Мәүлидә Нургалиевна. – Кем кушкан ул Даянга
шулай кыланырга! Менә күр дә тор – иманын укытыр-
мын. Аягың авыртмыймы?
Битемә җылы күз яшьләре тәгәрәде. Директорның со-
равына җавап та бирәсе килми.
– Борчылырга урын юк, – ди шәфкать туташы. – Әгәр
дә чак кына озаграк урамда торса – эшләр хөрт булыр
иде. Әле без спирт белән удык. Җылыта торган мазь да
сөрттем...
Бу сүзләр директорны тынычландырды шикелле.
Бәлки, үзенең ниндидер гаебен дә таныгандыр.
– Ильяс, телисеңме сиңа яңа ботинка алабыз? Шушы
көннәрдә Уфага юл төшәргә тора. Әйдә башкаланы
күрсәтеп алып кайтам...
Мәүлидә апа башымнан сыйпарга омтылды. Әмма ул
куллар миңа шултиклем ят иде. Әгәр әнкәем шушыны
күрсә, нәрсә дип әйтәчәк. Директорның кулы кагылу-
ын теләмәвемне белдереп, башымны читкә бордым.
Аларның яңа киеме дә, шәһәре дә миңа кирәкми.
Шушы вакытта берсен дә үземнең алдымда күрергә
теләмәдем, чөнки шулкадәр сызлана идем. Юк, тешем
дә, аягым да түгел... Күңелем сызлый иде. Ә бит аны теш
кебек суырып ташлап кына котылып булмый. Күңел сыз-
лый, күңел! Дөньяда шуннан да авыррак нәрсә бармы
икән?!
Балыкчылар
Язгы аяз көндә сыйныфташым белән мәктәптән кай-
тып киләбез. Балалар йорты янында яшәгән әбинең өен
үтеп барганда, Фәрит кинәт туктап калды.
– О-о-о, нинди тәмле ис! Әбекәй балык куыра. – Сый-
ныфташым ачык тәрәзә ягына таба борылды да, танауны
кытыклагыч исне сулап җибәрде. – Эх, хәзер миңа
бер таба куйсалар да, ялт иттерер идем!
Чынлап та, нинди тәмле ис! Күптән балык ашаган юк
иде. Мин дә мондый тансык ризыктан баш тартмас идем.
– Ә беләсеңме, Фәрит, минем әнкәем балыкны шултиклем
тәмле иттереп куыра иде. Онга манып җибәрсәме!
Билләһи, телеңне йотарсың.
Әнкәй куенында булган чаклар шушы татлы истән соң
искә төште дә куйды. – Их, әнкәем дә, әткәем дә исән
түгел шул, болай итеп кеше тәрәзәсе төбендә авыз суын
агызып тормас идем. Теләсәм, көн дә пешереп бирерләр
иде.
– Шулай шул. Детдомда балыкны гел бирмиләр, – дип,
авыр көрсенде Фәрит.
Шулчак тәрәзәдән карчык үзе күренде.
– Шушы дитдум балаларын! Әллә берәр нәрсәмне
селтәргә торасызмы? Бар, китегез моннан. Өем янын-
да иснәнеп йөрмәгез! – диде дә ачмалы тәрәзәсен шап
иттереп ябып куйды. Без ары киттек. Фәрит тә, мин дә
әбигә бер сүз әйтмәдек. Нәрсә дисең инде олы кешегә?
Фәрит ызгышып йөргәннәрдән түгел. Үзен ипле тота.
Яңарак кына детдомга килде ул. Әнисе үлгәннән соң,
әтисе үзе тапшырган. Без Фәрит белән бер бүлмәдә
яшибез, бергә укыйбыз. Кыска гына вакыт эчендә үзен
бик яхшы яктан күрсәтеп өлгерде. Матур итеп сурәт
төшерә. Әйтерсең дә, шуның өчен генә туганмыни!
Шигырьләр дә яза сыйныфташым. Әллә нинди
бәләкәй нәрсәдән дә могҗиза күрә белә. Шунысы апты-
рата. Ташып аккан гөрләвекләргә карый да: “Әнә, алар
да яз килүенә шатланып туя алмый”, – ди. Я чагу нурла-
рын өләшкән кояшка төбәлеп: “Безне Кояш апа ярата,
шуңа да аңа рәхмәт әйтергә тиешбез. Күз алдыңа китер
әле, Ильяс, бер тәүлеккә ул юк булса, нишләрбез?” –
дип, башны катыра. Үзе зирәк харап. Менә әле дә ул бик
шәп идея бирде.
– Беләсеңме, Ильяс, сиңа бер нәрсә әйтәм, тик
бүтәннәр белмәсен. Хәзер кайтып ашап алабыз да,
Идел буена балык тотарга барабыз! Син ризамы?
– Мин риза да ул, тик кармак юк бит...
– Әй, тапкансың бәла! Елгага якынрак яшәгән берәр
малайдан сорап торырбыз.
– Ярар, алай булгач.
Икебез дә шатланышып кул кысыштык та детдомга
таба атладык. Ашаганнан соң, кесәбезгә бүтәннәрдән
артып калган икмәк телемнәрен дә салып алдык.
Ярар, тәрбиячеләрдән бүген Хәкимә апа эшли иде. Ул
әрләшеп тә, талашып та бармый. Аның йомшаклыгын-
нан без файдаландык та.
Иделгә якынлаша башлагач, шул тирәдә яшәгән
малайдан кармак сорап тордык. Болында яткан
бүрәнәләрне тәгәрәтеп, суалчан да табып алдык. Күп тә
үтми Иделнең тынычрак урынына кармак ташлап утыра
идек. Ә елга быел галәмәт ташкан. Аръяк белән тоташ-
тыручы агач күперне менә-менә агызып китәргә итә. Яр-
ларына сыймастай булып кая ашкына икән? Суга озак
карап торсаң, баш әйләнеп китә хәтта.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7