ИМГӘК
Хикәя 2 өлеш
Әсхия Абдуллина -Костикова
Бер табан янында үскән ялгыз олы өянкене авылда белмәгән кеше юк. Кайчандыр алар икәү булганнар. Тик аның берсен яшен суккан, анысының кара кәүсәсе инде ничә дистә еллар исән калганының ябалдашы астында караеп торса да, авыл халкы аларны һаман да пар өянкеләр дип йөртә. Инсаф исән өянкегә пәке белән тырышып-тырмашын З хәрефен уйды.
Килде Зәмфирә пар өянке ышыгына. Әмма анда Инсафны күргәч аптырап артка таба чигенде дә, ә син нишләп йөрисең монда? Имгәк. Кая барсам, шунда аяк астында буталасың. Ычкын моннан. Минем монда свидание назначать ителгән. Комачаулап йөрмә әле нормальный кешеләргә, дип Зәмфирә елгага таба атлады.
Бик авыр булды бу минутта Инсафка. Ул бит кызның таудан йөгерә-атлый төшкәнен күргәч, чатанлап булса да аңа каршы кочагын ачып йөгерергә җыенган иде. Классташлары арасында тагын ике кешенең исеме “И” хәрефенә башланганын ул бөтенләй исеннән чыгарган иде шул. .. Инсаф чатанлый-чатынлый, башын аска иеп, тауга менеп китте. Сигезенченең имтиханарын гел дүрт-бишкә бирсә дә ул инде, авылдан китәргә карар кылган иде. Авылдан бик еракка, Себер якларына ук чыгып китәргә теләсә дә, әти-әнисе аны район үзәгендәге техникумга бухгалтерлыкка укырга керергә күндерде. Тик егетнең гомерен счет төймәсе тартып уздырасы бик килмәсә дә , булса булмаса укып чыгыйм әле, аннары күз күрер дип, ул документларын техникумга тапшырды. Классташларының күпчелеге унынчыны бетергәч институтка укырга китү хыялы белән авылда калды, бары тик берничә кыз район үзәгендәге мед. һәм педучилищега, ә ике егет төзелеш училищесына керде. Сирәк-мирәк авылга кайткаласа да Инсаф бер тапкыр да авыл клубына чыкмады, өй эшләрен караштырып, әти-әнисенә ярдәм итеште дә тизрәк район үзәгенә юл тотты. Юл дигәч тә ул елларны юл дигәнең әҗәл белән бер чаклар инде. Авылга бернинди транспорт та керә алмаган вакытларда олы юлдан авылга хәтле унике чакрымны тәпиләп атларга да туры килгәләде Инсафка. Андый юл йөрүләрне ике аягы сәламәт кешеләр дә сукрана-сукрана узса да, Инсаф тешен кысып, иреннәрен канатканчы тешләп булса да узарга тырышты. Икенче курска күчкәч, Инсаф укый торган техникумда умартачылар әзерли торган группа оештырдылар. Авылда бик сирәк кеше генә умарта корты тотса да, Инсаф кечкенәдән үк шул серле бөҗәкләрне, бигрәк тә аларның хуш исле балын ярата иде. Аяклары начар йөрү сәбәпле, иптәшләре атка атланып чапканда, ул чәчәкле хуш исле болында чәчәктән чәчәккә кунып серкә җыйган кортларны озаклап күзәтте, кайвакытта кулына чәчәк бәйләме тотып, шул бәйләмгә килеп кунган кортларны кулына да алгалады. Ни хикмәттер, кортлар аны чакмады.
Инсаф укытучылары белән киңәшләшеп умартачылар әзерләү бүлегенә күчте, шул ук вакытта бухгалтерлык бүлегендә дә укуын дәвам итте. Сиздерми генә уку еллары артта калды. Техникум җитәкчеләре аның бик яхшы укуын, эшкә яратып алынуын күреп, районда умартачылыгы белән дан тоткан Абдул авылына эшкә барырга тәкъдим иттеләр. Тирә ягын юкә урманы каплаган умартачылыкта эшнең самый кызган чагына туры килде Инсаф. Август башы, йөзләгән умартада миллионлаган бал корты эшкәрткән рамнар бал белән тулган. Аларны тиз арада умарталардан алып, балын аертырга, яңа рамнар урнаштырырга кирәк. Умарталыкта эш муеннан икәнен практика вакытында ук белеп алган Инсафка эшкә керешеп китх бер дә авыр булмады. Умартачы Зәйни ага егетнең кулы эшкә ятып торганын бер күрүдә үк аңлап алды һәм аны умартачы серләренә төшендерә башлады. Аларның умарталыгы бу елны да районда беренчелекне алды. Мактау кәгазе белән шытырдап торган ун сум премия акчасы Инсафның түш кесәсеннән урын алды. Егет бәхетле иде. Абдулда егеткә бер генә кеше дә кушамат такмады, хәер аның нинди дә булса кушаматы барлыгын да белүче булмады бугай. Туган авылына кайтулар сирәкләнде, чәнки умарталарны кышка әзерлисе. Аларны туендыру, ояларына тычкан кермәслек итеп кышлау урынына урнаштыру мәшәкатьләре белән көз айлары сизелми дә узып китте, кыш көне алар Зәйни агай белән яңа умарта оялары ясадылар, кышлау урынына кереп умарта кортларының гөжләгәнен тыңладылар. Алай-болай берәр ояда кортларның артык тыңгысызланганын сизсәләр, ояны ачып тикшерделәр, гомумән, бер генә көн дә эшсез тормадылар. Ап-ак кар каплаган кышкы урманны бигрәк тә нык яратты Инсаф. Үз авылында кышкы аръякка чыгу аның өчен зур проблема булды. Калын кар түшәлгән таудан елга буена төшәсе, аннары калын карга бата-чума киң елганың бозы аша чыгасы. Әле анда да Кирмәнчеккә кадәр хәйран ара барасы... Ә монда колхоз умартачылыгына билгеләнгән атлары әһ дигәнче авылга да алып кайта, урман аланына да китереп җиткерә.
Еллар шулай әкрен генә уза торды. Әти-әнисе өйләнү турында сүз чыгаруга, ул, гомер буена тагын имгәк дигәннәрен ишетәсем килми, миңа үземә генә бик рәхәт әле дип каршы килде. Шулай да, бервакыт һич уйламаганда, умарталыкка район үзәгеннән техникумнан бер кыз, бер егет практикага килде. Җәй буена бергәләп умарталар карадылар, яңа күчләр җыйдылар, бал аерттылар, балавыз кайнаттылар, дәваханалар өчен прополис, үлгән кортларны аерым җыеп тапшырдылар. Берүзем генә яшәячәкмен дип план корган Инсаф Маринага гашыйк булуын сизми дә калды. Яңа уку елы башланырга бер-ике көн кала, ул Марина белән бергә өстәл артына кара каршы утырып рамнар чистартканда мәхәббәт темасына сүз баашлады.
-Марина, как ты думаешь, каждый человек имеет право быть счастливым?
-Ну конечно.
А как ты представляешь счастье? Вообще что такое счастье по твоему?
-Счастье… Это когда два сердца бьют в унисон. Ну, вот как мы сидим с тобой. Нам обоим нравится наша работа. Нравится быть вместе.
Кыз, артыгын әйтеп ташладым бугай дип. Кызарып, башын аска иде.
-Нуу, ты и скажешь. Вместе быть нравится говоришь. А я же инвалид. Как уж со мной может понравиться.
-Ты так не говори, Инсаф. Есть люди, которые на самом деле снаружи нормальные, ну не инвалиды, я имею ввиду. А начинаешь с ними общаться, так там гниль сплошная. А ты, ты такой добрый, отзывчивый, спокойный… И красивый.
Бу юлы Инсаф оялып куйды. Йөрәге урыныннан купты да, күкрәк читлеген ярып чыгардай булып тибә башлады.
-Марина, а ты мне нравишься. Очень… Я же как только вы приехали к нам на пасеку, сон свой и спокойствие потерял.
-Честно? Я тоже как только тебя увидела, сразу подумала, вот бы вот этот молодой человек стал моим. Я же тогда не знала еще и твоего имени.
Инсафның куллары ирексездән кызның баллы рамны прополислардан чистартып торган кулларына үрелде. Кыз каршы килмәде. Егет кызның бал исе аңкып торган кулларын учена алып иреннәренә тидерде. Дулкынланудан кызның куллары чак кына калтырый иде.
-Марина, дип пышылдады Инсаф. – Я бы очень хотел, чтоб ты сказала «Да». Но, увы, моя ущербность всю жизнь будет камнем преткновения .
-Да, Инсаф, да! Ты для меня самый красивый, самый сильный, самый, самый.
-Не торопись, Марина. Я серьезно говорю. А для серьезного решения должно пройти время. Если у тебя тоже есть ко мне чувства, я готов всю жизнь ждать тебя. Я все выдержу, все стерплю, но обмана не смогу стерпеть. И…жалости.
Инсаф кызның кулларын җибәрде дә, аның янына күчеп утырып, аның битен учларына алып, күзләренә туп-туры карады. Кыз егеткә таба тартылып куйды. Баллы чәчәк исе кушылган иреннән иренгә кушылды.
...Марина укуын тәмамлаганнан соң, Инсаф Маринаның кулын сорарга аның әти-әнисе янына кайтты. Улларының үз милләтеннән булмаса да өйләнүенә әти әнисе дә бик шат булды. Артык зур итмичә генә район үзәгендәге “Фонтанчик” кафесында туй уздырганнан соң алар умарталыкта эшләрен дәвам иттеләр. Тиздән район җитәкчелеге аларны башка колхозга яңа умарталык оештырырга җибәрде. Шунда Марина ике ул табып, балаларын да олы мәхәббәт канаты астында үстереп олы юлга озаттылар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3