ХИКӘЯ. 1 өлеш
Әсхия Абдуллина-Костикова
-Нишләп соңарды икән?- Алсу аптырап тагын тәрәзәгә капланды. Багана башындагы лампочканың сүрән утында көзге карлы яңгырның авыл урамын камчылаганы гына күренә. Мондый төндә урам этләре дә берәр ышык урын табып, эчләрендә бүре уласа да, чыдап, качып ята инде. Кая гына йөри инде бу Салих? Хәзер кайтып җитәм, дип шалтыратуына да биш былтыр. Алсу, борчылып стена сәгатенә күз салды. Төнге унбер тулып килә. Кичке алтыга "как штык" өйдә була торган ир соңгы арада бик нык үзгәрде. Әллә, Ходаем, сөяркәсе бар микән соң аның. Алай дисәң, телефонын Алсу гел карап кына тора. Бер андый- мондый шалтыратулар күренми. Сөртеп ташлыйдыр дисәң, "удаленный"ларны да бик яхшы эзләп таба ала ул.
Алсу тәрәзә төбенә таянып утырган җиреннән йокымсырап китте. Ул арада караватында тыныч кына йоклап яткан кызы Зилә уянып, шыңшый башлады.
Башка бернинди тавыш колагына кермәсә керми аналарның, әмма сабые тавыш бирүгә аларның сизгер күңеле мизгел эчендә уяна. Алсу да, эһ дигәнче кызының караваты янына килде.
-Ни булды, аккошым? Нигә йокламыйсың?
Кызының тәненә кулын тидерүгә корт чаккандай сискәнеп куйды. Баксаң, кызы ут кебек яна икән.
-Кызым, абау ни булды сиңа? Кич буена рәхәтләнеп уйнадың, тәмле итеп ашадың. Әллә күзем тидеме сиңа?
Алсу бермәл, ни эшләргә белми, кызын кулларына күтәреп, бүлмә буйлап тыз- быз йөри башлады. Ичмасам, әтисе дә кайтып җитми бит. Алсуның ачуы кабара башлады. Берәр спортзалда дөньясын оныткандыр әле. Бу ирләр саташа бугай инде ул спортзаллар белән.
Алсу, иренең телефонына шалтыратты.
Абонент недоступен. Перезвоните попозже. Шушы җавапны ишеткәч, телефонын атып бәрмәкче булды. Урам яктан җил тавышына ияреп машина тавышы да ишетелгәндәй булды. Алсу, кызын кысып кочаклаган килеш, тагын тәрәзәгә ташланды.
-Уф, Аллакаем, кайтты бит. Әллә исерек инде? Кызым, елама бәбкәм, хәзер әтиең кереп җитәр. - Алсу кызын көйли- юата ишек ачарга китте.
Ачык ишек аша иренең адымнарын санап, өченче катка күтәрелүен көтте. Иренең канга баткан йөзен күрергә, чүт кулыннан баласын төшереп җибәрмәде.
-Әнекәем, Салих! Ни булды? Мин куркып беттем. Зилә авырый. Кайда йөрдең син? Әллә сугыштыңмы берәрсе белән?
Салих кабартма кебек күпереп чыккан канлы иреннәрен көчкә кыймылдатып, соңыннан, соңыннан, дип кенә әйтә алды. Көч- хәл белән йокы бүлмәсенә узып, караватка ауды.
Алсу, ни эшләргә белми аптырап китте, аннары, кызын караватына утыртып куйды да Салихның канга буялып беткән киемнәрен салдыра башлады, перекись алып битендәге яраларын сөртте. Авыртуга түзә алмыйча, Салих ыңгырашып куйды.
Зәвык белән заманча җиһазланган, һәр почмагында бәхет нуры балкыган йорт үзеннән- үзе тараеп, караңгыланып киткән кебек булды. Алсу, кабат кызын кулларына алып иренең аяк очларына килеп утырды.
Өч яшен яңарак кына тутырган кызы, авыртып торса да, һәрвакыттагыча, әтисе белән уйнамакчы булып, аңа таба тартылды.
-Чү, кызым, әтиең бобо булган бит. Синең белән уйный алмый, дигәч, иреннәрен турсайтып елап та җибәрде.
Аны көйли-көйли йокларга яткырганчы таң беленә башлады. Ишек алды җыештыручының чүп савытларын шалтор- шолтыр китереп тартып йөргәне ишетелде, ул арада подьездагы лифтның да аска-өскә йөргән тавышы ишетелде. Димәк, халык уянды, эшкә ашыга, дип уйлап куйды Алсу. Салих әллә йокыда, әллә авыртудан саташып, нидер мыгырдана, сүзләрен генә аңлап бетерә торган түгел. Төнлә шешеп, кабарып чыккан йөз иртәнгә урыны- урыны белән шәмәхәләнеп, яшелләнеп чыккан, суелган, сыдырылган җәрәхәтләр канлы кутыр белән капланган. Бу хәлдә эшенә ничек барып күренер икән. Әле үч иткәндәй, үзебезнең подьезд кешеләре күрсә, гайбәт чәчә башларлар. Алсу йөз төрле план корып маташты, ни булганын белү теләге йөрәген корт кебек кимерде.
Гадәттә иртәнге алтыда уянып, гимнастика ясап, юынып- кырынып эшкә җыенучы Салих урыннан авырлык белән генә торып утырды, әмма башына чыдый алмыйча, кире ауды.
Аның хәле авыр икәнен күреп, Алсуның табиб чакыртыйк диюенә каршы килеп, кулын болгады.
-Салих, бәгырькәем, баш миең селкенгән булуы ихтимал. Алайса, әйдә такси чакырып, травмпунктка барыйк. Болай ярамый бит инде. Эшеңә дә бара алмыйсың.
Салих ябык күз кабакларын күтәрергә тырышып, көчәнеп, хатынына карады.
-Алсу, бетте. Бар да бетте. Эш тә, дөнья да. Мин үтердем.
-Салииих! Син ни сөйлисең! Үләм, Ходаем! Кемне? Син әллә саташасыңмы?
-Кеше үтердем, Алсу. Бар да бетте.
Алсу акырып елап җибәрде.
-Ә безнең турыда син уйладыңмы? Безнең белән ни була хәзер?
Салих дәшмәде.
Күз яшьләре белән хәтер янчыгы да чишелеп, Алсу балачагына әйләнеп кайтты. Кулына әнисе бүләк иткән курчагын алып, әнисен соңгы юлга озатуын мәңге оныта алмый ул. Кызы Зилә кебек өч яшьлек чагы. Әни кайда, кайчан кайта, дип соравына, әниең больницада, иртәгә кайта дип көн саен иртәгәне көткәнен дә бик яхшы хәтерли әле. Тик сабый акылы белән иртәгәнең ни-нәрсә икәненә һич төшенә алмады. Нәрсә икән ул иртәгә. Әтинеке кебек кызыл машинамы? Әллә күрше бабайның ак аты кебек матур атмы? Ник ул иртәгә һаман килми соң? Шулай дип әбисен аптыратып бетергәне дә хәтердә. Менә беркөнне иртәгә булды. Әбисенең, әниеңне алып кайттылар, кызым, дип кочаклап елаганына бик аптыраган иде. Әни кайтканга елыйлармени, әби, җибәр мине, төшееер, мин әнием янына барам! Тик әбисе аның саен ныграк кысты, җибәрмәде әнисе янына. Әби, мин бит әнине шундый нык сагындым, җибәр инде, җибәр, дип нихәтле тартылса да әбисе Алсуны келәшә кебек ныклы куллары белән тотты. -Әби, ә нигә әни тормый?Әни, тор, әниии!
-Тавышланма, кызым. Әниең йоклый.
-Алайса мин дә әнием белән йоклыйм. Әбии, җибәр мине әнием янына. Мин синең белән йокларга теләмим, әнием янына ятарга телим.
-Ярамый, кызым, ярамый.
-Ә ник әни караватта йокламый. Ник әнигә ак күлмәк кидергәннәр?
-Шулай кирәк кызым, шулай кирәк.
Зиратта урнаштырып кайтканнан соң атна буена, әнине алып кайтыйк. Иртәгә килде бит инде дип елаганнары да хәтерендә икән әле.
Әнисез генә әби белән әти карамагында үскән вакыты бөтенләй исендә калмаган. Шулай була бит ул, яман хәбәр озак саклана, шатлыклысы уза да китә.
Әнисе үлгәннән соң әтисе аракы белән дуслашып китте. Болай тормыш алып барып булмый, дип, әбисе, әтисенә матур апа алып кайтты. Матур апаны Алсу бик яратты. Әни итәгендә усү насыйп булмаган сабый, базда онытылып калып, идән тишеге аша яктылыкка үрмәләгән бәрәңге сабагы кебек, матурлыкка кызыкты. Тиздән, әтисе белән әбисе, матур апаң синең әниең булсынмы, дип сорагач, шатланып, әйе, дип нәни кулларын чәбәкләде.
Их, бала акылы шулчаклы саф һәм самими шул. Бар ялтыраган әйбер уенчык кебек, бар матур апалар да шәфкатьле, мәрхәмәтле тоела. Тик тормышта бер дә алай түгел икәненә Алсу бик тиз төшенде. Әтисе өйдә вакытта яңа әни елмая да көлә, тик әби белән әтисе ишек алдына гына чыгып берәр эшкә тотынуга, Алсуга ысылдап кына тора. Алсу да төшенде, яңа әнисе янында үзен ничек тотарга. Бәләкәй булса да, өйдә икесе генә калуга, яраткан курчагын алып берәр почмакка поса да шунда шыпырт кына уйнап утыра торган булды.
***
Салих ыңгырашып торып утырды.
-Алсу, су бир әле, тамагым кипте. Мине алырга тиздән милиция килеп җитәр. Син борчылма. Мин самооборона кулландым. Мине утырткач, аерылышырга гариза яз. Яшь әле син, яхшы кешене очратып, кияугә чыгарсың, кызыбызны үстерерсең.
-Салих, син акылыңдамы? Нинди аерылышу турында сөйлисең! Ни генә булмасын, мин сине ташламаячакмын. Әни дә, әти дә тормышта бер генә була. Мин үземнең кызымның кемнедер әти диюен теләмим. Аның әтисе бар, ул син.
-Ә син аңа әтиең кеше үтерүче дип бармак төртеп күрсәтүләрен телисеңме?
Ишектә кыңгырау шалтырады. Алсу агарынып, Салихка карады. Аның да кеше танымаслык булып шешенгән йөзе тартылып китте.
-Бар, ач,Алсу, ишекне ватып кермәсеннәр тагын.
Алсу, ишек артында кем икәнен дә сорап тормыйча, ишекне ачып җибәрде. Ишек янында утыз ике тешен ялтыратып, Салихның компаньоны Илдар басып тора иде.
-Привет, Алсушка! Где братан?
Алсу башы белән генә йокы бүлмәсенә таба күрсәтте.
Салихны күрүгә, Илдар әче итеп сызгырып җибәреп, Зиләне йокысыннан уятты.
-Ничего себе! Кто это тебя так разукрасил. Ну-ка, ну-ка! Дааа, брат, эләктергәннәр сине. Что за базар был? Я даже не в курсе?
Салих, телен көчкә әйләндереп, булды инде, диде.
-Милиция килгәнне көтәбез. Син дип уйламаган идем әле.
-Стрелка назначили что ли? Мине ник алмадың?
-Синең телефон недоступный булды бит.
2
-Ярый, брат, син давай лечись. Хатының врач, так что больницага барып та торасың юк.
- Илдар, син белмисеңме, мин кемнең юлын аркылы чыктым икән? Безнең бизнеска ун ел бит инде. Кирәк кешесенә түләп торабыз. Бер дә болай һөҗүм иткәннәре юк иде бит.
-Ну син тиле, друган! Безнең бизнес бик надежный крыша астында бит, ты что?! Просто хулиганнардыр әле. Андыйлар белән дөнья тулган. Наркоманы, алкаши, бомжи.
Салих көч хәл белән башын чайкап куйды.
-Алай дип уйламыйм. Алар накачанный, подготовленныйлар иде. Алкаш я наркоман булсалар, я акча, я телефон сорарлар иде. Болар бит мине махсус каравыллап торган кебек булды.
-Ярар, син давай аптырап ятма, әллә ниләр уйланып. Эш өчен не переживай, все разрулю. Ярар,киттем мин. Алсу, Зилюшка, пока, пока!
-Илдар, тукта әле. Мин бит иң главныен әйтмәдем. Мине генә кыйнап калмадылар бит. Мин берсен кыйнап үтердем бугай. Минем каратист икәнне белмәделәр ахрысы. Мин егылгач, бөгәрләнеп, көчне тупладым, аннары көч белән берсенең тезенә аяк белән җибәрдем. Ул ике-өч метрга очты. Шул чак сикереп аякка бастым да, икенчесе ничектер замешкаться иткәндә, чигә турысына бәрдем. Боевой приемнарны кулланырга ярамаганын да беләм. Шулай килеп чыкты. Ул гөрселдәп, җиргә ауды. Тегесе качты. Пульсын карадым, юк иде кебек.
-Даа, Салих…. Булган икән хәлләәр. Инде нишлисең? Болай итәбез. Сине беркем дә күрмәдеме?
-Юк кебек.
-Значит син кичәге көннән командировкада. Или хатының белән, кызың белән ял алгансың да каядыр киткәнсең. Шулай бит. Мин сине монда прикрою. Борчылма, Салих, все будет тип- топ! Миңа значит, икебез өчен дә эшләргә туры киләчәк. Монда прибыль турында уйлап торасы юк. Главное сине спасать итәргә кирәк. Сез давай уйлашыгыз, когда, куда и зачем икәнен и миңа шалтыратырсың. О, нет, стоп. Синең телефоның эштә онытылып калган. Бир әле монда. Мин аны синең кабинетка кертеп куярмын.
-Илдар зур рәхмәт инде сиңа! Мин бурычлы булып калмам.
-Салих, брось! Ерунда все. Ярар, киттем мин.
***
Бер елдан әтисе белән матур апасы Алсуга энекәш алып кайттылар. Ул чагында курчагын дә онытып, гел энесе белән әвәрә килде Алсу. Энесенең юган ыштан- күлмәкләрен җылылык торбаларына элеп, кипкәннәрен йөгертеп кенә әнисенә алып килде. Энесенең авызыннан имезлеге төшкәнне дә саклап кына торды. Әллә нигә шул имезлеккә кызыкты шул. Энесе теле белән төртеп төшерүгә, Алсу авызына кабып чәпелдәтеп шул имезлекне имә иде. Әнисенең күкрәк сөтен туйганчы имеп, почык борынын имигә төртеп назланып йоклау җитмәгәндер, күрәсең. Энесенең тәмле итеп әнисенең имиен суырганын карап утырганда да, авызыннан сулар килә иде. Бәлкем миңа да әни рөхсәт итәр бер имиен, дип, ныграк сыенырга тырыша иде дә соң. Кая ул, әнисе, тәки сагыз булып ябыштың инде дип,көч белән этеп җибәрә иде. Үпкәләп, читкә барып утырса да, энекәшен ярату хисе үпкәне оныттыра иде. Әнисе ишек алдына чыгып берәр эшкә бүленгән чак, Алсу өчен зур шатлык булды. Энесе тулысы белән аның карамагында, өстәвенә яңа гына ими сөте ашап йоклап киткән балага нәмәстәгә инде имезлек! Энесе авызындагы сөт тәме дә бетмәгән имезлек шул ук минутта Алсуга күчә иде. Әбисе оныгының бу эшен күрсә дә күрмәмешкә салышты. Бала күңеленең китек икәнен аңлагандыр инде.
Әнисен сагынуданмы, Салихны кызгануданмы, Алсуның күзләре тагын дымланды. Аның борынын мышык- мышык итеп тартуыннан, Салих хатынының елавын аңлады.
-Әнисе, ни эшлик икән? Бәлки, чынлап та авылга кайтып китәргәдер вакытлыча?
-Белмим, җаныем, берни әйтә алмыйм. Анда кайткач, әтиеңнәр ни диячәк? Әгәр җинаять урыныннан качкан дип хөкем чыгарсалар?
- Алайса, үзем милициягә шалтыратып, мине алып китегез дияргәме?
-Юк,Салих! Бәлкем ул кеше үлмәгәндер дә. Сиңа гына шулай тоелгандыр. Бәлкем өендә йоклап ятадыр.
-Шулай булса иде дә. Каян беләсең хәзер аны. Алсу, минем рульгә утырырлык рәтем юк. Әйдә, бәгырькәем, әйберләрне җый, Зиләне минем янга яткырып тор. Бар кирәк- яракны машинага салгач, Зиләне утыртырсың. Мин иң соңгы булып чыгармын. Подьездда кеше фәлән очрамасын дим.
Зиләне күтәреп чыгуы булды, йорт ишек алдына милиция машинасы килеп керде. Алсу куркуыннан кире подьездга таба чигенде. Юк, Ходайның рәхмәте, аларга түгел икән. Салкын җил аяктан егарга теләп, чабудан тарта, карлы яңгыр уңнан- сулдан камчы белән яргандай битне камчылый. Табигать тә, әйтерсең лә Алсулар гаиләсе белән тарткалаша. Моңа хәтле ничек матур яшәделәр бит. Вак- төяк табак- савыт шалтыраулар, үпкәләшүләр булды инде анысы, нигә яшереп торырга. Ләкин зурга китеп талашканнары да булмады бит, Аллага шөкер. Әллә соң күзләр тидеме икән тормышыбызга. Алсуның курсташлары да, коллегалары да син бик бәхетле дип сокландылар. Бәлки берәрсе бозым эшләгәндер дип тә уйлап куйды Алсу.
Күрше республиканың кыя таулар ышыгына урнашкан авылга кайтып җиткәнче нык интекте Алсу. Көне буена яуган карлы яңгыр кичкә таба тынып калды, күк йөзе ачылып китте. Ә юллар, дүрт аяклап та атламаслык булып ялтырап торган көзгедәй боз белән капланды. Җитмәсә, машина пыяласы да тоташ боз белән капланып, алдагы юлны күреп булмый. Шулай изалана торгач, алда, ниһаять Салихның туган авылы күренде.
***
Энесе үсә төшкән саен, әнисе, нишләптер, усаллана барды. Әтисе дә Алсуны тезенә алып сикертми, чәчләреннән сыйпап, аркасыннан кагып куймый. Югыйсә белә бит инде Алсуының аны эшеннән ничек сагынып көткәнен. Ярый әле әбисе өйрәтте сәгать телләрен. Әтисенең кайтканын көтеп сәгатьләр буена урам як тәрәзә төбендә утырганны ничек онытасың инде. Әтисе урам чатында күренүгә, әти кайта, дип ишек янына барып басулары, әнисенең, синең аркада энекәшең салкын тидереп бетерде инде дип, ишек төбеннән җилтерәтеп куып җибәрүләре, ә үзе улын кулына алып әти кайтканны каршы алулары әле дә күз алдында. Улын кочагына алып, түшәмгә кадәр сикерткәндә әти минем турыда уйлый идеме икән? Шул чаклардагы ятим баланың ачы күз яшьләрен сөртүче табылмады шул. И, Аллам, безнең балабызны ятимлектән сакла дип, уйларыннан бүленеп, Салихның туган йорты янында машинасын сүндерде.
Авыл урамының көзгедәй ялтырап яткан бозлы урамында тәрәзәләрдән төшкән лампочка шәүләләре чагыла. Күк йөзендә миллионлаган йолдызлар күз кысыша, аларны сары туп кебек түп-түгәрәк ай күзәтә. Аяк астындагы бозда таеп егылмаска тырышып, бер- берсенә тотына- тотына килеп, капка шакыдылар. Көттереп кенә, кем йөри анда , дип тавыш бирделәр.
-Әнкәй, без әле бу. Салих. Семья белән.
-Әй,Алла?! Ни булды? Мондый көнне йөрүегез җүнлегә түгелдер.
Әтисе, чык әле, чык дим! Балалар кайткан бит. Салихлар кайткан дим. Әй, Алла, аякка ни кияргә соң? Кая инде, син мыштырдап чыгып җиткәнче, үзем ачам. Бар, бар кереп кит, туңа күрмә.
Шундый инде аның әнисе. Үзе мыдыр- мыдыр сөйләнә, тынгы белмәс җан, бар эшне дә үзе булдырырга тырыша.
Капка ачылып, кочаклашып күрешеп, кәнки шуган кебек чалош- чолыш атлап өйгә дә кереп җиттеләр. Бары тик ут яктысында улының чыраен күреп әнисе куркып китте.
-Әстәгефирулла , әллә машина белән аудыгызмы? Килен, балага зыян килмәгәнме? Ниләр булды, Ходаем?
-Әнкәй, соңрак үзем аңлатырмын. Соңрак, яме.
3
Илдар ниндидер көй сызгыра- сызгыра подьезддан чыкты да як- ягына каранып алды. Ашыкмыйча гына машинасына кереп утырды. Кәефе шәп иде аның. Кичә ресторанда бер сылукайны кармакка каптырып, башта саунада ял иттеләр, соңрак Идел буенда бер төнгә арендага йорт алып, шунда шагара куптардылар. Ярата шул ул вакыт- вакыт "расслабляться" итәргә. Нәрсә, ул кемнән ким соң әле. Акчасы Аллага шөкер, квартирасы, дачасы, хатыны, малае, короче, дөньясы түгәрәк! Стрессларны бетерү өчен дөньяга килгән дә инде ул чибәркәйләр. Ә, нәрсә, дөресе шул бит! Ресторанга кереп, өстәл артына җайлап, җәелеп утырырга да өлгермисең, бер гүзәле сиңа таба очкынлы карашын төби. Аннары, мин сиңайтим, килә инде йөзеп ресторан буйлап, аккош мени! Ул ботлары, арт саннары уйнаклап кына тора, ул күкрәкләре дисеңме, сиңа таба бераз иелсә, изүеннән атылып чыгып шалт итеп аш тәлинкәсенә чумар сыман. Шуңа аларны кулларың белән тотып аласың инде. Сиңа таба сузылган бәлеш иреннәре дә ымсындырып тора бит, каһәр суккыры. Үзең дә сизмәстән урын тәкъдим итәсең, ял итәргә чакырасың. Ә хатын. Хатын, ммм, ничек диләр әле, әәә, хатын стена түгел, күчереп була. Акчасы бар, машинасы бар, короче никаких проблем хатынның, шалтыратып сообщать итәм бит , теге скотина опять мине командировкага җибәрде дип.
Илдар үзенең җорлыгыннан көлеп тә җибәрде.
-Вот эләккән бу кармакка. Миңа да значит, "командировкалар" тәтемәячәк бу арада. Интересно, кемнәр белән сугышты икән ул? Безнең компаниягә алай теш кыҗратканнарын хәтерләмим дә мин. Тегеләр неужели баш күтәрде?
Булырга мөмкин түгел. Дань всегда вовремя. Ментлар да уч төбендә. Хм, кем булды икән.
Илдар машинасын кабызып офиска юл тотты. Юлдагы бөкеләрне аты- юлы белән сүгә-сүгә эш урынына килеп кергәндә сәгать унны күрсәтә иде инде. Хуҗалары эш урынында булмаганлыктан файдаланып, яшь- җилкенчәк хезмәткәрләр чыр-чу килеп секретарь бүлмәсендә өстәлгә таратып салынган косметик крем, бизәну әйберләрен сайлыйлар иде. Моңарчы кыз- кыркынны ничек тә булса кочаклап алырга, җае чыкканда кысарга яраткан Илдар бүген тавышына яман усал ноталар чыгарып, бу нинди базар монда, эшегез бетте что ли? А ну-ка все по рабочим местам, дип кычкырды. Секретарь, аның җаена торырга теләп, Ильдар Ренатович, телефон Салиха Салимовича не отвечает. Я утреннюю планерку отменила, диде.
-Его не будет. Он уехал с семьей на отдых ещё вчера.Сейчас я руковожу коллективом. Никаких самовольных решений. Здесь все буду решать только я.
-Как уехал отдыхать? У него же сегодня важная встреча в исполкоме. -Секретарь аптырап җилкәләрен җыерды. - Вчера ровно в шесть вечера он мне ещё раз напомнил и сказал, чтобы я подготовила все бумаги. Никуда он не собирался уезжать.
- Я не понял! Ты что, глухая!!!- Илдар ачуыннан кызарынып чыкты. Төн буена кәеф-сафа корып йокламаганлыгы да үзен сиздерде, чатнап башы авыртырга тотынды.- Он мне сам лично сказал, что решил отдохнуть. Просил не звонить. Ясно тебе? Все иди работай, не мозоль мне глаза.
Үзенең кабинетының ишеген ачып, кәнәфиенә утырды. Аларның икесенең дә кабинетлары да, җиһазлары да нәкъ бер төсле. Илдарның җанын кимергәне ишектәге элмә тактадагы язу. Салихныкында "генеральный директор" дип язылган, ә Илдарныкында "помощник генерального директора". Әй яратмый да инде Илдар шул тактаны! Ишеген ачканда карамаска тырышса да, юк шул, бүкән кебек күзгә килеп терәлә шул такта. Шул сүз ашый инде ашый җанын. Помощник, словно я не вкалываю, он только все решает. Посмотрим, и без тебя дела будут идти в гору, дружок.
Илдар кем беләндер сөйләшкән кебек тирә- ягына каранып алды.
-Бик яхшы булган. Йөри иде кәперәеп, мин кем диеп. Дөрес эшләдем, кайтып кит дип. Хахаха, деревня! Говорят же, из деревни человека можно вывести, а из человека деревню нельзя дип. Точно! - Илдар учы белән шапылдатып өстәлгә китереп сукты.- башкорт таулары арасындагы какой то авылдан безнең столицага килеп хуҗа булып йөри, ә мин коренной казанец, помощник, имеш. О, Алла бар икән, күрде кем хуҗа булырга тиеш. Смотри Салих, мин инде штурвалны кулдан ычкындырмыйм. Не все же тебе перед президентом блистать.
***
Авыл тормышына иң- иң сөенгәне, билгеле инде, бәләкәч Зилә булды. Әбисе белән бабасы аны кулларыннан да төшермәделәр, каткан тез буыннарын дә онытып, палас өстендә аның белән бергә мүкәләп йөрделәр. Матурлап карават өстенә өеп куелган ястык- мендәрләр идәнгә тәгәрәде, ашау бүлмәсендәге артлы урындыклар поездга әверелде. Күптән түгел бәрәнләгән сарыкның ике бәтие дә Зиләгә уйнарга тәти булды.
Бәян, бәян, дип алар белән мәш килде теле ныгытып ачылып та бетмәгән сабый.
Салихның йөзендәге шешләре кайтып, җөйләре рәтләнә башлагач, атасы улын ауга чакырды. Тау арасындагы урманнарны биш бармагы кебек белгән атасы Салихны биш яшеннән үк ауга алып йөрде. Тау урманнарында кар тиз һәм озак ята. Атасы ясап биргән киң чаңгыларны аягына киеп Салих бала чагындагы кебек аның артыннан иярде. Ау түгел иде атасының күңелендә, әллә кайдагы Казан каласына барып урнашкан улының тормышы, киләчәге борчый иде аны.
***
Кайнанасының үзенә карата җылы карашын тою Алсуга бик рәхәт иде. Шушы яшенә җитеп әтисеннән дә, үги әнисеннән дә кызым дип эндәшкәннәрен ишеткәне булмагангамы, шушы сүз аеруча күңеленә якын булды. Кайнанасының йомшак кына итеп, балакаем, кызым диеп эндәшүенә, аңа барып сыенасы, кочагында эрисе килде аның. Кайнатасы белән Салих ауга киткән көнне, Алсу аш-су бүлмәсендә кайнанасы тирәсендә кайнашты. Икәүләп олы мичкә ягып җибәрделәр, аучыларны бәлеш пешереп сыйларга булдылар. Алсу, йөрәгенә олы йозак белән бикләп куелган сер сандыгын кайнанасына ачасы килде. Үзенең исендә калган сабый чагын сөйләгәндә, кайнанасы да күз яшьләренә буылып елады.
-И кызыга идем мин дә әтинең тезендә утырып торырга. Югыйсә икебез дә сыйган булыр идек. Нишләптер, әти әллә әнидән курыкты, әллә мине бөтенләй дә яратмадымы икән, бер дә алдына утыртмады. Энем белән бик тату үстек. Үз әнием минем күрше авылдан гына. Андагы әбием күчтәнәчләр алып килә иде. Әби белмәдеме икән инде, тавыш чыкмасын дидеме икән, алып килгән күчтәнәчләрен кулга тоттырмый, ә кухняга өстәлгә кертеп куя иде. Миңа алар беркайчан да эләкмәде. Әни энемә бирә иде, ә ул качырып кына мине сыйлый иде. Ой, ул шундый изге күңелле бала булып үсте. - Алсу энесен күз алдына китереп, елмаеп, кайнанасына карады.- Минем юк- бар истәлекләрне тыңлавы кыендыр инде.
-Алсу, балакаем, мин үзем дә ятим идем шул. Үги инәй бик әйбәт булды, тик барыбер үз әниемне бик сагына идем. Мин әниемнән биш яшемдә калдым. Кар астыннан чыккан башаклардан пешергән ипине ашап үлде бәгырькәем. Ул елны безнең авылда бик күп кеше үлде.
-Ә минем әни миңа өч яшь тулыр алдыннан үлде. Башы авыртып бик озак больницаларда ятты. Аның өйдә чагын бөтенләй хәтерләмим. Шуңа табиб булырга теләдем дә.
- Әтиең бер дә күрми идемени сине әбижәйт иткәнне?
-Белмим шул. Ул ахры минем әниемне яратмагандыр, шуңа миңа карата да битараф булгандыр.
Бервакытны район больницасыннан күзләремне дәваларга дип Казанга юллама бирделәр. Алтынчыда укый идем бугай. Менә быелгы кебек шушындый караңгы көз. Әти мине үзенең бертуган абыйларына илтеп урнаштырды. Өстемдә җиңнәре терсәгемә җитә язган кыска пәлтә, бияләйләрем юк, әллә авылда онытылган. Аякта да шул ук хәл. Әле ул киемнәр дә әтиемнең туганы үз балаларыннан калганны кайтарганы. Икенче көнне туганый апа алып китте дәвалау үзәгенә. Тукталышта басып торабыз. Мин сразу күшектем инде. Бөтен тәнем боз булды. Туганый апа, бияләен салып бирде, муеныннан шарфын салып урады. Дәваланып чыккач та тукталышка түгел, ерак түгел урнашкан кибеткә алып китте. Белмим, аларның күпме акчасы булгандыр, тик мине ул баштанаяк киендерде. Шунысын бик ачык хәтерлим, әти мине алырга килгәч, рәхмәт тә әйтмәде. Ул минем яңа киемнәрне күрмәде дә бугай.
-Күзле бүкән. Ачуланма, кызым, алай дигәнгә. Кызым, әйт әле, улыма нәрсә булды соң? Тикмәгә генә мондый вакытта юлга чыкмагансыз бит инде.
-Аны кеше үтерүдә гаеплиләр.
4
-Улым, сине урманга ауга дип дәшүемнең сәбәбен төшенәсең булыр. Атмаган куян түгел, безнең алачык һаман да тора бит әле, әйдә шунда барып бер ачыктан-ачык сөйләшик әле.
-Әткәй, аның нәрсәсен сөйлим икән. Эштән кайтканда, бер урында кысрыкладылар. Машинаны туктатып, ни булды икән дип аңлашырга теләдем. Мине махсус эзәрлекләгәннәр ахрысы. Шундук сугып ектылар. Мин КАИда укыганда спорт белән бик нык шөгылләндем, каратэ белән инде. Анда боевой приемнарны да өйрәттеләр. Көч кулландым, самозащита. Берсенең чигәсенә туры килде. Мин киткәндә аның пульсы юк иде. Үлгәндер дип уйлыйм.
-Алааай, хм, монда качып ятасың инде ызначит, ә, улым? Күпме качып ятмакчы буласың инде, ә? Гомерең беткәнчеме? Әй, бала,бала…
-Юк инде, әткәй. Җәрәхәтләр төзәлгәнче генә. Атна ахырында китәбез без.
-Улым, ник син милиция, скорый чакырмадың? Бәлкем ул кеше исән калгандыр? Ярдәм күрсәтелмичә карлы яңгырда катып үлгәндер? Ник иртән хәлең бераз рәтләнгәч барып карамадың? Язмышыңнан качып булмый бит, улыкаем.
Атасы башын учлары белән кысып уйга калды.
-Әткәй, алар икәү иделәр бит. Мин уйлыйм, икенчесе килеп ярдәм иткәндер дип.
-Шуны уйлап утырам әле,улым. Бу бит списәлне оештырылган эш. Моны кемдер сиңа каршы оештырган ызначит.
-Аптырадым үзем дә. Главное, ул тирәдә камералар да юк. Махсус килеп чыккан кебек бит.
-Ә син улым, уйлап кара, кем сиңа дошман?
-Әй әткәй, нинди дошман ди! Бар да нормальный иптәшләр, коллегалар. Үзең беләсең, эчеп- тузып йөрмим, чит хатыннар белән чуалмыйм, эштә бар да яхшы.
-Ай һай улым, Казан бик зур шәһәр. Анда бик сак кыланырга кирәк. Якын дусларың көнләшеп оештырмадымы икән?
-Әткәй, фирмама ун ел тулды. Ярдәмчем, киңәшчем, минем иң тугры дустым Илдар. Менә хәзер дә берсузсез бөтен эшне үз өстенә алып калды. Юк, әткәй, аңа мин үземә ышанган кебек ышанам.
-Үзең беләсең улым, үзең беләсең. Мин болай гына, уйланып әйтүем инде. Кемдер сине сагалап барган бит, менә шунысы эчне тырмый, тынгылык бирми.
-Әткәй, зинһар бер дә борчылма. Бар да яхшы булыр. Эзләп килүче юк бит.
-Алла , диген, җүләр!
-Ярар, әткәй, әйдә урманга керик инде. Эх, яшь чактагы кебек җитез куяннарны эләктерәсе килә! Бәлкем төлке очрап куяр, Зиләгә тунга, ә, әткәй?!
Икесе бергә көлеп җибәрделәр.
***
Илдар бик эшлекле кыяфәт ясап, затлы ресторанда тамагын туйдырып, өенә кайтырга чыкты. Хатыны яхшы аның, бөтен алдаган сүзенә ышанып тора. Улы да әтисен сагынгандыр. Әнә шундый матур уйлар белән ишек яңагындагы төймәгә басты. Эчтә күңелле мелодия уйнаганы ишетелде. Тагын төймәгә басты. Ишек ачучы күренмәде. Тормыш корып яши башлаганнан бирле Илдарның үз ачкычы белән ишек ачып кергәне булмады диярлек. Бик важный кыяфәт ясап, ишек ачканны көтеп, озаграк көттерсә йөзенә ризасызлыгын чыгарып, хатынына авыр сүз әйтергә дә күп сорамый ул. Хе, белсен кем ашатканын, киендергәнен. Өйдә утырып, иренә ишек тә ачмаска, бояр хатыны түгел лә. Илдарның сабырлыгы бетте. Ул кесәсеннән капшанып ачкыч юллады, тапмагач, портфелен ачып җибәрде. Портфелендәге килешүләр тутырылган файллары баскычка сибелде. Берничәсе аскы катка ук шуышты.
-Ах, анасын…, дип сүгенә-сүгенә кәгазьләрен җыеп маташканда, каршы квартирада яшәүче хатын башын ишеккә тыгып аны күзәтә башлады.
-Нәрсә карап каттың? Яп ишегеңне!
-Придурок, - дип күршесе ишекне шапылдатты. Белә инде Илдар ул ялгыз хатынның глазок аша аны күзәтүен. Күрше хатын ишегенә таба борылып, бала-чага сыман телен күрсәтте дә, портфель төбендә яткан ачкычларын алып ишеген ачып, үз квартирасына керде.
-Хатын! Хатыын! Ислам, улым, әти кайтты!
Өйдә шылт иткән тавыш та ишетелмәгәч, аптырап, бүлмәләрне айкап чыкты, лоджия, балкон, бәдрәф, ванна бүлмәләрен дә тикшерде. Ни уйларга белмичә, аяк киемнәрен дә салмыйча, залдагы диванга лап итеп килеп утырды.
-Тәәк, өйдә тәртип, бер уенчык та аунап ятмый, кухнядан аш исе килми. Пирог исе дә юк. Кая китәргә может бала белән? Ну, кайткач, иманын укытам, конечно, дип, сөйләнеп утырды.
Бераз тынычлангач, өсте- башын алыштырып, телевизорын кабызып, кулына телефонын алып диванга сузылып ятты. Нинди хәбәрләр килде икән дип, телефонын ачуга, арт санын шөпшә тешләгәндәй, сикереп торды. Хатыны аңа ватсап аша, сөяркәсе белән саунада маташкан фотосын җибәргән булып чыкты. Илдар сизмәгәндә сөяркәсе аның телефоны аша, хатынына фотолар җибәреп яткан.
-Сука, вот сук-ка! А я ещё деньги заплатил. Убью эту суку.
Илдар чылбырдагы эт кебек туктаусыз ишекле- түрле йөренде. Бер караганда хатынын, икенче караганда төнге күбәләкне эт итеп сүкте. Йөрәге януына чыдаша алмыйча, кибеткә чыгарга җыенды. Ишеген ябыйм дигәндә генә, каршы ишектәге хатын, ишек чылбыры аша гына, а ваша жена с сыном уехали. Она вся была в слезах, дип "шатлыклы" хәбәр җиткерде.
-Пошла вон!- Илдарның авызында шуннан да яхшы сүз табылмады.
***
Алсу кайнанасына Салихка һөҗүм итүләрен сөйләп бирде. Анасы күз яшьләрен тыя алмыйча, туктаусыз мышкылдады. Ул арада бәлеш пешерергә дип ягылган мич тә әзер булды. Тозлы күз яшьләрен тамыза- тамыза бәлешне бөкләп мичкә тыктылар.
-Кызым, хәзер ни була инде Салихка? Төрмәгә утырталармы? И Раббем, бала кайгылары бирмәсәңче!
- Салих башта бик нык борчылды. Аның коллегасы, дусты Илдар авылга кайтып килегез дигәч, кайттык инде.
-Кем инде ул Илдар?!
-Салихның помощнигы. Алар институттан ук бергә, бик якын дуслар.
-Алай икән. Безгә, ничә ел укытып, андый дусты барлыгын сөйләгәнен белмим. Хәерлегә булсын. Югыйсә, иптәш малайларын кунакларга да алып кайтып йөргән иде. Алар арасында бер дә Илдар дигән егет булмады.
-Илдарга Салих үзенә ышанган кебек ышана. Мин аны бик өнәп бетермим, дөресен генә әйткәндә.
Бәлеш пешеп чыгуны гына көткәндәй, аучылар дә кайтып җитте. Гаилә шау- гөр килеп өстәл артына җыйналды. Бәлеш капкачының бөкесен өстәл янын ямьләп утыручы Зиләгә тоттырдылар.
-Кызым, Зилә, син булмасаң табыныбыз түгәрәк булмас иде. Балалар, ни генә булса да гаиләгезне саклагыз, баланы ятим итә күрмәгез. Иншалла, бар да рәтләнер. Мин Ходаема ышанам, дип әбисе бәлеш кисте.
Әти-әнисе мунчага киткәч, Салих Алсу белән киңәшләшеп алырга булды.
-Алсу, син Илдарга ышанасыңмы?
-Мин ничек дип әйтим икән. Ышанам дип, ул бит минем ирем түгел, син минем ирем, ә мин сиңа ышанам. Син Илдарга ышанасың икән, димәк мин дә синең ышанычны акларга тиеш. Дөресен әйткәндә, ул миңа ошамый. Просто ошамый.
-Һее, алаймы? Нишләп ошамый инде ул сиңа?
-Салииих, җаныем, миңа синнән башка бер ир дә ошамый.
Алсу ирен кочаклап үпте.
-Ммм, синнән урман исе килә! Салих, бәлкем ул кеше исәндер, ә без монда качкыннар кебек ятабыз. Казанны, аның шау- шуын шундый сагындым. Әйдә, Аллага тапшырып кайтып китәбез. Барыбер гомер буена монда яши алмыйбыз бит инде.
-Ә нигә, алсу кошчыгым минем? Нигә яшәмәскә? Мин бизнес белән шөгылләнермен, монда бит безнең урманнар исең акылың китәрлек!
-Ә мин? Домохозяйка булып утырырмынмы? Үземне белә белгәннән бирле врач булу турында хыялланып.
-Авылда больница юк инде югын. Фельдшер пункты бар. Шунда эшкә керерсең. Авылда фельдшер ул беләсеңме кем? Ул главврач та, хирург та, акушер да, терапевт та.
-И, сөйләп торган була бит әле! Мин әллә айдан төшкәнме. Беләм мин авыл фельдшерының хезмәтен. Алсу белән Салих кайткан икән дип, эшли торган фельдшерны эштән куаргамы?
-Ярар, ярар, сдаюсь, - Салих хатынын кулларына күтәреп, бүлмә буйлап бөтереп йөртте. Аларның шаярышуына Зиләнең дә күңеле булып, ул да, мине дә күтәр дип, әтисенә килеп асылынды.
***
Илдар, кыйммәтле коньяк алып, кая барырга белми аптыраган кешедәй, кибет төбенә чыгып басты. Ичмасам Салих та өйдә түгел, минем кайгыны бүлешергә дип уйлады да, өенә таба атлады. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле, өе янына кайтып җиткәндә генә Салих җитәкли торган фирманы "савып" торучы "дуслар" очрады.
-О, кого мы видим! Ильдар, здорОво! Как идут дела? Давненько мы к вам не заглядывали. Как там Салих трудится во благо родины?
Илдарның эченә ниндидер суык йөгерде. Кулындагы коньяк шешәсе үч иткәндәй бүлтәеп тора. Кунакка керәбез, димәсәләр генә ярар иде дип уйлап куюы булды, егетләрнең берсе, угостишь что ли дип коньякка ымлады.
-А, это, да, пожалуйста. Если хотите забирайте с собой.
-Сам, что, отказываешься с нами пить, да?
-Нет, ребята, что вы? С женой вот, тары- бары. Лучше мне сегодня наверное не пить.
-Ну, сам знаешь. А мы люди не гордые. От гостинца не отказываемся. Ну давай, браток, бывай. Салиху передай, что на днях придем в гости.
Илдар саубуллашып, подьезд ишеген ачты, шулчак башына бик шәп уй килде.
-Ребята, эй, погодите!
-Что? Гостинчик обратно захотел что ли?
-Поговорить надо. Очень. Не на улице. У меня хата пустая. Может зайдем.
Кермиләрме соң! Керделәр, җәелеп утырып өчәүләшеп коньякны эчтеләр.
Илдар бар көчен һәм хәтерен җыеп, Салихны кемнәрдер кыйнавын сөйләде, ул да ярамый торган алымнар кулланып тегеләрне кыйнавын, бәлки әле кеше дә үтергән булуы мөмкинлеген әйтте. "Крыша" малайлары бу хакта берни дә белмәүләрен әйтсәләр дә, җае чыкканда файдаланырга булыр дип хәтер янчыкларына бу хәбәрне салып куйдылар.
-Братки, вы поспрашивайте, кто же все таки мог перейти дорогу? Это может ваши конкуренты. Более сильную "крышу" может предлагают,а,- дип тегеләрнең авырткан җирләренә төрттереп тә алды.
"Крыша егетләре, өстәлгә закускага дип чәчелгән шоколад конфетларны себереп кесәләренә шудырдылар да, без моны һичшиксез, беләчәкбез, дип чыгып тайдылар.
-Погоди, Салих! Син скоро будешь вертеться передо мной как уж на сковороде. Фирманы үз исемемә күчерттерәм барыбер, дип, Илдар ава-түнә залга кереп диванга ауды.
5
Казанга якынлашкан саен Салихның эчендә курку хисе ныгыды. Милиция- контроль постына якынлашкач, бөтенләй тирләп чыкты, машина номеры белән эзләткәннәрдер, хәзер юлга чыгып туктатырлар, дип, машинаның тизлеген әкренәйтте.
Хатынының ник болай бик әкренәйдең, монда тизлекне киметергә дигән билге юк бит диюенә каршы дәшмәде. Ә нәрсә, Алсу мине хәзер милиция тотып алып китәчәк, дисеңме? Үзенең эчке борчуын Алсуга сиздермәскә тырышып, радиоалгычны ныграк ачты. Эфирдан талгын гына җыр агылды.
"Хәтердә ул тыныч айлы кичләр, хәтердә бормалы су юлы…" Җыр яңгырый башлауга Алсуның хәтере тагын туган авылына әйләнеп кайтты.
Сигезенче сыйныфта укый иде бугай. Дәресләре беткәч, өенә кайтып тиз генә тамагына капкалады да авыл башында инеш ярында казлар саклап утыручы әбисе янына йөгерде. Башка якларда ничектер, аларның авылында, казларны суяр вакыт җиткәнче, саклап йөртәләр. Әллә авылга урман якын булганга, әллә төлке- фәлән тотмасын дипме, билгесез , гаиләдәге карт- коры иртәгә яздан караңгы көзгәчә каз саклап гомер уздыра. Алсу чабып килеп җиткәндә, әбисе ничектер бер якка янтаеп авыбрак утыра иде. Әби, сиңа ни булды, ни эшләп җирдә ятасың, дигән сорауга, телен көчкә әйләндереп нидер мыгырданды. Казлары таралышып, күптән инде игеннәре җыеп алынган басу өстенә таралышкан. Аларны җыеп төркемгә туплау үсмер кызга җиңел булмады, әлбәттә. Әмма иң авыры аягына басып атларга мөмкинлеге булмаган әбисен өйгә алып кайту иде. Башка әби чәбиләр күптән казларын куып алып кайтып киткән, күрәсең. Яр буенда әбисе берүзе. Аның үзе белән алып йөри торган кечкенә радиоприемнигыннан җыр агыла.
"Хәтердә ул тыныч айлы кичләр…" Алсу әбисен култыклап алып кайтмакчы булды, әмма әбисенен аяклары тыңламады. Ни эшләргә белми тәмам аптырады Алсу, үзенең көчсезлегеннән үкси- үкси еласа да әбисенә ярдәме тимәде. Аптырагач, әби мин башта чаптырып кына казларны алып кайтам да, арбаны алып синең янга киләм дип тагын өйләренә таба чапты. Казлар да куанышып, дигәндәй, өйгә ашыкты. Арбаны алып килгәндә күз бәйләнгән иде инде. Арбасы арба да, тик аягына баса алмаган әбине ничек итеп арбага салып булуына тәки төшенә алмады. Арба янында әбисен җылытырга тырышып ныгытып кочаклап шактый вакыт утырды ул. Радиодан һаман шул җыр агылды. "...онытылмый беренче саф мәхәббәт...онытылмый…"
Бераздан әтисенең тавышы ишетелде.
-Нәрсә утырасыз? Саташтыгызмы әллә? Казлар әллә кайчан кайткан. Ә болар радио тыңлап утыра! Син дәрес әзерләүне оныттыңмы әллә? Марш өйгә!
-Әти, әбигә әллә нәрсә булган, аякларына баса алмый, сөйләшә дә алмый, дип Алсу елап җибәрде. Шуннан соң көч- хәл белән әбисен арбага яткызып алып кайтканнар иде. Әни дигән кеше чыгып та карамады, әтисе әбине култык асларыннан тотып өйгә өстерәп алып кереп ишек төбендәге караватка салды. Авылда яшәүче фельдшерны дәшкәч кенә әбигә инсульт булганы беленде. Шул чакны белде инде үги әнинең нинди каты характерлы икәнен. Әбине юеш сөлге белән тукмаулары өстенә кулына ни туры килә шуның белән җибәрүләр өстәлде. Алсуның да җилкәләре, арка- куллары каралай янып күгәреп чыккан чаклары ешайды. Үги ана бар ачуын, аннан һәм әбидән алды ахрысы.
-Син мине ишетмисеңме соң, Алсу!
Чынлап та, Алсу үз уйларына бирелеп Салихның әйткәнен ишетмәде.
-Кадерлем, мин сезне кертеп куям да, фирмага барып кайтам. Анда эшләр ничек бара икән. Телефонымны калдырганга нык үкендем инде. Эш турында Илдар синең аша да бернинди хәбәр җибәрмәде. Мин тоткарлансам, зинһар борчылма, яме.
Алсу, ризалык белдереп, баш какты. Юлда йоклап киткән Зиләне күтәреп, Салихлар фатирга юнәлде.
***
Илдар иртән авырлык белән йокысыннан уянды. Үзен тәртипкә китереп, бер чынаяк кофе эчеп эшенә китте. Һәркөн иртән аннан бик алда торып, носкиларына хәтле үтүкләп, кофесына шикәрен салып көтеп торучы хатынын юксынды. Тагын бер кат бүлмәләрне карап чыкты.
-Теща янына киткән инде. Кич чәчәкләр алып, гафу үтенергә кирәк була инде. Ник кирәк булды инде ул проститутка? Алардан башка сауна кереп булмыймы? Дурак син, Илдар, дип үз-үзен сүгеп тә алды.
Кабинетына кереп, килешүләрне яңадан карап чыкты. Кайберләрен аерым папкага туплады. Кемнәр беләндер очрашу вакыты билгеләде, экономистны чакырып, планнарны белеште, баш бухгалтер белән килешеп, акча мәсьәләсен хәл итте.
Шулчак, "крыша" га бурычлары барлыгы исенә төште. Боларны үз яныма аударырга кирәк. Ә аның иң кулай юлы акчаны мулрак итеп бирү дип, кассир кызга фәлән хәтле акчаны миңа налом кертеп бир, дип әмер бирде.
Кассирның, ә Салих Салимович ни дияр? Аның хәтле акчаны счеттан аннан башка алырга рөхсәт юк бит, диюенә, монда мин хуҗа, пока, дип җикерде. Кассир кыз куркып, тиз генә кабинеттан чыгып юк булды.
***
Салих үзенең фирмасы урнашкан бинага килеп кергәч, җиңел сулап куйды. Деловой центр дип аталган бу бинада йөзләгән предприятие, оешма урнашкан. Кайберләре бер- ике ай бик эшлекле кыяфәт ясап йөргән булалар да аннары, каядыр юкка чыгалар. Святое место пусто не бывает, дигәндәй, бер ике көннән ул кабинет ишегенә өр- яңа предприятие исеме язылган элмә беркетәләр. Кайвакытта деловой центрны Салих тимер юл вокзалына ошатып куя. Берсе килә, икенчесе китә. Тагын яңалары пәйда була. Килеп керүгә үк сак бүлмәсендә утыручы таныш сакчыны күреп, күңеле күтәрелеп китте.
-О, Салих Салимович! Бу арада күренмәдегез. Ялда булдыгыз ахры.
-Әйе, бераз ял итеп алдык. Нәрсә, сизеләме әллә,- дип елмайды Салих.
-Бар бераз. Тазарып, эсвижийланып киткәнсез!
Ике куллап күрешеп, бераз сөйләшкәннән соң, Салих үз офисына юнәлде.
Аны күрүгә, офис хезмәткәрләре, якын туганнарын күргәндәй, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйли, сорый башлады. Салих беравык әле берсенә, әле икенчесенә елмаеп карап алды, ярар, ярар дигәндәй баш какты, аннары, мин сезне үзем чакырырмын, дип, кабинетына кереп китте. Өстәл тартмаларын ачып, телефонын эзләде, таба алмагач, аптырап, секретарь кызны дәште. Әмма ул да телефонны күрмәгән булып чыкты.
Хикмәәт, Илдар бит телефоныңны кабинетыңда калдырырмын дигән иде. Ә нишләп калдырмаган? Үзе кайда икән, дип, Илдар кабинетына юнәлде.
Секретарь, Ильдар Ренатович бик важный совещаниедә администрациядә, дигәч, тагын елмаеп куйды. Белә бит ул администрациядә "бик важный совещание" нең кайсы көнне һәм сәгать ничәдә узуын. Әй, Илдар, һаман шул кыек юлда йөрисеңмени, дип эченнән генә уйлады.
Секретарьдан ул югында булган очрашулар, хәбәрләр,яңалыклар турында сөйләвен үтенде. Кайбер яңалыкларны тыңлаганда, башын чайкатты, телен шартлатты, аптырагандай булса да, бүлдермәде, ахырына кадәр түзеп тыңлады.
Соңыннан секретарьның, ой, Салих Салимович, оказывается у Ильдара Ренатовича такой вспыльчивый характер. Он только при вас оказывается такой приветливый и добрый, дигән сүзләреннән соң кашларын җыерып сүзсез калды.
Милициядән килүче мазар, андый мондый повестка килү булмадымы, дигән сорауга секретарь да юк, безгә нишләп милиция килсен инде дип, елмаеп җавап бирде. Шулай да Салихның эчен кимерүче корт юкка чыкмады. Ул, әтисенең әйткән сүзләрен истә тотып, үзе милициягә барып гариза язарга , гаепне үзенә алырга булды.
***
Илдар тормышын рәткә салырга теләп шәһәр читендә үз йортлары белән яшәүче тещаларына юл тотты. Хатынының, пенсиягә чыкканчы нефть чыккан төбәктә җитәкче булып эшләгән әти-әнисе картлыкларын алдан ук кайгыртып Казанда зур йорт та салдырырга җитешкәнлеген, һәр баласына һәм үзләренә аерым фатирлар да алып куйганлыгын ул күптән белә иде инде. Тик түрәләр һәм гади халык арасындагы тормыш яшәеше аермасы зур булуы аның да ачуын китерә иде. Казанда туып үскән, җиде буын нәсел шәҗәрәсен яттан белгән Илдар мондый байлыкның эшләп кенә алынмаганлыгын яхшы белә. Шуңа да ул институтта укыганда күңеленә ошаган кызлар белән йорсә дә, өйләнү өчен фәкать ныклы гаилә терәге , финанс ягыннан кытлык кичермәүче кызны сайлады һәм оттырмады. Тик, туйга бүләк ителгән квартира, машина, йорт җиһазлары бик тиз онытылды, йөрәгендә вакытлыча урын алган хатынына да күңеле сүрелде, төрле кәеф- сафаларны яраткан Илдарга яшел юл ачылды. Соңгы хыянәтеннән соң ул бу җиңел тормышның мәңгегә ябылу куркынычын аңлады һәм сукбай эт кебек башын иеп дүртаякланып гафу үтенергә килде.
6
Салих милиция бүлеге баскычыннан авырлык белән генә күтәрелде. Аякларына гер такканнармени, алга таба атларга да теләмиләр. Ни булса шул булыр дип тәмам тәвәккәлләп, ишек тоткасына тотынуы булды, ишек ачылып китте. Башын күтәреп караса, аптырап калды. Каршысында аның курсташы, яшь чагында Салихларга кунакка да кайтып йөргән Серега басып торганын күргәч, моның да милициягә йомышы төшкән икән дигән уй килде башына.
-Кого я вижу! Салих, здравствуй! Сколько лет, сколько зим. Ты как то сразу выпал из общего окружения. Я ребят поспрашивал, но никто даже телефона твоего не знает. Отойди от двери, что ты за ручку схватился. Проблемы какие или что?
Сергей елмаеп, кул биреп күрешкәннән соң кемгәдер кул изәде, аннан тагын Салихка мөрәҗәгать итте.
-Хотя никто просто так не переступает порог управления внутренних дел. Что-то произошло? Ты что молчишь и смотришь так удивленно?
-Серега, извини, Сергей, ты что,здесь что ли работаешь?
Салих ишек янындагы элмә тактага төртеп күрсәтте.
-А ты удивлен? Да, после службы, по рекомендации пришел сюда. Руковожу отделом по борьбе с оргпреступностью.
-Значит, Всевышний сам привел меня к Вам.
-Салих, никаких Вы! Мы с тобой столько всего прошли, так что только на ты.
Сергей сәгатенә карап алды. - Салих, я сейчас на совещание к главному. Давай встретимся, так, ну в семь вечера, тебя устроит? Только не пропадай. Кстати дай пожалуйста свой номер телефона.
Салих ни әйтергә белми, аптырап калды. Телефоным югалды дисә дә сәер, номерын әйтеп, телефоны уртак танышлары Илдарда икәнен белү Сергейга ошамаска мөмкин.
-Не волнуйся, Сергей. Я как штык в семь буду здесь.
- Значит договорились. Кул биреп күрешеп, Салих кош тоткандай, шатлык хисләре кичереп машинасына утырды. Өйгә кайтып, Алсуны да тынычландырырга, юл киемнәрен алыштырырга һәм фирманың эшен җанландырып җибәрергә дигән уйлар белән өенә ашыкты. Авылдан әнисе, исән-сау кайтып җиттек, дип, шалтыратмагач, борчылып үзе Алсуның телефонына шалтыраткан икән. Салих хатынының телефоныннан шалтыратып, әнисен тынычландырды һәм әле генә яшьлек дусты Сергейны очратуы һәм аның милициядә җитәкче булып эшләвен дә җиткерде. Әнисе шул ук минутта әтисе белән әлеге хәбәрне бүлеште.
-Алсу, кадерлем, мин бүген кич Сергей янына очрашуга барам. Мине югалтма һәм бер дә кайгырма, яме, аккошым, дип, хатынын бит очыннан үбеп алды. Зилюшечка, кызым, син кайда качтын?. Тып- тыныч кына утырасың, берәр кирәкмәгән эш эшлисеңдер әле. Зилә,чынлап та әтисенең кул җиткән урында яткан кечкенә сумкасын алып, аны нинди хикмәт беләндер ачып, рәхәтләнеп обойларга рәсемнәр төшереп утыра иде.
Шаян кыз, үзен эзләгәнне ишетеп ручканы артына яшереп, әти-әнисе янына йөгереп килде.
-Әти, мә, дип, берни булмагандай ручканы әтисенә сузды.
Салих эш урынына килеп җиткәндә Илдар да бик эшлекле кыяфәт чыгарып кабинетында приказларга кул куеп утыра иде.
-Илдар, брат, сәлам, дип Салих аның кабинетына үтте. Илдар йөзенә ясалма шатлык билгеләре чыгарып, Салихка, о сәлам диде, әмма,Салихның күрешергә дип сузган кулын күрмәмешкә салышты.
Салих утыр дигәнне көтмичә Илдар каршысына килеп утырды.
-Ну, ничек бара эшләр? Нинди проблемалар туды эш барышында?
-Ээ, артык проблемалар юк. Барысы да рабочий процесс. Үзең беләсең, сине беренче выручать итүем түгел. Так что можешь спокойно отдохнуть, полечиться.
-Кайгыртуың өчен рәхмәт. Илдар, телефонны кайтар әле. Без телефона, как без рук.
-Браат, синең телефонны где- то посеял бит мин. Прости. Хочешь, самой последней модели айфон сейчас же прикажу секретарю купить.
-Илдар, непростительно это. Минем бөтен заказчикларнын телефоннары шунда иде.
-Ой, Салих, кайчан әле син заказчиклар белән эшли башладың? Обычно договорлар белән мин заниматься итәм бит.
-Мин танышып, сөйләшеп, килешеп куйганнан соң син договорларны подписывать итеп кайтасың инде, билгеле. -Салихның ачуы кабара башлады.- Аны да эшләмәсәң, мин сине ник эштә тотам соң?
-Ах, вот ты как заговорил? Салих, я с первых дней ишачу на тебя. Ты сам один ничего бы не добился в Казани. Да, ты меня к себе позвал. А знаешь почему? Потому что ты даже толком разговаривать не мог. Ты нуждался в опытном друге, который тебя и научил городской жизни.
-Җитте, җитте, Илдар! Я чынлап та ышанып куярмын. Әле беркемнең дә урысча начаррак сөйләшүе аркасында эштән куылганы юк. Ә мин фирмамны, Аллага шөкер, с нуля үзем төзедем. Эшебез яхшы гына бара, әйдә ачуланышып, үпкәләшеп утырмыйк, бир кулыңны, браток. Черт с ним , с телефоном. Симкасын восстановлю и без проблем, дип сүз көрәшен туктатты.
Ул арада Илдар кабинетына кассир кыз бишмеңлекләр тутырылган папка күтәреп керде һәм Салихны күреп нишләргә белми, туктап калды. Илдар да аның бик вакытсыз керүен көтмәгән иде, выйди вон, дип куып чыгарды. Кассир кыз аның кабинетыннан чыгып секретарь янында Салихның чыкканын көтте.
Салих исә, бу нинди комедия, дигәндәй Илдарга текәлде.
-Чего уставился. "Крыша" подняла ставку. Сказали, на счётчик поставят. Вот я и сказал кассиру, чтоб налом принесла.
-Ах, Илдар, Илдар. Мин ни әйтергә дә белмим. Үзгәрдең син, әллә нинди ялганнар сизелә сүзләреңдә. Нинди кара мәче үтте безнең арадан, әйт әле.
-Какой ещё кара маче? Я же говорю, приходили ребята. Сказали, ставку повысили.
-Тагын бер генә соравым бар, Илдар. Син бит минем нибары бер-ике атнага гына киткәнне белдең. Ул егетләр белән күптән эшлибез. Ник син аларга Салих кайткач керерсез димәдең? Әллә? Әллә синең башыңда Салихны утыртачаклар да мин хуҗа булып калырмын дигән уй бар идеме?
Җавапны көтеп тормастан, Салих кырт борылып, ишектән чыгып китте, кассирдан күпме акча алганлыгын сорады һәм кире счетка салырга кушып, үз кабинетына кереп китте.
Илдар ачуыннан ни эшләргә белмәде. Әйе, дөрес уйлыйсың, туйдым синең җитәкче булып утыруыңнан, телефоныңны да шул егетләр кулына үзем тоттырдым. Сине кемнәр кыйнаганын белмим, әмма моңа бик сөендем, дип кычкырасы килсә дә тыелып калды. Ул арада "крыша" егетенә шалтыратып, Салихның телефонын берәр җиргә томырырга кушты. Акча мәсьәләсен киресенчә күпертеп, Салих сезнең крышага мохтаҗ түгел, мин башкалар белән эш йөртәчәкмен дип әйтте, дип ялганлады.
***
Кич Салих интитутта бергә укыган, алай гына да түгел, тулай торакнын бер бүлмәсендә торып бер кара ипи белән кильки в томате консервасын урталай бүлешеп ашаган дусты Сергей янына ашыкты. Сергей аның гозерен игьтибар белән тыңлагач, компаньоның оештырган кебек, дип сәерсенде. Салихның компаньоны шулай ук курсташы Илдар икәнен белгәч, кычкырып көлеп җибәрде.
-Салих, да он же спекулянт со стажем. Неужели не помнишь, как он сигаретами торговал. Потом скупкой зеленки баловался. Но он не надежный, смотри.
Насчет нападений, могли конечно и с кем- то спутать. Я поспрошу конечно, а вот насчет трупов сразу скажу, не было за это время никакого висяка. На планерках и на совещании такой вопрос бы обязательно подняли. Успокойся, Салих. И не вздумай писать какое- нибудь заявление - признание того, чего не было. Как здорово, что мы встретились! Расскажи, как живешь, есть ли семья?
Салих үзенең тормышын, хатыны Алсу, кызы Зилә турында, әле генә авылдан әти-әниләре яныннан кайтуларын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Ачыктан-ачык сөйләшеп утырып вакыт узганны да сизмәгәннәр икән. Сергейның хатыны борчылып шалтыратмаса, бәлки иртәнгә чаклы да утырырлар иде.
-Моя Света беспокоится. Кстати, время уже полночь. Диктуй свой номер, снова забудешь ведь.
-Сергей, ты сейчас снова будешь хохотать. Я после избиения, перед поездкой в деревню, свой телефон оставил Ильдару. Вернее, он посоветовал, якобы алиби будет. А сегодня он признался, что его потерял.
- Ну то, что ты доверчивый, я уже понял. Это даже хорошо, что твой телефон якобы потерялся. Теперь будем ждать, где он всплывет. Будь осторожен с Ильдаром.
Дуслар кочаклашып, бер- берсе белән элемтәне югалтмаска сүз бирешеп саубуллаштылар.
***
Илдарны видеоглазок аша күреп алган тещасы, кызына кысылмаска һәм чыкмаска кушып, кнопкага басып, кече капканы ачты.
-Ә, кияү килгәнмени?! Ни йомышың төште? Әллә берәр хәл булдымы, дип, берни булмагандай тезеп китте.
-Юк, әби. Болай гына, бу якларга эш белән килеп чыккан идем, хәлегезне белеп чыгасы иттем.
-Ә алай икән. Хатының белән улыңны да аласың калган. Бергәләп кичке ашны ашаган булыр идек.
Илдар, әби әллә шаяртамы, дип як- ягына каранды. Таралып яткан уенчыклар да күренмәде, хатынының машинасы да юк. Сәер хәл, дип уйлап куйды. Хәер, гаражларына биш машина сыя, анда куйган булырга да мөмкиннәр, дигән уй килде.
-Нәрсә кияү, ашыйсың килдеме?
Илдар, әйе, дип әйткәнен сизми дә калды.
-Нәрсә, теге кәнтиләр ашатмыймени? Син,Илдар, бик ялгыштың безнең кызыбыз өстеннән йөреп. Бу синең беренче генә тапкыр сулга керүең түгел инде. Мин шәһәр читендә яшәсәм дә сезнең тормышыгызның һәр минутын белеп торам. Менә нәрсә, кияү, машинаның ачкычын минем уч төбенә сал әле. Сал, сал, нәрсә карап каттың? Машина минем исемдә, вообще то . Атна азагына хәтле чүпрәк- чапракларыңны алып кит квартирадан. Синең собственный квартираң бар бит әле, әйеме. Бер бүлмәле хрущевкаң. Вот туда теперь твоя дорога, дорогой зятек. Ә безнең кызыбызны һәм оныгыбызны оныт.
Илдарның, ул минем улым диюенә каршы.
-Шулаймени! А ты докажи, дип, тещасы төрткәләп дигәндәй, куып чыгарды.
Чит илнең бик кәттә машинасында җилдереп йөрүче Илдар җәяуләп урам буйлап атлады.
7
Сергей Павловичның, ягьни инде Сергейның, файдасы зур булды Салихка. Бердән, аның фирмасын
"крышевать" итүче егетләрне тоткарлап, Илдарның барлык кыек эшләре фаш ителде. Дөрес, Салихны тукмаучы, ә бәлкем ялгышып бәйләнүче сугыш чукмарлары табылмады. Кем белә, кемдер, я эш буенча конкурентлар, я коллегалардан берәрсе, хулиганнарны яллап аңа зыян салырга теләгән булсалар, һөҗүм итү тагын кабатланыр , диде Сергей Павлович та. Шулай да сак кыланырга, уз көченә генә таянмаска, спорт белән ныклап шөгылләнуче берәрсен үзенә сакчы итеп алырга тәкъдим итте.
Салих, чынлап та эшендә Илдарга үзенә ышанган кебек шулкадәр нык ышана иде, бергә эшләү дәверендә Илдар төзегән килешүләрне, анда каралган неустойка кебек четерекле сорауларны бер тапкыр да тикшергәне булмады. Шулай да эшкә ныгытып керешкәнче аудит чакыртырга булды. Илдар, нәрсә, әллә миңа бөтенләй ышанычың беттеме, дип тыпырчынса да, Салих бу төртмә сүзләрне колагы яныннан тыныч кына уздырып җибәрде.
***
Илдар хатынын күпме каравыллап йөрсә дә, өйдә, я булмаса коттеджларында берүзе генә булган чагын туры китерә алмады.Илдарның телефон номерын да кара исемлеккә керткән ахрысы, телефонда да автоответчик җавап биреп тора. Улын һәм хатынын сагыну хисләренә эшендәге буталчыклар да килеп өстәлде. Хатыны белән килеп чыккан аңлашылмаучылыкны Салихка ник сөйләгәненә укенергә генә калды.
-Ник йөрдең соң имеш. Хе, ярый ла ул яратып йөргән Алсуына өйләнде. Ә мин яратып өйләндем что ли?! Кем белгән хатынның шундый крутой вираж ясасын? Бала белән өйдә песи кебек кенә утыра иде бит. Моңа хәтле сизсә дә түзә иде әле. Аны һичшиксез теща котырткан. Салихын да әйтер идем инде, билләһи, чистый табынып утыра инде хатынына. Бер кая бит, бер кая аннан башка бармый. Ярар, Салих, үтәр яшь вакытың, дәртле чагың, исеңә төшәр, соң булыр.
Шулай үз-үзенә сөйләнеп, банкасыннан гына сыра чөмереп утырганда, ишектәге кынгыравы шалтырады. Карап та тормый ишекне ачып җибәрүе булды, мангаена берне китереп орулары булды.
-Ты что, падла, нас решил подставить, да?! Решил нас оставить без денег?! Ты, сука, сейчас сам будешь платить неустойку!
Илдар борыныннан аккан канны өстендәге күлмәк җиңе белән сөртеп алды, авызындагы сынган тешен учына төкерде дә телен көчкә әйләндереп, вы что ребята, я тут не причем, дип акланырга тотынды.
-Ты что нам говорил про Салиха,а? И сколько ты нам платил,а? Әзмәвердәй ирнең берсе Илдарга китереп типте. Ул тагын, торып утырырга маташкан җиреннән, тәгәрәп китте. - Сколько ты бабла срубил за наш счёт? Ты же Крыса! Крысятничал у своего лучшего друга. Так что, вот тебе бумага, откуда хочешь, оттуда бери и верни деньги. Наши деньги. Счётчик включен, Ильдар, дип ничек килеп керсәләр, шулай чыгып та киттеләр. Илдар идәндә ауный- тәгәри бүре кебек улады. Әмма барыбер Салихка барып ялынмыйча бу проблеманы хәл итеп булмасын ул бик яхшы аңлады.
***
Алсуның авылдан килгәннән соң, кәефе әллә ничек, гел күтәренке булды. Салихның проблемасы хәл ителүме, көнкүрешне беразга гына булса да алыштырып алуның файдасы булдымы, иртән ирен эшкә озатуга, бар бүлмәләрне ялт итеп җыештырды, әле болай да чип-чиста тәрәзә челтәрләрен салдырып юып элде, көн саен тәмледән- тәмле салатларны, ашларны төрләндереп торды. Зилә дә әнисеннән һич калышырга теләмәде, әле кульяулыкларын юган булды, әле уенчык савыт-сабалары белән мәш килде.
Күңеле күтәренке чакларда Алсу
үзе яраткан жырларны көйләде. Бүген аның күңеле яшьлегендә җырланган җырларга тукталды. Ул янә үзен туган авылында итеп тойды. Мәктәпне тәмамлаганчы ул клубка да, кичке уеннарга да чыгып йөрмәде. Башта әтисе рөхсәт итмәде, соңыннан үзенең дә күңел тартмады. Чыгарылыш кичәсендә классташ егет аңа үзенең хисләрен аңлатырга маташкан иде, Алсу, кит әле, дуракланма, диеп аннан көлде генә. Бар теләге, хыялы медицина институтына кереп, хирург булу иде. Шулай да имтиханнарны биреп бетергәч тә, конкурстан уздырмаслар, гади авыл кызы бит мин, керә алмам дип бик куркып йөрде. Акча түләп керәсе булса, гомергә дә медицина институтының бусагасын да атлап керә алмас идем, дип үткән яшьлеген исенә төшерде. Институтның стенасына эленгән исемлекне башта күз йөгертеп карап чыкты. Үзенең фамилиясен күргәч, ышанмыйча, исемлектәге һәр фамилияне бармак төртеп укып чыкты. Аллаһның ярдәме белән Алсу шулай итеп медицина институты студенты булды. Башта хирург булам дигән теләге, өченче курста врач педиатр булу теләгенә әверелде. Институтта укыганда очраклы гына Салих белән танышты. Үзе кебек үк гап- гади авыл егете эчкерсезлеге, тыйнаклыгы, әдәплелеге, әйткән сүзендә тора белүе белән әсир итте аны. Дуслык җепләре аларның йөрәкләрен мәңгегә бергә бәйләде. Тыйнак кына туй мәҗлесе уздырып, вакытлыча бер карт әбидә бүлмә снимать итеп тордылар. Салих укыган вакытта ук кичләрен күңел ачып түгел, эшләп уздырып, шәһәр бүгенге көндә нинди эшләргә мохтаҗ икәнен бик яхшы белә иде. Башта төзелеш бригадасы оештырып, дачалар , йортлар салып йөрсә, тиздән аның эшләрен шәһәр администрациясе дә күрде, конкурс нигезендә Казан Кремле тирәсендәге газоннарны су белән туендыру системасын урнаштыруны аның оешмасына тапшырдылар. Гаять җаваплы бу эшне намус белән вакытыннан алдарак та башкарып чыктылар. Нинди генә обьектта эшләсә дә, Салих сынатмады, тик финанс капчыгы күз алдында юкара барганын гына сизмәгән булып чыкты.
Еллар шулай бер- бер артлы уза торды. Салих белән Алсуның тормышын түгәрәкләп, кызлары Зилә туды. Алсу Салихның уңышларына сөенеп, тиздән үзе дә бала ялын тутырып яраткан эшенә чыгу турында хыялланды.
Ничә еллар буена тугры дусты, сердәше, коллегасы дип санаган Илдарның чын йөзе ачылу Салихка бик авыр булды. Акча мәсьәләсендә ул бит аны беркайчан кысмады, киресенчә, Илдар аңа караганда акчаны күбрәк ала иде. Фирмага, Илдарның кыек эшләре, ялган килешүләре нигезендә зур зыян китергәне билгеле булды. Суд Илдарны хөкемгә тартырга, зур суммада штраф түләргә дигән карар чыгарды.
Салих судта Илдарны яклап чыкты.
-Илдар ялгышты. Әмма аның яхшы яклары да күп. Бер эшне дә эшләмичә калганы юк, килешүләр буенча да сүз әйтеп булмый. Эш булгач абынулар да булгандыр. Мин гел аны гына гаепли алмыйм. Ул хаталарын аңлады. Мин уйлыйм, ул башка мондый адым ясамас. Кешене чокырга төртеп төшерү җиңел, ә шул чокырга төшкәннәрне тартып чыгаручылар сирәк. Утыртмагыз, Илдарны.
Суд аның дәлилләренә таянып Илдарны суд залында ук азат итте.
Салих суд залының фойесыннан чыгып барганда артыннан Илдар куып тотты.
-Салих, рәхмәт. Син чын дустым икәнсең. Моннан соң мондый хәлләр кабатланмас.
- Әйе, Илдар, кабатланмас. Бүгеннән син миннән, мин синнән азат. Синең хәзер үз юлың. Башкаларны да мондый сагышларга салма. Хуш.
ТӘМАМ .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1