Калдырма, әнкәй! Повесть (4)
...Ә шулай да өйдән китүе шултиклем кыен иде.
(Дәвамы.)
Элек әткәй белән урманга барырга ашкынып тора идек.
Ә бүген киресенчә, агачлар шыгырдавы, тукранның ту-
кылдавы күңелгә шулкадәр шом сала.
– Кар-р-р! Кар-р-р! Кар-р-р! – Шушы йөрәкне өтеп
алырдай тавыш бездән калышмый. Каян килеп чыккандыр бу карга? Җитмәсә, үзе зур, кап-кара төстә. Без бар-
ган җирдә агач башына менә дә каркылдарга тотына. Ул
яхшылыкка түгел, диләр иде авылда. Шуңа да карга – иң
курыккан кошыбыз. Ә ул бездән калышырга уйламый да.
– Кар-р-р! Кар-р-р! – дип, баш очында әйләнә дә әйләнә.
– Апа, мин куркам! – ди Зөлфирә, туктаусыз елаудан
калтыранып. – Ул килеп күзне чукыр, азак мине урлар.
Куркам, аннан куркам! Әткәй, коткар инде! – Без аны ты-
нычландырырга тырыштык.
Тау башына менеп җиткәндә генә, кинәт көн бозылды
да куйды. Әллә каян кара болытлар килеп чыкты, тирә-як та караңгылана төште. Тәнне өшетеп салкын җил
исте. Күк күкрәп, яңгыр ява башлады. Ә яшене шулкадәр
котыра: я алдан, я арттан ялт-йолт итеп кала. Аның
дөбердәвеннән бөтен дөнья селкенеп куя кебек. Элекяшен вакытында без юрганга төренеп, куркып кына ята
идек. Ә монда бит ышыкланырга урын да юк. Тиз арада лыч суга баттык.
Эт көчекләре аналарына сыенган кебек, без дә юан ка-
рагай төбенә ышыкландык. Бер-беребезне җылытырга
тырышып, дүртәүләшеп кочаклашып утырдык. Иреннәр
күгәреп бетте, тешләр тешкә тими, тән туктаусыз кал-
тырый. Алия, Алсу һәм мин авыр булса да, еларга ты-
рышмыйбыз. Ә Зөлфирә сыктап елый да елый. Шуңа да
тавышы да бетә башлады, бахырның.
Тәнебездә коры урын калмады. Ичмасам, яшене беразга
тынсачы! Әнә ничек утлы кылычы белән уйный!
Бездән йөз метр чамасы алдарак бер каен дөбер-шатыр
килеп җиргә ауды. Аннан очкыннар чәчрәп киткәндәй
булды.
– Хәзер безнең агачны да егачак! – дип кычкырып
җибәрде Алсу.
Куркышыбыздан юлга йөгереп чыктык. Бәхетебезгә
күрә, шушы мәлдә машина килеп туктады. Эчендә ир
белән хатын утыра иде. Дүртәүләшеп, машина очравы-
на ышанып бетә алмый, тиз генә артка утырдык. Тешләр-
тешкә тими калтыранышып утырганыбызны күреп,
тегеләр төпченеп тормады. Кайсы урамда яшәвебезне
сорап, өебезнең алдына ук китереп куйдылар.
– Ярар, башка алай урманда ялгыз йөрмәгез, – диде
абый. – Сау булып торыгыз.
Авылыбызда яңгыр булмаган. Өйне күргәч, күздән
яшьләр бәреп чыкты. Туган йортыбыздан да кадерлерәк
урын юк икән. Бүтән өебездән аермасалар ярар иде –
бар теләгем шул булды.
Йортыбыз бикле, димәк, туганнарыбыз шәһәргә уку-
га киткән. Зур йозакны берничек тә ача алмагач, безне
шәһәргә җибәрмим, дип талашкан Гөлнара апага бар-
дык.
– Уй-й, балакайларым. Килдегезме? Сезнең турыда
уйлана-уйлана йөрәгем калмады, – диде күрше, безне тупылдатып сөеп. – Әйдә, юрганга төрим әле сезне.
Үрдәк ите белән аш пешергән идем. Хәзер ашап алырсыз.
Көне буе ризык күрмәгәч, өстәлдәге сый-хөрмәттән
иреннәремне чупылдатып ялап алдым.
– Ә безнекеләр кайда ул? – дип белештем апа-абыйларым хакында.
– Бүген иртәнчәк кенә шәһәргә укырга киттеләр. Уку
елы тәмамланырга тора бит. Имтихан бирергә кирәк,
диделәр. Алар кайтканчы үзем сезне карап торырмын
әле. Шөкер, ризык җитәрлек...
Тамакны туйдырып, җылынып, тәнгә бераз хәл кергәч,
өйгә кайтырга булдык. Йозакны Гөлнара апа үзе ачып
бирде. Дәү гәүдәле күрше, күп уйлап тормый, йозакны суырды да ташлады.
Өйнең җаны була диләр, шул дөрестер. Балкып торган
йортыбызны алыштырганнармыни! Стеналар да, мич
тә, караватлар да моңсуланган кебек. Безнең чыр-чу
тавышыбызны ишетмәгәнгә әйберләр дә күңелсезләнә микән?
Элеккедәй өйдә астын-өстенә әйләндереп, шаркылдап көлеп уйныйсы да килмәде. Йорт эчендә генә түгел,
күңелдә дә зур бушлык иде.
Зөлфирә сеңлем өйдә урнашкан тынлыкны бозды:
– Әткәй, әнкәй, без кайттык, – диде, аларның стенада-
гы фотосына карап. Шуннан башын безнең якка борды. –
Әйдәгез, әнкәйне дә, әткәйне дә алып кайтыйк. Алар да
безне сагынган инде. Иртәгә үк алып кайтыйк, ярыймы...
Һәрберебез үз урынына йокларга ятты. Ә иртәгә таң
белән торып, тугайга барачакбыз. Анда безне берәү дә тапмас. Детдомга алып китәм дип килгән кешеләр
ул якны белми дә. Әткәй белән әнкәйне дә нык сагындырды, авыл очындагы зиратка да барырбыз. Таң гына
атсын! Шул хакта уйланып ята торгач, татлы йокыга талганмын.
* * *
...Әткәй ниндидер эш буенча таң атмас элек шәһәргә
китәргә булды. “Иртә бит, әткәй! Соңгарак юлга чыгарсың
әле”, – дип тә карадык, ә ул тыңламады. Бәлки, шулай
кирәк булгандыр. Кайчакта шултиклем мөһим эшләр була бит.
– Ярар, үзегезне тәртипле тотыгыз. Юкка-барга та-лашмагыз. Сезнең өчен кеше алдында миңа оят булмасын, яме. – Әткәй һәрберебезнең башыннан сыйпады да
тышка чыгып китте.
Иң кечебез әле йоклый иде, югыйсә, ул әткәйне беркая
да җибәрмим дип, зык куптара. Мәктәпкә кадәр әле өч
сәгать чамасы вакыт бар. Тышта да караңгы. Димәк, ким
дигәндә ике сәгать черем итеп алырга була. Кинәт кенә мине йокы басты...
“Тук-тук-тук” дигән тавышны йокы аралаш ишетеп ятам. Бәй, кемдер тәрәзәбезгә шакый түгелме? “Тук-
тук-тук”... Ә-ә-й, бу бит әткәебез кайткан! Кире борылып
килгәндер инде. Тәрәзәгә чиртү дәвам итте. Нәрсә карап
ятам соң әле ишекне ачмыйча, дип уйлап та өлгермәдем,
сискәнеп уянып киттем. Тәрәзәгә, чынлап та, кемдер чиртә. Йокымнан һаман айный алмый тәрәзәгә омтыл-
дым. Ә әткәебезнең үлгәне исемнән чыккан. Челтәрне
ачтым да, тышка карадым. Тәрәзә төбендә басып торган
милиционерны күреп, артка тәгәрәп киттем. Ул шулкадәр
куркыныч итеп туп-туры күземә карады, шүрләвемнән
кулларым тартышып китте. Бетте болай булгач!
– Хәзер үк ишекне ачыгыз! Сезгә әйтәм! – Бу сүзләрне
ишеткәч, йөрәк дөпелдәп тибә башлады.
Тиз генә Алияне уяттым. Нишләргә белми, без мич ар-
тына яшерендек. Икәвебез берни сизми йоклый иде.
– Күрдем бит сине, малай! Ач әле ишегеңне! Милициягә
карышырга ярамый!
Бүредән качкан куяннар кебек посып утырдык. Безгә
ничек тә булса ишекне ачмаска кирәк. Ә алар китсә,
шунда ук урман ягына сыпыртачакбыз да кичен генә
өйгә кайтырбыз. Шулай итеп, укудан туганнарыбыз кайт-
канчы яшәп торырга исәп тота идек. Милиционерга якын
килергә дә ярамый, безне шунда ук берәр кая бикләп
куяр. Моны без яхшы аңлый идек.
– Курыкмагыз, ачыгыз ишекне! – Тыштагы абый ны-
кышуын дәвам итте. – Училищеда укыган апагыз безгә
шалтыратты. Бәләкәчләремне миңа алып килегез әле,
зинһар, ди. Менә шуның өчен килдек тә инде. Апагыз
сезне нык сагынган. Әйдәгез, шунда алып барабыз.
Алиянең авызы ерылып китте. Ниһаять, без якыннарыбызны күрәчәкбез. Алар янында булганда шултиклем
рәхәт. Үзеңне иркен тоясың. Әгәр милиционер әйткәне
дөрес икән, ничек шәп булачак.
– Әйдәгез инде, ачыгыз ишекне.
Шулкадәр изгелек эшлим дип килгән кешегә ничек
ишек ачмыйсың. Әнә бит, якыннарыгыз сезне сагынып
көтә, ди. Каян белгән икән? Мөгаен, бу милиционер теге-
се кебек алдакчы түгелдер...
Тәрәзәгә чиртү дәвам итте.
– Хәзер, абый, хәзер! – Урынымнан шатланып тордым
да, келәсен күтәреп, ишекне шар ачып җибәрдем.
Тагы дүрт детдомовский...
Өйгә килеп кергәч тә, милиционерның авызы ерылып
китте. Тиз генә тирә-ягын караштырып алды. Шуннан су-
ыткычны ачып, эчен җентекләп тикшерде. Ятып йоклаган урыныма да барып, нәрсәдер эзләгәндәй булды.
– Әйдә, йоклаганнарын уятыйк та, апаңа киттек, – диде
ул Алиягә. – Киемегезне җыегыз!
Бу сүзләр безгә җитә калды. Әйберләребез дәваханәдә
калган иде бит. Шуңа булган берничәсен генә шунда ук
җыеп алдым. Алия дә үзенекен, сеңлемнекен сумкага тутырды.
Милиционер килеп ничек шәп итте әле, дип, эчтән
генә куандым. Менә хәзер берничә сәгатьтән туганна-
рыбыз янында утырырбыз. Бергәләшеп яшәрбез шунда.
Детдомның кирәге дә юк. Шуңа да тизрәк булырга кирәк.
Ату, милиционер кире уйлап куяр да, безне алып бармас.
“Һә” дигәнче әйберләребезне җыеп, машинага чыгып
утырдык. Ә шулай да өйдән китүе шултиклем кыен иде.
Монда кире киләчәгебезне белгәнгә, әллә ни борчылмадык. Әмма барыбер күңелгә ниндидер шом кереп оялады.
– Минем өйдән китәсе килми! Бүтән җирдә начар! Беркая да бармыйм! – дип карышты Зөлфирә.
– Юк, бәләкәчем, курыкма! – дип тынычландырды Алия.
Машина кузгалып китте. Күздән югалганчы күзләрем
өебездә иде. Авыл очындагы зиратны үтеп барганда,
кинәт әткәй искә килеп төште. Авыр сулап куйдым.
– Оныттым! – дип кычкырып җибәрдем.
– Нәрсәне? – Алия апам аптырап китте.
– Әткәй миңа бирергә уйлаган әйберне. Ислисеңме, бу
турыда сиңа сөйләгән идем.
– Әйе шул. Ә нигә караштырмадың соң, Ильяс?
– Кичә арып йоклаганмын да киткәнмен. Ә бүген абый
кабаландыргач, баштан чыккан. Шунда берәр киштәдә
ятадыр. Алия, бәлки, кире борылыйк?
Милиционер уңай җавап бирмәде. “Тегендә сезне түземсезләнеп көтәләр. Вакыт кысыграк”, – дип җаваплады ул.
Үземне эчтән генә шултиклем әрләдем. Бу хакта ник онытканмын икән? Мөгаен, әткәй аны әллә кая яшереп
куймагандыр. Гел шулай кирәкле чакта хәтерем югала
да куя. Хәзер ул нәрсәгә нәрсә булыр икән? Минем өчен
иң кыйммәтлесе ул дигән иде бит әткәем. Әгәр берәрсе
үзенә алып куйса? Юк, әткәй миңа бирәм дигәч, ул әйбер
барыбер кулыма килеп эләгергә тиеш. Ярар, авылыбыз-
га кайтабыз бит әле, шунда табармын.
Юл галәмәт озын икән ләсә. Әллә күпме тауны үттек,
ул тезелешеп ятып калган авылларның исәбе-саны юк.
Әллә ничә тапкыр йокыга талып, уянып өлгердек. Бер
туктап та алдык. Шулай күпме барганбыздыр, белмим,
әмма ерак киткән саен түземсезлек арта барды.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2