Тамга. Повесть (8)
Теге елларда ул шушы өйгә керергә күпме хыялланды. Шәрифәнең нинди караватта йоклаганын күрәсе килә иде. Кызлар матур йоклыйдыр ул... Толымнарын мендәргә таратып саладыр...
6
Фазыл, күшеккән бармакларын угалап:
— Көн салкын, кул өшеде, — диде. — Нишләп бу егет миңа килде әле дип гаҗәпләнмә, Нурихан абый. Баштарак мин сине өнәмәдем. Син кайттың да безгә мишәйт иттең. Наратлыктагы калдык-постык хуҗалыклар үзәккә күченергә тулаем ризалашкан иде инде.
— Шуннан? — диде Нурихан.
— Шуннанмы? Халык бит ул бал корты төсле, ана корт көчле икән, таза икән — таркалмый. Наратлыклар да синең гайрәтеңә таяна.
— Мин беркемне дә үземә бәйләмәдем, энем.
— Бәйләдең, бик бәйләдең, Нурихан абый! Алар авылда хуҗа бар дип гайрәтләнә. Әгәр син моннан кузгалсаң, иртәгә үк нигезләреннән кубачаклар.
— Юк, энем, үгетләмә. Алла кушса, минем монда картаеп үләргә исәп. Солтанбәк нәселенә чит туфрак килешми.
— Синең гомер шәһәрдә үткән, Нурихан абый! Бөтен шартлар тудырылган фатирда. Ә авылда нәстә, йә? Сукыр лампа, кара мунча, чокыр-чакыр юл... Үзәктә без сиңа таш йорттан бүлмә хутлыйбыз. Син төзелеш инженеры, иеме? Һо, мәктәпләр, клублар төзеттерерсең.
— Бүген адәм баласы цивилизация шаукымыннан гарык, энем. Ул таш фатирлардан, газ сауналарыннан туйды. Табигыйлек кайчандыр бар ясалмалыкны кысрыклый инде. Кыскасы, син мине таш өемнәре белән кызыктырма. Нараттан бурап ызба салуларга, төтенләтеп кара мунча ягуларга ни җитә!
Фазыл баш түбәсен кашып алды.
— Үзәктә әзер-бәзер алма бакчасы бар бит әле безнең тагы. Йорты да, мунчасы да агач. Түшәмгә төкереп кенә ят.
— Төкерергә калгач — үләргә вакыт инде ул, энем. Минем үз кулларым белән бакча ясыйсым килә.
— Кире чабата икән син, Нурихан абый.
— Әйтмә дә инде, энем.
— Аптыраш, хакимияттә безне сүгәләр, Наратлык ташландык, ник карамыйсыз, диләр. Авылларны берләштерсәк, чыгымнар кимер иде. Ерткыч оясында кырылып бетәрсез әле берзаман. Шәрифә апаның муенын чак кына чәйнәмәде бүре. Әнә теге аумакай Сафринәгезнең чирләшкә баласын бүреләр күтәреп киткән, ди. Ерткычны, хөкемгә тартып, төрмәгә ябалмыйсың. Безне миңгерәтә бу Наратлык. Ярар, мин йорт саен кереп халыкны күчәргә өндим, ә син, Нурихан абый, уйла, ныгытып уйла.
Уйлады Нурихан. Рух баганасы какшаса, авыл бетә. Адәм, таяныр ноктасын җуеп, бушлыкка мәтәлә. Димәк, авылдашлар, гәрчә аны яратмаса да, ят итми, аңа өмет баглый икән. Ай-һай, аңарда ул өметләрне акларлык абруй бар микән соң? Элек картлар урамнан узганда, тузан бөртеге дә очмас, чөнки аксакал, таягын җиргә йомшак кына кадап, үз дәрәҗәсен белеп, салмак адымнар белән генә атлар, ни шук оланшак та аның каршында шаярмас, бер минутка уеныннан туктап, озатып калыр иде. Теле белән генә түгел, күз карашы белән дә тәрбияләр иде авыл карты. Алардагы олпатлык, алардагы сабырлык Нуриханда да кабатланса икән! Мирзабәк кем үрнәгендә үсәр менә.
Ир аралыктагы сәндерәдән киндер капчыкка төрелгән ау мылтыгын алды. Ата истәлеге... Ут коралын чистарта башласа, Миннеханның ике каш арасына җыерчык буразнасы сузыла иде. Җитдиләнә иде ул. Ау дип яшәде ата, ау дип үлде.
Бригадир Фазыл яңадан әйләнеп керде.
— Минем өй борынча кытаклап йөрүемнән ни мәгънә?! Җәмәгать сиңа аркаланып батырая, Нурихан абый, — диде егет. — Син, кем, ауга җыенасыңмы?
— Юк, чистартып кына куям, әти төсе бит, — диде Нурихан.
— Да-а, Миннехан абзый бүре холкын белә иде! Ну нәстә, уйладыңмы, Нурихан абый?
— Ике сөйләттермә инде, энем.
— Ялгызыңа гына кыендыр, Нурихан абый. Үзәктә хатын-кызның нинди генә төре юк. Кара чәчлесе, коңгырт чәчлесе. Үзеңне өйләндерер идек. Син аерылган кешеме? Балаларың ничәү иде?
— Мин буйдак, — диде Нурихан, кәефе кырылып. Егет аның бәгыренә ком булып коела иде. Дөньясы белән бергә ир-ат та үзгәрде: сөйләшүләре вак һәм төче.
— Син заман койрыгында гына сөйрәләсең икән, Нурихан абый. Мин өченчегә аш төрләндердем. Беренчесе бәрәңге боткасын шыр тоз итеп пешерә иде, икенчесе, кояш битен кыздырганчы йоклап, сыерны саумыйча гына көтүгә куды. Әле өченчесе белән дә чәкәләшәбез. Ялкаурак. Уңмадым мин хатыннардан.
— Авыш йортның морҗасы да авыш, энем.
— Минем морҗа туры, Нурихан абый.
— Төтене генә нигәдер кыек, энем.
— Мыскыллама, Нурихан абый.
— Ә син хатын-кыз чәйнәмә, тешеңне сындырырсың, энем.
— Әй, җә мылтык түтәсе белән сыртны каезларсың, таям мин, — диде Фазыл. — Шәрифә апа да көтә-көтә көтек булгандыр.
Өч көн җанына урын тапмаган иде Нурихан. Хатынның морҗасыннан төтен күтәрелми, тәрәзәләре, «менә елыйм, менә елыйм» дигәндәй, бозлы күзләрен мөлдерәтеп, урамга карый иде. «Ире йортында ята бугай» дип көнләшкән Нурихан өчен бу хәбәр йөрәккә сыланган сары май иде.
— Шәрифә сине кайда көтә, энем?
— Фәсыйләттәйләр турында. Бүлнискә бәйләвечен алыштырырга бара.
— Тукта, энем, син аны утыртма! Апаңны үзем илтәм, яме!
Нурихан ашыга-ашыга киенде.
— Әйтүен әйтермен дә, үзе ни дияр бит, — диде Фазыл. — Һе-һе, әллә апай белән мәхәббәт куертасызмы? Булды, шаярттым гына, Нурихан абый.
Атын бик тиз җикте ул, капкасын да бик тиз ачты. Әмма Озын толым Нуриханны көтмәгән иде. Кунагын озата чыккан Фәсыйлә карчык:
— Бригат Фазыл белән китте ул, олан, — диде. — Синең дә үзәктә йомышың барыемы?
Их, кортка, кортка! Ичмасам, син хәйләкәр сорауларың белән йөрәкне көйдермә. Беләсең син Нуриханның кемне яратканын, беләсең! Күптән аларны кавыштыру чарасын күрергә иде сиңа! Әллә картайгач кешенең йөрәге мүкләнә микән?
— Синдәмени әле Шәрифә? — диде ул, ризасыз тавыш белән.
— Ишегалдын муен тиңентен кар күмгән, олан. Аны көрәргә ир-ат куәте кирәк. Ярасы төзәлмичә балакаема себерке белән селтәнергә дә кушмаган брачлар. Мәйтәм, яз ызбаңа сукмак әрчелер, мәйтәм, миндә кышла.
— Наратлыкта биләмче хатыннар болай да күп, үз өендә яшәсен, — диде Нурихан. Әйтерсең ул Шәрифәнең хуҗасы иде. — Миннән ярдәм сораса ни була? Безне үзәк җитәкчеләре авылдан сөрергә маташа. Безгә хәзер бер йортны да ябулы итәргә ярамый. Болар тере, болар җанлы, дисеннәр.
Чынлап та, кар Шәрифәнең капкасын томалап, юлын япкан иде. Агач көрәгенә таянган ир, сихерләнгән төсле, бозланган тәрәзәләргә карап торды. Бервакыт ул (аңа ун-унбер яшьләр иде), Шәрифәне сагалап, аларның турларында таптанды. Күлмәк эчендә нәни кыр куяны баласы иде, шуны күрсәтеп, кызны биетмәкче иде ул. Ачылмалы тәрәзәдән Билалетдин урманчының хатынына җикергәне ишетелде:
— Син төпсез чиләк! Син Миннеханнан калдың!
Ул да түгел, капкадан Озын толым атылып чыкты.
— Нәстә тыңланасың, шалкан колак! — диде кыз, беләктән чеметеп. — Авыл ирләренең һәркайсы хатыннарыннан көнләшә. Синең атаң да шундый.
— Юк, безнең әти көнләшми, — диде малай.
— Синең анаң ир тапканны ашап өйдә генә утыра, ә минем әни хат ташучы! Ул гел кеше арасында!
— Өйдә утырса ни! Безнең әти әнине бер дә нахак сүз белән талкымый, — дип бәхәсләште Нурихан. — Кыз-катын фәрештәгә тиң зат, дия әти. Мин дә катынымны рәнҗетмәячәкмен.
— Хәчтерүш! Сиңа дигән хатыннар тумыйча үлгән, ди. Сикеренмә, яме, син ялгыз муртаясың.
Нәкъ өстенә баскан икән Шәрифә. Менә ул бозлы тәрәзәне сулышы белән өретеп көләдер сыман:
— Язмышыңны дөрес юрадым, әйеме, хәчтерүш!
Тик Нурихан малай чактагы кебек авызын турсайтмый, бүген аның да җавабы әзер:
— Минем язмыш — син, Шәрифә. Ә муртаюга килгәндә, ялгыштың, бездә аллы-артлы дүрт аю асып йөрерлек көч-гайрәт бар.
Кулда көрәк уйный, һавада кар бураны оча иде. Нурихан эчтән генә хатынга боерды: «Өеңдә кун, Озын толым! Өеңдә кун!»
Күкрәккә төелгән сулышын иркенәйтергә дип билен турайткач, ул тагын бозлы ятим тәрәзәләргә бакты. Тупас иде Билалетдин абзый. Табигать белән аралашкан урманчының югыйсә күңеле дә, хисләре дә кылдай нечкә булырга тиеш иде. Матурлык белән өртергә тиеш иде аны Ходай. Икенче тапкыр үсмер егет үз «өлешен» татыды. Билалетдин, урам яңгыратып кызын сүккәндә, Нуриханның да тетмәсен теткән иде.
— Кем өчен бизәнәсең, сыгылмалы көянтә? Уеннан Миннехан көчеге озатамыни? Ул малай — атасы сыңары: кыз-катынга хирыс. Тик аңа катынның сәләмәсе дә тәтемәячәк. Чөнки алар нәселе белән җүләр, гыйшык-мыйшык дип күзләре сукырая. Сукыр ул кайчандыр тигез җирдә дә бер абына.
«Һай-һай!» дип, өскә болытлар ишелеп төшәрлек итеп кычкырасы килде. Билалетдин урманчы әллә күрәзәче иде, әллә кыек атып туры тидерде: Нуриханга хатыннарның «сәләмәсе» дә тәтемәде. Ул, чынлап та, сукырайган, Шәрифә-элпә аның күзен каплаган иде.
Кар тавын як-якка ярып, ир капкадан үтте.
— Билалетдинның бит ишегалдына арык сыер да сыймый, өч ат ятып аунамагач, ниемә ди уч төбе хәтле ишегалды? Күңел тарлыгының билгесе инде, — дия иде әтисе.
Көри-көри баскычка җитте Нурихан. Ишеккә бөкре агач терәү генә хуҗа иде. Теге елларда ул шушы өйгә керергә күпме хыялланды. Шәрифәнең нинди караватта йоклаганын күрәсе килә иде. Кызлар матур йоклыйдыр ул... Толымнарын мендәргә таратып саладыр...
Нурихан тук-тук ишек шакылдатты:
— Ни хәлләрдә сез? Рөхсәтме?
Җәйне хәтерләтеп мәтрүшкә, бөтнек исләре аңкыды: өйалды диварындагы кадакларга бәйләм-бәйләм дару үләннәре эленгән иде. Ике пар ката, Шәрифәнең йомшак тәпиләрен сагынып, бусага кырыенда «яшь түгә». Урта ишекне дә ачты Нурихан. Ләкин дым тарткан бүлмәдән балачакта күрергә тилмергән караватны эзләмәде. Түрдә, усал күзләре белән үтәли тишеп, Билалетдин абзый карап утырадыр кебек иде. Ул, аралыкка ташланган бер кочак каен утынын мичкә тутырып, шырпы сызды. Аннан ишегалдына чыкты, морҗадан сузылган сыек төтенне карашы белән болытларга табан кугач, кереп, янә мичкә өстәде. Шәрифә җылы өендә йоклар... Кызык та соң син, әй язмыш! Касәңдәге мөлдерәмә суны йотлыктыра-йотлыктыра тамчысына кадәр эчертеп бетермичә туктамыйсың. Аның әчесеннән бәгырь көя, ә сиңа барыбер, синдә кызгану юк...
Шылдырап күмер төште, мич ябылгычлары томаланды. Инде тәрәзәләр елый-елый бозлы күзен юар... Эшен төгәлләгән Нуриханга ямансу иде. Кайтып ата мылтыгын чистарту да коткармады. Шәрифә аңардан юри кача... Бу качышлы уеннарының ахыры-азагы бар микән?
Урамнан кемдер:
— Нурихан! — дип кычкырды. Ир, аягына да кимичә, оекчан гына ишегалдына чыкты. Башыннан шәле шуган Шәрифә капкага сөялгән, үзе еш-еш сулый иде.
— Мине... мине тагын куды... Шул ук бүре... Маңгаенда йоны күперенке. Авыл башында Гарәфетдин карт сәнәк белән араламаса... Чәйни иде... Качты урманга... Сул урманга... Аларның өннәре шунда, ди... Син безне ник якламыйсың, Нурихан? Син бит аучы малае...
Суыкта да ирнең чигәсенә тир бәрде.
— Ялгыз йөрмә, дидем бит, Шәрифә...
— Миңа хәзер сакчы ялларгамыни?!
— Тынычлан, Шәрифә...
— Сиңа рәхәт, алар сиңа тими. Безнең кебек көчсез хатыннарга гына ташлана. Гайнан тәүбәләде, бүтән эчмим, ди. Әйдә, үзәккә күчик, ди. Мин ирем белән кушылам...
Нуриханның йөрәген үткен хәнҗәр белән мең кисәккә тураклады хатын.
— Бар, өең җылы, мичең кайнар, — диде ул, башын аска игән килеш. Күтәрелеп Шәрифәгә карамады. Чөнки йөзе газап белән җыерылган иде. Касәнең соңгы тамчысы агу иде бугай, агу иде...
...Аның мылтык асып уңъяк урманга юнәлгәнен авыл күрмәде. Наратлыкка караңгылык иңгән, күктәге ай гына, утырмага җыенган көяз кызлардай, битенә кершән буяган иде. Нишләде бу табигать, ә? Илдәге тәртипсезлек бүреләргә дә мәгълүм, ахрысы. Тәмам аздылар. Элек ерткычларның эзе дә бәләкәй генә иде, ә хәзер бүрек хәтле, эре-эре. Кичер, ата! Нурихан синең васыятеңне үтәмәде. Аңла син, ата, аңла! Яраткан кешесе дүрт тапкыр бүре азыгы була язды, моңа ничек Нурихан битараф калсын ди! Аның Шәрифәсенә җил дә саксыз кагылырга тиеш түгел! «Аның Шәрифәсе»? Аныкымы соң ул?! Китсәң кит инде, Озын толым...
...Каршыда бүре улады. Тавышы җырчыныкы кебек бер көчәя, бер әкренәя иде. Ялгыз... Ялгызлык шулай күкрәкне яндыра. Нурихан да, учы белән авызын каплап, шундый ук сагыш, шундый ук чарасызлык белән улады. Иш ишен ерактан ук сизә: ерткыч та аңа җавап кайтарды. Ир юан имән артына посты. Кар өстендә кара шәүлә — бүре шәүләсе. Яланкул аласы булыр...
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1