Рәйсә (1)
Күзен йомса, чөеп бәйләгән ап-ак яулыклы әнисенең бөкрәя төшкән гәүдәсе, аның чуар алъяпкыч итәгенә тавыкның урлап салган йомыркаларын җыеп йөргән чагы, кычыткан күмеп киткән читән буйлары килеп баса...
1
Аллаһның рәхмәте яусын, балаларым шифаханәгә юллама юнәтеп бирделәр дә, һич уйламаган җирдән ялга барырга туры килде. Кыш көне булгангамы, ял итүчеләр әллә ни күп түгел. Ашханәнең ярты залы буш. Тагын шуңа игътибар иттем: күбесе минем кебек өлкән яшьтәгеләр. Алар арасында мин иң яшьрәге дә әле бугай. Һәркайсыбызга бүлмәләребез аерым булып, үзебез генә яшәсәк тә, картлар үзара сөйләшми тора алмыйбыз, бик тиз бер-беребез белән танышып алдык. Дөрес танышлыгыбыз әллә ни озакка сузылмый, ныклап аралаша башлауга, кайтып китәр вакыт җитә. Ял йорты шундый урын инде ул ‒ берәүләр китә, икенчеләр килә тора.
Күбебез толлар. Барыбызның да ирләрен үзебездән алда Газраил фаҗигале үлем белән бу якты дөньядан алып киткән. Мари хатыны Рима белән сөйләшеп торган идек. Тормыш юлдашы шофер булып эшләгән икән. Яңа ел бәйрәмнәре арты участковой килеп: “Абзый, дуңгызларның ашарларына бетте. Район үзәгенә барып, азык юнәтеп алып кайтыйк”, ‒ дигәч, машинасының төзек түгел икәнен белә торып, милиционерның сүзен екмый инде. Кайтканда, поезд астында калалар. Авылга мәетләре генә кайта. Рима апа шуннан бирле ятим. Өч баласын сыңар канат астында, җылытып үстереп, еракларга очырып җибәргән. Ялгыз яшәсә дә, һаман эре маллар да тота икән. Үзенә генә хас акцент белән, татарча оста сөйләшә. Ике сүзнең берендә, без хәзер балалар кулындабыз ди. Юлламаны да алар юллап алып биргән.
Ханә түти Стәрлетамак ягыннан. Аның иренең бу дөньяны ташлап китүенә быел алтынчы ел киткән. Зират ихатасындагы шифер түбәле йортның түбәсен, ныклап карлар яуганчы, өмә белән калайга (профнастилга) амаштырырга исәплиләр. Юка боз каплаган түбәдән резин табанлы җылы итеге шуып китеп егылып килеп төшә. Башы белән аяк астында яткан бетон багана кисәгенең кырлы ягына бәрелеп, гомере өзелә.
Саный китсәң, биредә тормыштан алынган фаҗигаләрнең исәбе юк.
Рәйсә апа белән төшке ашка барганда таныштык. Бу бәләкәй җиңел гәүдәле карчык миңа кайсы ягы беләндер инде күптән туксан биш яшенә җитеп бакыйлыкка күчкән картәниемне хәтерләтте. Сул кулына үзе ашап бетерә алмый артып калган тәмлекәчләрне салырга диптер инде, контейнер тоткан. Кылган шикелле каты ак чәчләренең тыңлаусызраклары бәйләп кигән башлыгы эченнән менә чыгам, менә чыгам дип торалар.
‒ Апа, бигрәк минем картинәйгә охшагансыз. Ул да сезнең кебек мөлаем йөзле, шат күңелле, сөйләшеп туймый торган кеше иде.
Шунда уң кулының бик үк яңа булмаган, күп киелеп, кат-кат юылганлыктан, бераз уңа төшкән пинжәге эченә яшерелгәнен күреп алып, тавышымны күпкә әкренәйтеп:
‒ Кулыгызны монда килгәч сындырдыгызмы? ‒ дип сорамый булдыра алмадым.
Тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итмәү өчен, ул да пышылдауга күчте. Сиксән биш яшьлек Рәйсә апа кыска гына вакыт эчендә, үз тормышыннан бик күп фәһем алырдай байтак вакыйгаларны бәян итеп ташлады.
Сугыш арты еллары. Авылда халыкның тамагы икмәккә туймаган авыр еллар. Өй саен диярлек ятимлек. Яшьләр, балигъ булу белән, өс-баш юнәтергә дип, торф чыккан якларга чыгып китәләр, ачлы-туклы, күбрәк су белән яшәп, кире авылга әйләнеп кайтып, ачлыктан үләләр. Бу чорда һәр йортта ачлык, чыдамлылык, кайгыртучанлык, сабырлык хөкем сөрә.
Рәйсә, җиденче сыйныфны тәмамлагач, авылдаш кызга ияреп, Златоуст ягына юл тота. Эчәсе сулары, ашыйсы ризыклары һәм күрәчәкләре аларны тимер юл эшенә алып килә. Эштә авылдан килгән акны карадан аермаган кызларга бригадада сигнал биреп торучы булырга тиешлеген әйтмиләр. Шпал тикшереп йөргәндә, маневер ясаучы поезд астында калып, уң кулын издерә. Тимер юлының икенче ягындагы ахирәте аякларын өздерә. Шул көннән башлап гариплек килә.
Совет чорында эштә гарипләнгән кешеләргә хөрмәт белән карау бар иде. Аларны ашыгыч ярдәм машинасы белән больницага китерәләр. Рәйсәнең тәгәрмәч изгән кулын кулбаш төбеннән үк кисеп ташлыйлар, яраларын төзәлеп беткәнче, озак һәм яхшы итеп дәвалыйлар.Өйдәгеләргә хәбәр итәләр. Заманы өчен зур пенсия һәм ел саен санаторийләргә юлламалар бирәләр. Больницадан чыкканда, протез эшлиләр.
Дәваланып ятканда, Рәйсә апабыз, бик тырышып, сул кулы белән матур итеп язарга өйрәнә. Үзе беркайчан да, бер генә минутка да аерылып тормаган кендек каны тамган йортын, уйнап үскән авылын үлеп сагына. Күзен йомса, чөеп бәйләгән ап-ак яулыклы әнисенең бөкрәя төшкән гәүдәсе, аның чуар алъяпкыч итәгенә тавыкның урлап салган йомыркаларын җыеп йөргән чагы, кычыткан күмеп киткән читән буйлары килеп баса. Шул күренешне югалтудан куркып, күзләрен ачмый. Яшьләре, керфек астыннан ургылып чыгып, яңагының читенә тәгәриләр дә тәгәриләр. Сагыну ‒ дәваланмый торган чир икән ул. Тамакка йотылмый торган төен тыгыла. Йөрәк үзеннән үзе телгәлләнә. Мондый хис тойгыларны йөрәк аша үткәргән кеше генә аңлар. Унтугыз яшьлек кызның авылга кайтасы килә. Тик гарип килеш авылдашларына күренергә читенсенә.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2