Бүген әллә нидән генә кәеф китте,
Кан басымы 170 кә менеп җитте.
100 дән артты йөрәгемнең тибеше,
Әллә ни күп эшләмәдем юкса эшне.
Каен утыннары салып мунча яктым,
Керләр юдым, аш пешердем, коймак салдым,
Өр-яңа бер ысул белән кыяр яптым,
Кызыл карлыганнан желе ясап бактым.
Өлгерим дип, ары чаптым, бире чаптым,
Тик торганда хәлсезләнде ике кулым.
Үз-үземне тирги-тирги йөгердем,
Капка төбен, ишек алдын себердем.
Эшкә санап тормыйм, башка эшләрне,
Чүбен утап, яшелчәгә су сипкәнне,
Идән юып, табаларны чистарттым да...
Барып аудым, мин үземнең ятагыма.
Ятам хәзер түшәгемдә, өскә карап,
Түшәмдәге такталарны гына санап.
Ял итәм бит, рәхмәт инде, фельдшер кызга,
Яңа китте, "йомшак" җиргә укол кадап.
Рәйсә Сафиуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев