Башкортстан Русиядә сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында 2023 ел нәтиҗәләре буенча беренче урынны алды. Аның нәтиҗәләрен Екатеринбургта “Иннопром-2024” халыкара сәнәгать күргәзмәсендә игълан иттеләр. Икенче позициядә - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, ә өченче урынны Краснодар крае алды.
Рейтинг 2021 елдан башлап илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы методикасы буенча формалаша һәм төбәкнең икътисади үсеш динамикасын, сәнәгатьне үстерү институтлары эшчәнлеген һәм аңа дәүләт ярдәме чараларын, бизнесның эшлекле активлыгын, шулай ук Русия Сәнәгатьне үстерү фонды белән багланышларны характерлый.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан 2020 һәм 2021 еллар нәтиҗәләре буенча сәнәгать сәясәтенең нәтиҗәлелеге буенча Русия рейтингын җитәкләде. Ә 2022 елда тармакны үстерү нәтиҗәләре төбәккә рейтингта өченче урынны алырга мөмкинлек бирде.
Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов лидерларны котлады һәм алдынгы төбәкләрнең эш тәҗрибәсе сәнәгать сәясәтенең уңышлы инструментларын тиражлау күзлегеннән караганда мөһим, дип билгеләде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика сәнәгатен үстерү буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
– Республикада соңгы елларда үткәрелә торган системалы эш үз җимешләрен китерә. Безнең сәнәгать, санкцион басымга һәм катлаулы икътисади шартларга карамастан, тотрыклы үсә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе үсеше 6,5 процент тәшкил итте, 2024 елның биш аенда – 7,4 процент, – диде Радий Хәбиров. – Без Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Сәнәгать үсеше фонды белән актив хезмәттәшлек итәбез. Тармак кластерларын үстерәбез, индустриаль һәм сәнәгать паркларын ачабыз. Импортны алыштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәбез. Инновацион проектларга ярдәм итәбез. Предприятиеләр белән нәтиҗәле туры элемтә төзибез. Квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирәбез. Безнең федераль коллегаларыбызга бернигә дә карамастан алга барырга мөмкинлек бирә торган нәтиҗәле сәясәт өчен аерым рәхмәт.
Республика гамәлдәге сәнәгать кластерлары (алар бездә 13), индустриаль парклар һәм технопарклар саны буенча алда бара. Башкортстанда барлыгы 12 индустриаль парк һәм 19 технопарк бар.
– Сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингы бик мөһим. Ул зур, интеграль, анда якынча 50 күрсәткеч. Сәнәгатьтә чынлыкта нәрсәләр эшләнгәнен, нинди динамика булуын һәрвакыт аңлау мөһим. Динамика булу бик яхшы, узган ел өченче идек, быел Русиядә беренче урынны алдык, бездән соң Мәскәү, Мәскәү өлкәсе - бик көчле сәнәгать төбәкләре.
Сәнәгатькә ярдәм итүнең барлык инструментлары, Сәнәгать үсеше фонды, сәнәгать туризмы, яшьләрне сәнәгатькә җәлеп итү бездә начар эшләми. Бу күрсәткечләр барысы да беренче урынны алырга мөмкинлек бирде. Һәм иң мөһиме – бу күрсәткеч икътисад торышы үсешенең реаль күрсәткечләреннән читкә этәрелә. Узган ел без 7 процент үсеш белән тәмамладык, хәзер – биш айда 7,7 процент. Үсеш бара, предприятиеләр эшли. Бу гади эш түгел. Республикада нәкъ менә эшкәртү сәнәгатенең өлеше бик зур. Шунысы мөһим: хәзерге икътисади шартларда бездә чимал һәм энергетика булмаган товар экспорты үсә, ә безнең өстәмә бәя шартлары булган билгеле бер эшләнмәләрне сата башлавыбыз мөһим. Болар барысы да сөендерә, – диде Радий Хәбиров.
Русиядә сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында 2023 елда Башкортстанның өченче тапкыр беренче урынны яулавы һич тә очраклы түгел, дип саный Туймазы шәһәреннән “Корона” мебель фабрикасы генеральный директоры Рамил Мамлеев. Аның фикеренчә, сәнәгатькә ярдәм итүнең заманча дәрәҗәсе әле ун ел элек булган хәл белән чагыштырганда – җир белән күк арасы. “Корона” мебель фабрикасы Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты ярдәмендә матраслар җитештерү күләмен ике тапкырга (тәүлегенә 900дән 1800 данәгә кадәр) арттырган. Фабрика гомумдәүләт проектына 2022 елда кушылган. Бер елдан соң матраслар җитештерүнең яңа корпусы эшли башлаган, аның эшен һәм планын гомумдәүләт проекты инструментлары тиражлады.
“Башкортстанда сәнәгать үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Берничә ел дәвамында безнең республика сәнәгать җитештерүе үсешенең уңай динамикасын күрсәтүе очраклы хәл түгел, – дип, үз фикерләре белән бүлеште икътисад фәннәре докторы, Уфа фән һәм технологияләр университетының икътисад, идарә һәм бизнес институты директоры вазифасын башкаручы Константин Гришин. – Бу юлы без хәтта икътисади яктан бик көчле төбәкләр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсен уза алдык. Башкортстан күрсәткән нәтиҗәләр бу юнәлештә республика Башлыгы Рабий Хәбировның идарә командасы үткәрә торган системалы эшнең югары нәтиҗәлелеген күрсәтә. Санкция басымы булуга карамастан, республика икътисад һәм сәнәгать потенциалын ышанычлы төстә үстерә, бер урында тормый. Башкортстан башка төбәкләр өчен үрнәк булып торучы алдынгы тәҗрибәләрне уңышлы гамәлгә ашыра, сәнәгать кластерлары саны буенча алдынгы урыннарны били, Русиянең башка төбәкләре һәм дустанә илләр белән кооперацияне актив үстерә, монда икътисади хезмәттәшлекне ачык мисал дип атарга мөмкин”.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1