✅ Ремонтны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан предприятие һәм оешма җитәкчеләре башкарылган эшләр турында хәбәр итте. Белгечләр тәүлек әйләнәсенә эшли. Гомумән, эшләр график буенча бара, графиклар көн саен формалаша һәм килешә.
✅ Ремонт эшләре вакытында халыкның хәрәкәтен тәэмин итү өчен зур эш башкарылган. Шәһәр электричкаларының хәрәкәт итүче составларына 2 вагон өстәлгән. Көн нәтиҗәләре анализлана һәм алар нигезендә вагоннар санын өстәмә арттыру мәсьәләсен каралачак.
✅ Моннан тыш, кешеләрне электричкаларга алып бару өчен «Башавтотранс»ның 54 автобусы җәлеп ителгән. «Гастелло» һәм «Спорт» станцияләрендә республика Транспорт министрлыгының, «Башавтотранс»ның һәм Уфаның Калинин районы хакимиятенең мобиль төркемнәре эшли. Алар хәлне күзәтә, шәһәр халкының фикерләрен һәм теләкләрен исәпкә ала.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев