Күптән түгел илебездә игелек һәм хөрмәт көне, икенче төрле әйткәндә Өлкәннәр бәйрәме билгеләнде.
Шушы уңайдан һәм якынлашып килүче 9 октябрь - Бөтендөнья почта хезмәте көне алдыннан Иске Кулаткы районының почта тармагында озак намус белән хезмәт иткән почта хезмәткәрләре очрашты. Бүгенге көндә алар инде барысы да лаеклы ялда. Әмма шулай булуга карамастан, почтачылар бергә очрашып аралашу, элеккеге эшләгән елларын искә алып, гөрләшеп утыру, матур табыннар артында бергәләп күңелләренә ял алуны оештырганнар. Хезмәттәшләрен озак еллар “Россия почтасы”ның Иске Кулаткы, аннан Николаевка почтамты начальнигы булып хезмәт иткән Нурия Сәлмановна Ахмерова тәбрикләп, авыр һәм шул ук вакытта халкыбыз өчен бик кирәкле булган почта хезмәтендә карусыз эшләгән коллегаларына рәхмәтләрен җиткерде. Очрашуда һәркемгә үзенең матур истәлекләре белән бүлешергә, тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясарга мөмкин иде.
Бу турыда тулырак материалны “Күмәк көч”газетасының киләсе санында укырсыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 12