Район Башлыгы Лилия Богданова райондашларга җылы теләкләрен юллап,тырыш һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтләр белдерде. Россия почтасы һәм сәүдә хезмәткәрләре көннәре уңаеннан әлеге тармакта намуслы хезмәт итүчеләргә һәм ветераннарга Почет Грамоталары тапшырды.
Район администрациясе Башлыгы Илдар Магдеев та искекулаткылыларга ихлас теләкләрен юллады.Шулай ук почта һәм сәүдә тармакларында карусыз хезмәт итүчеләрне һәм ветераннарны, район администрациясе каршында эшләп килүче "Транстехсервис"оешмасы хезмәткәрләрен Почет грамоталары белән бүләкләде. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акция кысаларында мәктәп укучыларына букчалар тапшырды.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең һәм сәнгать мәктәбе укучыларының музыкаль чыгышлары бәйрәмне бизәде.Ә инде Казаннан килгән талантлы, искиткеч моңлы тавышлы Сөмбел Билялованың концерты бәйрәмнең кульминациясе булды.Кунаклар,район халкы рәхәтләнеп җырларына кушылып җырлады һәм биеде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4