Тауфик Чурекеев.
Беренче бүлек.
Бу язманы укып чыгып, тормыштан алынган очракларга, киңәш-фикерләремә колак салып, исән калу бәхетенә ирешүчеләр булса мин чиксез шат булыр идем. Кемнәргәдер бу тема таныш, ялыктыргыч булып тоелыр, ә кемнәрдер берни белмидер. Ә кемнәрнеңдер, һәм бик күпләрнең гомер елларын шактый ук озайтырга булышыр, тормыш юлларын яктыртучы маяк булып янар, куанып яшәргә ярдәм итәр.
Бәлки бу язманы үзләрен мәсхәрәләү дип кабул итеп, укый башлагач ташлаучылар да булыр. Тик шулай да сабыр итеп, түзем булып укып чыксагыз, шәт иншалла, һич һәм мәңге үкенмәссез...Үз- үзебезгә читтән карап бәя биреп карыйк әле?
Туган авыл группасыннан кыска гына өзек.
Сәламәт яшәү рәвеше.
Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше? Сәламәт яшәү рәвеше - ул бәхетле яшәү рәвеше дигән сүз, дуслар. Ягъни әшәке гадәтләр булмау, дөрес туклану, спорт белән шөгылләнү, эчке һәм тышкы тынычлык, рухи байлык, менә нәрсәләр керә сәламәт яшәү рәвешенә. Әшәке гадәтләр: аракы, ягъни төрле исерткечләр куллану, тәмәке яки кальян тарту, наркотиклар куллану, насвай яки башка шундый аммиак (агу) кушылган тавык буклары, авыз тутырып сүгенү, кешеләрне мыскыллау, ялганлау, нәфрәтләнеп йөрү һәм башкалар. Алар күп түгел, ләкин алардан сакланырга кирәк, алардан тыелу зарур. Шулай ук спорт белән шөгылләнегез, дуслар. Дөрес тукланыгыз. Күңелегез чиста булсын.
Ильяс Хабибуллин.
Укып чыктыгызмы? Бу Контакттагы- “Туган авыл” групасыннан- Ильяс Хәбибуллинның сәләмәт тормышка өндәп чакыруы. Дөрес яза Ильяс. Тик, мондый чакыруларга без ияләнгән инде. Йөз мәртәбә ишеткән, укыган.Төкереп тә бирмибез. Бер колагыбыздан керә, икенчесеннән чыга. Дөресерәге, күз аркылы миебезгә керә, керә дә, каядыр билгесезлеккә- бушлыкка китеп югала. Ә бит Ильяс кешеләргә изгелек кылу максаты белән, сезнең-безнең сәләмәтлекне кайгыртып, язган. Сәләмәтлеккә өндәүне укып чыккансыздыр , ә берәрегезнең булса да һет төге селкенеп карадымы соң? Юктыр! Үз башыңа төшмәгәч, кайгы җиле исмәгәч, каян алып, нигә әле, тик томалдан төк селкенсен!?
Ә хәзер, ияләнмәгән, икенче төрле иттереп укып багыйкмы соң? Бәлки, төгебез дә селкенер, тора бара бала йоннарыбыз да кабарыр?!
Чынбарлыкны кабат-кабат тәкърарлау, чигенә җиткереп күрсәтү, кеше аңласын өчен. Кат-кат кабатланулар булса да - аңлаешлы булсын өчен- алар һәркайсы аерым очрак. Урыс сүзләре кулланмаска тырыштым. Куллансам да урынлы, чөнки урыс теленә кергән сүзләрнең алтмыш-сиксән проценты төрки-татарныкыннан ясалган.
Кичә хатын белән тагын талаштык - тартыштык . Шулай һәр көнне мәшәләнәбез. Исәбен, санын да оныттым инде. Үз туксаны туксан, тыңламый һәм теләми дә, һаман үзенекен тукый... Өч төн, өч көн түшәк хастасы булып ятканнан соң, аягына баскан гына иде әле. Аның һаман шул, өч тәүлеккә сузылган, баш авыртуы инде. Мигрень дигән диагнозы да бар. Аена бер, я ике тапкыр, улап – аунап, дөньядан ваз кичеп, ятмаса күңеле булмый...Менә әле бүген дә, баш авыртулары бөтенләй үк бетеп бетмәсә дә, дихлофос парлары сулап та исән калган, исерек чебен шикелле, безелди-быҗылдый, чираттагы аунавыннан торып килүе генә. Кухняда, эчәсе даруларын, (файдасы булмаса да), әрәм булмасыннар, дип эчеп бетерү уе белән йөри иде. Мин янына килеп:
-Я эчмә инде шул агуны, әнә зәңгәр мәтрүшкә эч тә, әйдә гимнастика ясыйбыз, әгәр һәр көнне өч мәртәбә яртышар стакан мәтрүшкә эчеп, көн буена биш мәртәбә - бишәр минуттан, гимнастика ясасаң баш авыртуның ни икәнен дә онытачаксың бит, дип әйтеп кулыннан тоткан идем... Якында гына торган, иң беренче кулына эләккән нәрсә, саплы таба белән алагаемга кизәнеп торып баш түбәмә орды. (Ул аны, нишләптер, гел кул астында гына тота). Күз алдымнан, төрле тарафка, бер көтү йолдызлар йөгерешеп үткәнен күрергә генә өлгердем... Мин күзләремне ачканда, ул, яулыгын артка чөеп бәйләп, әле генә бер КАМАЗ йөге күләмендәге утынны ярып бетереп кергән кешедәй, тирләп – пешеп, авызын чөмәкәйләндереп, исән калган, соңгы, чынаяк тәлинкәсеннән, чәй чөмереп утыра иде... Мондый, кул уйнатулары, әкәмәтләре бик күп булды инде аның... Янчелмәгән кәстрүл, тишелмәгән чиләк, изелмәгән табак, сынмаган уклау, ватылмаган тәлинкә – чынаяк, берсе дә калмады. Ай саен савыт-сабаларны яңартып кына торабыз. (Оча торган, НЛО тәлинкәсен күрергә теләүчеләр булса безгә килегез. Әгәр инде, минекедәй хатынга өйләнсәң, безгә килеп йөрисе дә булмый, торымнан торымга төрле формадагы тәлинкәләр күреп, үзеңне НЛО да очучы гуманоид итеп тоеп, космик хисләр кичереп ләззәтләнерсең). Бик күпне күрде инде бу башкай. Күзләремне ачып идәндә бер тын ятканнан соң гына, ул күз карашын миңа төшереп:
- Тор, нәрсә, алкаш шикелле яттың, җәелеп. Нигә дип һаман шул мәтрүшкәңне эчертеп, гимнастика ясарга кыстыйсың , ачуымны китереп. Беләсең бит, чирләп ятканнан соң, торып аякка баскан көнне нервыларым тәртиптә түгел икәнлекне, шундый вакытта аяк астында буталма дип, мең мәртәбә әйткән бит инде сиңа . Дару эчкәч җитмәгәнме ни, әнә теге көнне яшел чәй эчкән идем, давлением гел төшеп бетте, ычкынам дип торам – дип боеручан дә һәм кисәтүчән дә тонда, сүзен очлады. Мин:
-Синең һәрвакыт шул инде. Киресен эшләмәсәң үзең булмый калыр идең. Кем кушкан сиңа яшел чәй эчәргә, зәңгәр (шәмәхә) мәтрүшкә эч дигән идем бит. Кан басымың болай да түбән. Син шуның өстенә яшел чәй эчкәнсең, аны кан басымын төшерер өчен кулланалар ләбаса, сантый дисәң инде сиңа, тагын үпкәлисең.
Ул, җанынан да якын күреп яраткан тоткалы табасына карап-карап ала башлады:
– Нәрсә әз булдымы әллә!? Әнә, табаны күрәсеңме? Ул синең белән бертуган түгел!
-Ярар-ярар бүтән әйтмим, сантый син түгел, мин – ул сантый. - Әкренләп кенә сөйләнә-сөйләнә ишеккә таба арт белән чигенә-чигенә бардым да тагын:
- Шул кадәр дә тинтәк-тинтарай булмыйлар инде- дип, калганын сүзләремне ишек яныннан торып:
- Күпме эчәргә була инде ул даруны-агуны? Егерме елдан артык кулланасың, ипи урынына ашыйсың, файдасын күргәнең юк. Ялган дару, акбур – агу ашый-ашый ничәмә-ничә тапкыр бөерләреңне пычак астына куйдың. Бөер ташларыңны ала-ала хирурглар арып-алҗып, синнән туеп беттеләр. Бу җәфа - чиреңнән тиз генә котылам димә. Чөнки, медицинада: “Имештер, галимнәр ул мигрень чирен өйрәнеп бетермәгәннәр, чыганагы төгәл билгеле түгел”- диләр. Билгеле түгел сиңа, түтәңнең сырлы башмагы.... Әгәр дәвасын әйтсәләр, ул дөньякүләм фармацевтика чыгарган даруларны кем ашар? Аларга кем табыш китерер. Бу чирдән кеше үлми, рәхәт тә күрми, йогышлы да түгел, учлап дару гына ашыйсы. Тик, гөрләтеп яши генә башлаганда, гомереңнең чәчәкләре җимеш бирәсе чорында гына, балаларыңның рәхәтен күреп, оныклар сөяргә торганда гына , бөереңнең җиткелексез эшчәнлеге нәтиҗәсендә , яки бүтән, кайсы да булса, берәр органыңның сафтан чыгуы сәбәпле бу сихри – гүзәл якты дөнья белән хушлашырга мәҗбүр буласың. Ул потлап-потлап ашалган агу – даруларга, кеше тутыкмас корычтан ясалган булсада чыдамас иде. ( Бу дару ашау турында әйтүем, бүтән төрле чирләр вакытында да даруны яшәү чыганагы итеп, дарудан башка чирдән котылу чарасы юк дип уйлаучыларга да кагыла). Гимнастика ясыйсың килмәсә , намаз укы. Монысы дини гимнастика була инде, шул ук вакыта рухи азык та аласың. “Мин эшлим бит, хәрәкәтләнәм, нәрсәгә миңа гимнастика”, - дисең син . Бәрия апаң да эшли, көне буе штукатурлый, плитә ябыштыра, тик барыбер авырта. Минуты –секунды җиткәч, күке сәгать эченнән атылып чыгып кычкыргандай, нәкъ вакыты җиткәч апаңның да чире килеп җитеп кычкырта, нокаутка җибәрә. Тагын, “ нәселдәнлек”- дигән булалар. Нәселдәнлек сиңа , инәңнең иске казан мунчаласы . ЯЛКАУЛЫК. Ялкаулыкка ялкау түгел анысы сезнең нәсел. Ә менә гимнастика ясагыз дисәм , сез кабат “Мин эшлим бит, эшләгәч гимнастика нигә кирәк инде тагы”- дисез. Эшлисез сүз дә юк. Тик, ул һаман бер төрле, мускулларны киеренкелектә тоткан хәрәкәт бит, шуңа күрә дә гәүдә мускуллары ката, тоз утыра. ХАНДРОЗ барлыкка килә. Бәрия апаң торымнан - торымга массаж ясата да, аннары, иллене узган булсада, кияүгә чыгасы кызлар кебек нәкъ бер атна сызгырынып кына йөри. Эшләү өстенә, әгәр гимнастика да ясаса, гомер буе рәхәтләнеп, бер кайгысыз, бер туктаусыз, сызгырыныр иде дә бит... Юк бит... Аннары, кабаттан, тагын акрын – акрынлап баш авыртулары көчәя башлый да, ай ахырында дөньядан ваз кичеп ята, нәкъ синең сыман. Массаж шул ук гимнастика инде ул. Тик түләүле. Һәр көн саен биш йөз сумга массаж ясата башласаң, ипи - су белән генә туклануга күченүеңне сизми дә калырсың. Сез шул гимнастиканы ясарга иренгәнгә күрә чирлисез дә инде. Юкка гына мигреньне патшалар чире, ялкаулар чире димәгәннәр бит. Әйе, бу чирнең сәбәбе хандроз, муен хандрозы,лопатка хандрозы, күкрәк хандрозы.... Дәвасы, бары тик эшкә өстәп гимнастика ясау гына. Хандроздан бик күпләр интегә. Кан басымы күтәрелә, баш авырта. Әнә шоферлар да интегә инде хандроздан. Һаман киеренке гәүдә, куллар, мускуллар.Бөтенесе баш авыртудан зарланалар...Элек РайПО кибетләрендә, үтмәс товар, сасыган балык, эреп яраксызга әйләнгән- конфетыннан кәгазен аерып ала алмаслык хәлгә килгән- карамель конфетларын дефицит товарга ияртеп саталар иде. Шуның шикелле ХАНДРОЗ, баш авыртуларына ияртелеп,- берөзлексез утырып йөрү аркасында- шоферларга- простатит чире дә өстәлә.
Сиңа борчылырга,(нервланырга) гасабиланырга да ярамый. Күп тапкырлар күзәткәнем бар; бакчага тавык керсә дә, күрше мәчесе безнең ишек алдына кереп мияуласа да, краннан су килмәсә дә, күрше сарык-кәҗәләре капка алдына шомыртларын коеп китсәләр дә, һәр очрак саен да мигреньең кузгала. Туңарга да ярамый, алайса, кышкы чатнама-зәмхәрир суыкта, күлмәкчән-яланбаш килеш “мин тавыклар янына гына”-дип, чыгасың да китәсең, чыгасың да китәсең. Нәтиҗәсе, күптә үтми син тагын, дөньялардан ваз кичеп, тагын түгәрәп ятасың. Мигрень белән авырганлыктан, кайбер ашамлыкларны ашаудан тыела төшеп торсаң да шәп булыр иде, сыр, бавыр, балык, йомырка, шоколад, синеңчә - шикалат була инде,- үзеңчә әйтмәсәм я берәр нәрсә белән алып тартырсың,- тагын чикләвекләр, банан, терлек майлары, ысланган (копчёный) әйберләр, сарамсак, әче тәмләткечләр, аракы. Аракы эчмисең инде, тфү, тфү, тфү берүк ХОДАЙ күрсәтмәсен. АЛЛАГА шөкер! Эчә генә күрмә инде ? Алайса, таба белән генә түгел, мунчадагы җиз ләгән белән кыйнап, җан тәслим кылдырырсың.... Ашагач эчәргә ярамый, ашаганчы эчәргә кирәк. Ашаганчы эчсәң, гастрит, язва чирләре дә һәркемне әйләнеп үтәчәк.(бу турыда астарак). Боларны сиңа һәр көнне тукый-тукый туйдым, арыдым инде. Торасың да икенче көнне үк, мыскыллаган шикелле “башым авыртып тора әле , нигә болай җәфалый икән бу баш авыртулары”,- дип үзеңне гөнаһсызга рәнҗетелгән, хуҗасы тарафыннан типкәләп атылган, ярдәм сорап еламсыраулы ыңгырашкан-шыңшыган тавышлар чыгарып, самими маэмай карашлары белән төбәлеп, әле генә Марс планетасыннан егылып төшкән инопланетяндай, болай да зур, чынаяк тәлинкәседәй күзләреңне тагыда зурайтып тутыра- тутырып миңа карап торасың. Ә ... мин , шул кадәр дә мәгънәсез – мыскыллы сорауыңнан тынсыз-телсез калып, хурланудан бүре булып бертуктаусыз улый-улый, бер нигә карамый, дулап, сикертә-сикертә куш аяклап чабып офыкта яшелләнеп күренгән урманга барып җитеп, кереп качып, синең, шушындый акылы балиг булмаганнар гына бирә ала торган сораулар бирүеңнән туктаганчыга кадәр, чыкмастай булам.
Бу баш авыртуларың белән үзеңне генә түгел, балаларны, мине, бөтенебезне дә җәфалап бетердең, һәм җәфалаячаксың. Өй эчендә сөйләшергә,йөрергә ярамый, чебен очкан тавыш та булмасын, яктылык ярамый, көне - төне өч тәүлек буе караңгыда утырырга мәҗбүрбез. Ашарга пешерергә керешсәк тә, сиңа исе ярамый. Ашамыйча торырга, без фәрештәләр кавеменнән түгел ләбаса. Ашханә-кафеларга барсак, кайсында туй, кайсында ...уй , берсендә юбилей, бүтәнендә поминка... Кире, өйгә кайтып сохарый кимерми чара юк. Колбаса мазар гына алып ашар идек, сиңа тагын, исе ярамый. Икенчедән, без химия ашамыйбыз. Хәтта урамдагы кош – кортка, хайванга да сан юк, тавыкка кытакларга, әтәчкә кычкырырга, сыерга муларга түгел, мөгрәргә дә ярамый. Шунлыктан тавыкларга карантин, алар ябылуда. Икенче яктан караганда ул аунап – улап ятуларыңның файдасыда юк түгел, үзе. Чөнки өч тәүлек ач торганнан соң тавыклар күкәйне коялар гына, җыеп кына өлгер. Нәрсә карап торасың , бүген генә күргәндәй. Хәтерсез Хәтирә булмасаң, исеңдә дер, тавыкларның хәзер инде җәен кышын, егерме ел буе күкәй салудан туктаганнары юк. Тавыкларның күкәй салу чоры ике-өч ел гына , савыт- сабаны ай саен яңаны сатып алсак та, син ул чуаркайларны алыштырганың да, чебиләр- яшь тавыклар- сатып алганың да булмады-, дип әйтеп бетердем дә, исемә төшердем...
Күп еллар элек укыганым бар иде. Әгәр тавыкны торымнан - торымга ач тотсаң организмы яшәрә, ул күкәй сала башлый , йоны коелган булса, йоны да үсә икән. Бер колхозда үткәргәннәр шушы тәҗрибәне . Өч тәүлек ач тотканнан соң , ферманың бөтен тавыклары да, котыра- котыра күкәй сала башлаганнар, бер ике атнадан каурый-йоннары да үсеп чыккан. Ә безнең очракта моның дөреслеген хатыным Әчегөл исбат итте. Бер начарның бер яхшысы ди. Хатынның чирләшкә булуы сәбәпле, тавыклар күкәйдән өзмиләр.
Мин яңадан курка - курка гына суз башладым, берәр нәрсә белән тагын алып ямауы бар бит:
-Сыерның тавышы да сандугач тавышы түгел, укергән саен өй селкенә. Аптырагач тёщаларга, ай гафу ит, әбиләргә илтеп куярга да җыенып йөргән идем. Ярый әле кече малай чарасын тапты, сыерның авызына, каяндыр табып, бульдог нәселле этнең наморднигын, җайлап, киертеп куйды. Күрә инде, ул баланың да башлары. Ничә еллар буе инде, хәзер сыерның, син чирләп киткән көннәрдә тыны да чыкмый, ияләндеме, өянәгеңнең графигын өйрәндеме, әллә инде малайның намордник күрсәтеп, “Кычкырма апаң авырта, алайса үзең беләсең ....”- дигәнен аңлый башладымы?.. Монысы патшалар чире була инде.
-Син әйтмәсәң белми идем. Телеңә салынып сөйләеп тор әле менә!!! Әйткәннәр бит сиңа нәсел чире дип, нәсел чире! Табаны Кукмарага барып аласы түгел, үрелеп кенә аласы, бер генә сылармын мурдыңа, алайса “Бәрия апаңның күкесе атылып чыга”- дип көләсең, ә менә синең телең авызың да гына торыр!!! Мин:
-Синең һәрвакыт шул инде. Олы иттереп рәхмәт әйтәсе урында, лачкылдатып биткә төкереп, таба төбе иснәтергә генә торасың. Социологлар ир белән хатынны бозда фигуралы биючеләргә тиңлиләр. Ә монда, бозда түгел, кухня идәнендә басып торырлыгым да юк әле, күбесенчә җаныемның аяк астында ауныйм.
Бу өстә язылган көнкүрештәге бер бәләкәй генә очрак, кешенең чиктән тыш үз сүзлелегенә, шулкадәр дә киребеткәнлегенә, аңа яхшы булсын дип- үз йөрәгеңне йокып алып бирердәй булып- аның сәләмәтлеге өчен тырышсаң да, һаман да синең файдалы киңәшләреңә төкереп бирүе, һаман-һаман авырып җәфаланса- нужаланса да, сине тыңламавына, үзенекен итүенә, күтен дуңгызлыгына, бер мисал . Минем хатын гына түгел, кемгә генә киңәш бырергә керешсәң дә, бөтенесе дә диярлек, спорлашырга-каршы төшеп бәхәсләшергә тотына. Әгәр бу язманы укып чыгарга сабырлыгыгыз җитсә, каршы килү-килмәү үз эшегез, үзегезгә карагыз, киңәшемне тоту- тотмау үзегезгә бәйле, көчләүче юк. Сорауларыгызны, ризасызлыкларыгызны белдереп аста комментарийларга язырга җөрәт итә аласыз, рәхим итегез!
Алда тасвирланачак чирләр турында, берни белмичә, ни сәбәпле чирләүләрен дә аңларга өлгермичә, вакытыннан элек бу якты дөньядан китеп баручылар мине гафу итсен. Ә белә торып та үз-үзләрен аямыйча дуңгыз урынына күбенгәнче тыгынып, көчкә сулап, сәләмәтлекләренә зыян салучылар көтсеннәр, озакламый туганнарын калдырып – тиздән килеп җитәр, кинәт аерылышу көннәрен.
Ә хәзер егерме беренче гасырның иң киң таралган йөрәк кан тамырлары чире афәте турында серләшеп алыйк әле.
Хәзерге заман әйтеме: Күздән югалтып, озак күренми йөргән кешеңне яки күрергә теләгән кешеңне, күрәсең килсә, больницага барып күр.
Бу язма белән, икенче тапкыр, яңадан Америка ачарга җыенмыйм. Шулай ук үгет нәсихәт тә түгел, акыл өйрәтергә дә, дан-шөһрәт казанырга да теләмим. Кешелекне, тормышны күзәтә торгач, башка килгән уй-фикерләрне уртаклашырга гына телим. Яшәешнең , кешеләрнең үз сәләмәтлекләренә төкереп кенә каравына, битараф булуына, уз-үзләренә шул кадәрле мәнсезлегенә, соң дәрәҗәдә гаҗизләнәм, исләрем китеп- шаклар катам. Үзем, кешеләр белән еш аралаша торган эштә эшләгәч, таныш-белешләр күп. Шуларның күбесе баш авытудан, саулыкка туймаудан зарлана. Тапталып, чәйнәлеп беткән , өстерәлеп йөргән фахишәдәй, таушалган тема инде бу. Һәркем бу турыда укыганы, я булмаса ишеткәне бар. Тик нигәдер күбесенең үз сәләмәтлегенә игътибар биргәне генә юк. Югыйсә, гап-гади генә булган, үз-үзеңә игътибар бирмәүдән, олы, аяныч очракларга китергән, чирләр калкып чыга. Шуңа күрә, тормыштан алынган вакыйгалар белән бәйләп сөйләсәм, бәлки, кешеләр бертын уйга батып калып, фикерләп, ихтыяр көче туплап, үз сәләмәтлекләренә игътибар бирү кирәклегенә төшенә башламаслармы икән, дим. Әйе , ныклап торып чирләп киткәч төшенәләр, титаклыйлар анысы,больницага. Күбесенчә ашыгыч ярдәм машинасында, комфортта баруны кулай күрәләр. Соңга калып килгән кунак кына кадерле, игътибар үзәгендә була.Тик бу сиңа туйга бару түгел. Больницада сине, кунакчыл кочагын җәеп, кода-кодагыең көтеп тормый. Больницага барырга бер кем дә атлыгып тормый анысы. Ә барырга кирәк, чөнки килеп терәлгән. Күбесенчә соңга калабыз, вакыт үткән-поезд инде һәр вакыттагыча күптән киткән. Соңга калмаган очракта да, сәләмәтлегеңнең яртысын гына булса да, кайтарып буламы әле , аны- юкмы? “Шул көнгә калмас өчен, көн саен больница юлын таптамас өчен, сәләмәтлекне яштән үк кайгыртырга кирәк,”- дисәм дә,.... бер кем дә яшь вакытта сәләмәтлек турында уйламый инде ул. Мәңге яшәрсең төсле, һич картаймассың кебек. Чирләр дә әйләнеп үтәрләр сыман. “Кемнәрдер авырыр, тик мин генә түгел”,- дигән программаны миеңә кертеп куясың да әйдә – пашшул... Авырмассың, шулайдыр, атасының иске киез итегенә төп салыйм... Ничек кенә авырыйсың әле. Вакытыннан алда килгән кунак:”соңга калдым дип торам, йөгерә-йөгерә килдем?”- дип, иртә килгәнлеге өчен акланып маташса , бу ялкаулык чире акланып та тормыча, үч иткәндәй, иң беренче чиратта, сиңа килеп җитеп, җилкәңә менеп атланып, аягын салындырып, селки – селки җырлап утырган, явыз шайтан - тәмуг зобание булып, синең газаплануыңны, авыртудан сыкрануларыңны күреп, рәхәт чигә... Инде булмаса утыз-утыз биш яштән башлап булсада үз сәләмәтлегең турында ныклап кайгырта башларга бик тә вакыт та, бит. Хәзер яп-яшь килеш тә чирлиләр , ничек чирләмисең ди, теләсә нәрсә ашап йөргәч, көне буе компьютер каршысында статуя сыман кымшанмыйча – катып, селкенмичә, җан әсәре белдермичә сөрәеп-диңкеп утыргач. Бөтен тәм - томнар химия белән шыплап тулган . Колбасалар, төрле ысланган, күп төрле “Е”лар кушылган ясалма ризыклар ашаганчы, ярмалы ризыкларга, яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирергә кирәк. Ризыкларга кушылган һәрбер “Е” кешенең сәләмәтлегенә зыян сала. Элек ашамлыкларны агуламыйлар да, ризыклар да бозылмый иде. Хәзер, халыкны махсус кыралар диярсең. Боларны, тәмәке тартучылар , аракыны явызларча, даими кулланучылар, алкашларга сөйләп торуның файдасы юктыр инде. Гомер азагында алар да артларына әйләнеп карарлар әлбәттә, тик заяга узган гомер, таушалган сәләмәтлек, таркалган семья, тузып, кыйшаеп беткән өйдән кала берни күрмәсләр. Әгәр инде бомжга ук әйләнмәгән булсалар. Гомер ул болай да, әрәм-шәрәмгә уздымасаң да, ураган шикелле дулап, кемнеңдер тормышын җимереп, кемнекендер аяп; рәхим-шәфкать күрсәтеп, үтә дә китә.
Солы, карабодай,дөге, тары,борчак боткалары пешерә безгә Әчегөл. Җиләк җимеш –яшелчәләрне кайсын катырып , кайсын шул килеш әзерләп, саклауга куя. Алманы бигрәк тә күп итеп җыя, һәрберсен аерым кәгазьгә төреп, салкынча урынга куйгач май аена кадәр бозылмыйча саклана. Аларын, мин дә, малай гына эчәбез-ашыйбыз. Күп итеп зәңгәр мәтрүшкә дә җыябыз, яшел чәйне кибеттән алабыз. Яшел чәй кан басымын төшерсә, зәңгәр мәтрүшкә канны сыеклый. Ә ул-җанкисәк- торт, рулет,кәнфит-мәмфит кенә ярата.
Тормышны, кешеләрне күзәтә торгач күрәсең ...
Күпме атаклы кешеләр, галимнәр, атказанган артистлар, язучылар, шагыйрьләр, җырчылар вакытсыз китеп барды инде бу якты дөньядан. Ә тирә юнебездәге таныш белешләр, без белгәннәр, без белмәгәннәр.... Исәпсез-хисапсыз.... Кем дә булса бакыйлыкка китеп барса:
-Нишләп үлгән? Яп- яшь килеш , кырык яшь тула гына иде , йөгерә – йөгерә эшләп йөридер ие, әзмәвердәй гәүдәле , типсә тимер өзәрлек ир иде бит әле ул, – дигән аптыраулы соравыңа:”ИНФАРКТ яки ИНСУЛЬТ” - , дип җавплыйлар. Кыскасы, чебен урынына кырыла халык. Ә ни сәбәпле? Җавап бер генә төрле. Үз сәләмәтлегеңә төкереп карау. Бу яңалык түгел, ә күбегезгә билгеле булган, кешеләрне иң күп кыра торган чир, йөрәк кан тамырлары авыруы . Киң таралган төрләре , соңгы чиккәчә җиткергәннәре, китереп терәгәннәре, үлемгә китергәннәре ИНФАРКТ, ИНСУЛЬТ.
Бу, мәңгелеккә каенлыкка алып китүче чирләрнең сәбәпләре, канның куе булуыннан һәм кан тамырларының эчке як стенасына холестерин... утырудан. Каенлыкка дигәч тә, кайберәүләр, сөенеп куймагыз, анда шашлык кыздырып, бәйрәм табыны әзерләп көтеп тормыйлар. Бер баргач, кире кайтып та булмый. Җибәрмиләр.
Кан куе булгач кан басымы күтәрелә. Канның куе булуы барлыкка килү, нәрсә ашау – эчүгә һәм бавырның тиешенчә эшләмәвенә бәйле. Бавырның канны эшкәртү функциясе бозылу , шулай ук дөрес тукланмауга карый. Шикәрле ашадыңмы каның куера. Шул ук вакытта шикәр майга да әйләнә. Бәрәңгене даими, күп ашасаңда, ул шикәргә әверелә, шикәр үз чиратында бу очракта да майга әйләнә, бу майда да холестерин бар. Итнең дә майсызын гына ашарга кирәк. Ат итендә холестерин юк дәрәҗәсендә. Үсемлек маен гына кулланырга , анарда бер нинди холестерин да юк. Тик, май шешәсенә кайбер җитештерүче “ти-ти башлар” нигәдер “Без холестерина” дип язуны кирәк табалар. Бер генә үсемлек маенда да холестеринның булганы юк, булмаячак та! Юкны бушка аударып, аксиомадан теорема ясап ятмасыннар, кирәксезгә чебен аталандырып. Товарлары тизрәк сатылып бетсеннәр диләрдер инде... Терлек маенда, майонезда, ысланган ашамлыкларда, колбасада... инде,.. мыҗлаган әшәке холестерин, ул һәрвакыттагыча канны куертып кан тамырының эчке як стенасына утыра,аның өстенә кальций катламы элпә булып ята, каплап ала. Һәм тагын яңадан холестерин, аны капалап тагын кальций катламы, менә шулай күп мәртәбәләр кабатлана тора, кан тамырлары тарая бара...Кан куе булгач бляшкалар – тромблар, полиплар барлыкка килә. Полиплар кан тамыры стенасының теләсә кайсы урынына ябышып, акрынлап үсеп, төрле зурлыктагы тамчы формасына керәләр. Бу полиплар кан тамырының стенкасына “менә тамам – менә тамам”-дип, тамарга торган тамчы шикелле - өске өлеше-кан тамырына ябышкан ягы нечкә, аскы ягы түгәрәкләнгән рәвештә була. Давление уйнаган саен өзелеп китү куркынычы яный. (Дәвамы бар).
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев