Монда мескен халыкның ,АҺ ЗАРЫ, ЙӨРӘК
АВАЗЫ БЕЛӘН ИҢРӘВЕ,ГАҖИЗЛЕКТӘН ҖАН ӘЧЕСЕ белән КЫЧКЫРУЫ, СЫКРАП ЕЛАВЫ, яңгырый.Сарказм аркылы, югары катламга карата, чагылдырылган нәфрәт, күрәалмау да бар
Бер береңне рәнҗетеп,
Туплама син байлык .
Гомерең калгандыр бәлки,
Бары тик бер айлык
Ертлачланып таладың .
Гадәт китми чир китә .
Йотардай булсаң да дөньяны
Өч аршын җир дә, җитә
(Тауфик)
Бер дустымның гаҗизләнеп сөйләгәннәреннән.
Кайсыбыз бөҗәк ? Кем хайван?
Игезәк сыңарым Харис, миңа: “Бөҗәк син”, диде.
Нәрсә өчен диген әле? Бу Харис дигәнем белән, (Соңгы вакытта туганым диясе дә килми башлады хәтта, соңрак бәлки үзегез нәтиҗә ясарсыз), автомобиль запчастьләре кибетендә очраклы рәвештә генә бергә туры килдек. Машинасының уң як фарасының лампочкасы янып чыккан икән, шуңа алмашка лампочка сатып алды... Харис йөз сум гына биргән иде, тик кибетче - яшь кенә, яңа гына эшли башлаган кыз - сдачаны бик күп иттереп кайтарды. Сәер... Сиксән сумлык лампочкага өстәп, дүрт мең тугыз йөз егерме сум кайтарып бирсеннәр әле, сәер булмый ни булсын?
-”Ни дип әйтер икән инде бу“,- дип уйлап, чыраена карыйм әле дисәм... “Сыңарым” инде ишектән чыгып бара. Тиз – тиз артыннан чыгып, артык алган акчасын кире кайтарырга күндереп булмасмы дигән уй белән мин кибетнең ишеген тышкы яктан япканда, ул машинасына утырып, күздән югалып бара иде инде. Кибетчедән битәр миннән качуы булды аның. Белә ул минем нәрсә әйтәсен. Дөньяга карашларыбыз да, характерларыбыз да төрле. Төшке аш вакыты да җиткән икән. Киттем өенә. Бу килеш һич кенә дә калдырырга ярамый. Кибетче ярты айлык хезмәт хакыннан коры калсынмы? Шәхси кибете түгел, өстенә җитмәүчелек чыгачак. Йөз сумлыкны биш меңлек дип белгәндер инде балакай, купюраларның төсләре бер бит. Һич ялгансыз әйтәм: кибеттән әйбер сатып алганда, совет заманында да, хәзергесендә дә сатучыларның сдачаны артыгы белән кайтарып биргән очраклары булгалады. Артык итеп кайтарылган акчаларын алырга кулым бармады, намусым кушмады. Киредән үзләренә бирәдер идем. “Гафу итегез , сез миңа дөрес бирмәдегез, артык бит монда”,- дигәч, иии... Рәхмәт укырлар, сөенерләр иде... Минем дә күңелем була иде. Харисның өе ерак түгел, бер тыкрык кына үтәсе. Мин килеп җиткәндә, шоферы ашамаган - ач килеш, фарасын сүтеп, лампочксын куеп ята иде. Сүз уңаеннан, сиксән сумлык лампочканы шоферыннан гына саттырып алдырса да була иде, югыйсә. “Сыңарым” үзе кеше хакына керүне бернигә дә санамагач, алдар дип курыккандыр инде. Тик саранлык көчле, бер тиен өчен бет тунарга әзер, кыш көнендә төне буе яланаяк кар өстендә басып торып, төн чыгарга да риза. Менә шундый ул минем “сыңарым”.
Дәүләт оешмасында эшләсә дә, шәхси кибетләре дә, әллә ничә җирдә элек дәүләтнеке булып хәзер инде үзләштерелгән, зур - зур оешмалары да, хосусый милкенә әйләндерелгән халыкка хезмәт күрсәтү объектлары да күп. Аңа миллионнар елга булып ага. Шул ук вакытта үзе эшчеләренә тиеннәр генә түли. Һаман саен ишетеп йөрим бит, эшчеләре зарлана:“ Бер туймас бирән булды инде, безнең дә кешечә яшисебез, ашыйсыбыз килә, балаларга күчтәнәч алырга да өлеш чыгарып булмый бит аның безгә түләгән сукыр тиеннәреннән. Ярты ел була инде хәзер, хезмәт хакын түләми. Кайчан булса да безнең канны эчүдән туктармы икән бу бәдбәхет, иманын иблискә саткан ачкүз, кабәхәт җан... Безнең күз яшьләре төшәр әле берзаман...Кәкрәйсә һет җиңел сулар идек.
Әйтерсең лә бер үзенә мең – миллион авызы бар. Әллә үзен үлемсез, мәңге яшәрмен дип уйлый микән? Әйтерсең лә ул гына кеше. Әйтерсең лә дөнья бары тик аның өчен генә яратылган, сандугачлар да аның өчен генә сайрый. Әйтерсең лә чәчәкләр дә бары тик аның күзләрен иркәләр өчен генә юктан бар булганнар.
Мин кергәндә Харис, спортзал зурлыгындагы аш бүлмәләрендә, өстәл артында, хатыны каршысына утырган килеш, бер үк вакытта ике як уртын да кабарта – кабарта ашап утыра иде. Уртлары кабарудан күзләре кысылып, тычкан күзенә охшап калган. Йомран чырайлы, тычкан күзле җәнлек – җанвар кыяфәтенә кергән “сыңарым”, көрәктәй эре тешле авызына ипине көчләп тутыра - тутыра, алдына куелган тәлинкәдән аш ашый. Ашавын кем әйтсен, бүре кебек чәйнәмичә генә йота. Уртларының кабарып чыгуы да, чәйнәмичә ашаганнан түгел, ә авызына кулы тутырган ризыкны йотып өлгерә алмаудан. Ашау – эчү әдәбе аны бер чакрымнан урап узган. Югыйсә аңа хатыны да туклану кагыйдәләрен туктаусыз тукудан арып бетә. Берәрсенә кунакка бара калсалар да, шул үз – үзен тота, ашый белмәү, сөйләшә белмәү аркасында, һаман саен хурлыкка калып кайталар иде. Аңа этика, эстетика ише әдәп, зәвык кануннарының ике ятып бер төшенә дә кергәне юк. Яшь вакыттан ук калыпка салынган, әхлаксызлык, тәртипсезлекне үз күрде. Каян нәрсә урларга, кемне төп башына утыртырга, бөтен уе , шөгыле шул булды. Совет заманында әхлакый тәрбия бик көчле иде бит. Ә аңа бернинди тәрбия дә кермәде. Әдәби китаплар укымады, укытучылары, әти – әнинең әйткәннәрен колагына да элмәде. Хәер, ни генә дисәң дә, үз башында булмагач, читтән тыккан акыл, дөңгечләп тутырсаң да керми инде ул. Биш литрлы кәстрүлгә ун литрлы кәстрүлдәге суны сыйдырып булмагандай, аның ялган, үзләштерү-урлау, җинаятьчел уй-максатлар белән тулган башына бүтән берни дә сыймас, сыяр урын да калмаган иде инде.
- Нигә килдең, нәрсә калган монда сиңа? – дип, чепи күзләрен нокталы – өтерле ясап, миңа чекерәйтте.
Мин, ишек төбеннән әллә ни узмыйча гына:
- Харис борчылма, ашар өчен килмәдем, я төне буе йоклый алмый чыгып, кайгырудан ашказаны җәрәхәтең кабат ачылып, янәдән хастаханә юлларын таптарга туры килер. Кибетче кызның сиңа артык итеп кайтарган акчасын кире бирергә уйламыйсыңмы? Ул сумма сиңа төкерек кенә, ә аның ярты айлык хезмәт хакы. Үзең ялгыш кайсы да булса әшнәңә бер тиен генә артык биргәнеңне белеп алсаң да, соңыннан, үрсәләнә – үрсәләнә, үкерә-үкерә кү.әй җоннарыңны йолкыйсың. Башың юкка гына пеләш түгел.Шул сукыр бер тиеннәр өчен чукынып, чәчләреңне йолкый торгач, башыңда чәч калмагач, кү.әеңә күчтең.
- Хәзер йолкыйм мин сине! Нинди акча? Бар ычкын моннан! Күп сөйләнеп торсаң, полиция чакыртам хәзер! Мине өйрәтеп йөрмә! Кайтарганнар, ди, аңа акча. Бирмәсен иде. Талап алмадым бит – дип көчәнә – бүртенә акырып, торып басты. Битләре, күп итеп, кузаклы чили борычы ашаган урыс агай йөзедәй комач - кызыл төскә керде. Хатыны сүзсез генә безне күзәтте. Бәхәснең ни турында баруын аңлап ук бетерми иде ахрысы әле.
Мин дә игезәк сыңарым дип тормыйм нәрсәне дөрес дип табам, әйтәсене әйтәм, күптәннән җай чыкканын гына көтеп йөри идем инде.
- Син шул кибетченең ярым - йорты булган тиеннәренә калдыңмы инде? Эшчеләреңнең рәнҗүле күз яшьләренә буялган, халыкны акыртып – талап, җыйган байлыкларың муеннан ашкан инде, харам юл белән табылган акчаларың безнең бөтен шәһәр халкын йөз ел буена тук тормыш белән тәэмин итәргә җитәрлек.
- Әле син шулай туганыңа баш күтәрә башладыңмы, тагы нәрсәләр әйтәсең бар, әйтеп кал. Хәзер сытам мин сине! Бөҗәк син, чебен, белдеңме үзеңнең кем икәнлегеңне? Тирес корты син, насекомое, животное, – дип яшелле – зәңгәрле тавышлар чыгарып чинады. Сытарга килергә курыкты ахрысы, чөнки көче чамалы. Берничә секунд тынып торды да тагын:
¬– Мөмкинлек булганда дөньяны колачлап алырга, теләгән нәрсәңне урларга, үзләштерергә кирәк. Үзеңне генә кайгыртырга кирәк, башкалар өчен ишәк кайгырсын. Кеше ул, бөҗәк кенә, чебен, таракан, хайван- дип өстәде.
-Юкка гына сине кеше каны эчүче, ачкүз, туймас бирән димиләр икән. Мин - бөҗәк әйе, тик бал корты. Ә синең шикелле чебен түгел, кайда сасы син шунда. Шакал, гүзәл тәбигать дөньясындагы берсеннән берсе матур киек – җәнлекләрне ботарлап атып, ашап, зыян китергән кебек, син дә кешелеккә , яшәешкә зыян салуда , бер үзең генә дә МИЛЛИОНЛАГАН шакалга торасың... Ә мин эшләп ашыйм. Дус - ишләр, таныш – белешләр, белгәне – белмәгәне кешегә санап миңа хөрмәт белән карый. Исеңдәме, бездән олыраклар, без бәләкәй вакытта ук әйтәләр иде “Игезәкләр булсагыз да икегез ике төрле, берегез мәрхәмәтле, икенчегез явыз, әллә әти – әниләрегез төрлеме”? - дип. Явыз дигәннәре ул син идең. Әйе, син дә әллә кем булган булып, үзеңне кешегә саныйсың инде. Син генә әйбәт, тәти дә, кеше дә, ә калганнар насекомое, хайван. Син, синең ишеләр, халыкны хайванга санаганга менә шушы “рәхәт”заманада яшибез дә инде. Син үзеңне “кешегә” санаган шикелле бүтәннәр дә үзләрен КЕШЕГӘ саный лабаса. Һәркем үзен шәхес дип уйлый, шәхескә саный. Чиктән ашкан ерткыч - бик куркыныч бәндә син. Ә менә сиңа булган бөтен шәһәр – авыл халкының нәфрәтле күз карашлары коточкыч.Синең кешелексезлегеңне, кабәхәтлегеңне тирә - як районнарда да беләләр. Хәтта ярты дөньяны канга батырган, сугыш газаплары чиктерергә мәҗбүр иткән фашист - Гитлерга булган караш та, сиңа булган нәфрәтле караш янында чүп кенә. Синең карамагыңда булса син җир өстенә кояш та чыгарттырмас идең, түләүле итеп вакыт – вакыт кына яктылык бирер идең, сулый торган һавабызны да акча хисабына гына сулатыр идең... Котырган акчаларың була торып та, эшчеләреңә хезмәт хакын, бишәр, алтышар ай соңга калып түлисең. Сәбәбе, ул күз яшьләренә манчылган акчаларны, банк аркылы әйләндереп, үзеңә өстәмә табыш, процентлар аласың. Ә эшчеләрең ачлы - туклы, көчкә, очын - очка ялгап көн күрәләр... Кешене - корт , бөҗәк, хайванга саныйсың. Син ул – хайван, корт,нәҗес корты! Нәҗес бәдрәфтә була. Күп акча - шулай ук нәҗес. Ә акча синдә чикләнмәгән күләмдә. Йокың йокы түгел, өйгә кереп, талап чыкмаслармы, конкурентлар атып үтермәсме, банктагы акча янмасмы, чит ил банкларында сакланучы долларларыңны кире ала алырмынмы икән дип хәсрәтләнәсең, бухгалтерларың белән кассирларың сиздермичә генә акчаңа аю мае сөртеп ятмыйлармы икән дип хафаланасың, юлда йөргәндә, үзеңне рэкетирлар урлап китеп, миллионнарыңнан колак кактырмаслармы дип котың оча. Ашавыңны кем әйтсен. Әнә өстәл өстегездәге ипи савытындагы күгәрек гөмбәләре баскан ипиләрегезне, газ санагычларын тикшереп йөрүче хезмәткәрләр кергәч, күреп, шаккатудан күзләре страус күкәе кадәр булып баш түбәләренә менеп атланган, ди. Биниһая байлыкка ия булып та күгәргән ипи ашап яталар икән дип бөтен шәһәр,тирә - як гөж килә. (Хатыны яшен тизлегендә җәһәт кенә ипи савытын каядыр алып барып яшереп килде.) Мин дәвам иттем:
- Менә син халык малына, гади кешеләр өлешенә, авызыңны акуладай киереп ачып, бар дөньяны йотардай булып, сөңге тешләреңне батырып, умыра алган кадәр умырып алып, шундый караш “хөрмәткә” лаек булдың. Халык телендә син һәм синең ишеләргә бернинди хөрмәт, сан юк. Санласалар, шул тәлинкә ялаучыларыгыз, ялагай-куштаннарыгыз санлаган булып кылансалар гына инде. Кешеләрне бөҗәк , хайван дигән буласың, син үзең сасы дуңгыз, тешеңне дә чистартканың юк бит, авызыңнан тирес исе килә, көрәк тешләрең дә сап сары. Бөтен гавәм, кешелек, сезгә пычрак хәшәрәткә, лайлага, селәгәйгә буялып беткән монстрга караган шикелле, җирәнеп карый. Хәер, сез җирәнгеч, күрә алмаулы карашны тоюдан мәхрүм инде. Андый хис сезгә бирелмәгән... Акча, акчага туймау ул - чир, күңел гариплеге. Мескен эшче сыйныфның авызыннан ашый торган соңгы телем ипиен тартып алу, халыкныкы булырга тиешле уртак байлыкны бер кулга җыю, бер кулда тоту, ул - чиге чамасы булмаган ИМАНСЫЗЛЫК. Сезне ничек җир күтәреп йөри. Синең кебек таларга урларга бөтенесе дә булдыра ала, ләкин алар үз кул көчләре белән хезмәт куеп, тир түгеп тапкан, син ике бармак арасыннан кысып чыгарып түләгән, юклы барлы тиеннәргә дә риза булып, гомер итүне өстенрәк күрәләр. Мин дә синең шикелле таларга булдыра алам, тик намусым кушмый. Кирәкми миңа синеке кебек, каргыш – ләгънәткә чумдырылган, рәнҗеш белән сугарылган, күз яшьләре түктереп тупланган байлык.
Ирле – хатынлы, авызларын ачып, миңа күрәалмаучан күз карашларын төбәп катып калганнар. Мин, ачудан автоматтан сиптергәндәй, әйтәсен әйтеп бетереп, азрак торгач Харис;
- Мин таламадым, урламадым, миңа бөтенесен дә Ходай Тәгалә бирде. Тели белеп теләсәң Алла “бира” ул. Алла “бирса”, Алла теләсә менә тагын ике обьектны хосусыйлаштырам.
- Әүвәл дөрес итеп сөйләшергә өйрән, син бит татар баласы , алайса, татар телендә сүз әйтеп караучы урыс кебек “бирса” дип торасың. “Бирса”,“бирса” ...“Бирса” түгел. Алла бирсә, Алла боерса, дип әйтергә кирәк. Икенчедән, хосусыйлаштыру дигәнең чеп - чи күз буяу, афера. Йөзәрләгән миллионнар, миллиардлар торган халык милкен, мәкерле юллар белән тиеннәргә генә сатып та алдың, бушка да алдың һәм аласың. Өченчедән, син кайчан Аллага ышана башладың соң әле? Атеист булып, Алланы сүгеп йөргәнеңне оныттыңдамы? Бүксәңне киереп, күкрәгеңне төеп, Алла юк ул дип бугазың ертылганчы, теләсә кайда акырып йөрүче ул бит син идең. Аллаһы Тәгалә кирәк булган аңа хәзер , телеңнән бер дә төшермисең тагын. Үзеңнең җинаятьчел юл белән тапкан харам байлыгыңа Хак Тәгаләне катнаштырма.Ул сиңа җинаятьтәшең түгел. Пычрак авызыңа Хак тәгалә исемен алмасаң, хәерлерәк булыр. Чөнки Ходай исемен калкан итеп файдаланасың гына, кайбер ихлас булмаган имамнар, муллалар һәм үзең ише зур күләмдә дәүләт, халык, милкен талучылар кебек... Сарык тиресе ябынып йөргән бүредәй, сиңа Ходай исеме астыртын максатларыңны тормышка ашырыр өчен генә кирәк. АЛЛА ТЕЛӘСӘ дисең дә, гөрләтеп эшләп торган берәр оешманы җинаятчел юл белән банкротлыкка чыгарттырып, үзләштерәсең дә куясың. Әйтерсең лә ул оешманы Ходай тәгаләсе шәхсән үзе синең кулыңа китереп тоттырган. Бер нәфесеңә хуҗа була алмыйча, мескен халыкны акыртып, ертлачлана – ертлачлана талыйсың да, Ходай Тәгалә исеме белән авыз чайкыйсың.Син Ходай кушкан юл белән түгел, ә иблис сызган юлдан барасың.
”Сыңаркаем” телсез калып бер мизгел торганнан соң, (Чөнки акырыну, җикеренүдән файда юк икәнен чамалады, характерымны белә, беренче тапкыр гына әйтешмибез, әйтеп әйтеп тә аңламагач тотып кыйнаганым да булды) , тыныч, юмалый торган тавыш белән тагын:
- Бик әйбәт беләсеңдер дип уйлыйм, мин алты мәртәбә хаҗга да барып кайттым бит әле, ә син мине иблис коерыгына такмакчы буласың.
Мин тагын кабынып киттем:
- Нинди хаҗ, нинди хаҗ? Син ул, хаҗга баруга кесәңнән бер тиен дә чыгармадың, эшчеләреңнең хәләл көч белән, тиргә батып, азапланып тапкан акчасына барып кайттың. Мактанып утырасың. Әйтерсең лә айлар буе урман кисүдә булдың. Тузаныңны коеп, сәяхәт итеп кайттың. Шул хаҗга баруың белән мактанып, бөтен дөньяга шапырынасың. Чын, ихлас күңелле мөселман изге гамәл кылуы белән мактанып, масаеп йөрми. Белмим синең хаҗ кылуың кабул булыр микән, Мөһәммәт Мәһдиев әйтмешли “едва ли”. Анысын Ходай үзе белер.
Хаҗга бару түгел, Ходай Тәгаләнең үзе янына менеп төшсәң дә, кылган гөнаһларың мәңге гафу ителмәслек. Барма син хаҗга, ни калган анда сиңа, күңелең пычрак булгач барыбер кабул булмый ул. Синең, синең ише харам юл белән мал, байлык тапкан хаҗи,хаҗияләрнең, халыкны корткычларча талап, зар елатып, җыйган гөнаһларыгыз барыбер кичерелми. Барасыз да кайтасыз , барасыз да кайтасыз, хаҗга бару сездәйләр өчен бакча башыннан урап кайтуга гына әйләнде, хәзер. Кайтасыз да, үзегезне фәрештәдәй хис итеп, “ак – пак”, “саф”, “изге күңел” белән халыкны янәдән сыкранулы тормыш газапларына күмәсез. Әнә инвалидларга бир, хаҗга дип тотасы акчаңны, аларның чит илләргә чыгып дәваланасы бар, бәлки гөнаһларыңның печтеки генә өлеше гафу ителер. Телевизорны кабызсаң да, кулыңа газета алсаңда, интернетны ачсаң да, дөнья тулы ах-зар, чирлеләр, мохтаҗлар, инвалидлар ярдәм сорыйлар. Алар, мескеннәр, илкүләм кулларын сузып гади халыктан тиенләп акча теләнәләр. Дәүләт түли алмый, чөнки сез ертлачлар калдырдыгыз аны шушы көнгә. Иртәгәсе көнгә бер нинди ышаныч калмады, тагын ни буласы, ничек яшәргә, бөтен өметләр киселде, өзелде. Ата улны, ана кызны белми.
- Мин тагын өч мәртәбә иганәчелек тә кылдым бит әле, ишетмәгән булсаң ишет.
- Таптың мактаныр нәрсә, синең ул иганәчелек кылуың да чираттагы күз буяу гына икәнен һәркем белә, астыңа су үтә башласа, судан коры чыгу максатыннан кылынган, шәхси куркынычсызлыгыңны кайгыртып эшләнгән, катыргы кәгазьдән ясалган, чираттагы калканың, саклану чарасы гына. Һәм дә шулай ук бу хәйриячелегең дә эшчеләреңнең әрнүле күз яшьләре барәбаренә кылынган “изге эш”кенә. Билгеле инде, дәүләт оешмасы хисабыннан. Балалар йортына дип иганәчелек максаты белән кассадан алган акчаны кесәңә салып куеп, кием – салым алганлыкка кибеттән, биш сумга, ялган чек алып, үз балаларың киеп туздырганнан соң, кирәге чыгар әле дип, өй чормасына мендереп куелган, төсе уңып, челтәрләнеп беткән, иске, идән чүпрәгенә генә ярарлык кием – салымнарыгызны илтеп тапшырып, ятим балаларны “куандырдың”. Гадел хезмәт белән акча табыйм дисәң, әнә фермер бул, эшләп аша. Җир эшкәрт, маллар асра, бүтән эшләр дә бетмәгән.Таныклыгың бар, шофер булып хезмәт куй. Үзеңне башкалар урынына да куеп карарсың. Үз- үзеңә син ачка тилмерткән эшчеләрең күзлегеннән чыгып карарга да мөмкинлек туар. Сталинның репрессия елларында “Халык дошманы” дип,бер гаепсез укымышлы зыялыларны, (интиллигенция) галимнәрне нахак гаепләр тагып, төрмәгә япканнар, атканнар. Һәр районга, һәр авылга ничә кешене гаепләргә икәнлеккә югарыдан күрсәтмә, (разнарядка) килгән.Утыртырга зыялылар, (интиллигенция) калмагач, план тутырыр өчен гади эшчеләрне, колхозчыларны да утыртканнар. Гаепсездән гаеплегә әйләнгәннәрдән, аның туганнарыннан, бөтенесе читләшкән. Туган белән туган очрашырга курыккан, дус - ишләр бер – берсеннән качышып, таралышып беткәннәр. Шуның шикелле хәзер инде мин синең белән очрашудан куркам, күрсәм дә күрмәмешкә салынып үтәм. Сиңа булган халык нәфрәте миңа кагылмасын, инде болай да син дип белеп,ялгыш ”бүтән алдама” – дип, ике тапкыр тотып ярдылар, өч мәртәбә качып котылдым, әле ярый аяклар тыңлый: - шәп йөгерәләр. Хәзер тимиләр, таныйлар, икебез ике калыптан икәнлекне белеп бетерделәр инде. Кыяфәт аермалылыкларыбыз да барлыкка килде , минем чәчем бар - син пләш.
Харис, колакларын шәлперәйтеп тыңлавында булды, күз карашы да әллә нинди. Берәр төрле явыз уе бар идеме? Мин тагын:
- Кешенең нинди калыптан сугылганлыгына бәяне халык, төгәл, ялгышусыз бирә, анысы. Менә, мәсәлән, берәр гади тормыш белән көн күрүче бакыйлыкка күчә икән, ничә яшьтә булуына карамастан, хәтта туксан яшендә булса да, “Әйбәт кеше иде, дөнья иркен бит, яшәсен иде әле, урыны оҗмахта булгыры”,- дип якыннары яшь түгә, дуслары - белешләре, ишетеп кенә белгәннәре кызгана, уйга баталар. Ә менә инде синең шикелле, урта яшьләрдә генә булуына карамастан, берәр кап – йот, бирән, ачкүз җан тәслим кылса,(аягы суынса) халык: “Каткан, дөмеккән икән теге с..кы, кабәхәт, алып китә алмады, бөтен байлыгы калды. Тотынырлар инде хәзер, баласы - чагасы, туганы – тумачасы байлык бүлешергә, өелешеп сугышырга”,- дип гүли, гөжли, синең ишеләрне тозлап - борычлап, тел тегермәне аркылы кабат – кабат тарттыралар. Бер заман вөҗданың уянып бугазыңнан алыр дигән өмет тә юк, чөнки иманыңны күптән иблискә саттың, ә имансыз кешедә вөҗдан булмый да булмый. Усак агачы өрек җимеше бирер, таш телгә килеп, сөйләшә башлар, иблис иманга кайтыр, ә синең төгең дә селкенмәс, (керфегең дә селкенмәс дип әйтер идем, керфекләрең юк, бәбәкләрең корчаңгы дуңгызныкыдай керфексез), мәңгегә шулай ачкүз, бирән, кап – йот булып калырсың. Синең кебекләрнең дөньяны болгатып үз кулларына алуы аркасында күпме халык эшсез калды, урамнар хәерчеләр, бомжлар белән тулды.Менә син, синең ише чучка танаулар, чукына бетә кадала мескен халыкны бугазыннан буып , ашаганын кире чыгартып, йотып өлгермәгән булса бугазы белән
бергә өстерәп алып, байлык җыясыз. Алар болай да туйганчы ашый алмый. Бала-чага, хатын-кыз көчләүче маньяктан нинди аермагыз бар соң сезнең? Маньяк саклаучыз калган бала-чага, хатын-кызны көчләсә - сез яклаучысыз калган бичара халыкны көчлисез. Маньяк бер - икене көчләгәч,үзен оператив рәвештә, бик тиз генә тотып алып ябып та куялар, ә сезгә суд та юк, чурт та юк. ХАЛЫК БАЙЛЫГЫ ДИҢГЕЗ, СЕЗ ПАРАХОД, АЯК СУГЫП ЙӨЗӘСЕЗ!!! Хөкүмәт тә, закон да сезнең яклы. Сезнең байлык кагылгысыз.Сез миллиардлап урлыйсыз.Тотыла калсагыз
да урыныгыздан алалар да, “әзрәк урлдың әле, урлый белмисең - күбрәк урла”- дигәндәй тагы да югарырак дәрәҗәле урынга утыртып куялар. Ә хәерче авыл эшчесе, басудагы, череп юкка чыгасы яисә, язга чыккач, ут төртеп яндырыласы саламнан үзенә бер капчык өлеш чыгарып- өенә, малларына ашатырга алып кайтса,-БИШ ЕЛГА-“хишение государственного имушества в особо крупных размерах” статьясын чәпәп таш капчыкка тыгып та куялар.
Менә син акчаларыңны алтынга әйләндерә башлагансың дип
ишеттем, банкларга ышанычың юк ди. Әлбәттә җиргә күмәчәксең инде, бүтән юлың - чараң юк. Очраклы рәвештә кәкрәйсәң? Бер кем дә белмәячәк. Рәнҗешләрдән җыйналган алтын көмешең мәңгелеккә юкка чыгачак. Нәрсә, ата-бабаңнан калган байлык идеме ул? Халыкны кан төкертеп тупланган хәзинә бит ул!..
Ахыр заман җиткәндә, дөньда йәҗүҗ – мәэҗүҗ дигән кавем пәйда булыр, алар, җир йөзендә ни бар бөтен нәрсәне, җирне дә сары балчыкка кадәр, кырып - себереп ашап барырлар, эчәргә су да калмас, ди. Син шул кавемнең берәр вәкиле түгелме?
“Сыңарым” кинәт дуңгыз чинаган тавышлар чыгарып, сикереп торды да артына салам тыгылган кигәвен шикелле бүлмә буйлап арлы-бирле бөтерелә – болгана йөреп, хатынына кычкыра башлады.
- Нәрсә карап каттың шуңа, чакырт полиция, ерт күлмәгеңне, көчләргә ябышты диярсең? Ә мин кайтып кына кердем әле, диярмен. Ышанмасалар, ышандыра торганын бирербез. Син әйткәнне аңламыйсыңмы әллә?- , дип сүгенә-сүгенә барып, хатынының бер-ике тартуда буйдан - буйга күлмәгенең алгы ягын умырып та төшерде.
Бу кыланмышы, мине чыгарып җибәрер өчен эшләнгән җүләрлекме, әллә чыннан да полиция чакыртып, миннән озакка котылырга идеме икән исәбе?..
Киттем чыгып . Канэчкеч, ерткыч, җүләр... тагын ни нәрсә кыланмас ?
Күпмедер вакыттан янгын чыгып бер оешмасы нигезенә кадәр янып бетте. Җилле көн булганлыктан, күпме тырышсалар да, ут сүндерүчеләр дә ярдәм итә алмады. Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләренең күп мәртәбәләр кисәтүләренә, төкереп тә бирмәде. “Электр чыбыкларын алыштырырга”,- дигән күрсәтмәләренә, бармак аша гына карады шул. Һаман да шул, саранлык аркасында инде. Бер тиен өчен чукынуы сәбәпле ирешкән “уңышларын,” озак көтәргә туры килмәде үзе. Әле шуның белән генә бетсә ярар иде, тик кайгы үз артыннан хәсрәтне дә ияртер ди. Янгын вакыгасыннан соң ике – өч көн үткәч, үзен инсульт бәреп екты, “бахырны”. “Каты борчылу нәтиҗәсендә” – дип диагноз куйганнар врачлар. Нигә дип шул кадәр борчылырга иде инде. Югыйсә, бу янгыннан күргән югалту, аңа төкерек кенә. Ята хәзер – телсез – авызсыз, кымшана да алмыйча параличланып, хәрәкәтсез, күзләре белән түшәм такталары санап... Нишләптер, ХАҖЛАРДА буталып - тугланып йөрүе дә ярдәм итмәде, “балакайга”.
“ Канэчкечләр тормыш рәвеше белән яшәвеңне ХОДАЙ исеме артына яшеренеп алып барасың,”- дип игезәгемне сүксәм дә, мин үзем дин дип мөкиббән китмим, анысы. Әүлия булган булып, ясалма суфыйланып, дин юлында үз мәнфәгатьләреңне кайгыртып, динне бизнеска әйләндереп, ХОДАЙ исеменнән эш йөртеп, ике йөзләнеп йөрүгә караганда, кешелекле, намуслы булуга ни җитә.
ТАУФИК ЧУРЕКЕЕВ
ШЫГЫРДАН – МАМАДЫШ
2016 г. Декабрь.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6