Предыдущая публикация
Суык кышны кыйнап, куып
Кергән идем языма.
Йөргән идем хискә тулып,
Уралып яз назына.
Шул арада җәй дә керде,
Яшел алмасын тагып,
Җир җиләге тулып пеште,
Кояшның нурын алып.
Кая гына чаба вакыт...
Өлгерәм дип, йөгерәм.
Гомер арбасын сөйрим лә
Сөренмәм дим, егылмам!
Агым судай вакыт ага,
Юа салган эземне,
Юа алмас ак кәгазгә,
Язып куйган сүземне!
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2023 ел
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев