Тормыш юлы буйлап атлап барам.
Атлыйм әле алга, армыйча.
Алсу офыкларда кояш балкышлары,
Атлыйм әле шунда, талмыйча.
Абындым да кайчак, егылдым да,
Кайнар каннар чыкты ярамнан.
Ул яралар инде төзәлделәр,
Яңармасын алар яңадан.
Шул юллардан атлап барган чакта,
Юлдаш булды төрле юлчылар.
Егылганда кулын сузучылар,
А кайсысы төртеп ектылар...
Очраганнар икән минем юлларымда,
Димәк инде, юкка булмаган.
Тормыш тәҗрибәсен мин алганмын,
Елларым да бушка узмаган.
Тормыш юллары катлаулы ул,
Сикәлтәле юлда күрдем михнәтен.
Якты,туры юлдан атлаганда,
Яшәешнең тойдым ямен, рәхәтен.
Офыкларда инде кояш баи,
Табигатьнең гаҗәп хәләте.
Яңа көннәр туар иртәгесен,
Аллахыма шуңа рәхмәтле...
Тигез юлдан атлыйм әкрен генә,
Тукталырга әле ашыкмыйм.
Каршыларга язсын әле яңа таңнар,
Мин яшәүдән әле талчыкмыйм...
( Ризидә Шутова 6.06.2024)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев