Әткәй, әткәй...Бик күп еллар инде
Китсәң дә син безнең арадан
Һаман әле биргән киңәшләрең
Ярдәм итә авыр чакларда.
Истә һаман матур елмаюың
Минеке кебек моңсу карашың
Эх, күрәсе килә бер булса да
Күзләреңнең матур карасын.
Иркә кызым, бөтерчегем диеп
И иркәли идең син мине
Тыныч йокла, әткәй... Аллага шөкер
Мин әле дә иркә кыз инде.
Алтын кулларыңның җылысын
Һаман тоям әле...Һаман тоям...
Киявең дә нәкъ үзең, әткәй
Шундый җылы бүген минем оям.
Иң акыллы, иң зирәк кеше
Син ул, әткәй, дөнья йөзендә
Шулай дисәм и шатлана идең
Нурлар балкый иде йөзеңдә.
Горурлыгым идең син һәрвакыт
Рәхмәт, әткәй, рәхмәт, мең рәхмәт!
Сиңа охшаган диләр мине... Минем өчен
Синең кызың булу - зур бәхет.
Дога кылам сезгә һәр көн иртән
Тыныч йокла, әткәм әнкәм белән...
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 15
Бик куп еллар инде ,
Китсэн дэ син безнен арадан,
Хаман эле биргэн кинэшлэрен
Ярдэм итэ авыр чакларда...
Эйе, минем дэ этиемнен, безнен арадан киткэненэ куп еллар утсэ дэ, этинен акыллы сузлэре, биргэн кинэшлэре, хаман да янгырап торган кебек, бер дэ онытылмый, хаман да йорэк турендэ...Тыныч йокла эти, урынын ожмахта булсын
Бигерэк матур шигырь!Зур рэхмэт, Рузилэ!Сэламэтлек, бэхет телим!