Миңа булган хисләр сүрелсә,
"Ничек әйтим" - диеп курка күрмә
Аңлармын мин сине сүзсез дә.
Юк, юк, җаным, сине гаепләмәм
Гаепләрмен бары үземне,
Мәхәббәт ул бары йөрәк эше
Ул аңламый гади сүзләрне.
Хисләреңә ирек бирермен мин
Үзеңне дә тотмам читлектә,
Көчләп яраттырып булмый бит ул
Әмер биреп булмый йөрәккә.
"Мин башканы сөям" - диеп кенә
Әйтә күрмә... Әйтмә беркайчан!
Сүзсез генә сөй син башка ярны
Каршы төшмәм... Китсәң дә янымнан.
"Яратмыйсың димәк, яратсаң әгәр
Җибәрмәс идең мине" - дисеңме,
Яратканга хөрмәт итәрмен мин
Башкаларга булган хисеңне.
Җибәрсәм дә сине яннарымнан
Юк... Җанымнан сине җибәрмәм!
Бердәнберем... Бердәнберем булып
Син яшәрсең йөрәк түремдә...
Рүзилә Гатауллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 18