Предыдущая публикация
ФИРЗӘР МОРТАЗИН көе
Пыскып яту минем өчен түгел
Минем өчен дөрләп яну кирәк
Яшим икән, яшим яшьни-яшьни
Миндә тибә иң-иң кайнар йөрәк.
Минем сөю - бары минеке ул
Сөям икән, курыкмыйча сөям
Берсеннән дә бер ни өмет итмим
Рәхәтләнеп үзем янам...көям
Минем сөю - тоташ сихри бер моң
Шатлык та бар анда...Сагыш та
Берсенең дә язмышын җимерми ул
Минем сөю һәрчак ак төстә.
Мәхәббәттә минем канатларым
Мәхәббәттә - минем моңнарым.
Мәхәбәттән алам яшәү көчен
Мәхәббәттә - минем илһамым.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5