Мин килермен Сиңа
Таң җилләре булып яныңа
Йокылардан назлап уятырмын
Бик сак кына кагылып кулыңа.
Мин килермен! Әйе, мин килермен
Таң йолдызы булып иртәдә
Юлларыңны Синең яктыртырмын
Тиңсез Нурым белән һәр көндә
Ак болытлар булып йөзәрмен мин
Янәш атлар өчен Синең белән
Фәрештәдәй канатларым җәеп
Саклармын мин догаларым белән.
Көтәм дисәң... Көтәм димәсәң дә
Мин килермен Сиңа.... Килермен
Чык тамчысы булып иртәләрдә
Эзләреңне Синең үбәрмен.
Болыннарда йөрсәң... Чәчкә булып
Юлларыңа Синең чыгармын
Танырсың бит.. Танырсыңмы икән
Карарсыңмы миңа сокланып.
Ә мин, юләр, күзем алмый Синнән
Тиңсез нурларымны чәчәрмен
Мин шундыймын... Әйе, шундыймын шул
Көтсәң, көтмәсәң дә килермен.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 17
В итоге ведь...всёравно-- одиночество....