Предыдущая публикация
Өйрәтте мине әнкәем
Шуңадырмы һәр сулыштан
Ямь таба күңелкәем.
Мин шатланам һәр иртәдә
Ачылганга күзләрем
Янымдагы кешеләргә
Һәрчак ачык йөзләрем.
Мин бәхетле бу дөньяга
Кеше булып туганга
Якты дөньяларның нурын
Күзем белән күргәнгә.
Миңа рәхәт яшәүләре
Җаным җылы булганга
Күңелемә ләззәт биреп
Җиде кат моң тулганга.
Минем өчен таңнар ата
Кояш чәчә нурларын
Күңелемнән ургып тора
Сөю тулы җырларым.
Шөкер итеп кенә яшим
Мин бүгенге көнемдә
И Аллаһым, рәхмәтләрем
Сиңа йөрәк түремдә.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 10