Сиңа кайттым әле
Сагындырды сихри кичләрең
Күпме еллар күрешмәдек бит
Сагындырды яшьлек дусларым.
Сиңа кайттым әле... Таныйсыңмы мине
Толымнарың кая дисеңме...
Сокланмаган кеше юк иде бит
Эх, юләркәй диеп тиргисеңме....
Я тиргәмә инде... Ничек бармын
Шулай гына кабул ит әле
Күрәсеңме, аякларым һаман
Биеп кенә тора бит әле.
Буй-сыным да әле собханалла
Яшьлек күлмәкләрем һаман ярый
Йөрәк- унсигездә... Ул әле дә
Синең янда һаман адашып йөри.
Күңелем дә яп-яшь...Кызлар кебек
И очына инде әле дә
Собханалла диеп кенә яшим
Күз тидермәс өчен үземә.
Күп мактанма әле... Барыбер бит
Үзгәргәнсең инде дисеңме
И Яшьлегем... Әйтмәсәң дә беләм
Юл уртасын узган яшемне.
Кая чабадыр ул... Яшемне әйтәм
Сиңа ераклатып елларны
Үрти микән мине...Арытыйм дип
Сиңа чапкан хыял -атларны.
Аллага шөкер, арымыйлар әле
Арымасын гына... Туктамасын
Күңелемдә яшьлек моңнары
Чыңлап торсын әле...Тынмасын
Гармун моңың үзәгемне өзсен
Биетсен ул мине...Җырлатсын
Яшьлек яраларын яңартып
Үксеп-үксеп әйдә елатсын.
Күңелемне мине сафландырсын
Йөрәгемне минем яшәртсен
Ә җанымны сихри моңга төреп
Яшьлектәге кебек яшьнәтсен.
Саклап калчы, и Яшьлегем минем
Күзләремнең шаян очкыннарын
Сүндермәче... Сүрелдермәче
Йөрәгемнең сөю ялкыннарын.
Ә чәчләрем... Озын чәчләремне
Мин үзем дә бик нык юксынам...
Үстереп карыйм әле...Алла теләсә
Иңнәремне бизәр толымнар...
Рүзилә Гатауллина
(Бу шигыремне язганда чәчләрем кыска иде әле. Бүгенгесе көндә, Аллага шөкер, иңнәремне бизи толымнар...😊)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 20