Предыдущая публикация
«Ак чәчәкләр» романы басылып чыгу уңае белән.
Бирәм, диде, роман бирде,
Әпсәләм ул алдамый;
Әле бусы – чәчәкләре,
Җимешләре алда! – ди.
***
Аяз Гыйләҗевкә. Шактый бәхәсләр сәбәпчесе булган «Өч аршын җир» повесте «Дружба народов» журналында басылып, еллык бүләк алды.
Юкка йөрде кайберәүләр:
«Алай язма, болай яз!..»
«Өч аршын җир» өч карышка
Үстерде сине, Аяз!
***
Илдар Юзеевка. Авторның «Яшь наратлар» исемле яңа китабы чыкты, анда укучылар җылы каршылаган «Язылмаган поэма» да бар.
Кем генә поэма язмый,
Төшенәлми җаена...
Ә сиңа уңыш китерде
«Язылмаган поэма»!
Шәүкәт Галиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев