Аларны анда шагыйрә Гөлүсә Батталова каршы алып, кызыклы экскурсия үткәрде. Әтнә дәүләт театрында, район үзәгендә урнашкан Гатаулла бай Даутов йортында булдылар.
Шулай ук Күлле Киме авылында күренекле шагыйрь Сибгат Хәким музее белән якыннан таныштылар.Тарихи Калатауга сәфәр кылынды, Изгеләр чишмәсе суы авыз иттелде.
Түбән Бәрәскә авылында 1769 елды төзелгән Таш мәчетне күреп чыгу да каралган иде.
Бүгенге сәфәр бик мәгънәле үтте.
📍 «Яңа исем» әдәби мәктәбе «Татмедиа» АҖ, ТР Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты белән берлектә, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев