Предыдущая публикация
Сабырлыкмы, әллә ярсумы?
Ярсу булсаң – ярсыр вакыт җитте,
Таләп итә һәрбер җан шуны.
Халкым, сиңа нинди сыйфатлар хас,
Түбәнлекме, әллә зурлыкмы?
Зур икәнсең – әйдә, тураеп бас,
Алып ташла иңнән хурлыкны.
Халкым, сиңа нинди сыйфатлар хас,
Турылыкмы, әллә ялганмы?
Туры булсаң – турылыгың белән
Турайтырга кирәк заманны.
Халкым, сиңа нинди сыйфатлар хас,
Мескенлекме, әллә хөрлекме?
Хөр икәнсең – дөнья белән сөйләш
Баштан салмый гына бүрекне.
Фәнис Яруллин
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев