Предыдущая публикация
елмаеп багарлар күзләрем.
Ул чакта уйлар да, фикер дә,
йөзем дә, үзем дә үзгәрер.
Бермәлне сагынып сөйләрмен
уйламый юләрлек кылганны.
Киң дала буенча йөгереп,
мәш килеп кууым кылганны.
Бермәлне сагынып сөйләрмен
битәрләп елавым үземне.
Шулкадәр юләргә сабышып,
Аллаһтан соравым түземне.
Бермәлне сагынып сөйләрмен
язмышның иң үткен камчысын.
Күңлемә йотуым (мең тапкыр!)
яңгырның иң эре тамчысын.
Бермәлне сагынып сөйләрмен
җилләрнең ыжгырып искәнен.
Яшереп саклаган иң ихлас
әйтмичә калдырган хисләрне.
Энҗе Хөсәенова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев