Предыдущая публикация
төрлечә тәкъдири юл көтә.
Берәүләр ат менеп узышса,
бәгъзеләр таракан йөгертә.
Дөньяны иңләгән кавемнең
җәһәтрәк агадыр каны да.
Тик менә кирегә тарткалый
зиһенне чуалткан кай нида1.
Тынгысыз иҗтиһат әһеле
ачарга омтыла көн дә сер.
Эчкерле адәмчек сөйрәлеп
йөрүче еланнан көнләшер.
Ак яллы паровоз алдыннан
ашкынып чапмыйдыр кем генә!
Югыйсә җиһанда һичбер зат
соңгармас Кыямәт көненә.
Вундеркинд яктылык тизлеген
иярләү хакында уй йөртә...
Ил-җирләр утырып янганда,
бәгъзеләр таракан йөгертә.
Зиннур Мансуров
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев