Предыдущая публикация
Л.Гатауллина 1964 елда Арча районы Субаш-Аты авылында туган. КДУның журналистика факультетын тәмамлады. 1990 елдан редакциябездә эшләде, гомерен «Казан утлары»на багышлады.
Эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкарды. Киштәләрдә аның күз нурлары түгелгән том-том журналлар калды. Ул – Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, «Казанның 1000 еллыгы»
медале иясе.
Без тыйнак, кешелекле, һәрвакыт ярдәмгә әзер торган, күңеле һәркемгә, шул исәптән журналыбыз авторларына, дусларына, язучыларга да ачык булган ихлас хезмәттәшебезне югалттык.
Хуш, Лилия! Без сине онытмабыз! Сагынырбыз, Лилия!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3