Предыдущая публикация
Туганнарың көтеп торганда.
Авырлыклар да урап узар,
Туганыңның кулын тойганда.
Булган чакта әгәр сиңа кыен,
Туганың булсын терәгең...
Туганың авыр хәлгә калганда,
Һәрчак булсын синең кирәгең...
Дөнья булгач, бар да була,
Булыр ялгышкан чакларың...
Туганлыкның тик кадерлеген,
Таптап үтәрлек булмасын.
Үтеп китәр, китәр бу гомер,
Мәңгегә килмәгәнбез бу җиргә.
Ихлас бул, суз кулыңны,
Югалмасын туганлык бу җирдә!
Зәбир Низамиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3